Эссе "Я-учитель"
методическая разработка на тему

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Эссе "Я - учитель" к конкурсу "Учитель года"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_esse.docx39.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Елукытучысы – 2017”

“Эссе” конкурс биреме

Альмухаметова Венера Рафгат кызы,

                                                 Тукай муниципаль районы Борды урта                                                гомум белем бирү мәктәбенең        

                                                     география һәм биология укытучысы

Мин – укытучы.

Ап-ак кар ява. Мин, миңа белем биргән туган мәктәбемә, география укытучыларының район семинарына ашыгам. Ишектән керүгә мине елмаеп классташым Айрат каршы ала. Ул – мәктәп директоры. Үземне укыткан укытучыларым Лилия апа, Тәслимә апа –һаман да балаларга армый – талмый белем бирәләр. Аларны күргәч минем бала чагымдагы кебек, аларның каршысына йөгереп барасым килә. Ләкин туктап калам... “Исәнмесез,апа”, - дип йөгереп узучы балалар әйтерсең лә “Апа, сез зур бит зур инде”, - дигән кебек, талпынган күңелемне туктаталар. Әйе, мин үзем укытучы!

Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел үтсә дә укыткан укытучыларыбызга булган хөрмәт, ярату хисе һаман да бетми, арта гына бара.

Ни өчен укытучы һөнәрен сайладым? Югыйсә гаиләбездә әлеге һөнәр ияләре юк. География белән мәктәп елларыннан ук кызыксындым, һәм моңа география укытучысы, класс җитәкчесе Тәнзилә Зәкиевна этәргеч булды. Аның дәресләре бик кызыклы иде. Карта буенча сәяхәтләр, уеннар... Барысы да һаман да истә.

Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Ул вакытта мине алда нинди сынаулар көткәнен аңламаганмындыр да. Еллар үткән саен гына җаваплылыкның никадәр зур икәнен аңлыйсың.

Нинди ул укытучы? Бүгенге көндә ул – галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да.

Укытучы элек-электән гыйлемгә юл ачучы, яктылык, яхшылык орлыклары сибүче булган. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт сайлау дигән сүз ул.

Укытучы хезмәте иң авыр, иң катлаулы , шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы тамчылап үзен балаларга өләшә. Өләшә, ләкин үзенә тиешле рәхмәтне, игътибарны, хөрмәтне, аңлауны алалмый.

Иң беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр балалар белән Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны начарлыктан аерырга өйрәтә, шәхес итеп формалаштыруда зур көчен куя.

Мин – укытучы!Һәр көнне укучыларымны күрү үзе бер бәхет. Мин – бәхетле укытучы, чөнки мине яратучы, хөрмәт итеп торучы укучыларым бар.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сынарга үземдә сабырлык көчен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Исән-сау үссен дип һәр сабый кешем.