Сәламәт булыр өчен
материал по теме

Ибрагимов Фаниль Фаилович

Памятки для родителей 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_bulyr_ochen.docx13.31 КБ

Предварительный просмотр:

Гәүдә торышы дөрес булсын өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  1. Һәрвакыт баланың дөрес басып торуына, йөрүенә, утырып торуына игътибар итәргә, төзәтергә. Стена буена бастырып карарга. Гәүдә бу торышны истә калдырырга тиеш. Акрынлап бу гадәткә әйләнәчәк.
  2. Баланы йомшак урында йоклатмаска. Матрас каты, тигез, мендәр – кечкенә, тәбәнәк булырга, карават озынлыгы аяк сузып яткач та иркен калырга тиеш.
  3. Аяк киемен дөрес сайлау.
  4. Көндәлек режимны саклау.
  5. Хәрәкәт активлыгын арттыру.
  6. Авырлык күтәргәндә умыртка баганасына авырлыкның тигез күләмдә төшүенә игътибар итәргә (сумканы гел бер якка тотып йөрмәскә). 

Күзләрне саклау өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

  1. Һәркөн иртән юынып чиста сөлгегә сөртенергә.
  2. Компьютер, телевизор алдында 1-1,5 сәг.тән артык утырмаска.
  3. Телевизорны 3 м дан да якын карамаска.
  4. Ятып китап укымаска.
  5. Укыгында, язганда текстны күзгә 30 см дан да якын китермәскә.
  6. Күзләр өчен алкоголь, тәмәке бик зыянлы.
  7. Күзләр өчен зарядка ясарга.
  8. Баючы, яки чыгып баручы кояшка, учакка, янып торган мичкә карап күзләрне чыныктырырга.

Дөрес туклану кагыйдәләре:

  1. Һәрвакыт бер үк вакытта аша. Ике ашау арасында юк-бар капкалама.
  2. Ашыгып ашама, яхшылап чәйнә.
  3. Ашаганда китап укыма, телефоннан сөйләшмә, телевизор карама.
  4. Ризык төрле, витаминнарга бай булсын.
  5. Йоклар алдыннан ашама, бик ашыйсың килсә-кефир эч яки алма аша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кем миллионер булырға теләй?" уйыны буйынса презентация.

quot;Кем миллионер булырға теләй?" уйыны....

"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."

quot;Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."...

Әҙәбиәт дәресе ниндәй булырға тейеш.

Әҙәбиәттән ҡыҙыҡлы, тәрән эстәлекле дәрес үткәрер өсөн, уҡытыусы үҙе лә эрудициялы, тәжрибәле булырға тейеш....

Кешелә бөтә нәмә лә матур булырға тейеш

Матурлыҡ төшөнсәһен кем нисек аңлай?...