"Эйдос-конспект" алымы
план-конспект урока

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Татар әдәбияты дәресләрендә эйдос-конспект алымын куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass._eydos_-_konspekt.docx135.58 КБ

Предварительный просмотр:

Илдарханова Зимфия Миннәхмәтовна

                               Алабуга шәһәре  “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең

югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Мастер-класс

Тема. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә “Эйдос-конспект” алымын куллану, аның нәтиҗәлелеге.

Максат. Укыту процессында яңа педагогик алымнар, эш формалары куллану аша, әдәби әсәрләрне укуга кызыксыну уяту

Бурычлар:

1.“Эйдос-конспект” алымы һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру;

2.“Эйдос-конспект” алымын куллану аша әдәби образлар белән эшләү;

     3.  Бу алымның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, карточкалар

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучыларга “Эйдос-конспект” алымын  үз тәҗрибәләрендә куллану мөмкинлеге тудырыла.

Мастер-класс үткәрү технологиясе.

1. Әдәби текстлар, әсәрләрне укуда кыенлыкларны барлау.

2. Шөгыльләр системасын тасвирлау.

3. “Эйдос-конспект” алымын кулланып,  әдәби образларга “рәсемле конспект” төзү (имитацион уен).

4. Белемнәрне модельләштерү.

5. Рефлексия.

Мастер-классның барышы.

1.Оештыру. Мотивация.

Мин гүзәллек эзлим бу җирдә...

Гүзәллек ул – минем күңелемдә

Бернигә дә алыштыралмас

Күркәмлек ул – минем җиремдә.

Матурлыкны күрәм хезмәтемдә

Ямьлелекне тирә- юнемдә.

Яхшы холык, күркәм эш-гамәлләр

Булсын иде һәрбер кешедә.

Ә тагын... тагын ...гүзәллекне күрәм шушы чәчкәләрдә...

  • Хөрмәтле, коллегаларым! Бүген Сезгә шушы гүзәллек үрнәге булган чәчкәләрне бүләк итәсем килә. (чәчәкләр бирелә). Менә шушы чәчкәләрне кабул итеп алгач, нинди хисләр кичердегез? ( сокландык, аптырадык, елмайдык).
  • Әйтегез әле,  ә менә сөенү, кызгану, шатлану, сабак алу  кебек хис-тойгыларны кайсы фән өлкәсендә еш очратабыз? ( әдәбият фәне).
  • Ә бу хис-кичерешләр кем яки нәрсәләр аша бирелә? (образлар)
  •  Әйе, әдәбиятның үзәгендә төрледән-төрле образлар, вакыйгалар, күренешләр сурәтләнә.
  • Әйдәгез, искә төшерик  әле, образлар ничә төрле була? (Кеше образлары, табигать образлары, әйбер образлары).
  • Ә образлар белән якыннан танышу, аның эш-гамәлләренә бәя бирү өчен, нишләргә?
  • Әлбәттә, әдәби әсәрне тулысынча уку кирәк. Ә бүгенге көндә  кайбер укучыларны әдәби текстлар укытуда кыенлык бар. Нишләргә? Нинди юллар табарга?
  • Әлбәттә, укучыларны әдәби текстлар, әсәрләрне укуга кызыксындыру өчен,  безгә яңа технологияләр, алымнар ярдәмгә килә.  

Бүген мин сезне әдәби образлар, текстлар белән эшләүдә үзенчәлекле, уңышлы алымнарның берсе - Эйдос-коспект алымы белән таныштырып үтәсем килә.

2.Шөгыльләр системасы

Эйдос – грек  сүзе,  күренеш, образ; конспект – эчтәлекне кыскача язып бирү

      Эйдос-конспект – әдәби әсәрнең темасын, образларын үзеңнең күзаллавың нигезендә  кыскача итеп сурәтләү.

 Тарихына күз салсак, антик әдәбиятта һәм философиядә кулланыла башлый. Беренчеләрдән булып, Платон, Аристотель хезмәтләрендә кулланыла. Эйдос-конспект үз эченә 3 төрне ала: төсле, график, рәсемле. Бүген без сезнең белән “рәсемле эйдос-конспект”ка тукталырбыз. “Рәсемле эйдос-конспект” ул образларны, күренеш-вакыйгаларны рәсемдә сурәтли һәм кыскача гына аңлатма бирә. Барыбыз да А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныш.

3.Имитацион уен.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен…

C:\Users\Гайсина\Desktop\img1.jpg

Сертотмас, ачык авыз, күп сөйләшә

4.Белемнәрне модельләштерү

Ә ай көлә,

Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә;
Өйләнәлми калган, шуның өчен
Кайгы нуры күренә йөзендә...

 Ничек итеп, эйдос-конспект алымы белән әлеге өзекне рәсемгә төшерерсез?

Фокус-группа эшләгән арада, хөрмәтле коллегалар, сезнен белән фикер алышасым килә. Арагызда эйдос-конспект алымын кулланучылар бармы? Кыенлыклар тумадымы? Методик-семинарда минем бер коллегам шундый сорау бирде: рәсем ясарга яратмаган бала булса, сез нишлисез, диде. Мин уйга калдым һәм бу проблеманын чишелешен эйдос-конспектнын 2 нче һәм 3 нче төрләрен куллануда таптым. Димәк, шул ук образларнын бирелешен без төсләр яки график нигездә бирә алабыз.

5. Рефлексия.

Ә хәзер гүзәллек үрнәге булган чәчәкләрне кулларыгызга алыгыз әле.

Һәрбер чәчәктә хәрефләр бар. Аларнын анлатмалары – тактада.

Я – матер-класста нәрсә яхшы булды?

К – мастер-классның кайсы яклары кызыклы булды?

А – нинди авырлыклар, кыенлыклар очрады?

Н – нәрсә белдегез?

Йомгаклау.

Осталык дәресемне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: менә шушы янып тора торган чәчкәләр кебек матур  булыгыз, балаларга – сүнмәс маяк Сез!