Шәхси белем алу марштуры
учебно-методический материал по теме
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Диләрә Илгиз кызының шәси белем алу планы..План нигезендә укытучының үз өстендә эшләве үстерелә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 34.05 КБ | |
| 77 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Шәмәрдән лицее
1. Педагогның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Галимҗанова Диләрә Илгиз кызы
Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2. Белеме югары
3. Иҗади үсеш темасы: «Халык педагогикасына һәм яңа технологияләргә нигезләнеп, укучыларга тирән белем, әхлакый-эстетик тәрбия бирү».
4. Әлеге эшне түбәндәге алгоритм буенча алып барам:
1)Үз белемемне күтәрү темасын һәм юнәлешен сайлау;
- Үз белемемне күтәрүнең максат һәм бурычларын формалаштыру;
- Информация чыганакларын билгеләү;
- Үз белемемне күтәрү формасын сайлау;
- Шәхси иҗади план төзү;
- Үз белемемне күтәрүнең нәтиҗәсен күзаллау;
- Үз белемемне күтәрү эшчәнлеген анализлау һәм бәяләү;
- Отчет әзерләү.
5. Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2012
6. Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2018
Максат һәм бурычлар.
- Һөнәри дәрәҗәмне күтәрү. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану. Хезмәттәшләрнең дәресләренә керү. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.
- Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
- Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
- Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
- Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
- Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
- Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
- Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
- Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
- Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
- Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
- Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
- Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
- Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
- Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
- Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
18. Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле конкурс, конференция, олимпиадаларда катнашу.
I. Профессиональ осталыкны үстерү,
педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
1. Көч һәм рух тамырлары. Хрестоматтия. 5-11 сыйныфлар өчен. Р.А. Низамов.
2. Татар балалар фольклоры. Рәшит Ягъфаров.
3. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Н. Ибраһимов, Ә Мадияров, К. Бикчәнтәев, А. Низамиев
- Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
- “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
- “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
- Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
- “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
- “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
- Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
- Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
- Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
- “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
- Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
- Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
- Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен кулланмалар булдыру.
- Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
- Методик папканы тулыландыру, баету.
- Портфолионы яңарту.
- БРТ - ның яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.
- Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
- А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
- Ф.Яруллин китаплары.
- Ә.Еники томнары.
- Н.Фәттахның яңа китаплары.
- И.Юзеев томнары.
- Ф.Латыйфи китаплары.
- Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
- Г.Бәширов китаплары.
- Т.Миңнуллин томнары.
- Ә.Баянов томнары.
- К.Насыйри томнары.
- М.Җәлил китаплары.
- Х.Туфан томнары.
- А.Алиш китаплары.
- ”Казан утлары”, “Мәгариф” журналларына язылу, туплап бару.
- “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
- “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
- Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
- Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
- Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
- “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
- Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.
- “Татар халык педагогикасы” китабы буенча дәрестә, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
- “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
- Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
- “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
- Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
- Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
- Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
- “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
- “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
- Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
- “Татарстан” журналына язылу.
- “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
- РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
- Законнар белән танышу.
- Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
- Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
- Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
- Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
- Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
- Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
- Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
- Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
- Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
- Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
- “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
- Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.
27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.
28. БРТ,ОГЭ әзерлек максатыннан консультацияләр үткәрү.
29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.
IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.
- Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
- Кабинет активы белән иҗади эшләү.
- Кабинетта искерә башлаган стендларны, папкаларны яңарту.
- “Туган телем- иркә гөлем” стенды эшләү.
- Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
- Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
- Яңа китапларны презентацияләү.
- Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
- Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
- Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
- БРТ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
- Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
- Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
- Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
- Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу.
V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу
- Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “ БРТ на әзерлек”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
- Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сингапур структураларын куллану”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
- Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
VI. Практик чыгышлар.
1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.
- Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
- Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
- Яңа басылган китапларны презентацияләү.
- Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
- Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
- Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
- Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү
- Компьютерда, интерактив тактада эшләүне камилләштерү.
- Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
- Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
- Дистанцион олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашу..
VIII. Халык педагогикасы буенча эш
алымнарын камилләштерү
- Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
- Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
- Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
- Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
5.Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Шәмәрдән лицее
Төзүче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Диләрә Илгиз кызы
Шәхси белем алу маршруты
Үзлегемнән белем алуның темасы: «Халык педагогикасына һәм яңа технологияләргә нигезләнеп, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү».
Максат: профессиональ осталыкны күтәрү өчен шәхси белем алу маршрутын төзү һәм практикада куллану, яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.
Бурычлар: Профессиональ
1.Яңа белем бирү стандартын өйрәнү ( Тарихи –мәдәни (историко-культурный) линейный)
2.Яңа уку-укыту методик кулланмаларын өйрәнү.
3. ФГОС шартларына туры китерп эш программалары төзү.
4.Яңа педагогик технологияләр белән танышу. ( интернет, методик журналлар)
5. Белем күтәрү курсларында булу.
6.Аттестация үтү.
7.Профессиональ публикация.
8. Төрле характердагы профессиональ конкурсларда катнашу.
9. Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту;
Психологик- педагогик
1.Методик, педагогик, психологик әдәбиятны өйрәнү һәм материалларны системага салу.
2. Инновацион технологияләр кулланып педагогик квалификацияне күтәрү.
Методик
- Укучыларга белем бирүдә хәзерге таләпләрне исәпкә алып белем бирүне камилләштерү.
- Белем бирүнең яңа формалары, метод һәм алымнары белән танышу.
- Педагогик осталыкны үстерү.
- Эксперт комиссияэшендә катнашу. ( тарих һәм җәмгыять белеме буенча район олимпиада комиссиясе)
- Сәләтле укучылар белән эш алып бару. Аларны иҗади конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашуын тәэмин итү.
- Район, регионның яхшы эшләүче укытучылары тәҗрибәсе белән танышу.( семинар, интернет)
- Коллегаларның дәресләренә керә һәм фикер алышу.
- Үз эшеңә периодик рәвештә аналаиз ясау.
- Үз анализның төзелешен үзгәртү.
- укучыларның белемнәрен бәяләүнең яңа төрләрен үзләштерү.
- Тәҗрибәне ачык дәреслар аша күрсәтү.
- Олимпиада һәм конкурсларда катнашу.
- Семинарларда катнашу. Методик берләшмә, педсовет, конференцияләрдә катнашу.
Информацион.
- Информацион технологияләрне өйрәнү һәм аны уку-укыту процессында куллану.
- Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү
- Педагогик тәҗрибә белән аралашу өчен электрон почта төзү.
- Яңа компьютер программаларын үзләштерү һәм аны күрсәтмәлек итеп куллану.
- Укытучы һәм класс җитәкчесе буларак мультимедиа презентцияләре төзү.
- Педагогика һәм психология буенча интернеттан материал җыю һәм анализлау.
- Информацион технологияләр кулланып дәрес сценарийлары төзү. Методик папкага туплау.
- Электрон рәвештә тестлар папкасы эшләү.
- Интернет челтәрендә конкурсларда катнашу.
Сәламәтлекне саклау.
- Белем бирү процессында сәламәтлекне саклаучы технологияне тормышка ашыру.
Үзлегемнән белем алу формалары:
Дистанцион курслар, вебинарлар, семинарлар, методик берләшмә, индивидуаль эш, интернет, әйдәп баручы укытучылар белән консультация.
Көтелгән нәтиҗәләр:
- уктуның сыйфатын күтәрү;
- дидактик материаллар, тестлар, күрсәтмәлелек әзерләү;
- инновацион технологияләр кулланып ачык дәрес әзерләү һәм үткәрү;
- предмет буенча класстан тыш чара әзерләү;
- тикшерелүче проблема буенча гомумиләштерү.
Укучылар өчен материал
- чирек саен сыйфат мониторингы төзү;
- диагностик эшләр нәтиҗәсе;
- анкета материалы;
- иҗади эшләр.
Эшләү срогы: 2018нчы ел сентябрь- 2023ел май
Шәхси белем алу маршрутының эш алгоритмы:
- Шәхси белем алу маршруты буенча профессионал осталык диагностикасы, үзбилгеләү;
- марштурны тормышка ашыру;
- рефлексия (эффектлылыккка анализ)
Эшләгән эшне күрсәтү формасы:
- педсоветта отчет;
- методик берләшмәдә отчет;
Шәхси белем алу маршруты бүлекләре:
- тема белән бәйле әдәбиятны өйрәнү;
- методик программа белән тәэмин ителеш.
- педагогик эшчәнлек тәҗрибәсен гомумиләштерү
- мәктәпнеэ методик берләшмәсе эшендә катнашу
- белемне күтәрү курсларында уку
Программа буенча үзбелемеңне күтәрү эшчәнлегенең формалары:
1.мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм переподготовка үткәрү институтында курслар үтү;
2. мәктәптә методик практикумнар;
3. махсус педагогик һәм психологик әдәбият турында фикер алышу;
4. пед. аттестациягә әзерләнү;
5. фәнни-гамәли конференцияләр;
6. үз тәҗрибәңне гомумиләштерү, публикациягә тәкъдим итү;
7. белем бирү һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләр куллану;
8. методик киңәшмәләрдә белем сыйфатын күтәрүдә үзлегеңнән белем алу проблемасына таянып фикер алышу;
9. бер елга аналаз ясау, рефлексия.
Педагогик эшчәнлекне тәкъдим итү формалары
Дәресләр, методик продукция, портфолио, иҗади отчет, профессиональ конкурслар, презентация.
Программаны тормышка ашыру 3елга.
1елга эш планы.
№ | Эш төре | Срок | Нәтиҗәләрне тәкъдим итү формасы |
1 | Яңа белем бирү стандартын өйрәнү. | Сентябрь-май 2018-2019 | Хокукый- норматив документларны үтәү. |
2 | Укытучылар өчен 2017-2018 нче уку елына методик тәкъдимнәрне өйрәнү. | Август 2018г. | Методик продукция |
3 | Белем учреждениесенең локаль актларыннан чыгып эш прораммасын төзү. | 2018г. август | Методик берләшмәдә эш программасын раслау. |
4 | ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр. Муниципаль семинар | 2018г. ноябрь | Семинарда катнашу. |
6 | «Ел укытучысы -2020» конкурсында катнашу. (муниципальный этап) | 2019г. Ноябрь- декабрь | Ачык дәрес |
7 | Басмалар һәм интернет аша яңа педагогик технологияләр белән танышу . | даими | Методик папка |
8 | Белем күтәрү курсларында уку. | 2020 г | Белем күтәрү курсларында уку |
9 | Район, мәктзп укытучыларының яңа технологияләр кулланып эшләү тәҗрибәсен өйрәнү. | Чирек саен | Өйрәтүче район семинарларында катнашу. |
10 | Республиканың, районның педагогик яктан актив укытучылары белән очрашу. | февраль | Семинар -укулар |
11 | Укучыларны БРТ а әзерләү системасын камилләштерү. | даими | Укучылар мониторингы |
12 | Класстан тыш чара үткәрү. | март | Мероприятие конспекты. |
13 | Портфолио төзү. | Период буенча | Методик эшләнмәләр белән баету |
14 | Профессиональ сообществолар эшендә катнашу. | Период буенча | МО эшендә презентация |
15 | Укучыларның фәнни –проект эшендә җитәкчелек итү | Период буенча | Укучылар белән предмет буенча проект эшен башкару. |
16 | Укучыларны конкурс, иҗади проетлар га әзерләү . | Период буенча | Конкурслар нәтиҗәләре мониторингы |
17 | Методик берләшмәдә чыгыш ясау. | апрель | Чыгыш тезислары |
18. | Публикации | Период буенча | Методик эшкәртмә. |
19. | Педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү. | май | Методик берләшмәдә презентация. |
20 | ФГОС ООО га күчү шартларында вебинарларда катнашып белемне күтәрү. | Период буенча | Предмет буенча уку сыйфатын күтәрү. |
21 | Ата-аналар белән эш | даими | Ата-аналар җыелышы. |
22 | Сәләтле укучыларны район олимпиадаларына, проет-эзләнү эшенә җәлеп итү, конференцияләрдә катнашу. конференциях. | Период буенча | Мәгълүмат туплау, укучыларның мөмкинлекләрен ачу, үзбәя бирергә өйрәтү. |
23 | Предмет буенча ЦОР эшләү | Период буенча | 1. КИМ ясау. 2.Дәрескә презентация төзү. |
Изучить литературу по данной проблеме:
- Адольф В.А. Формирование профессиональной компетентности будущего учителя // Педагогика – 1998. - №1.
- Ананьев Б.Г. Человек – предмет познания. – Л.: 1978
- Бабанский Ю.К. Педагогика. - М., 1986
- Баранова И.В. Проблемы педагогической инновации // Вестник НПЦ. – М.,1993.-
- Ушинский К.Д. О пользе педагогической литературы.// Собр. Соч. – М., 1984г. – Т 2.
- Җәләлиев Ш.Ш. «Татар халык педагогикасы» – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000
- Гайнетдин М. Гасырлар мирасы / М.Гайнетдин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 319 б.
- Есин А.Б. Принципы и приёмы анализа литературного произведения: Учебное пособие. – 8-е изд. / А.Б.Есин. – М.: Флинта: Наука, 2007. – 248 с.
- Җамалиева Л.Ф. Фольклорда уртаклык мәсьәләләре: Татар, башкорт һәм чуваш халык җырлары мисалында. Уку ярдәмлеге / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: Алма-Лит, 2003. – 62 б.
- Җамалиева Л.Ф. Татар фольклорчылары: методик кулланма / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: ТДГПУ, 2009. – 72 б.
- Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Укытучылар өчен методик кулланма/ Ә.М.Закирҗанов. − Казан: Мастер Лайн, 1997. – 108 б.
- Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү /Фәнис Исламов. − Казан: Татар.кит.нәшр., 1988. – 96 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")
Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

Тема по программе: Ассортимент белья. Тема урока: Идентификация ассортимента нательного белья.
Презентация...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"
Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...
Рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучыларына имтихан материалларының күрсәтмә варианты
9 нчы сыйныф укучыларына имтихан материалларының күрсәтмә варианты...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү
доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...