ФГОС дәрес планы шаблоны
материал по теме

Хадиуллина Аниса Рашитовна

ФГОС дәрес планы шаблоны

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utyrysh.pptx1.83 МБ
Файл fgos_dres_plany_shablony.docx14.83 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Нәрсә ул ФГОС ?»

Слайд 2

Төп максаты : 1.Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту , мөстәкыйль уйларга , алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү . 2. Белем бирү сыйфатын үстерү.

Слайд 3

Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту Мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый : мәктәпне тәмамлаганда , укучы “ үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш ”

Слайд 4

ФГОС буенча дәрес

Слайд 5

Дәреснең темасы Укытучы теманы әйтә Укучылар үзләре формалаштыра

Слайд 6

Бурыч һәм максатларны билгеләү Нәрсәләр өйрәнергә тиешлекне укытучы әйтә Максат кую– укучылар тарафыннан максатны билгеләу : ( искә төшеру- яңаны белү- кулана белү (вспомнить – узнать – уметь.)

Слайд 7

Планлаштыру Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиеш икәнне укытучы әйтә Куелган максатка ничек ирешеп булганлыкны укучылар ачыклый

Слайд 8

Укучылар эшчәнлеге Укытучы җитәкчелеге астында укучылар практик эшләр башкаралар План нигезендә уку гамәлләрен үзләре башкаралар

Слайд 9

Контроль дә тоту Укытучы эшне контроль дә тота Укучылар үзләре бер-берсен контрольдә тота (самоконтроль, взаимоконтроль)

Слайд 10

Хаталарны төзәтү Укытучы Үзләре уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын эзлиләр

Слайд 11

Бәяләү Укытучы бәяли Үзбәя

Слайд 12

Үзбәя Фамилия Исем _________________________________ Мин аңладым, яхшы эшләдем Мин аңладым, аз эшләдем мин аңламадым, эшләмәдем 1 Ситуатив күнегүләр 2 Өй эше 3 Диалог төзү 4 Яңа лексика 5 Текст төзү 6 Аудирование

Слайд 13

Йомгаклау Нәрсә истә калдыруларын укытучы сорый Рефлексия

Слайд 17

Өй эше Укытучы бертөрле өй эше бирә һәм аңлата Әзерлек дәрәҗәләренә карап, укытучы тәк ъ дим иткән эшләрне сайлап алалар

Слайд 18

Өй эше өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә: 1) мәҗбүри өй эше ( репродуктив ) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү ; 2) ярым иҗади ( конструктив ) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү ; 3 ) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп , иҗади бирем үтәү .

Слайд 19

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Слайд 20

Шәхси шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана : татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау;

Слайд 21

Предмет нәтиҗәсе әкиятне аңлау һәм идеясен күрсәтү, логик фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау, яңа сүзләр үзләштерү, эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку һ.б

Слайд 22

Метапредмет нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив , танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре н чагылдыралар .

Слайд 23

Мета … ( аша , аркылы , өстендә ). Кайвакыт аны – универсаль белемнәр , ә кайчак - фикер эшчәнлеге дип атыйлар . Метапредмет дәресләрдә алган белемнәр - универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Укытучы эшчәнлеге аңа белем биругә генә нигезләнми ,ә алган белемнәрне куллану юлларын күрсәтүгә корыла.

Слайд 24

Предметара нәтиҗәләр Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә . Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрән ә; у кучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Слайд 25

Метапредметные образовательные результаты предполагают, что у учеников будут развиты: уверенная ориентация в различных предметных областях за счет осознанного использования при изучении школьных дисциплин философских и общепредметных ; владение основными общеучебными умениями информационно-логического характера, умениями организации собственной учебной деятельности, основными универсальными умениями информационного характера,

Слайд 26

Метапредметныӊ төп максаты « Билге »: укучыда схемалаштыру сәләтен формалаштыру « Белем »: билгеләмәләр белән эшләү сәләтетен формалаштыру «Проблема»: китерелгән вакыйгаларга укучыныӊ шәхси позициясен формалаштыру

Слайд 27

Метапредмет дәреснеӊ биремнәренә таләпләр. Катлаулылык , пробемалы һәм эзләнү характерында .

Слайд 28

Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләрен ( танып-белү, регулятив,коммуникатив ) формалаштыруга хезмәт итә.

Слайд 29

Регулятив универсаль уку гамәлләре: 1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү ; 2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру ; 3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү ; 4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү ; 5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч ...) һәм өстәмә чаралар ( информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б. ) куллана белү; 6) эш сыйфатына бәя бирә белү ; 7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү .

Слайд 30

Танып белү универсаль уку гамәлләре: 1) дәреслек белән эш итә белү ; 2) хәрефләрне танып , текстны ( хикәя , шигырь , әкиятне ) сәнгатьле итеп уку ; 3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны , сүзлекләр кулланып , аңлап уку ; 4) текста очраган таныш сүзләргә таянып , яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү ; 5) текстны сәнгатьле итеп укыгач , сорауларга җавап бирү ; 6) укытучының сорауларына җавап бирә , тиешле мәгълүматны таба белү ; 7) предметларны чагыштыра , охшаш һәм аермалы якларын билгели белү ; 8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки , тулыландырып сөйли белү ; 9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау ; 10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне , белешмә материалларны , энциклопедияләрне , электрон дискларны , Интернетны мөстәкыйль таба белү ; 11) уку барышында анализ ( таркату ) һәм синтез ( берләштерү ) гамәлләрен башкара белү ; 12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү ; 13) алынган мәгълүматны таблицалар , схемалар , конспект ярдәмендә күрсәтә белү ; 14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү .

Слайд 31

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре 1) укытучының , классташларның сорауларына җавап бирү ; 2) сөйләм этикеты нормаларын үтәү : исәнләшә , саубуллаша , рәхмәт белдерә белү ; 3) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү ; 4) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару ( әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү ).

Слайд 32

Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе нигезендә ничек ирешергә була соң ? 1 .Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла , ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә . Төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә . Укучылар , парталарны кара-каршы куеп , бер-берсенә йөзләре белән утыралар . Һәр төркемдә лидер билгеләнә . Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә , иң уңышлыларын сайлап , сыйныф игътибарына тәкъдим итә ; төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә . Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра .

Слайд 33

Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу , төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша

Слайд 34

Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела , чишү юлы ачыклана , УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла , укучыга , үз эшчәнлеген бәяләү өчен , критерийлар тәкъдим ителә .

Слайд 35

Укытучыга таләпләр: Артыгын сөйләмәскә: биремнәрне кабатламаска , дәреслектә булган информацияне әйтмәскә, укучыныӊ җавабын кабатламаска ! Укучыдан аргументлаштырылган җаваплар алуга ирешергә . «Дөрес түгел» « ялгыш » сүзләрен әйтмәскә- моны укучылар үзләре сизәргә тиеш . Укытучыныӊ төп эшчәнлеге дәрестә түгел, ә аӊа әзерләнү материал сайлауда һәм дәрес сценарияләштерүдә . Укытучы актер түгел , ә режессер .

Слайд 36

Дәреснең структур элементлары : Мобилизацияләүче этап: – актив акыл эшчәнлеген кузгата Максат кую– укучылар тарафыннан максатны билгеләу : ( искә төшеру- яңаны белу- кулана белу (вспомнить – узнать – уметь.) Коммуникация. Yзара тикшеру h әм рефлексия

Слайд 37

Дәрес структурасы: I . Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары: 1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен? 2. Актуальләштерү (белемнәрне тигезләү) ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү. 3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәлерне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку мәсьәләсе = дидактик максат). Шул рәвешле эшчәнлек мотивлаштырылырга тиеш була.

Слайд 38

II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. 1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә) адымлап чишү оештырыла: 1 һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып нәтиҗәләр гомумиләштерелә УМ 2 алына→бергәләп→бер-берсенә→ 3 үз-үзләренә сөйләнә. Укытучы критерий бирә. Укучылар үзбәя куя. 2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү. Бу эш тактада һәм укучыларның эш дәфтәрендә алып барыла.

Слайд 39

III. Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни, нәрсә эшләргә тиеш идек ? (УМ искә төшерелә); ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга җавап бирү. 2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя. Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр. 3. Өйгә эш алу.



Предварительный просмотр:

 нче сыйныф, рус төркеме

Тема:

Максат:

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- 

Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, тарихи Казан фоторәсемнәре.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра,

4. Уку мәсьәләсен кую.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

3. Өй эше:

4. Алдагы дәрескә проблема кую


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шаблон рабочей программы в соответствии с ФГОС ООО

В работе представлена структура рабочей программы для педагогов, начинающих пилотное введение ФГОС ООО в 5 классе...

"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)

7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы....

3 класс ФГОС уч-тем. план по немецкому языку по Бим, Рыжова

3 класс ФГОС уч.тематич.планирование по немецкому языку....

Творческий проект по физической культуре по ФГОС второго поколения План-конспект проведения урока в разделе Гимнастика по теме: «Кувырок вперед, назад»

Совершенствовать строевые упражнения и навык выполнения акробатических элементов. Задачи урока: Повторить строевые упражнения, кувырки вперед и назад. Развивать ловкость, гибкость,...

План-шаблон для написания эссе, соответствующее требованиям ЕГЭ по английскому языку

План-шаблон для написания эссе, соответствующее требованиям ЕГЭ по английскому языку...

•Вебинар «Новый ФГОС НОО: учебный план»

Вебинар «Новый ФГОС НОО: учебный план» ЯКЛАСС Видео https://www.youtube.com/watch?v=uB-wMIFpAmEСодержание видео:00:00 Вступление к вебинару.00:50 Приглашение к взаимодействию по актуа...