Главные вкладки

    Минем педагогик тәҗрибәм
    статья по теме

    Гарипова Гульназ Раисовна

    Минем педагогик тәҗрибәм

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл minem_pedagogik_tzhribm.docx51.23 КБ

    Предварительный просмотр:

    Минем педагогик тәҗрибәм

    Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә,

                        яхшысы - хакыйкатьне табарга

    өйрәтә. (А. Дистервег)

    Мин, Гарипова Гөлназ Рәис кызы, Казан шәһәре Идел буе районының

    78 нче лицей “Фарватер” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Олы хөрмәткә лаек укытучы һөнәре мине балачактан ук үзенә җәлеп итте.

    2011 нче елда Габдулла Тукай исемендәге “Арча педагогия көллияте”н тәмамлап, махсус юллама буенча, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, Болгар шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбендә хезмәт юлымны башладым. 2016 нчы елны Казан федераль университетын читтән торып тәмамладым. Эш стажым – 6 ел. Башлангыч һәм урта сыйныфлардагы рус телле укучылар белән эшлим.

    Укытучы һөнәре, йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә киләчәгебезнең, киләчәк буынның нинди булуы укытучыдан тора.

    Без үзгәреш заманында яшибез. Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле, бар яктан да камил булган шәхес формалаштыруны таләп итә. Методик темамны да шуны исәптә тотып сайладым “Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүдә инновацион технологияләр куллану”. Максатым: инновацион технологияләр аша телдән һәм язма сөйләм дәрәҗәсен үстерү. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдем:

    1. Укучыларның язма һәм телдән сөйләм дәрәҗәсен үстерү буенча яңа, фәнни-методик дәреслекләр һәм ярдәмлекләр белән танышу;
    2. Укучыларның танып белү һәм уңай мотивацион эшчәнлеген, кызыксынуын арттыру, иҗади фикерләвен һәм телне өйрәнүгә омтылышын үстерү;
    3. Татар телен, әдәбиятын укыту процессында инновацион технологияләрне куллануны дәвам итү;
    4. Сыйныфтан тыш эшчәнлек аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
    5. Проект эшчәнлеге аркылы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру;
    6. Татар халкының милли кыйммәтләрен өйрәнү аша, укучыларда татар теленә хөрмәт тәрбияләү; аңа карата рухи кыйммәт һәм аралашу чарасы буларак уңай караш булдыру.

    Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Шуңа күрә мин, татар теле укытучысы буларак, укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәм.

    Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларның тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан мин тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм инновацион технологияләрне кулланып, рус телле укучыларның сөйләү һәм язу күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирәм. Татар телен укытканда яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать итү сорала, чөнки, тәҗрибәдән күренгәнчә, аларны куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра, аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм укучыларны туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияли.

    Татар теле дәресләрендә мин сөйләм һәм язу күнекмәләрен бергә үреп барырга тырышам. Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр өстенә төрле метод һәм алымнарны да кулланам:

    1)       картина, сюжетлы рәсемнәр яки видеоязмалар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү; фикер алышу;

    2) интернеттан кирәкле материалны алып эшкәртү, үзгәртү;

    3) электрон китапханә белән эшләү;

    4) әдәби әсәрләрне электрон вариантта куллану;

    5)электрон кроссвордлар төзү, кызыклы грамматик күнегүләр эшләү;

    6)виртуаль музейларга экскурсия ясау;

    7) текст белән эшләү.

    Мәсәлән, презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләрне, хаталарны башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар бер-берсенең эшләрен бәялиләр. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр.

    Дәресләремдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итәм. Бу вакытта укучылар яңа лексиканы да үзләштерәләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Ә кызыклы күнегүләрне  үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән эшләргә өйрәнә. Сүзлек белән дөрес эшләү шулай ук мөһим. Бирем карточкаларда һәр балага аерым таратыла, ә инде нәтиҗәсе экранда чыга. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

    Бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Әлеге темага караган интеграль дәресләр, брейн-ринглар үткәрү, музейларга, истәлекле-тарихи урыннарга, театрга, табигать кочагына экскурсияләр оештыру, күренекле шәхесләр, язучылар, ветераннар, фән, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу кичәләре уздыру, сәхнә серләренә төшендерү уңай нәтиҗәләр бирә.

    Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:

     шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;

     метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

      уку фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

    Дәреснең беренче минутыннан ук укучыларның игътибарын үзеңә җәлеп итү, туплау һәм иркен сөйләшү теләге уяту максатыннан чыгып, дәреснең кереш өлешен үк һава торышы, дежур укучы әңгәмәдән, шигырь яисә әкият белән башласаң, дәрес җанлырак та, матуррак та үтә.

    Һәр дәрес башында фонетик күнегүләргә урын бирергә кирәк. Фонетик һәм лексик күнегүләр, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләре, артикуляция өчен күнегүләр - барысы да дәрестә башкарылырга тиеш.

    Коммуникатив эшчәнлек - хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта  һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерә.

    Минем педагогик эшчәнлегемдә коммуникатив технологияләрне генә куллану үзмаксат түгел, моннан тыш дәресләрдә укучыларның эшчәнлеген үстерүгә нигезләнгән проект һәм эзләнү, мәгълүмати-компьютер, проблемалы укыту, уен, иҗади үсеш технологияләрен кулланам.

    Әлеге технологияләрнең барысы да Сингапур методикасында күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу методика мине үзенә җәлеп итте, аеруча кызыксыну уятты, максатыма ирешү юлында Сингапур методикасына игътибар итү уңышлы булыр дип уйладым. Һәм кайбер татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллана башладым.

    Мәктәптә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе – электрон дәреслекләр  һәм ярдәмлекләр.  Үз дәресләремдә Хайдарова Р.З., Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар теле” электрон дәреслекләрен,  Фәтхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” ярдәмлекләрен кулланам. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.  Биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә зәвыклы бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык дәрәҗәдә булуы, аудирование өлешләре булу бик тә отышлы.

    Эшемдә компьютер технологияләрен дә актив кулланам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре куллануның түбәндәге уңай  яклары бар:

    • уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшүе, күләмле материалның тиз үзләштерелүе;
    • укучыларның танып белү активлыгы үсүе;
    • укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе;
    • укытучының  эш характеры үзгәрүе.

    Шул рәвешле, татар телен рус телле аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора. 

    Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга, иҗади уйларга, хәтерләрен үстерергә, логик һәм критик фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, хатасыз язарга һәм сөйләргә өйрәтә. Моны контроль эш, төрле интеллектуаль  конкурслар, бәйгеләр, конференцияләрнең нәтиҗәләре дәлилли. Мин һәрвакыт укучыларымның белем үсешен күзәтәм һәм контрольдә тотам.

    Укучыларымның өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләрен  түбәндәге мониторинг буенча күрергә мөмкин:

    9 нчы сыйныф укучыларының Республика тестында (БРИ) катнашу нәтиҗәләре:

    Уку елы

    Предмет, төркеме

    Катнашучылар саны

    Сыйфат

    Өлгереш

    2016-2017

    Татар теле, рус төркеме

    16

    83%

    100%

    Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән  

    4, 6, 8 нче сыйныф укучыларының тест нәтиҗәләре:

    Дәресләрдән соң балаларга тел мохитенә чумарга, иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәм. Шуның белән коммуникатив компетенцияләрен үстерәм. Шәһәр һәм республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле интеллектуаль бәйгеләрдә, олимпиадаларда нәтиҗәле чыгыш ясыйлар. Укучыларым “Татар теле ИНФО” халыкара олимпиадасында (2015, 2016, 2017ел дипломантлары),  “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-бәйгесендә (2 нче урын - 2013, 3 урын – 2016 елны ) даими катнашалар. Алар “Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә (2015, 2016), “Фән дөньясында” шәһәр  фәнни- гамәли конференциясе (2016, 2017), Рәсәй халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укулары дип исемләнгән конференцияләрдә катнашып 2 нче, 3 нче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр, “Киләчәккә хат” (2016) республика күләм сочинение конкурсында 2 нче, 3 нче урыннарга лаек булдылар. Республика күләмендә үткәрелгән “Китап – белем чишмәсе” исемле авторлык шигырьләр конкурсында, Кәрим Тинчурин тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән республика бәйгесендә, I Республика “Җиңү җыры” әдәби конкурсында, Кәрим Тинчурин тууына 127 ел тулу уңаеннан уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган республика бәйгесендә, Ф.Әмирхан исемендәге V фәнни-гамәли конференциясендә, ТатарТеле.Инфо кысаларында уздырылган “Минем яраткан укытучым” исемле сочинение конкурсларында актив  катнашканнары өчен рәхмәт хатлары, сертификатлар алдылар. Җиңүче укучыларымның фәнни-гамәли эшләре күп кенә фәнни җыентыкларында басыла.

    Милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан төрле чараларда укучыларым белән катнашабыз. Алар белән ел саен “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесендә, “Шигырь уку” конкурсында, әдипләр иҗатына багышланган кичәләрдә, төрле милләт халыклары фестивалендә чыгышлар ясыйбыз. Тинчурин театры артистлары, “Сабантуй” һәм “Ялкын” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашулар оештырабыз.

    Француз язучысы Дени Дидро: “Кешеләр укудан туктасалар, фикерләүдән туктыйлар”, - дигән, ә укытучы яңалыкны өйрәнүдән туктаса, укытучы булудан туктый, дип уйлыйм. Шуңа күрә мин даими рәвештә һөнәри белемемне камилләштерү өстендә эш алып барам: “Мәгариф”, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газета – журналларындагы мәкаләләрне,  методик һәм норматив документларны укып, өйрәнеп барам.

    • Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да миңа педагогик осталыкны үстерергә, булган таләпләрне арттырырга ярдәм итә. Мәсәлән, соңгы елларда белемемне күтәрер өчен түбәндәге курсларны үттем: сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, “21 гасыр өчен мәгарифне үзгәртү” исеме астында белем күтәрү программасы (сертификат  23 август 2012ел); физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балаларга белем бирү буенча инклюзив белем бирү юнәлешендә педагогларның квалификация категорияләрен күтәрү курслары.(Мәскәү пегагогия университеты, 2015).

    Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга тиеш дип саныйм.

    Безнең лицейда һәрдаим семинарлар булып тора. Республика, регион, Россия күләмендә үткәрелгән фәнни-методик семинарларда, Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен үткәрелгән семинарларда, Сингапур проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән семинарларда ачык дәресләр күрсәтәм, тәҗрибәм белән уртаклашам.

    Ачык дәресләр:

    Тема, сыйныф

    Дәрәҗәсе

    Семинарның исеме

    Дата

    1.

     «Сәламәтлек – зур байлык», татар әдәбияты дәресе,

    5 ЕМ сыйныфы

    республика

    Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә заманча дәресләр” темасына семинар 

    2014 ел

    2

     «Сәламәтлек – зур байлык», татар әдәбияты дәресе, 5 ЕМ сыйныфы

    республика

    Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә заманча дәресләр” темасына семинар 

    2014 ел

    3.

     «Һәр эшнең үз остасы бар”, татар әдәбияты дәресе,

    5 ЕМ сыйныфы

    Республика

     “Татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә укучыларның универсаль-уку гамәлләрен үстерү” семинары

    2015 ел

    3.

     “Икмәк – тормыш нигезе” татар әдәбияты дәресе, 6Г сыйныфы

    Район

    “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү”, Сингапур проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән семинар

    2015 ел

    5

     “Татарстан – туган җирем”, татар әдәбияты дәресе, 6 ЕМ сыйныфы

    республика

    “ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку-чыларның коммуникатив күнекмәләрен камил-ләштерү” татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

    2016 г.

    6

    “Сыйфат фигыль”, татар теле, 7Г сыйныфы

    республика

    “ФДББСын гамәлгә кертү шартларында татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә укучыларның коммуникатив ком-петенцияләрен үстерү” татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

    2016

     “Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала”, дип язган Туфан ага Миңнуллин. Укытучы эшчәнлегендә уңышсызлыклар да булмый тормый, бары тик аларны вакытында күрә һәм төзәтә белергә кирәк. Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Безгә замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, чөнки хәзерге заман кешесе дөнья белән үзенең белеме ярдәмендә генә идарә итә алачак.

    Татар телен укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Чыгышымны Клара Булатованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

    Миңа сорау бирсәләр:

    • Бәхет ни ул? – дисәләр,

    Бәхет шушы укучылар

    Кеше булып үссәләр.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Минем педагогик фәлсәфәм

    Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләш...

    Эссе "Минем педагогик табышларым"

    Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

    Минем педагогик табышларым

    Педагогик фәлсәфә...

    Минем педагогик табышларым

    Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....

    Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым

    Минем педагогик уйлануларым....

    Минең педагогик философиям. (эссе)

    Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

    Минем педагогик фәлсәфәм.Эссе.

    Минем һөнәрем-Укытучы!     1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим...