Минем педагогик табышларым
статья по теме

Загирова Румия Ахатовна

Педагогик фәлсәфә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_burakovo_mktbe.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

ЭССЕ

    Мин үз гомерләрен балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ләкин язмыш башкачарак хәл итте. Ә хыялым? Хыялым йөрәгемнең түренә кереп урнашты да, шунда ничә еллар буе яшәде. Тормышым шулай бер җайга салган килеш барганда, балачак хыялым тагын башын калкытты. Бу юлы инде мин язмышыма буйсынмыйча, хыялымны тормышка ашырдым. Мәктәпкә татар теле укытучысы кирәк иде. Мине шул эшкә чакырдылар. Үз чиратымда, бик сөенеп, риза булдым. Читтән торып Казан педагогия университетын  тәмамлау минем өчен зур бәхет иде. Инде күпме гомер узган, ә мин элеккеге вакыттагы кебек, сөенә-сөенә, яраткан эшемә йөгерәм. Гомерем буе тәртипле коллективта эшлим,укучылар һәм авыл халкы алдында да йөзем ак.

Бүгенге көндә мин Бураково гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез.

    Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

      Һәрбер методиканың үзенең эчтәлеге, системасы, өйрәнү объекты һәм тикшеренү методлары, исбатлау алымнары бар. Билгеле бер шартларда аларның нәтиҗәлерәк булганнарын сайлап ала белергә генә кирәк. Укытучы эш процессында дөрес юнәлеш алырга тиеш. Бу очракта ул үзенең методик ялгышларын төзәтә һәм тупланган методик базадан иҗади файдалана алачак.

     Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк.

     Тел укыту методикасы дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда аңлы һәм белемле укучылар тәрбияләүне игътибар үзәгенә куя. Шуңа күрә укытучы дәрес өчен материал сайлаганда, аның укучыга төрле яклы тәрбия бирерлек икәнлеген күз алдында тота. Бирелә торган материалны өйрәтергә керешкәнче, укытучы укучыларны аны тыңларга әзерли. Моның өчен укучылар алдына төрле кызыксындыру сораулары куя. Укучыларда кызыксыну уяна, алар төрлечә җавап бирергә омтылалар һәм, шулай итеп, аларда дәрестә бирелә торган материалны өйрәнү теләге арта.

      Укыту барышында укытучы психологик күзәтүләр дә алып бара, чөнки аның өчен укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп тору мөһим. Дәрестә теге яки бу метод һәм алымнарны куллану укучыларның сәләтләре үсүенә, аларда нинди күнекмәләр барлыкка килүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, эшкә катнашу дәрәҗәсе ничек, татар теле белән кызыксынуы үсәме, аның хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, уйлый белү яки фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эшләү темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремне эшләргә өлгерми һ. б. шундый мәсьәләләр белән һәрвакыт кызыксынып торырга кирәк.    

      Дәрес – мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы. Ул процесс – укытучы һәм укучының бердәм-эзлекле эшләве.

      Дәресләрне ничек оештырырга кирәклек турында төрле карашлар булды. Шулай да укучы актив эшләгән, укытучы аның активлыгын оештыра алган дәресләр генә нәтиҗәле була ала.

      Дәрес үткәрү укытучыдан яшь hәм класс үзенчәлеген истә тотуны да, мәгълүмати технологияләрнең тулы җыелмасыннан файдалана алуны да, үз эшенә иҗади якын килүне дә таләп итә. Дәрес күңелле hәм файдалы үтсен, нәтиҗәле булсын өчен, укытучыга уйланырга, дәреснең төп ысул hәм алымнарын алдан билгеләргә, эзләнергә кирәк.

     Хәзерге заманда һәрбер мәктәп, һәрбер укытучы үз йөзен булдырырга, мөстәкыйль, иҗади шәхес үстерергә тырыша. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең әһәмиятен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “ Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, - дигән гыйбәрә әйткән. Мәгълүм ки, кешедә әхлаклылык, намуслылык сыйфатларын формалаштыру – катлаулы бурыч.

     Методик алымнар һәрдаим үзгәреш кичереп торалар. Яңа методлар кулланганда махсус дәресләр үткәрелә. Аннан соң бу алымның нәтиҗәле була алу-алмавы тикшерелә, нәтиҗәсе элек кулланылган метод һәм алымнар белән чагыштырыла. Бу эш укытучының методик базасын баетырга ярдәм итә.

      Бүгенге мәктәп укытуда ятлау һәм формализм белән килешә алмый. Бу шулай ук татар телен укытканда да истә тотылырга тиеш. Әгәр укытучы дәресләрне иҗади якын килеп, төрле метод һәм алымнар кулланып үткәрсә, эшне төрлеләндерсә, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләтсә, шулай ук төрле күрсәтмә әсбаплардан файдаланып, өйрәнә торган материал белән кызыксындырса, укучының активлыгы үсә, ул дәресне аңлы рәвештә үзләштерә һәм белеме дә ныклы була.

     Укучыларга әледән-әле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр биреп, аны катлауландыра баруның әһәмияте зур. Шул вакытта гына укучы авырлыкларны җиңә һәм эшкә өйрәнә ала, аның акыл эшчәнлеге һәм активлыгы үсә, игътибарлылыгы арта.

     Дәрестән тыш эшләр вакытында да укучыларның шәхси аермалыкларын, үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Шулай ук сыйныфтан тыш чараларны оештырганда  укучыларның алган белемнәренә таянып, аларның иҗади сәләтләрен үстерү күз алдында тотыла. Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төрле чаралар үткәргәндә, татарча язма һәм сөйләм телен үстерү, татар халкының туган теленә, мәдәниятенә хөрмәт һәм кызыксыну тудыру бурычлары куелды.

      Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә дәрестән тыш эшләрнең күп төрле формаларын кулланырга мөмкин булуы ачыкланды. Бу чараларда уен элементы кертүнең әһәмияте зур. Уен балаларның дикъкатен активлаштыра, аларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шуны да әйтергә кирәк: укучылар дәрестән тыш эшләрдә белем алу белән генә чикләнмиләр, бәлки ял да итәләр. Бу вакытта алар үзләрен тыныч һәм бик иркен тоталар. Баланың дәрестән тыш эшләр вакытында шәхси характер-холкы тагын да ныграк ачыла һәм чарлана.

      Гомумән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу теле кульын үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк.

      Укытучы эше – иҗади эш. Үз эшендә ул төрле методик алымнарны куллана, укыту процессында аларны үзгәртә, тулыландыра, иҗади файдалана ала.

   Замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын  кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

   Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар...

   Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли - эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

   Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....