Математикадан кызыклы мәсьәләләр
учебно-методический материал по математике на тему

Гарапова Гульнара Мансуровна

Решение ребусов и интересных задач по математике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_msllr.docx291.47 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыклы мәсьәләләр.

1. Бер генә шырпыны күчерегез һәм 1 гә тигез вакланма китереп чыгарыгыз.

     2. Туканның томшыгы 6 см. Үлчәмнәре 2м   2м   2м булган буш

     читлеккә шундый ничә тукан сыя.

3. Нинди сорауга сез һәрвакыт әйе диеп җавап бирәсәз.

4. Әйләнә һәм аның үзәген карандашны (ручканы) кәгазьдән аермыйча ничек сызарга?

5. Әлеге җәелмәдән рәсемдәге кубикларның кайсысын төзеп була?

    6. 3 буш кружка бирелгән. Кәгазь акча бар. Кәгазь акчадан “күпер” ясарга, 3 нче круңканы акчада утырырлык итеп ике кружка арасына куярга?

7. 25 см лы 3 линейка бирелгән. 3 кружка арасы 25 см дан зуррак. 4 нче су салынган кружканы торырлык итеп “күпер” салырга кирәк. Ничек эшләргә?

“Бөек математиклар” конкурсы.

1. Ул юрист яки философ булырга хыялланган, ләкин математик булып киткән. Ул математикага турыпочмаклы координаталар системасын керткән. Кем ул?

                                                       

2. “Башлангычлар” исемле китап авторы. Бу китапта геометрия фәненең төп принциплары язылган. Кем ул?

3. Бу галим үзенең фикерләрен укый торган китап битләренең поляларына яза торган була. Бервакыт ул үзе укыган китапка теорема язган һәм урын битмәү сәбәпле исбатлауны яза алмыйм, мин теореманы бик матур ысул белән исбатладым дигән. Әлегә кадәр бу теореманы исбатлый алганнары юк. Кем теоремасы турында сүз бара?

  4. Математиклар мәктәбен оештырган галим. Бокс буенча олимпия чемпионы. Аның теоремасын белмәгән кеше юктыр.

                                                         

5. Әйләнә озынлыгының диаметрга чагыштырмасын тапкан галим. Ул дошман корабльләрен көзгеләр ярдәмендә яндырган.

                                                         

6. Геометрия турындагы фикерләрне кискен үзгәрткән, Казан шәһәрендә яшәгән галим.

Умарта корты баш вата!

Корт анасы умата кортына бал җыярга кушкан һәм мондый шартлар үтәргә кирәклеген әйткән.

1аягы – 1 чиләк бал, 2 нгчесенә - 2, 3 нсенә - 3, 4 нчесенә - 4, 5 есенә - 5, 6 сына – 6 чиләк бал салырга кирәк һәм туры сызыкта яткан оялардагы балның күләме 12 чиләк булырга тиеш.

Умарта корты моны ничек эшли алган?

        

                                               

   

         

Рим станиясе.

 Сезнең каршыгызда рим цифрлары ярдәмендә гамәлләр язылган, ләкин исәпләүдә хаталар киткән.

1 генә шырпыны күчереп гамәл дөрес чыгарлык итеп төзәтергә.

VIII+IV=XVII                          

           VI+IV=XII                                                                      

1.Сәгать төгәл 9  ны күрсәтә. Ничә минуттан соң сәгать һәм минут телләре тәңгел килер.  

2. Нинди өчпочмакта биеклекләр1 түбәдә кисешәләр?  

3. Турыпочмак, трапеция, квадрат, ромб, паралелограмм, кайсысы геометрик фигура калган дүртесе ия булган үзлеккә ия түгел?

4. Кайсы зуррак? Ничә җавап? а яки 2а. Җавапны аңлатырга.

5. 7 шәм яна иде 4 есен сүндерделәр. Ничә шәм калды?

6. Мотоциклчы шәһәргә таба бара.Аның каршына3 җиңел машинаһәм 1 йөк машинасы очрады. Шәһәргә ничә машана бара.

7. 5 кош очып бара иде, икесен аттылар.ничә кош калды?

Ничә каз?

Бер – бер артлы казлар бара,

Уртада атлый берсе.

Алдагысына ияреп

Титаклыйлар дүртесе.

Соңгы казның алдыннан

4 каз нигәдер атлап.

Ничә каз чишмә буена

Төшеп бара хисапла?!              (5 каз)

Казанда яңгыр яуса.

Төнге сәгать 12 дә

Яңгыр яуса  Казанда,

Нәкъ 48 сәгатьтән

         Кояш чыгармы анда?

Кызыклы математик ребуслар 

1 ребус                                     2 ребус

ребус математический ребус по математике с ответами

                     3 ребус                                 4 ребус

ребусы по математикеhttp://pesochnizza.ru/wp-content/uploads/2012/05/matematika4.jpg

                       5 ребус                                 6 ребус

математический ребус  математические ребусы

ребусы в картинках с ответами

***

ребус 8

ребусы по математике

***

ребус  9

ребусы по математике с ответами

 

Простые математические ребусы в картинках с ответами -  для детей и учителей математики.

А вот и ОТВЕТЫ на ребусы:

1.  Алгебра

2. Геометрия

3. Линейка

4. Уравнение

5. Диаметр

6. Циркуль

7. Транспортир

8. Конус

9. Точка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан эш программасы 1 сыйныф

Математикадан эш программасы...

Математикадан контроль эш №5 5 класс

5 нче сыйныфтагы математика дәресе өчен контроль эш...

10 нчы сыйныф өчен математикадан дәрес эшкәртмәсе "Китерү формулалары"

1. Актуальләштерү.- Өй эшләрен тикшерү (Мордкович дәреслегеннән күнегү)- Сораулар буенча кабатлау:ü Китерү формулаларын нинди почмаклар өчен кулланырга була?ü Китерү формулалары нинди алгебраик ...

5 класста математикадан контроль эш №1

Контроль эш №1Натураль саннар һәм шкалалар...

5 класста математикадан кереш контроль эше

Математикадан кереш контроль эше...

5 класста "Тигезләмә" темасы буенча математикадан контроль эш №3

Дәрес темасы: Тигезләмә. Контроль эш №3Дәрес максаты: үткән материаллар буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү; укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан рус телендә бирелгән  биремнәрне аңл...