Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану
методическая разработка

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шуңа күрә бүгенге мастер-класста тоташ булмаган текстлар белән эшләрбез. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “БӘРӘСКӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

I квалификацион категорияле укытучы

Хәйретдинова Зөлфия Рәшит кызының

мастер-классы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану

Использование заданий формата PISA на уроках татарского языка и литературы

PISA – 15 яшьлек укучыларның функциональ граммоталылыгын бәяләүче халыкара тикшеренүе.

Тикшерелүче 3 юнәлешнең берсе булып уку грамоталылыгы тора.

Уку грамоталылыгы укучыларны төрле формаларда бирелгән текстларны  аңлау һәм куллану осталыгын күздә тота.

PISA халыкара тикшеренүләре текстларның түбәндәге классификациясен бирә:

  1. Тоташ текстлар.
  2. Тоташ булмаган текстлар: диаграмма, карта, китап тышлыгы, схема, графика, реклама, расписание, белдерү, афиша.
  3. Катнаш текстлар.

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шуңа күрә бүгенге мастер-класста тоташ булмаган текстлар белән эшләрбез. Г.Камалның  “Беренче театр” комедиясен өйрәнүне PISA форматындагы сораулар кулланып ничек оештырырга була, шуны карап китик.

Укучыларның текстны аңлап укуын түбәндәге төп өч уку гамәле формалашудан чыгып бәяләргә мөмкин:

  1. Мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару.
  2. Укыганны интеграцияләү һәм интрепретацияләү.
  3. Укыганны аңлатып бирү һәм бәяләү.

Мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару.

Монда тексттан бер яисә берничә мәгълүмат берәмлеген аерып чыгару, эзләнелә торган текстта ачыктан-ачык бирелә торган мәгълүматны эзләп табу күздә тотыла.

Мәсәлән, Казанда куелган беренче татар спектакленең афишасын күрсәтеп, укучыларга түбәндәге сораулар бирәбебез.

Казанда беренче татар спектакле кайчан куела? Ул нинди спектакль була? (Казанда 1906 нчы елның 22 декабрендә “Кызганыч бала” исемле беренче татар спектакле куела).

Укыганны интеграцияләү һәм интерпретацияләү.

Текстны тулы аңлау өчен аның аерым детальләрен бәйләргә һәм аңлатырга (интрепретацияләргә) кирәк. Интрепретация текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны аерып чыгаруны күздә тота.

Хәбибрахман монологын  һәм афишаны файдаланып сорауларгага җавап бирегез.

  1. Бу спектакльне караган кемнәрне беләсез? (Хәбибрахман – Факиһә, Вәли-Гафифә)
  2. Хәбибрахман спектакльне ничәнче рәттә утырып карый?

Укыганны интеграцияләү һәм интреапретацияләүгә юнәлгән сорауларга җавап бирү сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ураштырырга, охшаш һәм аермалы якларны табарга, гомумиләштерергә ягъни акыл эшчәнлеге гамәлләренә таянырга туры килә.

Монолог башындагы Хәбибрахманның “Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән?” дигән җөмләләре белән “Менә монда качып утырам да әти кайткач кына чыгам” җөмләләсе үзара ничек бәйләнгән?

Икенче җөмлә …

  1. беренче җөмләгә каршы килә
  2. беренче җөмләне кабатлый
  3. беренче җөмләдәге проблеманы сурәтли
  4. беренче җөсмләдәге проблеманың чишелешен бирә

Укыганны аңлатып бирү һәм бәяләү

Аңлату һәм бәяләү текст белән танышканчыга кадәрге булган белем һәм хисләргә таянуны  күздә тота. Укучы тексттагы мәгълүматны тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыра, куша, нәтиҗә ясый.

Хәмзә бай балалары спектакльдән кайчан кайталар?

Бу рәсемнәр бер-берсенә тәңгәл түгел чөнки...

  1. Алар икесе ике төргә карый: берсе – тарихи фотография, икенчесе – спектакльдән төшерелгән кадр.
  2. Аларда сурәтләнгән кешеләрнең йөз-кыяфәтләре, киемнәре аерыла.
  3. Аларның берсе  төсле, икенчесе аклы-каралы.
  4. Беренче карашка ук аларның аермасы күзгә ташлана.

Режиссер Ф.Бикчәнтәвнең 20 ел башы фотографиясен ни өчен “кабатлый”?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану

Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану

     Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшеб...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...