Презентация "Мәчетләр"
презентация к уроку по мхк (9 класс) по теме

9 сыйныфта укучылар храмнар, мәчетләр турында иҗади эш башкару өчен материаллар тупладылар. "Мәчетләр" темасына төзелгән презентация :тарихта беренче мәчет,"Мәчет" сүзенең беренчел варианты, Мәчеткә кергәндә, дингә ышанучыларга мәҗбүри тәртипләр,Мәчет төрләре турында .

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mchetlr_ganieva_goliya.pptx947.95 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәчетләр Башкарды Күәм урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлия

Слайд 2

Мәчет – мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы .

Слайд 3

Еш кына мәчет – аерым торучы гөмбәзе булган бина , шулай ук эчке ишегалды булган мәчетләр дә бар ( Әл-Хәрам мәчете ). Мәчетнең, кагыйдә буларак , манаралары да була , аларның саны бердән алып тугызга кадәр ( Әл-Хәрам мәчетенә ихтирам йөзеннән манаралар саны аныкыннан азрак булырга тиеш ). Мәчет бүлмәләрендә сурәтләр юк , әмма диварларында Коръән сүрәләреннән өзекләр булырга мөмкин. Мәккәгә таба юнәлгән диварда буш куыш – михраб бар. Михрабтан уң якта мөнбәр урнашкан . Аңарга басып имам вәгазь-хөтбәләр укый . Мәчетләр янында еш кына мәдрәсәләр эшли .

Слайд 4

Мәчет" сүзенең беренчел варианты – " мәсҗид ". "Мәсҗид" сүзе "сәҗәдә" (йөзтүбән егылу , сәҗдә кылу ) сүзеннән ясалган һәм гарәпчәдән сәҗдә кылу урыны дип тәрҗемә ителә. Ягъни намаз вакытында Аллаһка сәҗдә кылу урыны дигәнне аңлата . "Мүсаллә" сүзе – намаз ( саләт ) кылу урыны дигәнне аңлата .

Слайд 5

Тарихта беренче мәчет, Мөхәммәд күченеп килүгә, Мәдинәдә, Куба карьясендә төзелә . Икенчесе бер елдан соң (623 ел) Мәдинәнең үзендә , Мөхәммәдиең йорты белән янәшәдә торгызыла . Соңрак ул Пәйгамбәр мәчете дип атала башлый . Мөселманнар Мәккәне яулап алгач (630 ел), Кәгъбә әйләнәсендәге ак сарай да мәчеткә әверелдерелә һәм Изге мәчет дигән исем ала. Мәккәдәге Изге мәчет һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете — мөселманнар өчен иң изге урыннар . Иерусалим шәһәрендәге Иң ерак мәчет тә әһәмиятле изге урыннарның берсе санала ; мөселман риваяте буенча , бервакыт төнлә канатлы Бурак өстендә Аллаһы Мөхәммәд пәйгамбәрне Мәккәдән биредәге Мориа тавына күчерә . Монда ул Ибраһим, Муса , Гайсә белән очраша һәм әңгәмә кора, ә аннан соң Җәбраил фәрештә аны могҗизалы рәвештә күккә күтәрә. Җиде кат күкнең һәрберсендә Мөхәммәдие пәйгамбәрләр каршы ала һәм сәламли , иң соңыннан ул Аллаһы каршына килеп баса.

Слайд 6

Мөселманнар тормышында мәчет аерым урын алын тора. Ул — гыйбадәтханә генә түгел, ә төрле вазифалар башкаручы җәмәгать йорты да. Исламның башлангыч чорында ( барлыкка килүенең беренче гасырларында ) мәчетләрдә казна саклана , фәрманнар игълан ителә , хакимнәр һәм хәлифәләр халык алдында чыгыш ясый , казыйлар суд тикшерүе алып баралар һәм шикаять белән килүчеләрне кабул итәләр , махсус мәктәпләр барлыкка килгәнче мәчетләрдә укырга-язарга да өйрәтәләр . Мәчетләр каршында беренче уку йортлары барлыкка килә, читтән килгән кеше биредә кунып чыга ала. Мәхәллә мәчетләрендә кичләрен үз эшләре турында сөйләшү өчен ирләр җыела. Кыскасы , мәчетләр дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормыш үзәкләренә дә әвереләләр. Бүгенге көндә мәчет бу функцияләрнең күбесен югалткан , ләкин кайберләре (мәсәлән, башлангыч һәм урта белем бирү мәдрәсәләре ) әле дә саклана .

Слайд 7

Мәчеткә кергәндә, дингә ышанучылар мәҗбүри тәртиптә аяк киемнәрен салалар , намаз укучылар рәт-рәт булып басалар . Хатын-кызлар бүлмәнең махсус бүленгән өлешендә яисә әйванда ( галереяларда ) ирләрдән аерым гыйбадәт кылалар . Әгәр андый урыннар юк икән, ирләрдән соң басалар . Кем дә булса ( гадәттә , имам), һәрвакыт башкаларга аркасы белән иң алга басып , намаз белән идарә итә . Калганнар аның хәрәкәтләрен һәм сүзләрен (Коръән укудан кала) кабатлыйлар . Имам ( алда торучы , башлык) — намаз уку белән җитәкчелек итүче , мөселман өммәтенең рухани җитәкчесе , башлыгы . Көндәлек тормышта мәчеттәге намаз уку белән җитәкчелек итүчене имам яисә мулла дип атап йөртәләр . Мәхәллә һәм авыл мәчетләрендә имам дин гыйлеменнән башлангыч белемгә ия булырга тиеш . Җамигъ мәчете имамының инде югары рухани белеме булу сорала . Аны имам-хатип дип тә атыйлар , чөнки җомга намазы алдыннан ул халыкка мәчет манарасыннан вәгазь ( хотбә ) укый .

Слайд 8

Мәчет төрләре VII гасырда ук инде түбәндәге мәчет төрләре арасында аермалар барлыкка килә: квартал мәчете – көндәлек биш вакыт намаз өчен ; җәмигъ мәчете – бөтен җәмәгать белән кылыначак җомга намазы өчен ; кабире – үзәк башкала мәчете; мүсәллә – ачык мәйдан рәвешендә ясалган гомумшәһәр мәчете. Җомга мәчете Әмәвиләр дәверендә чәчәк ату чорын кичерә . Бу вакытта мәчетнең архитектур төзелешләре һәм байлыгы мөселман җәмгыятенең – өммәтнең бөеклеген күрсәтү өчен кирәк булган . Моның белән параллель рәвештә гади мәчетләр формаларның зур төрлелегенә ия булалар , көндәлек намаз үтәү урыны булып торалар һәм җирләү үткәрү ролен үтиләр . Мөселман гыйбадәт биналарының бөтенесенең дә бер үзлеге бар – алар Мәккә , ягъни Кәгъбә юнәлешенә каратып төзеләләр . Бу юнәлеш кыйбла (" каршы якта урнашкан " дип тәрҗемә ителә ) дип атала .

Слайд 9

Манаралар формалары күптөрле, чөнки аларга җирле архитектура традицияләренең йогынтысы гаять зур . Алар дүрткел, түгәрәк формасында , сигез кырлы , спираль сыман һәм тәбәнәк яки биек булалар .

Слайд 10

Мәчет элементлары Кыйбла – Кәгъбә тарафына югәлеш, мәчетнең арткы , Кәгъбәгә карап торган дивары ; Михраб – мәчетнең Кәгъбә ягындагы диварындагы куыш ; А наза (« ук ») – дивар , мәчеткә керү янындагы кисеп ясалган мәрмәр такта яки агач куыш , үзенә күрә ишегалды " михрабы "; М өнбәр – җомга мәчетенең аерылып тору билгесе – имамның вәгазь укый торган урыны ; М аксура – төп бүләдән агач яки металлик аралык белән аерылып торган , мөнбәр һәм михраб янәшәседәге бүлмә . Аның барлыкка килүе мәчеттә хакимнәрнең булуы белән аңлатыла; Д икка – махсус платформа. Мәзиннәр аңа басып , имам артыннан намаздагы хәрәкәтләрне кабатлап , җәмәгатькә юнәлеш биреп тора; К өрси – Коръән өчен аскуйма , пюпитр. Х әүзә (тәһарәтханә ) – мәчет янында юыну өчен ясалган бина .

Слайд 11

Мәчет һәм чиркәүләрнең аермасы Мәчетнең чиркәүдән төп аермасы шунда : анда сурәтләр һәм сыннар гына түгел, ә бернинди кеше һәм тереклек ияләренең дә рәсемнәре куелмый . Мәчет бары махсус язмалар ( нигездә Коръән аятьләре ) һәм төрле орнаментлар белән бизәлә .

Слайд 12

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!