Визитная карточка "Туган тел" конкурсы
презентация к уроку на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Эссе "Минем һөнәри осталыгым"

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                              Эссе

                           Минем педагогик табышларым

                         “Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка
                         заман өчен  укытыгыз,чөнки алар сезнең
                         заманыгыздант башка бер заманда яшәү өчен
                         дөньяга килгәннәр”(Аллаhының киң күңелле,
                         хөрмәтле кешесе-Гали хәлифә).

                Бүгенге мәктәп...ХХI гасырда...Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен,нинди булырга тиеш бугенге көн укутучысы?Бу сораулар турында минем куп тапкырлар уйлаганым бар.
               Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән,фән-техника өлкәсендә,хезмәттә эледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Бугенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән,иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Бүгенге заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя:катлаулы,һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә,эшләргә,социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү.Мәктәп,андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фахреддиннең бугенге милли мәгариф өчен дә әһәмиәтен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас иде.Чөнки галимнең өйрәтүләре бугенге заман таләпләренә дә аваздаш.
             Укытучы...Яшьбуынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле бәһалап бетергесез. Шуңа күрә дә бөек акыл ияләре, исемнәре тарихына алтын хәрефләр белән язылган күренекле шәхесләр дә ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче чиратта, үзләрен хәреф танырга өйрәткән. Олы тормыш юлына озаткан укытучыларын ихтирам хисләре белән искә алалар. Укытучыдан башка тормышны күз алдына да китереп булмый, чөнки җәмгыятьнең киләчәген әзерли. Укытучы – иң җаваплы, иң кирәкле һөнәр иясе.
             Чыннан да еллар үткән саен никадәр хезмәткә алынганымны ныграк тоя барам.Укытучы – ул минем яратып сайлаган һөнәрем, чөнки укытучы булу теләге миндә балачактан ук шулкадәр көчле иде.Эйе, һөнәр генә түгел, үзем сайлаган язмыш, яшәү рәвеше. Укытучы дипломы алу гына әле чын  укытучы дигән сүз түгел. Үз эшенең остасына әверелер өчен, еллар дәвамында тырышып эшләргө, өйрәнергә, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм
һөрвакыт үсеп, камилләшеп торырга кирәк.Хезмәт юлымны нәкъ 28 ел элек Мостафа мәктәбендә башладым. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә яшь буынны тәрбияләүгә үз көчемне салып, армый – талмый эшләп йөрүемә мин чиксез шатмын.

                 Соңгы ун-унбиш елда илебездә барган үзгәрешләр мәктәпне дә читләтеп үтмәде.Яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Хәзер кешенең фикерли белүе беренче урында тора.Шуңа күрә үз фикереңне дәлилләп әйтә белү – бүгенге көн таләбе. Моңа кадәр өстенлек иткән укытучының аңлату – сөйләве иҗади үсешкә алып бармый.Татар теле һәм әдәбияты укытуны заман югарылыгына ничек күтәрергә?Һәр дәрескә заман рухын ничек бирергә?Күп уйланулар, эзләнүләрдән соң мин яңалыкка омтылуның кирәклегенә инандым.

Әлбәттә, һәр укытучының изге бурычы – баланы белемле итү белән беррәтән тәрбияле, әдәпле итү.Төп максатым – дәресләрдә төрле алымнар кулланып, укучыларның мөстәкыйль танып белү ихтыяҗларын арттыру, иҗади эшчәнлекне активлаштыру,укучыларга туган теленнән төпле белем һәм күнекмә бирү, укучы һәм укытучы арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру тормышта үз урынарын табарлык һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү .Безнең туган телебез- татар теле,бөек Тукаебыз әйтмешли ,”какканны һәм сукканны күтәрүче ятим хәлендә.Иң элек безгә,татар теленең кирәкле ,затлы булуын төшендерергә кирәк.

                “Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү,изге шәригатьтә анлатылган күркәм холыклар белн таныштыру һәм гадәтләндерү-укытучының  беренче эше булыр “,дигән Р.Фахретдин.Бүгенге укучыларның гыйлем һәм тәрбия алырга тулы мөмкинлеклре бар.Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык,теләк һәм омтылыш тәрбиялргә кирәк.Безнең кулларда балалар язмышы,безнең балаларыбыз Р.Фэхретдин теләгәнчә, бөтен яктан да камил булып үссенәнр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

           Менә шундый максат куеп эшли башладым үземнең укучыларым белән.2005 ел-укучыарны мин беренче сыйныфка кабул итеп алдым.Башлангыч сыйныф укытучысы бударак бу минем 5нче төркем укучыларым иде. (1987 елдан башланган педагогик хезмтем дверендә  4 тапкыр башлангыч чыгарылыш укучыларым булды.Бик тә теремек, белем алуга зур теләкләре булган ун  кыз һәм ике егет иде алар.Янып торган күзләр зур өметләр баглап минем күзләремә бактылар. Никадәр ихласлык,самимилек чагыла иде аларның карашларыннан.Теге дәресләр бик тырышып укырга өйрәнүләр,саннар  һәм исәп-хисап дөньясы, шигырь ятлау, жыр- биюләр...Никадәр бәйрәмнәр артта калды:”Әлифба”,”Уныш”,”Гаилә”

 бәйрәмнәре, иртәлекләр, кичәләр, конкурслар , ярышлар...Шулай итеп, туган илебезгә, телебезгә,гаилбезгә,әйлнә-тирә дөньяга мәхәббәт белән сугарылган

 күңелле һәм файдалы мизгелләр артта калды. Көннәр, айлар, еллар бер-бер артлы үтә торды,серле фән дөньясыныңберенче баскычы тәмамланды.”Хуш,

 башлангыч сыйныф!” кичсендә  сөйләгән шигырьлрдән , жырлардан һәр баланың күңелендә тирән дулкынлану хисләре чагыла иде.

         2009 ел.1 сентябрь. Без кабат бергә... Алар 5 сыйныф укучылары, ә мин- сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укутучысы.

        Сокландыргыч иҗат җимешләре укучылар күңелен дә нурландыра, иҗатка омтылдыра. Ә иҗат эше ул беренче чиратта фикерләү, акылны эшкә җигү дигән сүз. Фикерләүгә бөек немец философы Гегель менә мондый билгеләмә бирә: “Фикерләү ул чынбарлыкны уй ярдәме белән килештерү”. “Сак – Сок” әкиятен сәхнәләштердек. Сәхнәдә укучыларның таланты ачыла, сөйләм культурасы камилләшә, үз – үзләренә ышанычлары арта.

    “Иҗат иткән баладан да гүзәлрәк бала юк” дигән әйтем дә урын алган татарның хикмәтле сүзләре арасында. Бу урында укучыларымның иҗат белән шөгыльлләнүләрен әйтеп үтәсем килә. “Авыл таңнары” гәзитендә, республикабызның “Тулпар” журналы битләрендә аларның мәкаләләрен, иҗади эшләрен күрү минем өчен зур куаныч. “Акыл – дәрья, уй – диңгез” дигән гыйбәрәне раслый кебек миңа бу иҗади эшләр.

       Белем иленең икенче баскычыннан бергәләп атлап, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда яңа бурычлар, бетмәс – төкәнмәс эшләр, бик күп предметларны өйрәнү белән конкурслар. Ә мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да, аларга юнәлеш бирүче дә, рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиеш икәлегемне яхшы беләм.

       Газиз туган телем! Җир йөзендә яшәгән һәр бер кеше өчен үзенең туган теле икмәк кебек кадерле, һава кебек кирәкле, әни кебек назлы, ягымлы, газиз. Җыр кебек моңлы да ул, бай да, гомерле дә. Менә шуңа күрә дә предмет атналыклары укучыларның актив катнашлыгы белән үтә. Атналык дәвамында язучылар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнү өчен презентациялар эшлибез, иҗади проектлар төзү дә уңышлы нәтиҗә бирә. Гомумән, туган тел –фикерләү сәләтен формалаштыручы,тәрбия бирүче,туган илне,халыкның рухи дөньясын баетучы көч, әби- бабайлардан калган кыйммәтле мирас,рухи хәзинә буларакукучы күңеленә якын.Равил Фәйзуллин язганча: “Иренмә син туган телнең асыл байлыкларын ачарга, без ваемсыз булсак чит- ят сүзләр әзер хәзинәне басарга”.Халкыбыз күңелендәге иң кадерлесе тел икәнлекне аңлап эшләү- минем изге бурычым дип саныйм һәм бар көчемне куеп хезмәт итәм.

                                                      Зиннатуллина Флера Авхадиевна, Мостафа урта гомуми белем  

                                            бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ук Методик тема: ”Уку- укыту процессында шәхескә индивидуаль якын килеп, инновацион технологияләр нигезендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.”

Слайд 2

Зиннәтуллина Флера Аухади кызы Бакалы районы Мостафа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы-29 ел Категория-югары Методик тема: Заманча технологияләр кулланып,укучыларның үзаллыгын һәм иҗади потенциалын үстерү

Слайд 3

Иҗадилыкны үстерү нигезләре: Концептуальлек: Системалылык: Идарә ителмәле:

Слайд 4

Бурычлар: -Һәр балада аерым шәхесне күрә белү; - Укучының белем алуга эзләнүләр аша килүен тәэмин итү; -Балада үз- үзенә , үз көченә ышаныч тәрбияләү; - Укучыга үзаллы эшләү, шәхесен үстерү өчен шартлар булдыру; -Балаларда туган теле, милләте, аның тарихы,мәдәнияте белән горурлану тойгысы тәрбияләү; - Белем бирүнең традицион юллары белән бергә инновацион алымнарын файдалану; -Телне саклау, үстерү, баету өчен һәр укучының мөмкинлеген , сәләтен ачу;

Слайд 5

Максат: -Балаларның фикерләү үзаллыгын камилләштерү, теоретик материалны практика белән бәйли алуын, алган белемен яңа шартларда файдалана белүен камилләштерү; -Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен аңлы, мавыгып, иҗади якын килеп, зур теләк белән өйрәнүләренә ирешү; -Соклану, үзе ирешкән “ачыш” нәтиҗәсе белән канәгатьләнү тойгысы кичерә белүне хуплау; - Теләп башкарган, күңелгә ятышлы эш кенә сәләтне, аңны үстерүгә булышлык итүен төшендерү; -Укучының рухи үсешенә булышлык итү, күңеленә уй салу, үзен уратып алган әйләнә- тирә дөньяга үзбәясен һәм мөнәсәбәтен уяту;

Слайд 6

Иҗади үсешкә юл-әдәбият дәресләрендә

Слайд 7

5 сыйныфка килдек 1 сентябр ь , 2009 ел

Слайд 8

«Сак-сок» с әхнәдә Март, 2011

Слайд 9

Сәхнәдә- «Унберенчеләр» лирик пьесасы Г.Закирова Г.Закирова 1.02.2013

Слайд 10

Якташыбыз Н.Асанбаев бел ән очрашу –онытылмас мизгел

Слайд 11

Эзл әнүләр шатлык китерә

Слайд 12

Кабинет укучыларга тәрбия бирүдә мөһим роль уйный

Слайд 13

Дәрес-экскурсияләр - тәрбияви чыганак

Слайд 14

« Кы ңгыраулар” әдәби түгәрәге эше

Слайд 15

Уку елы Эш төрләре Катнашучылар Кайда үтә Нәтиҗә 2010-2011 Иншалар конкурсы Хабибуллина Миляуша- 9 класс Республика 1 урын район 2010-2011 Иҗади эшләр конкурсы . Н.Асанбаев ның 90 еллыгына Ямалиева Резеда- 10 класс Район Почётная грамота РОО 2011-2012 Т атар теле һәм әдәбияты о лимпиада сы Бадретдинова А.А(11 кл.) Район 1 урын 2011-2012 Т атар теле һәм әдәбияты о лимпиада сы Муфаздалова Л.М. ( 10 кл.) Район 1 урын 2011-2012 Т атар теле һәм әдәбияты о лимпиада сы Ахметшина Г.Э. ( 9 кл.) Район 3 урын 2011-2012 Т атар теле һәм әдәбияты о лимпиада сы Бадретдинова А.А. ( 11кл.) Муфаздалова Л.М.( 10 кл.) Республика 8 урын 7 урын 2011-2012 Туган телләр буенча VI ачык олимпиада Бадретдинова А.А. ( 11 кл.) Уфадагы Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты филиалы 5 урын 2011-2012 “Рәсәй тарихында минем якташларым” Иншалар конкурсы Ямалиева Р.А.( 10 кл ) ФГАОУ ВПО Казан федераль дәүләт университеты Сертификат

Слайд 16

Эш нәтиҗәләре

Слайд 22

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Визитная карточка

                             Визитная карточка Ф.И.О.   Попсуевич Людмила АлексеевнаДата рождения                                    15 февраля 1960 годаОбразование, наименование учебного заведения, г...

Визитная карточка для конкурса "Учитель года"

в 2010 году я была участником коекурса "Учитель года " на муниципальном уровне. Там мной была предмтавлена следующая визитная карточка....

Создание визитных карточек в Paint

Урок может быть использован в качестве итогового при изучении программы Paint. В первой части урока рассказывается об истории создания и видах визитных карточек. Учащиеся создают эскизы карточек на бу...

Презентация "Визитная карточка ЦДТ"

В нашей презентации мы знакомим вас с нашими коллегами и деятельностью нашего Центра...

Визитная карточка для учителя математики

Творческое представление для учителя математики на профессиональных конкурсах...

Визитная карточка Японии

Интересные слайды по историческим местам...

Визитная карточка команды на турслёте

Разработка может быть использована для представления команды на туристическом слете, в походе. Сценарий в стихах, представление команды ФАНТ, представление завершается песней. Для учащихся 5-11 классо...