Уӊыш бәйрәме
материал по теме

Арескина Айгуль Рифкатовна

 Сценарий осеннего праздника в подготовительной группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme_6-7_yash.docx22.74 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Уӊыш бәйрәме

(6-7 яшьлек балалар өчен)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә “көзге муллык”тан күргәзмә оештырыла.   

             

Тәрбияче. Туган ягыбызга сары яфраклары белән алтын көз килде. Бүген без сезнең белән “Уңыш бәйрәме” үткәрергә җыелдык. Елның иң бай фасылы – көз. Чөнки ул – бар уңышлар да өлгереп, аларны җыеп алу вакыты чоры.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

 

ҖЫР: «Сау бул, җәй»

Киң болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

 

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь җитте.

 

Яфракларны өзә-өзә

Көчле җил уйный тышта.

Бик күп утын әзерләнә

Мичкә  ягарга кышка.

ҖЫР: «Осень-раскрасавица»

 

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, Көньякка.

 

Залга Көз керә.

– Исәнмесез, минем дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм. Чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше шатлана. Инде кышка әзерләнергә дә вакыт: ул озак көттермәс, килеп тә җитәр.

ҖЫР: «Сөмбелә»

Тәрбияче. Көз, син безгә нинди яңалыклар алып килдең?

Көз. Яңалыклар да, төрле уеннар да алып килдем. Сез табышмаклар яратасызмы? Әйдәгез, табышмак уены уйнап алыйк.

 

1. Кызыл төймәсен аскан

Каршыма килеп баскан. ( Миләш)

 

2. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп сикереп төште. ( Алма)

 

3. Чибәр анама

Карыйм да елыйм,

Карыйм да елыйм. (Суган)

4. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

5. Күмер түгел, ут түгел,

Тотсаң, кулны пешерә. (Кычыткан)

 

Көз. Булдырдыгыз. Бик зирәк, тапкыр балалар икәнсез.

БИЮ: «Кул сугып бию»

 

Көз. Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә? –

Сөйләп бирегезче безгә.

 

Тәрбияче.   Көзгә сөйләгез, балалар:

Җәй көне ни эшләделәр,

Ничек җирне эшкәрттеләр,

Ничек сулар сиптеләр,

Ничек уңыш үстерделәр?

 Мин булам – Кәбестә,

Үзем яшкелт төстә.

Күлмәгем дә күп катлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

 

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Җир астында үстем

Кызыл булып пештем

Ашка тәм һәм төс бирәм

Бик тәмле салатым.

 

Минем исемем – кишер  

Теләсәң болай пешер .

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

 

Минем исемем – суган,

Мин Һиндыстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

ҖЫР: «Осень в лесу»

УЕННАР.

 

 ҖЫР: «Бар матур бакча»

Көз: 

Сезнең алдагы көнегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хөрмәт сөеп үссеннәр.