Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре (чыгыш)
статья по теме

Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна

ата - аналар җыелышында куллана торган чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad1.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

   

Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре

                                 

                                 

                                           (ата – аналар җыелышы)

                                           

    Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Гаиләдәге ялгышлар, тәрбияләүнең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел, хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөк булып әверелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә тәрбия эшендә килеп туган уңышсызлыкларның төп сәбәбе – ата –аналарның ныклы педагогик карашта тормавы, педагогика кануннарын белмәве яки аларны санга сукмавы.

    Бер очракта гаилә тәрбиясендә кирәгеннән артык катылык, кырыслык өстенлек итә (әти-әни сүзе – закон), яшүсмерләргә үзлегеннән уйларга, үзлегенннән фикер йөртергә һәм эшне үзлегеннән генә башкарырга мөмкинлек калдырмый торган “күзәтчелек” бара. Баланың һәр адымы күзәтү астында, аның эчке тойгылары һәм омтылышлары санга сугылмый, ата-ананың кырыс сүзе белән бастырыла.

   Тәрбия процессындагы икенче бер чик – балаларның һәр кылган гамәленә кирәгеннән артык ирек кую, аларның холкына сукырларча табыну, кирәгеннән артык иркәләү. Әйтик, ата-ана үзе бик тә хезмәт сөючән, үз тормышларында бик күп кыенлыкларны кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән аврлыкларны балаларыбыз күрмәсен, дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза: ни теләсә шуны алып бирергә тырышалар һәм ялгышалар. Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗига булып әверелергә мөмкин, бала чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата-ананың да, иптәшләренең дә, җәмәгатьчелекнең дә кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин.

   Гаилә тәрбиясендәге ялгышларның тагын бер төре ата белән ана арасындагы яки ата-ана һәм өлкән буын тәрбиясендә уртаклык булмаудан килә. Әйтик, бер якның таләпчән булырга тырышуы икенче якның артык нык иркәләве нәтиҗәсендә “сүндерелә”. Бу очракта инде үзара мөнәсәбәтләрне тиз сизә торган бала күңеле яраклашуга таба йөз тота: әтисе ачуланса - әнисенә, әнисе ачуланса әтисенә ялагайлана, ата-ана таләпчәнлек күрсәтсә, әбисенә барып сыена.

   Балага тәрбия бирүдән баш тарту, дөресрәге, тәрбия эшенә, бөтенләй битараф булу – ата-ананың иң зур гөнаһысы. “Безнең – баланың киендерү – ашату, ә тәрбияне мәктәп бирсен”, - менә шушы гади һәм күпләр өчен гадәти булган сүзләрдә кеше язмышы, шәхес язмышы ята.

   Әгәр ата һәм ана кеше баланың ничегрәк укуына, мәктәптәге тормышына һәм, гомумән, рухи дөньясына битараф караса, бала әлеге “бушлык”ны тутыру өчен башка бер урында үзенә игътибар табарга тырыша. Очраклы танышулар, шикле бәндәләр белән аралышып китү әнә шул рәвешле туа.

   Тәрбия процессын бары тик гаилә тормышы белән генә чикләү, баланы башка коллектив тормышыннан аралап яшәү дә күңелле нәтиҗә бирми. Алай гына да түгел, баланың үз-үзенә, үз гаиләсенә бикләнүе аның класс алдында, иптәшләре алдында дәрәҗәсен чикли һәм бу хәл аның үзе өчен үк гадәттән тыш кыенлыклар тудыра.

   Яшь ата-аналар арасында бала тәрбияләү мәшәкатьләрен өлкән буын җилкәсенә аударын калдырырга тырышу күренеше киң таралган. Әлбәттә, әби белән бабай кешенең яки башка бер өлкәнрәк туганның баланы тәрбияләүдә катнашуы файдалы да, зарур да. Әмма бу барыбер тәрбия эшендә ата-ана ролен алыштыра алмый. Ата-ана белән бала арасында даими аралашу, даими мөнәсәбәт булмау баланың рухи тормышын, көндәлек тормышын шулкадәр ярлыландыра ки, әлеге ярлылык алга таба үз якыннарыңа карата битарафлык хисе булып әверелергә мөмкин.

   Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый. Әлеге сыйфатлар – туганлык, якынлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм миһербанлы була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү һәм башка шундый гуманлылык сыйфатлары һәм, киресенчә, гаилә тормышында тискәре гадәтләр өстенлек иткән очракта эгоизм, һавалану, мин-минлек, өлкәннәрне хөрмәт итмәү кебек сыйфатларны бала нәкъ менә гаилә шартларында “үзләштерергә” мөмкин.

    Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең роле аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.

   Күп балалы гаиләләрдә баланың әхлак ягыннан үсүе, шәхес буларак формалашуы өчен уңай шартлар күбрәктер, мөгаен. Мондый гаиләләрдә индивидуализм, эгоизм, үзеңне башкалардан өстен куярга тырышу кебек сыйфатлар бөтенләй юк диярлек.

   Ата – аналар иң беренче чиратта үзләре дә мәктәп тормышы, анда кабул ителгән тәртип – кагыйдәләр белән таныш булырга, үз балаларының әнә шул кагыйдәләрне үтәвенә ирешергә тиешләр. Моның өчен аларның класс җитәкчесе белән дә, ата-аналар комитеты белән дә даими элемтәдә торуы кирәк. Әхлакый тәрбия алымнары белән таныш булу, шул алымнар турында укытучы – педагоглар белән, класс җитәкчеләре белән киңәшеп эш итү ата –ананың гаиләдә тәрбия алып бару эшен шактый нәтиҗәле һәм уңышлы итә.

   Ата-аналар бигрәк тә әхлакый тәрбия алымнарын үзләштерүгә мохтаҗ. Тәрбия темасына түгел, ә бәлки яхшылык һәм яманлык турында сүз алып бару, бала белән ачыктан-ачык әңгәмә корып сөйләшү, аерым мисаллар китерү балалар күңелендә билгеле бер әхлакый кыйммәтләр тууга ярдәм итә.

   Әмма шунысы хак: бары тик сөйләшү, әңгәмә кору юлы белән генә ныклы уңышка ирешеп булмый. Бала күңелендә теге яки бу гадәтләрнең ни дәрәҗәдә яхшы яки яман булуы турында белем-тәҗрибә тупланырга тиеш. Бала үзе үк яхшы, миһербанлы гамәлләр кылырга һәм нәкъ менә шул гамәлләр аша тәрбияләнсә, аның күңелендә башкаларга карата ихтирам, мәрхәмәт, сизгерлек урын ала. Әгәр инде бала үзенең өлкән туганына - әби-бабасына, башка бер якын кешесенә хат язарга, телефоннан сөйләшергә, аның хәлен белеп торырга өйрәнмәгән икән, аның алга таба да шушы гадәтне алга сөрәчәгенә - хәтта әти-әнисенә, үзенең иң якын туганнарына, дусларына карата битараф булып үсәчәгенә шик юк. Болай тәрбияләнгән балалар, эгоист буларак, соңыннан эштә, үзләре хезмәт иткән коллективта төрле каршылыкларга, аңлашылмаучылыкларга юлыгалар, шәхси тормышларында да бәхетсез һәм ялгыз булалар, шуңа күрә дә гаилә шартларында әхлак тәҗрибәсен туплау, төрле әхлак кагыйдәләренә күнегү бик мөһим. Мондый тәрбияне бирү дәвамында баланы мактау һәм бүләкләү, билгеләп үтү һәм аның уңышларын курү белән беррәттән, аңа теге яки бу яман гамәле өчен шелтә ясау, урынлы җәза бирү алымнарын да куллана белү кирәк. Тик бу алымнарны кулланганда истән чыгармаска кирәк:  Балага ни дәрәҗәдә таләпчән булсаң, аңа карата ихтирам хисе дә шул дәрәҗәдә ук югары булырга тиеш. Урынлы җәза бирү кирәк вакытта урынлы мактауны кысрыкламасын.

   Баларга әхлак тәрбиясе бирү дә аларның үзара аралашуын дөрес оештыру турында да җентекләп уйларга кирәк. Дөрес аралашу барышында балаларның дөньяга карашы, белеме үсә, файдалы гадәтләр арта, дөрес хәрәкәт итү, дөрес һәм килешле итеп сөйләшү, аңлашу гадәтләре аларга өлкәннәрдән дә бер-береннән дә күчә. Шуңа күрә гаиләдә үзара сөйләшкәндә ата-аналар үз гадәтләренә бик нык игътибар итәргә тиеш. Алар өй шартларында үзләренең гражданлык һәм хезмәт бурычлары турында, гуманлылык һәм намус турында, кешелеклелек турында онытмасыннар.

   Гаилә балаларның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр дә тудыручы бер чыганак булып тора. Әгәр бала әдәби китаплар укырга, сәнгать дөньясы белән кызыксынып яшәргә күнегә икән, ата-аналарга тәрбия эшен алып бару да җиңелрәк булачак, көтелмәгән уңышлар тизрәк киләчәк. Гаиләдә бергәләп китап укулар булса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.

   Өлкән классларда укучы балалары булган гаиләләрдә музыкага, китапларга, өс-баш киеменә карата зур сизгерлек, зәвык булырга тиеш.

   Әстетик хезмәтләр кешенең рухи дөньясына, идеалына нык тәэсир итә. Өй, фатир бүлмәсендәге җиһазларның тәртип һәм зәвык белән урнаштырылуы, табын әзерләгәндә савыт-сабаның, тәм-томның ни рәвешле куелуы – болар берсе дә ата-ана игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел.

   Гомуми тәрбия эшендә гаиләдә хезмәт тәрбиясе аерым бер урын алып тора. Хезмәт тәрбиясе баланы уртак эшкә дә, үзлегеннән эшләргә дә өйрәтә, бала үз урын-җирен җыештыруда, табын җыюда, гаиләнең һәр төрле эшләрендә катнашса, шуңа күнегеп үссә, аның киләчәге дә матур була. Хезмәт бүленеше кебек табигый нәрсәләр нәкъ менә гаилә шартларында башлана. Әйтик, кемдер ипи кибетенә бара, кемдер идән юа, кемдер башка бер эш өчен җаваплы. Кирәк чакта хезмәттә бер-береңә ярдәм итә белү гадәтен дә шушы ук хезмәт бүленеше аша бирергә мөмкин.

   Гаиләдәге өлкәннәрнең, ата-ананың үз бурычларына, үз эшләренә җаваплы каравы – гаиләдә хезмәт тәрбиясе өчен олы бер үрнәк.

   Гаилә шартларында тискәре күренешләрне күрсәтеп узмыйча булмый. Әйтик, кайбер ата-аналар балаларын эш күнекмәләренә өйрәтми, моны начар максатлардан чыгып эшләми. Үтүкләмә-кулыңны пешерерсең, электр тогы сугар, үзем үтүкләсәм, күлмәгең пөхтәрәк булыр, кебек сүзләр белән алар нәкъ менә бала өчен җан аталар. Ә чынлыкта исә аларның бу изге нияттән кылган эшләре киләчәктә баланың үзе өчен дә, ата-ана өчен дә начарлык булып кайтырга мөмкин. Ялкаулар, башкалар хезмәтен санга сукмаучылар, кеше җилкәсендә яшәргә яратучылар гадәттә яшьтән эш эшләп, хезмәт күнекмәләренә өйрәнеп үсмәгәннәр арасыннан чыга.    

   Баланы гаиләдә тәрбияләү кече яшьтән үк башлана дидек. Түбән класста укыган бала өйдә эшләр башкара ала, нинди күнекмәләргә өйрәнә ала соң?

   Иң беренче чиратта ул көндәлек режимны, көн тәртибен төгәл үтәргә өйрәнергә тиеш. Әйтик, иртәнге физик зарядка, урын-җирне җыю, вакытында ашау, үз вакытында йокларга яту шушы режимның катгый таләпләре булырга тиеш. Инде югары классларга күчкәч, бу режимда тагын яңа эшләр арта: түгәрәкләргә йөрү, спорт секцияләрендә катнашу, өйдә башка төр эшләр башкару өстәлә.

   Гаиләдә тәрбияләү мәсьәләләрен өйрәнгәндә балага дәрес әзерләүдә, укуда булышырга кирәк. Барыннан да элек ата-ана укучы баланың материаль хәлен тәэмин итә: уку кирәк яраклары, дәрес хәзерләү өчен өстәл, китап-дәфтәрләрне үз вакытында булдыру, җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылган бүлмә әзерләү – ата-аналар җилкәсендә. Укучының дәресләргә вакытында йөрүе, өйгә бирелгән эшләрне башкара алуы да ата-ана ярдәменә бәйле. Аның дәрестән кайчан кайтуы, шуннан соңгы вакытын ничек  һәм ни рәвешле үткәрүе дә ата-анага билгеле булырга тиеш.

   Ата-ананың тагын бер мөһим һәм шактый катлаулы бурычы укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау, аңа булышу, өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәнү, кирәк чакта – ярдәм итү. Әгәр бала өй эшенә үз яшенә, үзе укыган класска караган, шушы класс яшендәгеләргә билгеләнгән вакыттан да артыграк вакыт тота һәм кирәгеннән артык шөгыльләнә икән, ата-ана укытучы белән киңәшергә, аның балага аерым игътибар итүен үтенергә тиеш. Укытучы бу очракта өйгә бирелгән эшнең күләмен һәм катлаулылыгын үзгәртә ала.

   Белем бирүдәге үзгәрешләр, уку программасындагы яңарыш бик күп ата-аналарны кыен хәлгә куйды: алар үз балаларына фәнне үзләштерүдә булыша алмый башладылар. Әйтик, гади генә бер мәсьәләне ата-ана бер төрле ысул белән чишә, ә мәктәп программасы укучыдан башка ысул белән чишүне таләп итә. Мондый кыен хәлдән чыгуның юлы бер генә: ата-аналар укытучы белән аралашып, мәктәп таләпләреннән хәбәрдар булып торырга тиешләр.

   Өйдә китаплар уку баланың гомуми белемен, дөньяны танып-белүен киңәйтә. Укучыны китап укырга өйрәтү, китаплар белән кызыксындыру да ата-ананың бурычы. Моның өчен башта китапларны бергәләп укырга, нинди китапларны укып чыкканны теркәп, аларның исемлеген төзеп барырга кирәк. Укучы үзе укыган китапларның эчтәлеген сөйли икән, аны кызыксынып тыңлый белү мөһим.  

    Хөрмәтле әти-әниләр мин сезне балаларны гаиләдә тәрбияләүнең төп алымнары  белән таныштырдым. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, балалар бәхете телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без аларны мәңге онытмабыз

Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистикязмалар күп басылды. Сугыш баш...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Күчерелмә мәгънә (төрләре, аларны билгеләү күнегүләре)

5 нче сыйныфта "Лексика" бүлеген өйрәнгәндә, сәләтле укучылар белән эшли башларга була...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...