PISA халыкара тикшеренүләрендә уку грамоталылыгы
статья

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

PISA – укучыларның функциональ граммоталылыгын бәяләүче халыкара тикшеренүе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pisa_halykara_tiksherenulrend_uku_gramotalylygy.docx25.71 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “БӘРӘСКӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

I квалификацион категорияле укытучы

Хәйретдинова Зөлфия Рәшит кызының

Чыгышы

PISA халыкара тикшеренүләрендә уку грамоталылыгы

 

19 нчы август, 2021 ел

PISA – укучыларның функциональ граммоталылыгын бәяләүче халыкара тикшеренүе.

3 елга 1 бер мәртәбә дөньяның 65 тән артык илендә үткәрелүче PISA халыкара тикшеренүенең төп максаты – мәҗбүри гомуми белем алган  15 яшьлек укучыларның җәмгыятьтә куллану өчен кирәкле белем һәм осталыкка ия булуын бәяләү.

Укучыларның уку казанышлары өч төп юнәоеш буенча бәяләнә:

  • уку грамоталылыгы:
  • математика грамоталылыгы;
  • табигый-фәнни грамоталылык.

Тикшерелүче 3 юнәлешнең берсе булып уку грамоталылыгы тора.

Уку грамоталылыгы киң мәгънәдә укучының язма (шул исәптән зур күләмле электрон) текстларны аңлау һәм куллану, алар турында фикер йөртү осталыгына ия булу булуны; үз максатыңа ирешү, белемеңне һәм мөмкинлекләреңне үстерү, иҗтимагый тормышта катнашу өчен укуны аңлата.

Укучыларның текстны аңлап укуын түбәндәге төп өч уку гамәле формалашудан чыгып бәяләргә мөмкин:

  1. Мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару.
  2. Укыганны интеграцияләү һәм интрепретацияләү.
  3. Укыганны аңлатып бирү һәм бәяләү.

Мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару.

Монда тексттан бер яисә берничә мәгълүмат берәмлеген аерып чыгару, эзләнелә торган текстта ачыктан-ачык бирелә торган мәгълүматны эзләп табу күздә тотыла.

Укыганны интеграцияләү һәм интерпретацияләү.

Текстны тулы аңлау өчен аның аерым детальләрен бәйләргә һәм аңлатырга (интрепретацияләргә) кирәк. Интрепретация текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны аерып чыгаруны күздә тота.

Укыганны аңлатып бирү һәм бәяләү

Аңлату һәм бәяләү текст белән танышканчыга кадәрге булган белем һәм хисләргә таянуны  күздә тота. Укучы тексттагы мәгълүматны тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыра, куша, нәтиҗә ясый.

2018 елгы биремнәр яңа социаль-экономик ихтыяҗларны чагылдырганга, аларда:

  • төрле чыганакларда бирелгән мәгълүматны интерпретацияләү һәм гомумиләштерү күнекмәсе бәяләнә (Мондый текстлар “множественный текст” дип атала).
  • укучының мәгълүматка карата тәнкыйди (критик) бәя бирә белү осталыгы тикшерелә.
  • биремнәр интернетта, сайтларда, электрон документларда  бирелгән мәгълүматлар белән эшли алу осталыгын күздә тота.  

Уку ул – максатчан эшчәнлек. Ул укучының нинди дә булса максатка ирешүен күздә тотып башкарыла. Шуңа да 2018 елгы биремнәр ситуацияләргә нигезләнә. Һәрбер бирем ситуацияне сурәтләүдән башлана.

Берничә бирем мисалында карап китик.

Башта укучы Камал тетры сайтында бирелгән афиша белән генә эшли. Укучыга аның эчтәлеге нигезендә берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Укучы аларга җавап биргәннән соң, аңа икенче текст спектакльгә рецензия тәкъдим ителә.

Сорау 1/7

Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен режиссер Марсель Сәлимҗанов ничәнче елда сәхнәгә куя?

Тексттан файдаланып, дөрес җавапны билгеләгез:

  1. 2017 елның 5 ноябрендә 
  2. 1936 елда
  3. 1956 елда
  4. 30 ел элек

Сорау 2/7

Рецензиядә спектакльнең эчтәлегенә карата фикердән тыш спектакльнең куелышы, актерлар уенына бәя дә бирелгән

Әйе

Юк

Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"

Алинә Минневәлиева, "Ялкын"

Алисә Сабирова, Шәһри Казан

Алексей Киселев, «БИЗНЕС Online»

Римма Хафизова, журнал "Идель"

Бу биремдә укучы «Әйе» яки «юк» җавапларының берсен сайлап, таблицаны тутырырга тиеш. Укучы башта һәр рецензиянең мәгънәсен аңларга, ә аннары «спектакльнең куелышы, актерлар уенына бәя бирелгән»ме, юкмы икәнен билгеләргә кирәк була.  Бу биремдә балл алу өчен, укучы барлык 5 юлга да дөрес җавап бирергә тиеш.

. МИРКӘЙ

Бүген “Миркәй белән Айсылу”да – җәмгыять һәм кеше каршылыгы. Монда мәхәббәт беренче планда түгел. Яңгырга сусаган авылга корбан кирәк. Һәм корбан табыла да. Ул – Миркәй белән Айсылу мәхәббәте. 
Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"

Чын мәхәббәтнең тамырына балта чабып, гашыйкларны чын мәгънәсендә тилертү өчен нәрсә кирәк? Бер сүз. Бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә, ике йөрәкне бер-берсеннән аерырга җитә кала. Җырда да бит «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга», дип җырлыйлармы әле?! Әнә, Миркәй белән Айсылуны бер-берсеннән аеру өчен дә бер гөнаһсызга яла ягу җитә кала. Ә бит бик бәхетле булып яшисе иде дә, яшисе иде…

Алинә Минневәлиева, "Ялкын"

Чыннан да, Нәкый Исәнбәт әсәре бүген дә җәмгыятьнең авырткан җирләрен фаш итә. «Миркәй белән Айсылу»да аталар һәм балалар, байлар һәм ярлылар каршылыгы, бәхетсез мәхәббәт, халык өеменә каршы тору кебек мәңгелек темалар чагылыш тапкан. Әйтерсең драматург, ничә еллар узгач та, кешелекне шул ук проблемалар борчыячагын ап-ачык күргән. Тикмәгә генә Нәкый Исәнбәтне татар Шекспиры димәгәннәрдер инде. Автор гына түгел, режиссер да шул чор тарих яссылыгын безнең заманга тәңгәлләштереп сәхнәгә куюга ирешкән.

Алисә Сабирова, Шәһри Казан

В главном национальном театре республики прошли премьерные показы спектакля «Миркай и Айсылу» по пьесе «татарского Шекспира» Наки Исанбета. Зрелищная постановка Ильгиза Зайниева поднимает острые вопросы и выносит безжалостный вердикт гражданскому обществу.

Алексей Киселев, «БИЗНЕС Online»

Профессиональная команда постановщиков и потрясающая игра актеров позволяют с упоением наблюдать даже за самой несправедливой историей.

Римма Хафизова, журнал "Идель"


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көненә багышлап ясалган презентация...

Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көненә презентация.Дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә кулланырга....

Особенности заданий PISA. Формирование банка заданий PISA

Материал содержит информацио о проверке и формировании естветсвеннонаучной грамотности обучающихся...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шу...