Белем бирүнең сыйфатын, укучыларның белем алуга мотивациясен күтәрүгә ресурс буларак, полипредмет җирлекне үстерү
статья

Назмутдинова Милавша Лотфулловна

Белем бирүнең сыйфатын, укучыларның белем алуга мотивациясен күтәрүгә ресурс буларак, полипредмет җирлекне үстерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         Нәҗметдинова Миләүшә Лотфулловна-                    

"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 10 нчы гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

   

      Белем  бирүнең  сыйфатын,  укучыларның  белем  алуга                                                                    мотивациясен    күтәрүгә   ресурс    буларак, полипредмет  җирлекне   үстерү

ФДББС бездән лидерлык сыйфатлары формалашкан, инициативалы, үз фикере булган һәм аны әйтә, формалаштыра белүче талантлы яшьләр тәрбияләүне сорый.  Бу яңалык та түгел. Белем бирү системасы электән үк шул максатны куйган.

Бүген без яңача эшләргә тиеш. Үзгәреп торган тормыш бездән шуны сорый. Кеше шулкадәр универсаль булырга тиеш. Ә моңа ирешү бик авыр. Әгәр укытучы үз предметы калыбында гына фикер йөртсә, башкаларны күрергә, белергә теләмәсә, ул инде укучы үсеше өчен киртә тудыра. Бүген педагогикада метапредмет нәтиҗәләр дигән күрсәткеч  иң кирәкле нәтиҗәләрнең берсе. Хәзер инде без метапредмет кына түгел, ә полипредмет турында сүз алып барабыз.

Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлегемдә кулланган укучыларны кызыксындырган, актив эшчәнлеккә тарткан берничә технология, эш алымы белән уртаклашасым  килә.

Тезмә әсәргә анализ ясау. Х.Әюпов  “Таң суы” шигыре.

Экранда чишмә рәсеме күрсәтелә. Хыялланып алырга чакыру

Ә су кайчан саф була микән соң ул? дигән проблемалы сорауга җавап эзләү.

Таң суы белән бәйле Чирмешән якларындагы ышанулар белән таныштыру.

Суның хәтере турында фильм күрсәтелә.

Фильмнан без суның хәтере бар икән дигән нәтиҗә чыгардык,  темага киләбез.

Автор турында мәгълүмат бирү, шигырь язылган 1980 еллар турында сөйләшү.

Проблема, авторның позициясен билгеләү өчен кирәк. Шулай итеп, мин укучыларны эссе, изложение язарга өйрәтәм, БРТ,БДИ га әзерлим. Җәмгыять белеме, рус теле өчен дә кирәкле эшчәнлек алып барам.

Предметара бәйләнеш кертүне дәвам итәм. Мәкальләр белән эшләп алам.  Монысы олимпиадалар өчен кирәкле. Мәкальләр кушып сөйләшү кешенең сөйләмен баета, кызыклы итә. Егетләр, кызларга әйтә торган без җөмләм бар. Кызлар янында: “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “Йомырка тавыкны өйрәтми”, “Ашыккан ашка пешкән”  дип сөйләшеп җибәрсәгез,  кыйммәтегез артмый калмый, дим.

Укучыларны без мәктәп эчендәге тормышка гына түгел, киләчәккә әзерләп чыгарабыз. Бүгенге укучыларыбыз курс эшләре, дипломнар яклаячак студентлар бит инде алар.

Монда инде проектлар технологиясе ярдәмгә килә. Бүген укытучылар да, укучылар да проектлар төзи, аларны яклый белергә тиеш. Беренчедән, бу  практик әһәмиятле, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Уңышлы проектлар аның хуҗасына бу тормышта  үз-үзен табарга, финанс яклап ярдәм алырга, үз эшен булдырырга юл ача. Мәктәпләргә, оешмаларга, грант отып, киң кырлы эшчәнлек оештыру мөмкинлеге бирә.

Дәресләрдә проект эшләүне билгеле бер теманы, бүлекне, әдәбият дәресләрендә ниндидер әсәр укыганнан соң  оешырып була.  Тормыш проблемалары белән бәйле проектлар укучыларда аеруча кызыксыну тудыра. Чын проблеманы чишү юлларын эзләү, буталчык мәсьәләне чишү юлларын эзләү, кемгәдер ярдәм итә алу – бик зур канәгатьләнү бирә торган эш бит. ФДББС  буенча укып килгән 5 нче сыйныф укучыларына башлангыч сыйныфларда салынган нигезне ныгытып барырга тырышам. Алар инде эшли белә, минем бурыч: шул күнекмәләрне үстерү, биремнәрне катландыру, нәтиҗәлелекне арттыру гына.

Төркемнәргә бүленеп проектлар төзедек. Беренче төркем “Әдәбият язучы һәм шагыйрьләрсез яши алмамы?”, икенчесе -“Кешелек тарихының иң зур байлыгы кайда саклана?”, өченчесе -  “Күргән, укыганны тагын ничек белдереп була?”, дүртенчесе – “Язучы, шагыйрьләрне кайда әзерлиләр?” соравына җавап эзләде. Укучыларның фантазиясе чиксез. Шәһәрдә эшләүче китапханәләр турында видеоязмалар да,  шагыйрьләр  белән очрашу да, рәсемнәр күргәзмәсе дә,  үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашу да булды проектлар яклауда.  Проектлар өстендә эшләүнең тагын бер бик уңышлы ягы бар: ул командада эшләү күнекмәләре бирә, җаваплылыкны үстерә. Кыска вакытта эшләргә кушылганнары аеруча бергә туплый ала. Тиз, сыйфатлы, нәтиҗәле итеп эшләү таләбе үзгәртә укучыларны.

Проект эшләре укучыларны эзләнү эшчәнлегенә тарта.  Монысыз тагын булмый, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар бүген бигрәк актуаль. Мәктәптә 20нче тапкыр яшьләрнең халыкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциясен оештырдык. Катлаулы эш, ләкин укучыларның елдан-ел уңышлырак чыгыш ясауларын,  мөстәкыйльлелеккә өйрәнүләрен  күрү куандыра. Йөргән таш шомара, диләр. Беренче тапкыр чыгыш ясаган бала белән үз фикерен яклап, кыска гына вакыт эчендә  проблемасы  белән башкаларны да кызыксындыра алган бала арасындагы аерманы барыбыз да ачык күрәбез.

Фәнни –гамәли әзерләнү укучыга тагын бер күнекмә бирә. Бу - чыганаклар белән эшли белү. Интернет чыганакмы ул, китап, газета, журналмы - барысы да бик мөһим. Тик игътибар итәсе ике өлеш бар! Беренчесе, плагиат мәсьәләсе. Эшләр арасында тулысынча Интернеттан алынганнары бар иде. Икенчедән, кулланылган әдәбиятның дөрес күрсәтелмәве. Кайбер эшләр бөтенләй нигезләмәгә туры килми. Моның авырлыгы шунда: эш 2 нче турга үтми, укучының, укытучының  күпме хезмәте юкка чыга.

Проект технологиясе чыганаклар белән эшләргә өйрәтә, коммуникатив күнекмәләрне үстерә, системалы фикер йөртүне камилләштерүе белән бик отышлы.

Һәр халыкның үзенә хас үзенчәлекләре бар. Бу безнең традицияләребез, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз. Без - татарлар. Инглиз теле укытучысымы син, рус теленекеме, математикмы, моны онытырга ярамый. Тел бетү куркынычы безне халык буларак юкка чыгуга этәрә. Дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә МРК кулланып алу файдалы гына була. Каюм Насыйрилы, Афзал Шамовлы, Юныс Сафиуллинлы, җырчылар, шагыйрьләр биргән Яшел Үзән  төбәге кешеләре бит без. Узган уку елында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан  “Мы равняемся на Вас, Отечества герои”, ә Яшел Үзән шәһәренең 90 еллыгы уңаеннан  “Яшел Үзәнгә рәхим итегез!” дигән туристик маршрутлар проекты төзегән идек. География, билология, психология, әдәбият, тарих белән бәйле бу эшләрне укучылар бик кызыксынып башкардылар. Туристик маршрут төзү күнекмәләре алдык.  Туристларны җәлеп итәрлек җирлекләр булдыру турында уйландык. Алдагы көндә бу эшчәнлек бәлки  һөнәри башлангыч булыр?

Һөнәри башлангыч дигәннән, мәктәптә “Гөрләвек ”дигән мәктәп газетасы чыгарабыз без. Аның инде 7 еллык тарихы бар. Бу газетада үз каләмнәрен чарлаган кызлар-егетләр бүген дә каләм тибрәтә. Газета чыгару дәрестә дә эшләп була торган эш. Моның өчен Publicher программасы ярдәмгә килә. Үзеңә кирәкле форматны сайлап ал да, чыгар.

Сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану мөһим. Монысы инде кешелекнең яшәү нигезе. Согы вакытта бик еш “Печа-куча” технологиясен кулланам. Бу укучыларны аз вакытта күп мәгълүматны җиткерергә өйрәтә. Фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясаганда бик кирәкле күнекмә. Мәсәлән, һәр кешегә 3 минут бирелә. Таймер куела. Вакыт чыгу белән туктарга кирәк. Эчтәлек сөйләгәндә, презентация, проект яклаганда уңышлы.

Проблемалы ситуция тудырып “Акыл штурмы”, рольле уеннар кебек алымнар дә нәтиҗә бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү ѳчен материал

4 нче сыйныф укучыларынын белем дэрэжэсен тикшеру очен тест.  рус торкемендэге укучы балалар очен. Укытучынын шэхси лабораториясенэ яки методик берлэшмэ копилкасына жыярга була....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...

Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә проект эшчәнлегенең эффектлылыгы

Автор үз мәкаләсендә проект эшчәнлегендә укучы һәм укытучының роленә басым ясый, гамәлгә ашыру барышында укучының шәхес буларак үсешенә йогынты ясаучы факторларны күрсәтә. Авторның эш тәжрибәсеннән өч...

“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”

ldquo;Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак  укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру&rdquo...