Разработка мероприятия
материал (6 класс)

Мухамадиева Наиля Давлетзяновна

Музыка сәнгате – ул, һәр милләтнең мәдәниятен, йөзен чагылдыручы һәм халыкара аралашу чарасы. Музыка сәнгате кешенең кәефен, моң – сагышларын үтемле итеп әйтеп бирә.    Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек татар халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc78 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема:  Тема:Үз төбәгеңнең музыкаль сәнгате, халык музыка иҗаты белән танышу. Профессиональ музыка сәнгате үсешендә фольклорның роле. Фольклор иҗатында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары.

Максат: Укучыларны  татар халкының йолалары, гореф – гадәтләре белән таныштыру. Укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне  

                онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,  фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм  йолаларны белүләренә ирешү.

Үз төбәгеңнең музыкаль сәнгате, халык музыка иҗаты белән таныштыру. Профессиональ музыка сәнгате үсешендә фольклорның роле нинди булуын ачыклау. Туган төбәкнең иҗатына мәхәббәт, соклану хисләре тәрбияләү.

“Үз тарихын, үз тамырларын барларга,

белергә омтылган халык-                                                                                                сәламәт халык ул!”

I Актуальләштеру:

Укытучы: Исәнләшү

1.-Игътибар!                                     (Мэнэдж мэт)

Әйдәгез партнерлар, бер-берегез белән сәламләшик.

(Укучылар 2 төркемгә бүленеп парта артында  утыралар,басып исәнләшәләр.

II. Теманы ачу.

Сабантуй турында видеоязма карау.

-Укучылар, нәрсә турындагы видеоролик карадыгыз?

-Сез сагынып көтеп аласызмы соң бу Бәйрәмне?

_Сабантуй турында берәр җыр беләсезме?

Сабантуй турында видеоязма карау.

-Укучылар, нәрсә турындагы видеоролик карадыгыз?

-Сез сагынып көтеп аласызмы соң бу Бәйрәмне?

_Сабантуй турында берәр җыр беләсезме?

- Димәк, бүгенге дәрестә ниләр турында сөйләшербез?

-         Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

-         Халкыбыз ял итә белгәнме соң?

-         Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?

Рәхмәт, укучылар!Молодцы.

III.  Төп өлеш. 1. Укытучы сүзе: Бик дөрес укучылар. Музыка сәнгате – ул, һәр милләтнең мәдәниятен, йөзен чагылдыручы һәм халыкара аралашу чарасы. Музыка сәнгате кешенең кәефен, моң – сагышларын үтемле итеп әйтеп бирә.    Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек татар халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.Бүгенге дәрестә без сезнең белән менә шул гадәти булмаган үзенчәлекләрне күзәтербез, әби-бабаларыбызның  бай мирасын  барларбыз. Йола фольклоры – халык иҗатының иң борынгы төрләреннән берсе. Фольклорга төрле йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, уеннар, такмаклар, җырлар белән үрелеп  баралар. Йола-бәйрәмнәр ничек, кайчан барлыкка килгән соң?Аларның барлыкка килүе борынгы мәҗүсилек чорына барып тоташа.

-Мәҗүсилек чорыннан калган табигатькә тәэсир итү, ялваруны сурәтләгән нинди такмакларны беләсез?

(Яңгыр, яу, яу, яу! Ашлык уңсын ызанда, Ботка пешсен казанда; Алтын кашык базарда, Көмеш кашык болытта. Нык яварга онытма! Яңгыр, яу, яу, яу!Сине көтә җир, җир!Безгә күмәч бир, бир!)

        Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары, нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, корбан чалу, яңгыр сорау, түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

-Халык йолалары кешеләрнең күңелен били, тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә  күнектерергә ярдәм итә, бер-берләренә якынайта, дуслаштыра. Шуңа күрә милли йолалар һәм бәйрәмнәр милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота.   Профессиональ музыка сәнгате үсешендә фольклорның роле бик зур. Такмаклар әйтмәсәк, халык  җырлары, көйләрен ишетмәсәк, җырламасак  музыка сәнгатенең нәрсә икәнен аңламас, төшенмәс идек. Әгәр ки, безгә әби –бабаларыбыз шушындый бай мирасыбызны калдырмаган булсалар, бәлки кем белә бит укучылар, музыка сәнгате мондый зур үсешкә ирешмәгән дә булыр иде.  

2.  (КОНЭРС структурасы)

-(4 почмакка төсле карточкалы биремнәр эленә.Һәр карточкага  милли уеннар, ,җырлар,гореф гадәтләр. йолалар дип язылган.Укучылар алдына шул карточкаларны куям.)

-Үзегез теләгән карточканы сайлап алыгыз.

-Укучылар, безнең 4 почмагыбыз бар.(Санап китәм)

-Урындыкларыгызны этеп куегыз һәм карточкаларыгызның төсе буенча үзегез сайлаган почмакка басыгыз. Һәм Ни өчен Сез бу почмакны сайлавыгыз турында фикер алышыгыз.

1.Диана! Ни өчен Булат бу почмакны сайлаган. Сине тыңлыйбыз.

2.-Ә сез?

3.Сезгә сүз бирелә.

4.-Ә сез?

-Укучылар саны аз булу сәбәпле бер-берегезгә ярдәм итәргә рөхсәт бирәм.

IV. Белемнәрен системалаштыру. Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

-         Халкыбыз ял итә белгәнме соң?

-         Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?

Сезгә өй эше итеп иҗади эш бирелгән иде. Хәзер Сезне тыңлап китик. Йола, гореф – гадәтләр турында нинди белемнәр тупладыгыз икән. Әйдә әле, Динә! Сүзне сина бирик.

Динә: Мин сезгә безнең борынгы әби- бабаларыбызның иң яратып  уздыра торган милли бәйрәме  “Сабан туе” турында сөйләргә телим.

“Татар халкының сагынып көтеп алына торган Сабантуй бәйрәме - борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.

Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Бәйрәм үткәреләчәк урынны табигатьнең иң матур җирендә алдан ук сайлап куялар, матур итеп бизиләр

Сабантуйда иң кызык уеннар

Көрәш - мәйдан күрке. Көрәш яшьләр күңелен дә тыныч калдырмый, картларныкын да дәртләндерә. Сабан туйлары гөрли. Әлеге бәйрәмнең чикләвек төше булып көрәш санала. Элек-электән ир-егетләр мал өчен түгел, дан өчен көрәшкән.

  • Барлык тамашачыларның көтеп алган бәйгесе - ат чабышлары - олысын да, кечесен дә битараф калдырмый. Халыкта: «Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса - ябыла», - дигән әйтем бар.    Көн искиткеч кызу булуына карамастан, оста җайдаклар тарафыннан иярләнгән  акыллы малкайлар, старт бирелүгә, җан-фәрманга алга ыргылалар.

Менә шундый ул  җырга-моңга, уеннарга бай, халыкның йөзек кашы булган, милли бәйрәм -Сабантуй. Шуңа һәркемнең йөрәк түрендә яши дә ул.»

Диана:“Нәүрүз. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн

белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.

“Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан

итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар

такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп,

кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.

Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең

Мәктәбебездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш.

Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар.”

Илнур: Боз яки ташу карау бәйрәме язның беренче бәйрәме. Бу йола елгалардан боз китү(зин китү) белән бәйле.

Татар авылларының күбесе су буйларында урнашкан, шуңа да аларда язның иң беренче бәйрәме булып Боз карау торган. Боз китүен карарга, гадәттә, бар халык җыелган. Яшьләр исә, елгадан боз китүне җигүле атларда килеп гармун уйнап, җырлап каршы алганнар.Халык йөзеп баручы боз кисәкләрендә салам яккан. Бу күренеш төнге аяз язгы кичтә аеруча матур күренгән.

Булат: Карга боткасы.Карга боткасы, карга туе - XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналган.  Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәргәннәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргәннәр. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы савыт, кашык алып килгән. Шунда төрле уеннар уйный торган булганнар.

-Рәхмәт укучылар!

V. Ял итү моменты. Динамик пауза.”МИКС-ФРИЗ-ГРУП”

3) -3 почмакны Татат халык уеннарын уйнарга чакырам.

“Тыпыр-тыпыр биергә” №2 музыкасына басалар.Музыка туктый.

Сорау: 1)-Йола сүзендә ничә иҗек бар?

Музыка дәвам итә.Туктый.

Сорау: 2) –Нәүрүз үткәрелә торган көн ничә саннан тора?

Әхәзер әйдәгез әле “Чума үрдәк-чума каз” уены уйнап алыйк.

“Чума үрдәк , чума каз” уены

Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:Чума үрдәк, чума каз, Тирән күлне ярата ул, ярата. Диана үзенә иптәш эзли, Белмим, кемне ярата шул, ярата. Булатны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Диана), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Булатны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

VI. Белемнәрне ныгыту.

1.(5 минут) Гореф-гадәтләр, йолалар турында презентация карарга тәкъдим итү.

2. Уен(кроссворд чишү):

1

б

2

ә

3

й

4

р

5

ә

6

м

7

н

8. ә

9

р

        1.  Хаҗ кылу тәмамланганнан соң нинди бәйрәм үткәрелә? (корбан)

2. XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.

(Нәүрүз)

3. Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.

(Сабантуй)

4.  Рамазан бәйрәме.  (ураза)

5.  Игеннәр амбарларга кереп тулгач үткәрелә. (Сөмбелә)

6.  Кызлар осталыкта сынала торган бәйрәм. (каз өмәсе)

7.  Сабантуй бәйрәмендә халыктан җыела. (бирнә)

8. Июнь аеның беренче җомгасында үткәрелә торган дини бәйрәм.  (әләшә)

9. 25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.

(Нардуган)

VII. Йомгак ясау. Рефлексия.“Канат сызыру” йоласын  бергәләп башкару. Түгәрәкләп уртага утыру, җыр җырлап канат сызыру һәм бәйләү.  

  1. Укытучы: Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

         Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

-Укучылар, бүгенге дәресебез ошадымы?

-Үз ягыбызның сәнгатен, фольклорын белүгә ирештекме?

Билгеләрне әйтү. 

VIII. Өй эше бирү. Туган авылыбызның фольклорын барларга. Дәфтәрләргә такмак, җырлар язып килергә.


                                                                                                                                                Өстәмә

“Үз тарихын, үз тамырларын барларга,

белергә омтылган халык-                                                                                                сәламәт халык ул!”