"Минем методик табышларым" дигән темага эссе
материал по теме

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Бу эссе мием методик табышларым хакында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hr_keshed_ber_maturlyk_yashi.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

                 “Минем методик табышларым” дигән темага эссе                                                            

 

                                                                   Һәр кешедә бер матурлык яши,

                                                                   Яңгыр көтеп яши бөре дә.

                                                                   Ләйсән булып ява алу кирәк

                                                                    Кеше матурлыгын күрергә.

 Һәр баланы 1 нче сыйныфка килгәндә  укылмаган китап, ачылмаган бөре белән чагыштырырга мөмкин.Аларның һәрберсендә нәрсәгәдер осталык, талант, кызыксыну бар. Укытучы шуны вакытында күреп, үстерә алырга тиешле. Ә бит кайчакта үсеп килә торган матур чәчәкне чүп үләне юк итәргә мөмкин. Мин әлеге мату р чәчәкләрне күреп, аларга су сибәм, аларда канатлар үстерәм. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә язылган иншаларга конкурслар үткәрәм, урыннар билгелим, иң матур иншаларны үрнәккә куям. Баланың эшен бәяләү аны тагын бер баскычка өскәрәк күтәрә, киләчәккә өметләр уята. 7 нче сыйныфта язылган”Кешене хезмәт бизи” дигән иншадан өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.”Кешене кием, алтын яки тагын берәр нәрсә бизи дип уйлаучылар ялгышалардыр, мөгаен. Кешене бизәүче нәрсә - хезмәт ул. Эшеңә җаваплы карасаң, һәрнәрсәне вакытында башкарсаң, синең тырышлыгыңны игътибарсыз калдырмаслар”. Шулай ук дәрестә күп кенә шигырьләрне яттан сөйләү – балада зур тойгылар, хисләр уята. Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә, аның зур күләмле шигырьләрен  кайбер укучылар сыйныфташлары өчен яттан сөйли. Мәсәлән: “Вәхшәт”, “Бүреләр”.

Язуга осталыклары булган укучыларга  өйдә әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр язарга тәкъдим итәм . Аларны укыйм, анализ ясыйм, хаталарын төзәтәм, киңәш бирәм. Дәрестән тыш үткәрелгән чараларда язылган шигырьләрне балаларның үзләреннән сөйләтәм.Үзем язган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйм, балалардан укытам.

                                          Кызлар көянтәсен иңенә куеп,

                                          Төшеп бара чишмә буена.

                                           Ә авылның батыр егетләре,

                                           Гармун суза кичке уенда.

       Әлеге шигырь юллары 9 нчы сыйныф укучысының “Илһамлы каләм” конкурсына җибәрелгән “Әбиемнең көянтәсе” шигыреннән өзек.

Бергәләп иҗат итү процессында балалар белән әти - әниләр  яисә укытучылар

арасында үзеннән –үзе тигезлек урнаша, рухи аралашу бара, бала үзен кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба, рухи яктан үсә, кешеләргә карата кызыксынуы да арта.

           Укытучы – киләчәк буынга нигез салучы ул. Мин дә киләчәктә үз укучыларымны язучы, журналист, шагыйрь итеп күрәм. Кем генә булсалар да, кеше булып калсыннар, үзләрендәге рухи матурлыкны югалтмасыннар.

              Тәрбия максатларында уен формасын куллану кешелек тарихында педагогик чараларның иң беренчеләреннән санала.Тормышта кешеләрне, нинди яшьтә булуларына карамастан, уеннарга тарту – халык педагогикасының зур казанышы.Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр.Әдәбият дәресләрендә мин гореф –гадәтләргә, уеннарга еш мөрәҗәгать итәм. Укучылар кайчакта үзләренең әби – бабайларыннан өйрәнеп килгән уенны бөтен сыйныфташларына да өйрәтә.Әлеге уеннар халкыбызның гореф – гадәтләренә карата ихтирам тәрбияли. Мәсәлән шундый уеннардан “Баттым”, “Түбәтәй”, “Сыбызгы” һәм башка кызыклы уеннар. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре укучылар күңелендә бик тирән эз калдыра.Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары монда ачык чагылыш таба.Бу әсәрне укыганда, мин укучыларга әби – бабаларыннан аулак өй, каз өмәсе, кичке җыен хакында сөйләтергә кушам.Алар ул язмаларны сыйныфта безгә дә укыйлар.Ул чакта җырланылган җырларны бик күп итеп җыйдык, җырлап карадык .Укучыларга мондый биремнәр бик ошый.            

          Һәр укытучы үзенең дәресен күзаллап карый, кызыклы алымнар эзли, башка предметлар белән бәйли, яңалык кертә, өстәмә материал ала. Югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә образларны анализлаганда, мин аларга сыйныфташларына, дусларына, танышларына анализ язып килергә бирем бирәм.  Шул ук вакытта:” Сезнең арада әлеге образга ошаган кешеләр яшәмиме?”- дигән кызыклы сораулар да кертәм.Алар анализларны бик теләп язып киләләр, хәтта портретларын да ясыйлар. Быел мин 9 нчы сыйныфта”Артист һөнәре ни белән кызыклы?” дигән электив курс алып барам. Бу курс укучыларга профессия сайлауга юнәлеш бирә, бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштыра, сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә  өйрәтә, укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карауга шартлар тудыра.Укучылар әлеге курста төрле образларга керә, аларча сөйләргә омтыла,артистлар тормышы белән кызыксына, үзара бәхәсләшә, үз фикерен әйтә.

           Укучыларда  бүтәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү дә халык педагогикасының бер чарасы булып тора. 9 нчы сыйныфта “Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре” темасын үткәндә, мин мәгърифәтчеләр К.Насыйри һәм Р.Фәхретддин китапларын кулланам, андагы акыллы фикерләрне укучыларның үзләреннән укытам. Шул ук дәрестә тылсымлы сүзләр кулланып, төрле темаларга диалоглар төзетәм. Бу дәрес укучыларда күршеләргә, ата – анага, туганнарга, мәктәпкә карата ихтирам тәрбияли. Мәсәлән 64 нче тәрбия.”Тел җәрәхәте кылыч җәрәхәтеннән ачырактыр вә яманрактыр, ягъни телдән әйтелгән ачы вә кабахәт сүзләрнең адәмгә әсәре тәнеңне пычкы белән кискәннән дә ачырактыр.Әй угыл, һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма.Ягъни яман сүз әйтмә”.

       Укытучы гына түгел, укучы да эзләнергә тиеш.Ул үзе өчен гел ниндидер яңалык тапса, бу аның өчен уңыш. 6 нчы сыйныфта М.Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” әсәре үтелә.Әсәр кызыклы, җиңел укыла.Әсәрдә фразеологик әйтелмәләр дә бик күп. Биремне бирер алдыннан мин иң элек фразеологик әйтелмәләр хакында исләренә төшерәм һәм әсәрне укыганда, аларны табарга кушам.Беренчедән, укучы аларны табу өчен, әсәрне тулысынча укый, ә икенчедән биремне дә үти.Шуннан без аларны бер җиргә теркәп куябыз, мәгънәләрен аңлатабыз.

        Безнең татар теле һәм әдәбият дәресләребез кызыклы да, моңсу да,бәхәсле дә,фикерле дә,эшлекле дә уза.Без чишмәдән елгага, елгалардан диңгезгә, диңгездән окенга юл алабыз.Дәресләребездә нинди генә алымнар куллансак та, укучы диңгездән океанга чыкканчы безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнен онытмыйк. Аларны зур, олы юлга әзерләү – безнең төп бурычыбыз.

              Мин бер гади укытучы булып

              Хезмәт итәм бүген тормышта.

              Һәр укучым – язылмаган роман,

              Һәр дәресем – маяк тормышка.

 

                                         

                                                                      

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...

“Минем методик осталыгым” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...