Уен-дәрес
план-конспект урока по музыке (7 класс) по теме

"Көйне тап". Музыкадан уен-дәрес 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyne_tap_muz_uen.doc40 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                             “Көйне тап” музыкаль уен.

5-6 кешедән торган 2-3 команда катнаша ала.

Командалар аерым-аерым утыралар. Уенны туктату һәм җавап бирү өчен һәрберсе алдында бубен яки бәрмә уен коралы тора.

Уенда 2 тур һәм супер уен.

Уен башлау җирәбә буенча.

Жюри очколар санын алып бара.

1 тур.

Алып баручы уен барышы һәм тәртибе белән таныштыра.

Команда 5 категориянең берсен сайлый, аннан нота номерын әйтә.Нотага очко саны билгеләнә.(до-5, ре-10 ...)

Көй яңгырый. Катнашучылар көйне тыңлый,һәрберсенең бубенга сугып уенны туктатырга һәм җавап бирергә мөмкинлеге бар: җырның исемен яки бер фразасын әйтергә кирәк.

Читтән әйтеп тору яки кычкырулар булса көй алмаштырыла.

Әгәр җавап дөрес булса, команда нотага куелган кадәр очко җыя һәм категория, нота сайлауны дәвам итә.

Әгәр җавап ялгыш булса, команда очко алмый, шулай да аңа 1  очко эшләү мөмкинлеге бирелә, ул 1 сорауга җавап бирергә тиеш була. Сорауга дөрес җавап өчен 1 очко бирелә, ялгыш булса элек җыелган очколардан 1 се киметелә. (Сораулар әзерләнә)

Шулай ук каршы як команда да җавап бирелмәгән сорауга дөрес җавап биреп, өстәмә очко эшли ала, ялгышса 1 очко киметелә.

Һәр категориянең барлык ноталары ачылып һәм җавап биреп бетерелсә, 1 тур тәмамлана.

Жюри һәр команданың җыйган очколар санын һәм иң актив уенчыларны билгели, 2 турга үтүчеләр игълан ителә. Калган уенчылар җанатарлар янына күчә.

Тамашачылар белән уен.

Көй тәкъдим ителә. Көйне дөрес әйтүче приз ала яки үзе теләгән командага 1 очко бирә ала.

Музыкаль тәнәфес.

Хәрәкәтле уен яки биюләр.

2 тур.

Һәр командадан 1әр уенчы катнаша. Кулларында - бубен.

Алып баручы көй башланганчы нәрсә турында икәнлеген әйтә.(җырның эчтәлеге укыла)

2 тур кайсы да булса 1 уенчының 3 очко җыйганына кадәр дәвам итә.Һәр дөрес җавап өчен 1 очко бирелә.

3 очко җыючы уенчы финалист дип билгеләнә һәм финалга чыга. Ул суперуенга чакырыла.

Суперуен.

Алып баручы финалистка 1 минут эчендә 3 көйне дөрес әйтсә төп призны алачагын игълан итә.

Бүләкләү.

Финалист һәм барлык уенчылар бүләкләнә.Бүләкләрне жюри тапшыра, тамашачылар алкышлый.

    Категорияләр                               Нота бәясе

  1. “Мульти-пульти”                                      2 очко  

                                                                       3 очко

                                                                       4 очко

  1. “Дуслык турында”                                     2 очко    

                                                                       3 очко    

                                                                       4 очко    

     

  1. “Татар халык җыры”                               2 очко      

                                                                      3 очко

                                                                      4 очко

  1. “Рус  халык җыры”                                    2 очко

                                                                      3 очко

                                                                      4 очко

  1. “Яшь башкаручылар”                                2 очко

                                                                      3 очко

                                                                      4 очко

                            1 тур өчен сораулар.

1 . Композитор кем ул?

2. Нинди инструментларда клавишалар бар?

3. Карабас-Барабасның иң  яраткан музыкаль инструментын әйтергә.  

4. Бәрмә уен коралларын санарга.

5. Кыллы уен коралларын санарга.

6. Ике кеше бергә җырлау ничек атала?

7. Нинди хорлар була?

8. Ансамбль нәрсә ул, анда ничә кеше җырлый?

9. Речитатив нәрсә ул?

10. Музыкада нинди темпларны беләсең?

11. Бу нинди уен коралы? (Рәсеме күрсәтелә)

12. Көйне нинди инструментларда яңгыраталар? (Инструменталь музыка яңгырый)

13. Сез нинди авазлар ишетәсез? (озынмы , кыскамы)

14. Нинди кыр чәчәге рус телендә музыкаль инструмент исемен йөртә?(колокольчик)

15. Ария нәрсә ул?

16. Увертюра нәрсә ул?

18. Нинди мультфильм герое “Гармун уйныйм мин урамда” дип җырлый? (Крокодил Гена)

19. Вокализ нәрсә ул?

20.  А капелла  нәрсә ул?

21.Скрипка һәм балалайкада ничә струна бар? (4,3)

22. Ребусны чиш:           А С  И  Ч  К  П  Р

                                         6  1  4   7   2   5   3 (скрипач)

 2 тур өчен . Җырларның кыскача эчтәлеге.

  1. Песня о праднике, который бывает только раз за весь год. (“Пусть бегут неуклюже пешеходы по лужам…)
  2. Песенка о том, как хорошо путешествовать в веселой компании («Мы едем, едем»)
  3. Песенка о том , что если быть веселым и приветливым, то переменится все вокруг («Улыбка»)
  4. Песня о голубом транспорте, который катится навстречу новым приключениям («Голубой вагон»)
  5. Песня о поношенной зимней обуви («Валенки, валенки»)
  6. Песня о том, чему вы научитесь, когда окончите детский сад (“Чему учат в школе”)
  7. Песня ос емейном празднике, главными на котором были не дети,не папа и мама... (“Бабушка рядышком с дедушкой”)
  8. Песня о том, ответ на этот пример знает весь мир (“Дважды два – четыре”)

                           

Супер уен өчен  җырлар:

  1. “В лесу родилась ёлочка”
  2. “Кайтам әле Әлдермешкә”
  3. “Во поле береза стояла”