Главные вкладки

    Проблемалы укыту
    статья по теме

    Уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә фәнни эзләнүләрнең бер юнәлеше — практик укыту. Ул укучылардагы акыл көче үсешен, танып белү активлыгын, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала.

    Проблемалы укытуда, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Microsoft Office document icon Проблемалы укыту92.5 КБ

    Предварительный просмотр:

    “Проблемалы укыту”

    темасына РЕФЕРАТ

    Эчтәлек

    I. Кереш өлеш. Практик укыту.............................................................3

    II. Төп өлеш:

    1. Проблемалы укытуның максаты....................................................3

    2. Укучылар эшчәнлегендә танып белү эшчәнлегенең
              үзенчәлеге..........................................................................................4

    3. Проблемалы укытуның төп төшенчәләре.....................................6

    4. Проблемалы укытуның төп формалары........................................6

    5. Проблемалы ситуацияләр тудыруның төп ысуллары..................8

    III. Йомгаклау. Проблемалы укытуның урыны һәм роле................10

    IV. Кулланылган әдәбият....................................................................12


    Уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә фәнни эзләнүләрнең бер юнәлеше — практик укыту. Ул укучылардагы акыл көче үсешен, танып белү активлыгын, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала.

    Проблемалы укытуда, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша.

    Проблемалы укыту — бу бөтенләй яңа педагогик күренеш түгел. Проблемалы укыту элементларын Сократның эвристик әңгәмәләрендә, Жан Жак Руссоның дәрес эшкәртмәләрендә, шулай ук К.Д. Ушинский хезмәтләрендә күрергә мөмкин.

    Проблемалы укытуның идея һәм принципларына караган фәнни-тикшеренү эшләре фикерләүнең психологиясе юнәлешендә психиатрлар С.Л. Рубинштейн, Д.Н. Богоявленский һәм Н.А. Менчинский тарафыннан эшләнделәр. Ә мәктәп укыту системасында аны куллану турында М.А. Данилов һәм М.Н. Скаткин кебек дидактлар язып чыктылар, педагог-галимнәр М.И. Мәхмүтов, И.Я. Лернер күп шөгыльләнделәр. Бу өлкәдәге фәнни-тикшеренү эшләре хәзер педагогика фәненең башка вәкилләре тарафыннан алып барыла. Проблемалы эшләүдә Польша галимнәре дә билгеле бер өлеш керттеләр.

    Менә бу хезмәтләр фәнни психологик-педагогик фундаментка нигез салдылар. Бүгенге көн проблемалы укыту педагогикасы һәм теориясе менә шул базага таяна.

    Проблемалы укытуның максаты.

    Шәхестә иҗади сыйфатлар формалаштыру — фәнни-теоретик һәм социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезенә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.

    Нинди эшчәнлек иҗади дип саналырга мөмкин? Әлбәттә, барыннан да бигрәк, яңа нәтиҗәләр биргәне. Мондый очракта аның теләсә нинди түгел, субъектив яки объектив булса да оригинальлеге һәм иҗадилыгы белән аерылып торуы кирәк. Рационализаторлык һәм уйлап табулар — иҗади эшчәнлек, уйлап табу белән бергә, алар хезмәт процессын оештыруны камилләштерү буенча да эш алып баралар.

    Иҗади эшчәнлекнең төп төрләренә характеристика шуны күрсәтә, аны тормышка ашыру өчен кешедә фикерләү үзенчәлеге—уйлап табучанлык, проблеманы күрә белүчәнлек, тиз генә бер юнәлешне сайлап ала белү, максатка ирешү теләге, тапкырлык сәләте, алдан сизә белү (интуиция) кебек шәхес өчен үзенә бер аерым сыйфатлар булырга тиеш.

    Бу сыйфатлар һәм сәләтлелек иҗади фикерләүнең үзенчәлекле характеристикасын — кешенең гомуми интельлектуаль сәләтләренең үсеш дәрәҗәсен дә күрсәтеп торалар.

    Шулай итеп, төп ике фикерне аерып күрсәтергә кирәк: шәхеснең иҗади сыйфатларын үстерү мәсьәләсе — бу җәмгыять үсешенең закончалыкларыннан килеп чыга торган объектив зарурилык; аны хәл итүдә өйрәнүчеләрнең барысы да катнашырга тиешләр.

    Бу мәсьәләне хәл итү укытуны яңача оештыру, аның методикасын камилләштерү юлы белән, өйрәнүченең күп төрле сәләтләрен үстерә торган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барылырга тиеш.

    Проблемалы укыту укучы алдына яңа стандарт булмаган бурычларны яки тормышта кирәк булган әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя. Бу укучыда аз гына вакыт эчендә дөрес юнәлеш ала белү, эзләнү өчен үзеңдә булган белем һәм күнекмәләрне туплый алу, ышанычлы һәм төгәл юл сайлый белү кебек сыйфатларны формалаштыра.

    Шулай да проблемалы укыту нәрсә соң ул? Традицон укытудан ул нәрсә белән аерыла?

    Укучылар эшчәнлегендә танып белү эшчәнлегенең үзенчәлеге.

    Традицион укытуда (аңлатмалы-иллюстратив) укытучы укучыларга әзер белемнәрне бирә —ул яңа материалны аңлата, төп юнәлешләрне күрсәтә, аларны мисал һәм мәсьәләләр белән ныгыта һ. б. ш.

    Укучылар аңлатканны кабул итәләр, аның турында фикер йөртәләр, хәтергә алалар, ятлыйлар.

    Проблемалы укытуда укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра. Беренче төр укытуда турыдан-туры кызыксындыру чараларына басым ясала (укытучы кызык итеп сөйли, күрсәтмә әсбаплар белән кызыксындыра —укучыга кызык, бирелеп тыңлый), яки бу материалның киләчәктә кирәклегенә аерым басым ясала (дәрес бик кызык түгел, иллюстратив материаллар юк, ләкин бу фән яки аның бер бүлеге югары уку йортына керү имтиханнарына хәзерлектә бик әһәмиятле, шуңа күрә укытучыны тыңларга һәм материалны аңлап калырга кирәк).

    Проблемалы укытканда дәрес бирү һәм үзләштерү түбәндәгечә башкарыла:

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучы эшчәнлеге

    сорау, тәҗрибә һ. б. формаларда укучылар алдына проблемалы бурыч куя;


    куелган бурычны хәл итү өчен укучыларның фикер йөртүен оештыра;

    бурычны хәл итү өчен тәкъдим ителгән вариантның дөреслеген исбатларга куша;

    әгәр укучының фараз итүе дөрес булса, алган белемнәр турында нәтиҗә ясарга куша:

    фараз итү ялгыш булса, ялгышны табарга тәкъдим итә; аныклаучы бурычлар куя яки аны конкретлаштыра;

    укучыларның бурычны хәл итү турындагы фикерләрен гомумиләштерә, уңышларны мактый яки эзләнү процессын камилләштерү өчен кайбер төгәлсезлекләрен күрсәтә;

    яңа белемнәрне ныгыту максатында сораулар бирә;

    белемнәрне практикада куллану буенча күнегүләр эшләргә бирә.

    бурычны зиһенгә ала, аны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзли, фикерли башлый;

    бу бурычны хәл итүнең мөмкин булган вариантларын әйтә;

    бурычны хәл итү вариантларыннан берсенең нигезле булуын исбатлый;


    яңа алынган белемнәрне гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый;


    бурычны дөрес хәл итү юлын эзли;




    тема буенча шактый күләмле гомумиләштерүләрне үзләштерә;





    алынган белемнәрне, нәтиҗәләрне кабатлау үзконтроль юлы белән бара;

    алынган белемнәрне практикада куллану буенча күнегү һәм биремнәр эшли.

    Материалны проблемалы сөйләп аңлату варианты да бар. Аңлату барышында укытучы үзе сораулар куя, сөйләү барышында укучыларга үзенең фикерләрен белдерә, гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый, өйрәнгәннәрне куллану мөмкинлекләрен күрсәтә. Монда укучылар бик үк актив булмыйлар, алар укытучының фикерләрен тыңлыйлар, аның белән бергә бурычны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзлиләр, аның сүзләрендә үзләренең фикер һәм нәтиҗәләренә раслау табалар.

    Укытуның проблемалы төрендә материалның эчтәлеге махсус рәвештә тудырылган проблемалы ситуацияне хәл итү процессында үзләштерелә. Биредә иң әһәмиятлесе булып укытуның эзләнүле-проблемалы методы тора.

    Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. Укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.

    Гади мисал китереп үтик. 5 нче сыйныфта санаучылары бер үк булган вакланмаларны чагыштыру темасын өйрәнгәндә укучыларга  һәм  вакланмаларын чагыштырырга тәкъдим итәм. Төптән уйлаган тырыш укучы дөрес җавап биреп аңлатып та күрсәтергә мөмкин. Ләкин берничә ел эшләвемнән күренгәнчә укучыларның күбесе  зур дип уйлый. Бу очракта аларга хаталарын үзләренә төзәттерү өчен практик мисал китерү уңай йогынты ясый. “Бертигез зурлыктагы 2 тортның берсен 5 тигез кисәккә икенчесен 10 тигез кисәккә бүлделәр  һәм сиңа зуррак 1 кисәк алырга рөхсәт бирделәр. Син кайсыннан сайлыйсың?”. Йомшаграк укучы да бу ситуацияне дөрес хәл итә, “10 га бүленгәненнән,”- дип җавап бирә. Шуннан соң барысы да аңлашылгач укучылар кагыйдәне уйлап әйтәләр.


    Проблемалы укытуның төп төшенчәләре

    Проблемалы укытуның төп төшенчәсе — проблемалы ситуация. Проблемалы ситуация кешегә нәрсә дә булса уйлау яисә нинди дә булса эш башкару өчен белемнәр, анык эш ысуллары җитешмәгәндә, белем һәм җитешмәгән күнекмәләр арасында каршылыклар туганда барлыкка килә. Проблемалы ситуация укучыда барлыкка килгән каршылыклардан, кыен ситуацияләрдән чыгу теләге тудырганда гына өйрәтү үзлегенә ия. Бу теләк һәр проблемалы ситуациядә барлыкка килми. Ул барлыкка килсен өчен ике төрле шартны сакларга кирәк. Ситуациянең эшчәнлеге укучыга азмы-күпме кызыклы, көч җитәрлек булырга, ул аны эшли алуын сизәргә, үзендә аны җиңеп чыгарлык белем булуын күз алдына китерерлек булырга тиеш.

    Нинди проблеманы хәл итү теләге тудыру, моның белән ниндидер кызыклы яңалыкны белергә теләү һәм аны хәл итәргә алыну— проблемалы укытуның төп әһәмиятлесе әнә шул.

    Проблеманы хәл итәргә алыну һәм аны планлаштыру, билгелене белгесездән аеру, проблемалы бурычка әверелә, бу бурычны хәл итү барышында җитешмәгән белемнәрне табу һәм үзләштерү башлана.

    Проблемалы ситуацияләрне берничә төрлегә бүләргә мөмкин: фәнни белемнәр буенча (физика, математика, педагогика һ. б.); белеп бетермәгән яңалыкларны эзләү юнәлеше буенча (яңа белемнәр, хәл итү очраклары, яңа шартларда билгеле булган белем һәм хәл итү ысулларын куллана алу мөмкинлеген ачыклау); проблемалылык дәрәҗәсе буенча (бик кискен каршылыклар, уртача, йомшак яки анык булмаган каршылыклар); эчтәлегенең төре үзенчәлекле яклары буенча туган каршылыклар (көнкүрештәге күзаллаулар һәм фәнни белемнәр, көтелмәгән фактлар һәм аларны аңлата белмәү һ. б.).

    Барлык уку бурычлары да проблемалы булып тормый. Проблема—стандарт булмаган юл белән хәл ителә торган, ягъни схема, үрнәк һәм алгоритмнар буенча чишелми торган бурычлар. Шунлыктан проблема — аны хәл итү өчен җитешмәгән белемнәрне эзләүгә юнәлтелгән, эзләнүне таләп итә торган бурыч. Бу укыту процессында шундый бурыч булып тора: аны хәл итү өчен яңа белемнәр кирәк һәм алар шул процесста үзләштерелергә тиеш.

    Проблемалы сорау гадәтидән яшертен каршылык булуы, аның бертөрле генә булмаган җавапларның бер яклы гына хәл ителми торган нәтиҗәләрен ачуы, күрсәтелгән биремнәрдә элекке тәҗрибәләргә таянып эшләп була торган әзер чишү системаларының булмавы белән аерыла. Укытуда проблемалылык тудыру, һәрвакыт яңа белемнәрне үзләштерүгә ихтыяҗ тәрбияләү укучыда икеләнү, куелган сорауга җавап бирә белмәү, аптырашта калу халәтен бетерү максатларын куя.

    Проблемалы укытуның төп формалары

     Укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге дәрәҗәсеннән чыгып, проблемалы укытуны нигездән өч төрле формада тормышка ашырыла дип саныйлар: проблемалы сөйләп аңлату, өлешчә эзләнү эшчәнлеге һәм мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге.

    Укучыларның иң аз танып белү мөстәкыйльлеге проблемалы сөйләп аңлату вакытында була: яңа материалны аңлату укытучының үзе тарафыннан башкарыла, ләкин укучылар актив фикерләү эшчәнлегенә тартыла. Мәктәптә ул лекция, сөйләү һәм әңгәмә формасында бара, ә югары уку йортында — лекцияләрне проблемалы уку аша гамәлгә ашырыла.

    Бу очракта проблемалылык ничек барлыкка килә соң? Ул алда күреп үткән алымнар ярдәмендә тудырыла: аларның максаты — укучыларда "бергәләп уйлау" һәм "бергәләп кичерү" хисләре булдыру, алар алдында торган проблеманы хәл итүнең бөтен барышы белән кызыксыну уяту.

    Проблемалы сөйләп аңлату укытучыдан зур методик осталык таләп итә. Башта материалның нинди дә булса бер өлешенә, шактый үзгәртүләр өстәп, проблема һәм бурычларны аңлатырга кирәк, ә аннары эш барышында аларны чишү, хәл итү укытучының үзе тарафыннан башкарыла.

    Өлешчә эзләнү эшчәнлеге шартларында да укытучы тарафыннан юнәлеш бирелә. Укучыны мөстәкыйль фикерләүгә һәм җавапны актив эзләүгә этәрә торган махсус сораулар бирелә. ("Бу проблема белән очрашсагыз, сез аны ничек хәл итәр идегез?", "Бу карашның дөреслеген ничек тикшерер идегез?", "Түбәндәге хәлләргә игътибарыгызны юнәлтегез...", "Бу юлларны укып аңлагыз..." һ. б. ш.)

    Мәктәптә бу төр эшчәнлек яңа материалны аңлатканда кулланыла. Ул эвристик әңгәмә формасында укытучы тарафыннан белеп куелган сораулар белән яки укучыларның күзәтүләренә анализ ясаудан торган "ачышлар"га таянып алып барыла.

    Тикшеренү эшчәнлеге тулысы белән укучы тарафыннан мөстәкыйль эзләнү формасында хәл ителә. Ул фигураларның макетларын ясаганда, махсус биремнәр буенча докладлар, рефератлар язганда, мәктәпнең фәнни җәмгыятьләрендә нинди дә булса мәсьәләләрне хәл иткәндә, укытучысы җитәкчелегендә үткәрелә торган мөстәкыйль эшләрдә кулланыла.

    Мәсәлән 9 сыйныфта дүртенче дәрәҗә тигезләмәләр чишүне үткәндә укучыларга (х2-х+1)(х2-х-7) тигезләмәсен чишергә кушам. Балаларга мондый төр сораулар белән мөрәҗәгать итәм:

    - бу ничәнче дәрәҗә тигезләмә;

    - кайсы чишү юлын рациональ юл дип саныйсыз;

    - чишү юллары нинди этаплардан тора;

    - нинди яңа үзгәрешле кертергә кирәк.

    Укучыларның барлык җаваплары анализлана, нигезләнә һәм дөрес нәтиҗәгә басым ясала.


    Проблемалы ситуацияләр тудыруның төп ысуллары

    Биредә тикшерелә торган ысуллар өлешчә эзләнү эшчәнлеге юлы белән куелган проблемаларны хәл итү юлларын табу юнәлешендә укытучының укучылар белән күбрәк класста эшләү формалары турында бара.

    Математика дәреслекләрендә фәннең үсеш тарихы турында шактый материаллар бирелә, менә шуларны — фәнни эзләнүләр һәм фәнни идеяләр өчен көрәш барышын укучыларны кызыксындыру чарасы итеп файдаланырга мөмкин. Фәндә эзләнү нинди темпта барган, эзләнү нинди нәтиҗәләргә китергәнне күрсәтеп, фәннең үсеш методлары белән дә таныштырып була.

    Мәктәп практикасында хәзер бу юнәлештә уйлап табылган шул тәҗрибә һәм экспериментларны демонстрацияләү, эшләп карау киң кулланыла, аларның нинди фәнни ачышларга китерүе күрсәтелә.

    8 нче сыйныфта геометриядән өчпочмак мәйданы формуласын караганнан соң укучылар алдына тигезьяклы өчпочмакның ягы билгеле булганда мәйданын ничек табарга дигән сорау куям. Укучылар мөстәкыйль фикер йөртәләр, сызымнарны башкаралар һәм укытучының юнәлдерүче сорауларыннан соң башта биеклеген табарга һәм гомуми формуланы гадиләштерергә дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп алар үзләре эзләнү һәм проблеманы хәл итү аша теореманы да табып ачыш ясыйлар һәм исбатлау өлешен дә башкаралар. Мондый юл белән өйрәнелгән материал яхшырак үзләштерелә, истә кала.

     Теге яки бу кагыйдәләрне беренче тапкыр аңлатканда да, каршылыклы фикерләр белән укучыларны куркытабыз дип, яисә укытучы үзе яклаган бер фикерне аңлатканга, кайберәүләр моңа каршы чыгалар. Ләкин монда бүгенге укучыга бәя биреп җиткермәү чагыла. Әгәр укытучы нинди дә булса бер фикергә карата аларның үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтергә кушса, укучылар моңа бик теләп риза булалар.

    Төрле галимнәр арасындагы теге яки бу фәнни проблемаларны чишүгә карата фикер аерымлыкларын күрсәтү дә укучыларның дөньяга карашын формалаштыруда, фикерләү сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

    Проблемалылык мөмкин булган чишелешләрнең берничә вариантын, бирем һәм ситуацияләрнең дөрес җавабын сайлап алуга караган сорауларны дәрестә актив кулланырга мөмкинлек бирә.

    Дәрестә тикшерелә торган сорау һәм проблемаларга карата кызыксыну уяту максаты белән, укытучы сөйләү барышында, аеруча кызыклы темалар турында әйтеп, бу мәсьәләләрнең төп асылы, үзенчәлеге турында күзаллау тудыра. Ул андагы кызыклы материалларны тулысынча сөйләмичә, аның әһәмиятле бер өлешен генә әйтеп үтә һәм аларны тагын да тулырак өйрәнүне укучыларның үзләренә калдыра. Яңа теманы өйрәнә башлаганда, аңа карата аеруча кызыксыну уяту өчен, укытучы аеруча кызыклы урыннарны укып күрсәтә яки дәресне китаптан хикәя, берәр кызыклы мисал яки мәсьәләне чишә башлап төгәлли, кызыксынучы укучылар үзләре чишеп бетерергә тиеш булалар.

    Проблемалы укытуның бер ысулы — укучыны турыдан-туры фәнни һәм техник түгәрәкләрдә катнаштырып, бүгенге фән алдында торган проблемаларны тикшеренүгә тарту. Тикшерүләрне дәрес шартларында да оештырырга мөмкин. Укытучы шундый ситуация тудыра: укучылар проблеманы үзләре күреп ала, формалаштыралар, аны хәл итүнең фараз кылу — алдан уйлап карау юлларын эзлиләр, практикада эшләп карыйлар һәм үзләре чишелешне табалар. Мондый очракта проблемалы укытуның барлык элементлары укучыларда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенә, танып-белү активлыгының иң югары дәрәҗәсенә күтәреләләр. Мондый элементларга түбәндәгеләрне кертәләр:

    — проблеманы күреп алу (аны "күрү"),

    — шартларга анализ, аларга бәя бирү, билгелене билгесездән аеру,

    — фараз итү — алдан уйлап карауларны күрсәтү,

    — хәл итүнең планын эшләү (бер яки берничә вариантта),

    — сайлап алган планны үтәү,

    — эш-хәрәкәтләрнең, алынган нәтиҗәнең дөреслеген тикшерү.

    Тормышта, практикада берәү дә кешеләр алдына әзер проблемалар куймый, аны хәл итү өчен иң әһәмиятле, уйлап сайланган мәгълүматлар да тәкъдим итми.

    "Проблеманы күреп алу"га өйрәнү әле формалашып җитмәгән гади ситуацияләрне күреп алудан ук башланырга мөмкин.

    5 нче сыйныфта уку башында балаларга шундый мисал тәкъдим итәм:

    5 5 5 5=35,

    5 5 5 5=55,

    5 5 5 5=120.

    Укучылар тиз арада гамәлләр куярга кирәклекне күреп алалар һәм дөрес җавап эзләргә керешәләр.

    5+5∙5+5=35,

    5∙(5+5)+5=55,

    5∙5∙5-5=120.

    Бу күнекмә укучыда проблеманы күрү һәм иҗади фикерләү сәләтен тәрбияли.

    Осталыкка ирешүдә сораулар куя белү әһәмиятле. Моның өчен мәсьәләләрне алдан биреп, аларга сорауларны укучы үзе куярга тиеш. Дөрес формалаштырылган проблеманы конкрет сорау һәм бурыч итеп куйсаң, эзләнү өлкәсе шунда чикләнә, билгеле мәгълүматлар аны хәл итү шартларын аерып алырга ярдәм итә. Тиешле һәм мәҗбүри шартларга куелган уку, танып белү бурычларының үзләренә генә караган кыенлыклары бар. Тормышта белгечләр алдында торган бурычларны хәл итү өчен бөтен шартлар булмый, аларны үзенә булдырырга кирәк, яки, киресенчә, бик күп мәгълүматлар арасыннан иң әһәмиятле булганнарын күреп, сайлап алырга кирәк. Проблемалы ситуация шартларында да шуңа охшаш юнәлеш тоту зарурлыгын психологлар да билгеләп үтә.

    Бөтен шартлар анализлау, проблеманы хәл итү өчен тиешле мәгълүматлар сайлау, фараз итүләрне сайлап алырга һәм аны хәл итү планын эшләргә мөмкинлек тудыра. Башлангыч этапта хәл итүнең берничә вариантын күрсәтергә, аларга анализ ясарга, практик рәвештә сынап карарга мөмкинлекләр туа.

    Иң әһәмиятлесе: башта ук хәл итүнең вариантларын чикләргә кирәк, аныкланган элемтәләргә таянып һәм хәл итү юлын интуитив рәвештә күреп, бер ышанычлы чишелеш вариантына туктарга кирәк.

    Проблемалы укытуның барлык төрләрендә проблеманы хәл итүнең бөтен процесс башыннан ахырына кадәр укытучы тарафыннан эшләнеп куелган була. Укытучының эше бу материал проблемалы ситуация тудыра аламы дигән сорауны хәл итүдән башлана. Аны тудыруга зарурилык бармы? Проблеманың төгәл формулировкасын сайлаудан алып, хәл итүнең дөреслеген тикшерә торган ысулларны да алдан сайлап куярга кирәк.

    Аеруча тулы формадагы проблемалы укыту булганда, укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:

    проблеманы табу һәм проблемалы ситуация тудыру;

    проблемалы ситуацияне хәл итүнең аеруча нәтиҗәле ысулларын табу;

    проблеманы күреп, тоеп алуга җитәкчелек этабы;

    проблеманы формалаштыруны ачыклау;

    шартларны анализлауда ярдәм итү;

    хәл итүнең планын сайлау;

    хәл итү процессында консультация бирү;

    үзконтроль ысулларын табуда ярдәм итү;

    ялгыш җибәрүчеләрнең аерым ялгышларын тикшерү;

    проблеманы коллектив тикшерүне оештыру.

    Проблемалы укытуның урыны һәм роле

    Проблемалы укытуны (проблемалылыкны кертү) нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция; ныгыту этабында — өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.

    Проблемалы укыту башка методлар структурасында кулланганлыктан, аны укытуның махсус методы, укытуның ниндидер яңа системасы итеп карарга кирәкми. Аны укучының танып белү эшчәнлеген оештыру үзенчәлегенә яңача якын килү дип билгеләү дөресрәк булыр.

    Әлбәттә, теләсә нинди материал проблемалы ситуация тудыра алмый. Барлык конкрет информацияләр, фактлар, даталар, атамалар, үрнәк буенча чишелә торган мәсьәләләр, алгоритмнар проблемалы бурычлар була алмыйлар.

    Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, законнар, эзләнүле-сәбәпле һәм башка логик бәйләнешләр кебек гомумиләштергән белемнәрне үзләштерүдә кулланырга була. Ул укучыларны һәм студентларны эзләнү бурычлары аша мәсьәләләрне хәл итү һәм белем алуның махсус алым һәм ысулларына өйрәнү кирәк булганда кулланыла.

    Әзер информацияләрне күрсәтеп сөйләүгә караганда, белем алуның проблемалы юлы вакытны күп сарыф итү белән бәйләнгән, шуңа күрә проблемалы укытуга күчү турындагы мәсьәләне аерып куярга ярамый.

    Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына әйләндерергә ярамый, ул укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш.

    Укытканда һәрвакыт кешенең бөтен тормышында кирәк була торган белемнәрне кабатлап, искә төшереп торырга кирәк. Бары тик чагыштырмача аз күләмдәге белемнәр генә үзең эзләп табу формасында булырга тиеш, чөнки үзлектән эзләнү эшчәнлеге уку вакытының күп өлешен ала. Шулай да, әгәр материал мөмкинлек бирсә, аны куллануга зарурлык булса, әңгәмә һәм сөйләм барышында проблемалылык элементларын күбрәк куллану мөһим һәм кирәкле нәрсә.

    Проблемалы укытуның үзенчәлекләрен һәм асылын кыскача карап чыгу шуны күрсәтә: чыннан да аны дөрес оештырганда, ул укучыларның анык көче үсешенә ярдәм итә (каршылыклар уйланырга, кыенсыну ситуациясеннән, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); мөстәкыйльлеккә өйрәтә (проблеманы мөстәкыйль күреп алу, проблемалы сорауны формалаштыру, проблемалы ситуацияне хәл итүнең планын мөстәкыйль сайлау һ. б.), иҗади фикерләүне үстерә (белемнәрне мөстәкыйль куллана алу, хәл итү ысулларын табу, үзлектән стандарт булмаган хәл итү юлларын эзләү; ул иҗади эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыруга, танып белү активлыгын үстерүгә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, формализм барлыкка килүне кисәтә. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына (мөстәкыйль табылган нәтиҗә яхшырак үзләштерелә һәм озак вакытка онытылмый); аналитик фикерләүне үстерүгә (эш шартларына анализ ясала, хәл итү вариантларының мөмкинлеген үстерә); логик фикерләүне арттыруга (сайланган чишелешнең, аргументларның дөреслеген исбатларга өйрәтә); укучылар өчен шактый кыен, ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

    Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә проблемалы укытуның санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисалларны бик аз бирәләр. Методик әсбапларда да кайсы материалларны проблемалы укыту алымнары белән укытырга кирәклеге турында күрсәтмәләр юк дәрәҗәсендә.


    Кулланылган әдәбият

    1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов Педагогика.- Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

    Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

    6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

    «Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

    1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

    «Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

    Дәрес эшкәртмәсе.Проблемалы укыту буенча "Җөмләнең тиңдәш кисәкләре"темасы.

    Бу дәрес 5 сыйныфның татар төркемнәре өчен төзелгән. Дәрес Г.Тукай иҗатына нигезләнеп төзелде. Ул үз эченә проблемалы укытуны алды....

    КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

    Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

    Педагогик концепция: "Проблемалы уҡытыу аша уҡыусыларҙың монологик телмәрен үҫтереү".

    Башҡорт теле уҡытыусыһының төп бурысы: уҡыусыларҙың телмәрен үҫтереү. Ҡыҙғанысҡа ҡаршы, һуңғы йылдары уҡысының телмәре ярлылана бара. Шунлыҡтан мин ошо проблемаға туҡталып, уның хәл итеү юлдарын эҙләр...