Бала начар сөйләшә
консультация на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bala_nachar_soylsh.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

                      Бала   начар  сөйләшә.

                   Ни  өчен?    

                                                            “Катнаш  төрдәге Актаныш 6нчы балалар

                                                             бакчасы”ның укытучы-логопеды

                                                             Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы

       Сөйләм – бала  үсешенең   иң  көчле  факторы  һәм  стимулы. Сөйләм  эшчәнлегенең  дөрес  үсеш  алуы  өчен  түбәндәге  шартларның  булуы  бик  мөһим:

-баш  миенең  төрле  структуралары   билгеле  бер  дәрәҗәдә  җитлеккән  булуы;

-тавыш  һәм  сулыш  системаларының,  артикуляция  органнарының   дөрес  һәм  бер-берсе  белән  ярашып  эшләве;

-ишетү,  күрү,  хәрәкәт  күнекмәләре   һәм  эмоцияләрнең  тиешле  үсеш  алуы;

-сөйләмгә  ихтыяҗ  формалашу;

Бала  сөйләшергә  ничек  өйрәнә?

Зурларның  сөйләмен  ишетеп  һәм  кабатлапмы?

    Билгеле,  бу  иң  кирәкле  шарт:  бала  тирә-юньдәгеләрнең  сөйләмен,  аның   ритмын,  интонациясен  ишетә,  теге  яки  бу  сүзнең  нинди  ситуациядә  кулланылуын  истә  калдыра,  аналог  буенча  аларны  үз  сөйләмендә  куллана  башлый. Ләкин  бала  имитатор  гына  түгел,  ул -  тел  өйрәнүдә  иҗади  катнашучы  да.

  Сөйләм  үз  үсешендә  билгеле  бер  этаплар  үтә  һәм  билгеле  бер   закончалыклар  нәтиҗәсендә  үсә.

    Иң  беренче,  бала  үзенең  эмоциональ  халәтен  чагылдыручы   экспрессив-мимик  чаралар  ярдәмендә  тирә-юньдәгеләр  белән  контактка  керә.

    Аннан  соң,  өлкәннәр  һәм  баланың   бердәм  эшчәнлеге  нәтиҗәсендә  аралашуның  предмет -  хәрәкәт  чаралары   барлыкка  килә. Бу  чара  өлкәннәрне  контактка  чакыра.

   Сөйләм  аралашуы  -  кешеләрнең  бер-берсенә  тәэсир  итүнең  югары  формасы. Сөйләм  аралашуы  танып-белү  процессын  активлаштыра,  эмоциональ  сфераны    үстерә,  кешенең  үз-үзен  тотышын  нормага  сала.

  Кызганычка   каршы,  бала  сөйләмендә  җитешсезлекләр  дә  булырга  мөмкин. Сөйләм  җитешсезлекләрен  китереп  чыгаручы  сәбәпләр:

1) йөклелек  чорында  ананың

-радиацион  нурланыш  алуы,  химик  актив  чаралар  белән  эшләве;

-алкоголь  эчемлекләр  куллануы,  тәмәке  тартуы;

-наркомания;

-токсикоз;

-грипп,  кызамык  белән  авыруы,  йөрәк  һәм  бөер  эшчәнлеге  җитешсезлекләре;

-резус-конфликт;

-егылулары-авыр  физик  эшләр,  төнлә  эшләүләре;

-стресслар;

-тормышка  ашмаган  йөклелекне  өзәргә  тырышуы;

  2) бала  туганда  алган  травмалар;

  3) баланың  кече  яшьтә  

-баш  травмалары  алуы;

-баш  мие  авырулары;

-колак  авырулары;

-ишетү  нервларына  тәэсир  итүче  кайбер  дарулар  куллануы;

-травма,  даими  бармак  суыру,  һ.б.  аркасында  казналык  һәм  тешләр  үсешендәге  аномалияләр;

-баланың  сөйләм  җитешсезлеге  булган  кешеләр  белән  аралашуы   яисә  сөйләм  үсешенә  игътибар  булмау;

  4) нәселдәнлек;

Кече  яшьтән  үк  баланың  сөйләменә  игътибар  итеп,  сөйләм  үсешенең  нормага  туры  килүен  яисә  тайпылышлар  булуын  билгеләргә  мөмкин. Игътибарыгызга  түбәндәге   сораулар  тәкъдим  ителә (Л.Р.Давидович, Т.С.Резниченко  буенча):

Яше

Тыңлавы  һәм   кабул  итүе

әйе

юк

Сөйләм  үсеше

әйе

юк

0-3  ай

Бала  сөйләмне  ишетәме?

Тавыштан  куркамы яисә елыймы?

Көчле  тавышларга  уянамы?      

Бала  авазлар  чыгарудан  канәгатьме? Бала  белән  уйнаганда , аңа караудан туктаганда  һәм  кабат  караганда  авазлар  чыгарамы?

 3 ай

Балага  караганда  ул  башын  сезгә  борамы?                      Бала  белән  сөйләшкәндә  ул  сезгә  елмаямы?           Сезнең  тавышыгызны  таныган  кебек  түгелме?                      Аңа  мөрәҗәгать  иткәндә  ул  елаудан  туктыймы?

Бала  төрле  авазлар  кабатлыймы (гүлиме)?                  

Елау характерыннан нәрсә  теләгәнен  аңлап  буламы? Сезне  күргәч  бала  елмаямы?

4-6ай

“юк” сүзенә  реакциясе  бармы?                          

Тавыш  тоны  үзгәрүгә?

Яңа тавышлар(звонок  тавышы,  пылесос  тавышы,эт  өрүе) ишеткәч,  борылып  карыймы?

Тавыш  чыгаручы  уенчыкларны  сизәме?

Бытылдыймы, мәсәлән: б,в,т  авазларын әйтеп?

Берәр  нәрсәне  тагын  теләвен  бытылдау  яисә  ишарә  белән  күрсәтәме?

Үзе  генә  калгач  бытылдыймы?

Сөйләм  үсеше  

әйе

юк

7ай-1яшь

Еш  кулланылучы  чашка,су,сандали  кебек  сүзләрне  аңлыймы?

“Монда  кил “- таләбен  үти  аламы?

“Тагын  кирәкме?”- дигәнне  аңлыймы?

Балага кул  чабулар, бармак  уеннары  ошыймы?

Үз  исемен  әйтүгә  реакция  күрсәтәме?

Сөйләмне  тыңлыймы?

Авазларны  ошатып  кабатларга  тырышамы?

Игътибарны   җәлеп  итү  өчен  кычкыру  урынына  сөйләм  авазлары  чыгарамы?

Иҗекләр  чылбыры  әйтәме?

Әни, әти, бир, юк

сүзләрен  әйтә  башладымы (сүзләр  төгәл  әйтелмәскә  мөмкин)?

1-2яшь

Өлкәннәрнең  соравы  буенча  гәүдә  өлешләрен  күрсәтә  аламы?

“Тупны  тәгәрәт”,”курчакны  ярат”,  “сандалиеңны  тап”  кебек  гади  биремнәрне  үти  аламы?

Гади  шигырьләр, әкиятләр,җырлар  тыңлыймы?

Өлкәннәр  соравы  буенча  картинадагы  сурәтләрне  күрсәтә  аламы?

“Песи  кая?”  -кебек  сораулар  бирә  башладымы?

“Эчәргә  бир,  тагын  бир”-кебек  гади  җөмләләр  кулланамы?

Сөйләмдә  яңа  авазлар  барлыкка   киләме?

Сөйләме  айдан  айга  үсә  барамы?

2-3яшь

“Курчакны  йоклатырга  яткыр,  куянга  кишер  бир , “- кебек  2  биремле  инструкцияләрне  үти  аламы?

Бар  -  тукта,  зур  -  кечкенә,  өс  -  ас  кебек  сүзләрнең  аермасын  аңлыймы?

Телефон  шалтыравын,  телевизор  тавышын,  ишекнең  шап  итеп  ябылуын   ишетеп  аерамы?

Үзенә  нәрсә  кирәген  сездән  сорыймы?

Сүз  белән  барлык  әйберне  дә  атый   аламы?

2-3  сүзле  җөмләләр  кулланамы?

Балагыз  сөйләмен  җиңел  аңлыйсызмы?

Бар  сорауга  да   “әйе”  дип  җавап   бирсәгез  -   ЯХШЫ  -  баланың  кабул     итүе  һәм  сөйләм  үсеше  үз  яшенә  туры  килә.

Җавабыгызда  1-2  “юк”  сүзе  очраса  -  ИГЪТИБАР  -   борчылырга  cәбәп  бар.

3  һәм  аннан  да  күбрәк  “юк”  сүзе  булса   -   ЧАРА  КҮРЕГЕЗ   -  сезнең  балагызга    белгечләр  ярдәме  кирәк.

                                                         

                                                                                                                   

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала

Сценарий выпускного вечера в школе...

К "Осеннему балу"

В данном материале - стихотворение об осени, стихотворение об осеннем букете и четверостишие о поделке из природного материала "Жар-птица"...

Сценарий выпускного бала "ВЫПУСКНИК - 2011"

Сценарий выпускного вечера для девятиклассников в форме вручения премии "Оскар"...

Л.Н.Толстой "После бала"

Урок литературы. Мастер-класс. Цель урока: Выявить, при помощи  каких средств автор раскрывает главную мысль рассказа: каждый человек несет ответственность за все происходящее вокруг. Задач...

Телефонга бәйлелек начар гадәтме? 9-11кл.

9-11 нче сыйныфлар өчен ачык тәрбия сәгате....

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...