Мәктәптә "Сүзлекләр" темасын өйрәнү
методическая разработка на тему

Мәктәптә "Сүзлекләр" темасын өйрәнү турында фикерләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpt_suzleklr_temasyn_oyrnu.docx14.23 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәптә “Сүзлекләр” темасын өйрәнү.

  Сөйләмдә телнең үзенә генә хас матур яңгырашлы,үтемле сүзләрен куллану фикергә төгәллек бирә,үзара аңлашу – аралашуны җиңеләйтә. Чын сүз остасы андый сүзне һәрвакыт таба, кирәк җирдә куллана белә.

  Рус мәктәбендә укучы балалар күп кенә сүзләрнең мәгънәсен  аңлап бетермәскә дә мөмкин. Сүзнең мәгънәсен аңламау дөрес кулланмауны китереп чыгара да инде. Шулай итеп, сүзлекләргә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы туа.

  Мәктәп дәреслекләрендә  сүзлекләр турында мәгълүмат бик аз бирелә, шуңа күрә өстәмә материал  эзләргә туры килә.   Сүзлекләрнең мөһим ролен аңлату, алар белән кызыксыну уяту максатыннан эшне түбәндәгечә оештырырга мөмкин.

Бишенче сыйныфта, дәреслек материалына нигезләнеп, сүзлекләрнең төрләре белән танышабыз, аерым сүзлекләрнең битләре буйлап бергәләп  “сәяхәт” итәбез. Ә өй эше бераз катлаулырак бирелә: сайлап алынган сүзлек исеменнән хикәя язарга һәм нәни китапчык ясарга. Мондый бирем укучыларда зур кызыксыну уята һәм, нәтиҗәдә, уңышлы эшләр күп була.

  Унынчы сыйныфта бу эш киңрәк планда башкарыла:укучылар рефератлар, презентация  әзерли. Эш катлаулы,ул эзләнүләр таләп итә,фәнчә фикерләүгә   нигезләнә.

  Бүгенге көндә бу эшне тагын да җанландырып җибәрү  кирәктер,чөнки балалар матур әдәбиятны бик аз укый, сүз байлыгы үсми.