Нравственно - экологическое воспитание учащихся.
статья на тему

Укучыларга әхлакый - экологик тәрбия бирү.

 

   “Авыл мәктәбендә белем бирү процессында экологик культура формалаштыру” темасына үткәрелгән Республика фәнни-методик семинарында чыгыш.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarga_hlakyy-ekologik_trbiya_biruuntitled0_-_0001.doc146.54 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларга әхлакый - экологик тәрбия бирү.

   “Авыл мәктәбендә белем бирү процессында экологик культура формалаштыру” темасына үткәрелгән Республика фәнни-методик семинарында чыгыш.  

   Арстамбекова Гөлфия Зөфәровна. Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

химия-биология укытучысы.

Соңгы елларда "экология" сүзе сөйләмебездә еш кулланыла. Экология - тере организмнар һәм тирәлек шартлары арасында үзара бәйләнешләрне өйрәнүче фән.Тере организмнар бер-берсенә һәм тышкы тирәлеккә, ә тышкы тирәлек шартлары тере организмнарга тәэсир итә. Һәм бер генә тәэсир дә эзсез югалмый. Тирә-юньгә яхшы тәэсирме ул, начармы, һәрберсе үзенчә чылбыр реакциясе китереп чыгара. Планетабызда күзәтелүче глобаль экологик кризис кешенең табигать белән мөнәсәбәтләренә дә үзгәрешләр кертте. Дөнья цивилизация- сенең бөтен казанышларына икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте. Шунлыктан экологик культура һәм экологик тәрбия зур әһәмияткә ия. Чөнки кешелекнең исән калуы, бу планетада киләчәктә дә яши алуы, аның үлеп бетүгә яки мутацион деградациягә дучар булуы да нәкъ менә үзебезнең һәм балаларыбызның экологик тәрбиясенә бәйле. Шуңа күрә дә һәрберебезнең укучыларда экологик культура тәрбияләүгә керткән өлешен кешелек дөньясын үлеп бетүдән коткару миссиясе дип санарга була.

Мәктәбебездә экология аерым фән буларак укытылмаса да, биология, география, химия, тел фәннәре, гомумән барлык фәннәр, тәрбия сәгатьләре эчтәлегендә экологик тәрбиягә зур урын бирелә.

Экологик тәрбия бирүдә химия укытучысының роле бик җаваплы. Ул үз предметы аркылы укучыларда экологик аң тәрбияләргә һәм укучылар аша аларның әти-әниләренә дә тәэсир итә алырга тиеш. Кайбер кешеләрдән, хәтта массакүләм мәгълмат чараларында да “химия табигатьне пычрата” яки “химик матдәләр табигатьне пычрата” дигән сүзләр очратырга  туры килә. Чынлыкта  исә химия – кешелек дөньясына хезмәт итүче, аны киендерүче, туендыручы, көнкүрешен җайлауга юнәлдерелгән фән. Менә шушы бинаны төзегән кирпеч тә, цемент,  буяулар, мебель материаллары, лаклар, пленкалар, кәгазь, пыяла, пластмасса, безнең өстәге киемнәр, көнкүреш предметлары химик реакцияләр нәтиҗәсендә табылган бит. Чынлыкта химия табигатьне пычратмый, ә бу фәнне  белмәгән яки химик матдәләрне тиешсез кулланган кешеләр пычрата Җир шарын. Шунлыктан химия дәресләрендә мөмкин кадәр экология буенча җитди сөйләшүләр алып барыла.          Дәресләрдә экология буенча материаллар кулланыла, укучылар экологик проектлар эшләүдә катнашалар, иҗади эшләре дә экологик эчтәлек белән бәйле . Төп дәрес темалары экологик белем бирү белән интеграцияләнә. 8-11 классларда экологик компонет түбәндәге таблицада күренә. Мәсьәлән, 8 класста "Кислород, һава." темасын үткәндә озон катламының әһәмияте, атмосфера һавасының пычрануы; “Су” темасында аның кеше тормышында әһәмияте, суның сафлыгын саклау; 9 класста "V төркем элементлары" темасында туклану продуктларында нитратлар; “Сульфат кислотасы җитештерү”, “Минераль ашламалар” темаларында табигатькә антропоген тәэсир; 10 класста "Углеводородлар" темасында фреоннар, хлорорганик кушылмалар һәм диоксиннарның әйләнә-тирәгә йогынтысы; 11 класста "Д.И.Менделеевның Периодик законы" темасында радиоактивлык , радиациянең кеше организмына тәэсире һ.б. бик күп материаллар өйрәнәбез.

     Мөмкинлек булганда "Экологик химия" курсын аерым да укытырга була . Район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган экологик эчтәлекле авторлык программалары конкурсларында катнашкан үзем төзегән "Химия һәм әйләнә-тирә мохит" факультатив курсы, “Химия авыл хуҗалыгында һәм көнкүрештә” электив курс программасы да химия һәм экология арасындагы бәйләнешне ачыклауга, әйләнә-тирәне пычратучы антропоген чыганакларны, химик призводствоның куркынычсыз ысулларын, Татарстанда химия промышленносте һәм аның табигатькә тәэсирен өйрәнүгә багышланган.

 Ә инде биология дәресләренең һәрберсе экология белән тыгыз үрелгән. Мәсьәлән, 8 класста һәрбер органнар системасын (кан әйләнеше, ашкайнату, сулыш һ.б.) үткәндә тирәлек шартларының бу органнарга тәэсире өйрәнелә. Мисал өчен, күпләр яратып эчә торган Кока-кола,  Пепси, Спрайт, Фанта тешләрдән кирәкле Са ионнарын чыгаралар. Чөнки аларга уксус, лимон, фосфор кислоталары өстәлә. Кока-кола һәм  кофе белән организмга – кофеин, шоколад белән теобромин, тәмәке төтене белән йөзләгән зарарлы матдә керә. Ашамлык калдыклары йогып калган полиэтилен пакетлар янганда диоксин – яман шеш авыруларын китереп чыгаручы матдә  барлыкка килә.  Шул рәвешле тышкы тирәлектән кергән матдәләренең организмга тәэсире аңлатыла . Әле тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Дәресләрдә экологик тәрбиягә зур урын бирүнең  нәтиҗәләре дә күренә. Төрле елларда укучыларыбыз экология буенча район олимпиадаларында биш  тапкыр призлы урыннар яуладылар,  экология буенча интернет-олимпиадаларда катнаштылар. Узган уку елында районда үткәрелгән укучыларның фәнни- гамәли конференциясендә 10 сыйныф укучысы Кадыйрова Гөлия химия буенча "Иод һәм аның кушылмалары" темасына фәнни- эзләнү эше белән катнашты. Бу эшнең "Иод һәм кеше сәламәтлеге " бүлегендә ул Саба районы территориясендәге чишмә һәм башка сулыкларда йод җитешмәү, шул сәбәпле Саба районының зоб авырулары саны буенча Республикада алдынгы урында тору проблемасын күтәрде. Эшен яклаганда санэпидемстанция, район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларны кулланды. Районда шундый критик ситуация була торып эндокринолог штаты кыскартылуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәчәген ассызыклады. Гөлиянең бу эшенә призлы урын бирелде һәм катнашкан эшләр арасында экологик иң актуаль проблемалы эш дип бәяләнде.

     Ләкин без экология турында дәресләрдә, тәрбия сәгатьләрендә күпме генә сөйләсәк тә, укучыларның экологик белемнәре бик яхшы булса да, чын экологик тәрбия аларның конкрет ситуациядә үз-үзләрен дөрес тота белү күнекмәләре булуда күренә.Ә менә бу күнекмәләрне формалаштыру, аларны чыннан да экологик культурага ия кешеләр итеп тәрбияләү - бик әкрен бара торган, зур түземлелек сорый торган эш. "Химия в школе" журналында чыккан мәгълүматлар буенча, җиргә ташланган кәгазь тулысынча таркалып бетсен өчен 2-10 ел кирәк. Консерв банкасы 90 ел, сигарет фильтры 100 ел, полиэтилен пакет 200 ел , пластмасса 500 ел, пыяла 1000 елда таркала ала. Шуны истә тотып без ел саен “Чиста күл”, “Саф чишмәләр” акцияләре үткәрәбез , яз һәм көз көне укучылар белән якын - тирә сулык тирәләрен чистартабыз. Узган ел 7 класс укучылары белән ясалма күл тирәсен, быел 8 һәм 10 класслар белән күл һәм чишмә кырыйларын чүптән арындырдык. Бу

эшләрдә катнашкан балалар үзләре дә сулыкларны чүпләмәсләр , башкаларны да тыярлар дип өметләнәбез.

   

Вариант содержания уроков с экологическим компонентом

по курсу химии 8-11 классов.

Класс

Тема курса

Содержание экологического компонента

8 класс

Введение в химию.

Основные экологические термины. Понятие о глобальной экосистеме. Круговорот веществ и энергии. Значение Солнца для природы и человека.

Кислород.

Воздух.

Атмосфера Земли. Значение озонового слоя. Круговорот кислорода и роль фотосинтеза. Загрязнение атмосферного воздуха.Процессы горения и гниения в окружающей среде.  

Вода.

Вода в природе, её значение для живых организмов.Круго- ворот воды. Загрязнение поверхностных и грунтовых вод. Оценка качества питьевой воды. Как беречь воду?

Классы неоргани- ческих веществ.

Химические вещества в окружающей среде (почва, вода). Неорганические вещества в живых организмах.

9 класс

Теория электроли- тической диссоци- ации.

Понятие о рН воды, почвы. Закисление водоемов за счет кислотных осадков.

VI группа.

Сера.

Круговорот серы. Экологические проблемы производства серной кислоты. Природоохранные мероприятия.

V группа.

Круговорот азота и фосфора. Проблемы загрязнения  окружающей среды соединениями азота и фосфора.

V группа.

Основные питательные вещества для растений. Проблема нитратов в продуктах питания.

Углерод.

Круговорот углерода. Глобальная проблема изменения климата. Роль Мирового океана и растений в круговороте углекислого газа. Буферные системы в живых организмах.

Элементы – металлы.

Химические элементы в организме человека. Загрязнение почвы и воды тяжелыми  металлами. Понятие ПДК. Курение: персональная форма загрязнения воздуха.

10класс

Углеводороды.

Фреоны – разрушители озона. Хлорорганические вещества и диоксины.

Кислородосодержа- щие соединения.

Этанол и другие спирты, влияние на здоровье человека. Применение сложных эфиров в качестве искусственных ароматизаторов. Проблема пищевых добавок.

Азотосодержащие

соединения.

Дефицит белка-глобальная проблема человечества. Загряз- нение пищевых продуктов пестицидами и удобрениями. Проблема устойчивости сельскохозяйственных  экосистем

11класс

Периодческий закон Д.И.Менде- леева.

Радиоактивность. Влияние радиации на здоровье человека. Захоронение ядерных отходов  общая проблема. Ядерная энергетика: за и против.

Химические реакции.

Химические реакции, пртекающие в окружающей среде и живых организмах. Окислительно- воосстановительные реакции.

Генетическая связь между классами веществ.

Химические вещества в быту: лекарства, косметические, гигиенические средства, ядохимикаты. Реклама глазами химика. Что мы едим?

Эколого-социаль- ные основы хими- ческих произ- водств ( химия и общество ).

Охрана окружающей среды как стратегия выживания. Основные глобальные проблемы человечества. Земля – живая система. Биоразнообразие как фактор устойчивости. Мониторинг окружающей среды и биоиндикация.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологическое воспитание учащихся МБОУ лицей № 87 имени Л.И.Новиковой в рамках организации детского экологического объединения «Зелёная планета»

При создании условий для участия подростков в природоохранной и научно-исследовательской деятельности нами было создано детское экологическое объединение «Зелёная планета», целью которого являет...

НРАВСТВЕННО-ЭКОЛОГИЧЕСКОЕ ВОСПИТАНИЕ ШКОЛЬНИКОВ НА УРОКАХ БИОЛОГИИ

В статье рассматриваются аспеты экологического восспитания учащихся разных возросных групп, которые можно использовать на уроках биологии. Обращаю внимание на анализирование собственного поведения уча...

Нравственно-экологическое воспитание школьников в процессе экскурсий

Нравственно-экологическое воспитаниешкольников в процессе экскурсий ...

Статья из опыта работы "Экологическое воспитание учащихся через организацию деятельности школьного экологического клуба"

В статье описан опыт работы по экологическомй воспитанию учащихся посредством школьных экологических организаций...

ИННОВАЦИОННЫЙ ПРОЕКТ Развитие экологической культуры школьников на основе создания МОДЕЛИ ЦЕНТРА нравственно-экологического воспитания детей и подростков «ЭКОС- экологическое содружество»

Рузский район – «жемчужина Подмосковья». Край плодородной земли, зеленых просторов лесов, прозрачных озер и кристально-чистого воздуха.Человек, увы, не всегда живет по законам разума...

Нравственно-экологическое воспитание учащихся в Агинской окружной гимназии

В условиях современной экологической ситуации, стратегия развития образования XXI века должна разрабатываться с учетом идей экологизации. Новое содержание образования должно быть ориентировано на &laq...