План урока татарского языка в 8 классе Тема урока: Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре
план-конспект урока (8 класс) на тему

Тема урока: Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka_tatarskogo_yazyka_v_8_klasse.docx30.62 КБ

Предварительный просмотр:

План урока татарского языка в 8 классе

Тема урока

Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре

Цель урока

Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга ирешү

Планируемые образовательные результаты

 Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләрен дәрес куярга өйрәнү.

 Дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

Основные понятия

Синтетик иярчен җөмләләр турындагы белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру

Трудовые действия учителя

Презентация, тест, карточкалар, сыйныф тактасы

Учебно-методическое обеспечение

Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге, Казан: «Бердәм республика имтиханына әзерләнү йчен ярдәмлеге Мәгариф», 2008.

Для обучающихся

 Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге, Казан: учающихся

Карточки, тесты

Этап(ход) урока, включая демонстрируемые трудовые действия учителя

Деятельность учителя

1.Дәресне оештыру

Хәерле көн, укучылар. Яңа көн туды. Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр, имин эш көннәре алып килсен. Сезгә дәрестә уңышлар, яхшы кәеф телим. Сезне күрүемә мин бик шат.

2. Үткән дәресне кабатлау

Дәресне үткән теманы кабатлау белән башлыйбыз. Алдагы дәрестә нәрсә турында өйрәндек, укучылар?

Нинди җөмләләр синтетик иярчен җөмләләр дип атала?

Деятельность обучающихся

Укучылар укытучыны басып каршы ала, исәнләшәләр. Бер-берсен елмаеп сәламлиләр.

Деңур укучы дәрескә әзерлек һәм бугенге көннең һава торышы турында сөйли

Без узган дәрестә синтетик иярчен җөмләләр турында белдек.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала

Җавабыгыздан канәгатьмен. Белемнәрегезне ныгыту максатыннан, сезгә тест тәкъдим итәм. Игътибар белән эшләвегезне сорыйм. Уңышлар телим.

Укучылар тест эшли. Тәмамлагач, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Нәтиҗәләр ясала

Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән эшләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик. (парларда тикшерү.) Инде ахыргы нәтиҗәне ясау өчен, слайдка игътибар итегез. (Слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә.) Балалар,кемнең бер хатасы да юк-бишле, 1 хатага дүртле, 2-3хатага өчле билгесе куябыз. 
( Слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә:         Слайт  2

 1-ә, 2-а, 3-б, 4-а, 5-ә,6-б,7-ә.

 Парларда билгеләр куела, эшләр хуҗаларына кайтарыла. 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Инде мин сезнең алдагы слайдка күз салуыгызны үтенәм.         Слайт 3

 Монда Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” шигыреннән өзек бирелгән. Кемнең кычкырып укып күрсәтәсе килә? 


-Укучылар,бу шигырь кемгә багышлана? 
-Әни,ана төшенчәсен кем ничек аңлый? 


-Ни өчен без әниләрне изге затлар дибез? 


-Әдәбиятыбызда да Аналар темасы бик күп шагыйрьләр,язучылар иҗатында чагылыш таба. Укучылар, нинди әсәрләрдә аналар турында укыганыгыз бар?

-Халык авыз иҗатында да Ана темасы зур урын алып тора. Укучылар, әниләр турында сөйләшүебезне төгәлләп,слайдтагы язылган мәкальләр белән танышып чыгыйк әле   Слайт 4

езгә дә киңәшем шул: һәрчак әниләрегезне шатландырып,куандырып торыгыз, ныклы терәге булыгыз! Аларның йөзләренннән елмаю бервакытта да китмәсен!Әниләребезнең изге догасы һәрберебезне хәвеф-хәтәрләрдән, ялгышлардан сакласын иде. 
-Алга таба без слайдта язылган шигырьдән кушма  җөмләне табабыз.                                    Ташласаң, изге догаңнан, 
  Мин бәхетле булалмам. 
-Бу җөмләне инверсия тәртибеннән,ягъни кире тәртиптән уңайга үзгәртәбез.

-Хәзер бу җөмләгә синтаксик анализ ясыйбыз  


-Төзелеше ягыннан төрен билгелик. 


-Мәгънәсе ягыннан нинди җөмлә икән? 

-Моны каян белдегез? 

-Әйе, бик дөрес.Хәзер иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасындагы тыныш билгесенә игътибар итик әле. 

-Кагыйдәне формалаштырып карыйк әле? 


-Әйе, игътибар итик әле. Иярчен җөмлә үзе ияреп килгән сүздән кайда урнашкан? 

-Әйе.Хәзер слайдка карыйбыз,кагыйдәне укыйбыз. 
  5 нче слайт


-Әйе, хәзер алдагы җөмләне карыйбыз.   (6 нчы слайд)

 

-Баш җөмлә белән иярчен җөмләне билгелибез. 

-Иярчен җөмлә кайсы сүзгә ияреп килгән? 

-Ачтым сүзе белән иярчен җөмлә ничек урнашкан? 

-Әйе.Нинди тыныш билгесе куелган? 

-Әйдәгез,кагыйдәне формалаштырып карыйбыз.Кайсы очракта бернинди дә тыныш билгесе куелмый икән? 

-Слайдтагы кагыйдәне укыйбыз. (7 нче слайд) 

-Хәзер алдагы җөмләне карыйбыз. 
Өеңә барсам-эштән кайтмагансың, 
Эшеңә барсам-әле син килмәгән.(Х.Туфан) 

Иярчен җөмләне һәм баш җөмләне билгелибез. 

Укучылар, баш җөмләләрне атагыз әле?

-Иярчен җөмләләр төзелеше ягыннан нинди? 

-Мәгънәсе буенча да ачыклап карыйк әле. 

-Әйе,дөрес.Без караган беренче җөмләдә дә иярчен җөмлә мәгънәсе буенча шарт җөмлә иде,үзе ияргән сүздән дә ерак урнашкан иде,ләкин ул очракта өтер куелган иде.Әгәр дә иярчен шарт һәм кире җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлгә контраст булган эшне белдереп килсәләр,баш җөмләдән сызык белән аерылалар икән.Ләкин бу сирәк очрый торган күренеш. 
Димәк,синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына нинди тыныш билгеләре куела? 

Укучылар такта янында схеманы эшли.

-Хәзер дәфтәрләрне ачабыз,бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язабыз. 
Әлеге схемаларны язып куябыз. 
Физкультминутка. (татар бию көе куела.Музыка туктагач укучылар җавапка карап төркемләргә бүленәләр) 
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 
Укучыларга җөмләләр таратыла. Җөмләләрне телдән тикшерәбез, тыныш билгеләре куелышын аңлатабыз. 
1.Ата-аналарыгыз аяк өстендә торганда, сез утырып тормагыз. 
2.Алар бәрәңгене әнисе ачуланмаслык кадәр генә алдылар. 
3.Әти-әниегез утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән торып каршылагыз! 
4.Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә, һәрвакыт риза булыгыз. 

2.Карточкалар белән эш. 
1нче вариант. 
Җөмләләрне тыныш билгесе куелмаслык итеп үзгәртеп язарга. 
1)Төн караңгы булса да,бәрәңге арасындагы сукмак күренә иде. 
2)Сезнең якта көн дә кояш чыга, 
Алсу йөзең кебек елмаеп. 
3)Илчеләр килеп җитәр-җитмәс,ишекләр ачылды. 
2нче вариант. 
Җөмләләрне тыныш билгесе куелырлык итеп үзгәртеп язарга. 
1)Күңелләрем сине язгы сулар ургып аккан чакта юксына. 
2)Әнием,сирәк язасың дип үпкәлисең. 
3)Басудагы һәр эшне агроном кушканча эшлибез. 

3.Схемалар буенча җөмләләр төзергә.


V. Рефликсия.
Слайдта бирелгән схемалар нигезендә, укучылар, кагыйдәләрне кабатлап,нәтиҗәләр ясыйк. 

-Укучылар, дәрестә нәрсә белдегез?

-Нәрсә белергә теләр идегез?

-Рәхмәт, укучылар. Алдагы дәресләрдә аналитик иярченн җөмләләрне, аларда тыныш билгеләренең куелышын өйрәнәчәкбез

VI.Өй эше бирү. 
-Укучылар, мин сезгә 2 төрле өй эше тәкъдим итәм.
1.52нче биттәге кагыйдә, 55нче биттәге сораулар. 
2. «Сиңа көтелмәгән бүләк тапшырдылар…», «Син кызыклы китап укыдың…», «Син бүген бик бәхетле…» дигән ситуацияләргә синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга. 

Балалар, бүгенге дәрестә сезнең эшчәнлектән мин бик канәгать калдым. Түбәндәге билгеләр куела (укучыларга билге куела) Булдырдыгыз, өй эшләрен дә барыгыз да эшләп килерсез дип уйлыйм. Дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз.

Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.

Укучы слайттын укый:  Ташлама,Әнкәй,ташлама 
Мине изге догаңнан. 
Ташласаң изге догаңнан, 
Мин бәхетле булалмам. 

-Әниләргә

-Аналар-тормыштагы ин кадерле кешеләр, алар безне якты  дөнҗяга китерүчеләр

-Әниләр безнең өчен гел изгелекләр генә эшли. 

-Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыятҗ”, Х.Сарьянның “Бер ананың биш ул” әсәрләрен беләбез.

-1)Ана-шәфкать диңгезе. 
2)Ана- кояш җылысы. 
3)Ата-анага ни күрсәтсәң,үзең дә шуны күрерсең. 
4)Туган ана-бер, 
Туган ил-бер. 
5)Ана назын тоеп яшәү-зур бәхет ул. 

-Изге догаңнан ташласаң, мин бәхетле булалмам.

 (укучылар җөмләгә анализ ясый) 
-1че җөмлә-Изге догаңнан ташласаң(иярчен җөмлә) 
2че җөмлә-Мин бәхетле булалмам(баш җөмлә). 
Гади җөмләләр үзара ияртү юлы белән бәйләнгән,шуңа күрә иярченле кушма җөмлә була. 

-Бу синтетик җөмлә,чөнки бәйләүче чара хәбәр составында урнашкан. 

-Шарт җөмлә. 

-Хәбәрлек составында булган –саң кушымчасына карап. 

-Өтер куела. 

-Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куелырга мөмкин. 

-Алда, еракта. 

-Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла. 

-Мин тәрәзәләрне саф һава керсен өчен ачтым. 

-Баш җөмлә-Мин тәрәзәләрне ачтым.Иярчен җөмлә - Саф һава керсен өчен. 

-Ачтым сүзенә. 

-Янәшә. 

-Куелмаган. 

-  Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә ваш җөмләдән бернинди билге белән дә аерылмый.

-Бәйләүче чара- янәшә тору булганда бернинди тыныш билгесе куелмый.

-Баш җөмләләр: Эштән кайтмагансың, Әле син килмәгән. Иярчен җөмләләр: Өеңә барсам, Эшеңә барсам. 

-Синтетик,чөнки бәйләүче чара –сам кушымчасы хәбәр составында урнашкан. 
-Иярчен шарт җөмлә. 

-Өтер,сызык куелырга,яисә бөтенләй тыныш билгесе куелмаска да мөмкин.(Нәтиҗәне схема ярдәмендә күрсәтергә ) 

а)Өтер куела: 
(...-куш.),[...б.сүз.]. 
(...дип),[...б.сүз.]. 

ә) Тыныш билгесе куелмый: 
(...)[б.сүз... ]. 
б)Сызык куела(каршы тору): 
(с.и шарт,кире җ.)-[ ]. 

(укучылар җөмләләрне тикшерәләр) 

(...-гач),[ ]. 
[...(...-га күрә)...]. 
( )[ ]. 


Укучылар нәтиҗә ясый
а)Өтер куела: 
(...-куш.),[...б.сүз.]. 
(...дип),[...б.сүз.]. 
ә) Тыныш билгесе куелмый: 
(...)[б.сүз... ]. 
в)Сызык куела(каршы тору): 
(с.и шарт,кире җ.)-[ ]. 

-Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билеләрен дөрес куярга өйрәндек.

-Аналитик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелуын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН УРОКА (Экономическая социализация 10 класс) Тема урока: Умение вести переговоры

Курс преподавание "Экономической социализации" в основной школе -интегрированный курс, информационно насыщенный мультипредметными связями,включающими и жизненный опыт старших школьников и ранее приобр...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Конспект урока русского языка 5 класс. Тема урока "Словосочетание"

Данный урок ориентирован на учебник  "Русского языка" под ред. А.Ю.Купаловой.  Тип урока : комбинированный (изучение нового материала, творческое применение знаний, контроль знаний)...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...