Хокук, гаилә, бала
план-конспект урока по обществознанию (9 класс)

Хабибуллин Рамиль Шамилевич

Җәмгыть белеменнән 9 сыйныф өчен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail.docx25.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

“Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

   

Җәмгыть белеменнән 9 сыйныф өчен дәрес конспекты

Тема: Хокук, гаилә, бала

                                                           

                                                                                           

                                                                                   

Үткәрде: I кв.категорияле

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 Хәбибуллин Р.Ш.

2019 ел

Максат: Гаиләнең җәмгыятьнең бер өлеше булуы турында күзаллау булдыру, кеше тормышында аның мөһимлеген аңлату.

Бурычлар:

  • “Гаилә хокукы”, “гаилә”, “никах”  төшенчәләренә, “гаилә хокукы”ның чыганакларына аңлатма бирү һәм принциплары белән таныштыру
  • Анализ ясау, үз фикереңне белдерү һәм раслый белү күнекмәләрен үстерү
  • Хокукый тәрбия бирү

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү

  1. Өй эшен тикшерү (тест)
  2. Белемнәрне актуальләштерү

Оештыру моменты. Ребус. Гаилә темасын хокукый яктан карау.

  1. Яңа теманы үзләштерү

Дәрес планы

  1. Гаилә хокукы нәрсә ул, чыганаклары, принциплары
  2. Гаилә коруның шарты һәм тәртибе
  3. Ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары
  4. Әти-әниләр һәм балаларның бурычлары һәм хокуклары

Сүзлек өстендә эш:

Гаилә хокукы – гаилә корудан барлыкка килгән, балаларның гаиләдә булуын, шәхси һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләүче хокукый нормалар системасы.

Гаилә – никахка яки кан-кардәшлеккә нигезләнгән, уртак көн-күреш, үзара ярдәм, мораль һәм хокукый җаваплылыкбелән бәйләнгән иң кечкенә төркем (кешеләр берләшмәсе)

Никах – юридик яктан ныгытылган, ирекле хокуклары һәм бурычлары булган ир белән хатынның ирекле берләшмәсе

ЗАГС – запись актов гражданского состояния

Эмансипация – яшь кеше 18 яшькә кадәр үк өйләнсә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башласа, бу яшькә кадәр тулы эшкә сәләтлелеге

  1. Гаилә хокукы нәрсә ул, чыганаклары, принциплары

Гаилә хокукы без өйрәнәсе тармакларның берсе була. Конституция граңданнарның гаилә өлкәсендә төп хокукларын һәм ирекләрен юридик яктан ныгыткан. РФ Конституциясеннән гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган статьяларны табыйк.

  • Ир-ат һәм хатын-кызның хокукларының һәм ирекләренең тигезлеге. (ст.19 п.3)
  • Балаларны кайгыртуга ата-аналарның тигез хокуклы булуы (ст.38 п.2)
  • 18 яшькә җиткән хезмәткә сәләтле балаларның хезмәткә сәләтсез ата-аналары турында кайгыртырга тиешлеге (ст.38 п.3)

1995 елның 8 декабрендә кабул ителгән РФ Гаилә кодексы гаилә мөнәсәбәтләрен көйләүче, хокукый-норматив актының бер тармагы булып тора. 1995 елның 8 декабрендә кабул ителгән РФ Гаилә кодексы булып тора.

Гаилә хокукы төшенчәсен тагын бер кат карап, гаилә хокукының принципларын билгелик.

Гаилә хокукының принциплары:

  • Гражданнарның тигез хокуклыгы
  • Ир-ат һәм хатын-кызның тигез хокуклыгы
  • Бердәм никах
  • Никахның ирекле һәм үзең теләп корылуы
  • Ирекле һәм үзең теләп гаиләне таркату мөмкинлеге
  • Гаиләнең дәүләт яклавында булуы
  • Гаилә әгъзаларын Суд яклавы
  • Гаилә әгъзаларының бары тик федераль законнар нигезендә хокукларын чикләү.

Гаилә хокукы иң беренче чиратта, гаиләнең ныклыгын һәм иминлеген тәэмин итү сагында тора.

Гаилә кору – кеше тормышында бик җаваплы адым. Аның башлангычы никах.

Никахның билгеләре:

Ир һәм хатын-кызның берләшмәсе

Ирекле берләшмә

Тигез хокуклы берләшмә

Ир һәм хатын-кыз арасында юридик хокуклар һәм бурычлар билгели

  1. Никахлашуның шартлары һәм тәртибе:
  • Никахка керүче ир һәм хатынның ризалыгы
  • Никах яшенә җитүе
  • Никах коруга комачауламый торган факт булмавы:
  • Никахта булмаулары
  • Якын туганнар булмавы
  • Суд тарафыннан билгеләнгән хокукый сәләтсезлек

Никахның дөрес булмау шартлары: (балалар җавабы)

Әгәр дә яклар башка максаттан чыгып өйләнешсәләр (фатир алу, пропискага керү), ул фиктив өйләнешү була.

Никахлашу тәртибе:

  • ЗАГС бүлегенә гариза бирү:
  • Гаилә корырга теләүчеләргә мәҗбүри булуы
  • Гражданлык актлары китабында икесенең дә имзасы булу
  • Паспортта тамгалануы
  • Никахлашу турында таныклык бирелүе

Шулай итеп ике кеше арасында юридик мөнәсәбәтләр  барлыкка килде.

  1. Ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары

Ир һәм хатын мөнәсәбәтләре

Шәхси хокукый мөнәсәбәтләр: фамилия сайлау, яшәү урынын сайлау, профессия сайлау

Милек мөнәсәбәтләре: закон нигезендә, килешү нигезендә

Китап белән эшләү. Гаиләдәге милек мөнәсәбәтләре.

1 төркем. Гаиләдә уртак милек очракларын

2 төркем уртак булмый торган милек очракларын табарга.

Җаваплар:

1 төркем. Никахлы тормышта булдырылган барлык милек уртак була.

2 төркем. Һәр кешенең үзенең генә куллану әйберләре, мирас буенча килгән яки бүләк ителгән һәм өйләнешкәнгә кадәр булган милек

 

Конфликтлар булмасын өчен өйләнешү контракты төзергә мөмкин:

(112 бит, текст белән эш)

  • Уртак милеккә ия булуны
  • Бер-берсенең матди яктан тәэмин итүне
  • Уртак милектән файдалануның барлык шартларын беркетергә мөмкин

Ләкин өйләнешү килешүендә кешенең табигый хокукларына зыян китерүче шартлар булырга тиеш түгел.

4.Әти-әниләр һәм балаларның бурычлары һәм хокуклары

Китап белән эшләү

1 төркем: Баланың хокуклары һәм бурычлары

  • Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә
  • Әти-әнисе белә аралашырга
  • Үз фикерен белдерергә
  • Исем, фамилия, отчество
  • Милек хокукы
  • Балалар ата-аналары турында кайгыртуга

2 төркем: Ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын билгели

  • Ата-аналар үз балаларын карарга, тәрбияләргә аларның сәламәтлеге, үсеше һәм белем алуы турында кайгыртырга тиеш
  • Балалар белән аралашырга хокуклы

Төрле хәлләр аркасында гаиләләр таркала. Сез ничек уйлыйсыз, моның сәбәпләре нәрсәдә икән? (укучылар җавабы)

  • Уртак кызыксынулар булмау
  • Характерларның туры килмәве
  • Начар гадәтләр
  • Нормаль материаль һәм торак шартларның булмавы
  • Гаилә әгъзаларына карата җинаять эшләү

Әтнә районы статистика мәгълүматлары

Гаилә таркалганга карап ата-аналар бурычларыннан азат ителми, алар алимент түләргә тиеш булалар

¼ өлеш – 1 балага

1/3 өлеш – 2 балага

½ өлеш – 3 балага һәм күбрәк булса

  1.  Үтелгән теманы ныгыту максатыннан бер күнегү эшләрбез, бу һәрбер кешегә индивидуаль сорау булыр.
  2. Өй эше §21  1-6 сораулар, практикум

Рефлексия

  • Бүген мин белдем...
  • Миңа кызык булды...
  • Миңа кыен булды...
  • Мин аңладым...
  • Мин хәзер беләм…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте

Статья про детско-родительское отношение....

Ата-аналар өчен доклад "Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр"

Ата-  аналар җыелыш    Тема : Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр     Максат :1. Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы ...

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...