23 февраля
методическая разработка по обж (9 класс) на тему

альфир фанзурович флунов

сценарий дню защитника отечества

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ил сагында.

Ягез әле егетләр!

                                                                   Матурлыгы өчен бу көннәрнең

                                                                    Кемнәр генә корбан булмаган !

                                                                    Исемнәрен тарих безгә үзе

                                                                    Саклап килә ерак еллардан!  

                 Туган ил хакына,

                 Туган җир хакына

                 Авылдашлар башын салдылар.

                 Безнең гомер өчен алар

                 Мәңгегә чит илдә калдылар!  

I Алып баручы: 

           Хәерле көн безнең  кадерле кунакларыбыз. Бүген 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне. Безнең бабайлар,әтиләр,без тыныч,мул тормышта яшәсен,бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Безнең бүгенге чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын иде.

 II Алып баручы

      Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар аз гына тарих битләренә күз салып лыйк. 1918 нче ел, Нарва һәм Псков шәһәрләре ягыннан Совет дәүләте җирләренә немец гаскәрләре басып керергә уйлый. Шул вакытта эшче крестьяннар Армиясе илебезне склап көрәшкә  күтәрелә һәм 23 нче февраль дә илнең азатлыгын саклап калуда беренче мәртәбә җиңүгә ирешә. Менә шушуы көннән башлап илебез халкы бу кәнне Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләп үтә. Ә гади халык телендә без аны” ир-егетләр көне” дибез.

    Бәйрәм белән котлап ,мәктәбебезнең иң моңлы жырчысы Султанова Резеда башкаруында  жыр:___________________________________

1а.б.

       Халкыбыз тормыш итү дәверендә дөнья хәлләренең барча якларын колачлаган әйтем-мәкальләр уйлаган һәм аны киләчәк буынны тәрбияләүдә бик урынлы фйдаланып, милләтебезне бүгенге көнгәчә саклап килгән һәм безнең дә бурычыбыз киләчәктә милләтебезне тагын да ныгырак үстерү.  

    Мәсәлән : егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,

                      эш беткәч уйнарга ярый,

                      үзең эшләрдәйне кешегә кушма,

                      ятып калганчы, атып кал,

                      ашган белми, тураган белә.һ.б., һ.б.

    Уеныбызны башлар алдыннан тагын бер әһәмиятлесен искә төшерсәк, бик урынлы булыр дип уйлыйбыз: ашаган атта өмет бар дип аталганын. Халкыбыз яратып яратып башкара торган җырда йомры гәүдәле,ак тәнле аһ бигрәк тәмле бәрәңге . Уеныбыз “Шеф-пешекче” дип атала. уенның шартлары: ике командадан икешәр “Шеф-пешекче” кирәк,берсе әрчи икенчесе турый, Кайсы команда остарак әрчи һәм турый шул җинүче була. Кичтән аулак өйгә киләбез, бәлешегез пешкән булсын!!!

2а.б.

     Әйе тамак туйды, инде ныклап торып эшкә керешсәк тә була.Икенче уеныбыз чын егетләр эше инде, бәрәңге пешереп, бәлеш белән сыйланып кичке уеннарда кызлар белән күңелле генә матур кичә оештырганнан соң , аларны саклардай, яклардай егеләр икәнебезне дә күрсәтер вакыт җитте. Алдагы уеныбыз “атландым атның билләренә” дип атала.Уенның шарты “атлар”аша сикереп чыгарга.

1.а.б

      Егетләребез үзләренең “атларын чирәм ашарга” илтеп кайтканчы без кызларыбызның осталыкларын карап үтик.

                     Биюченең итәге бии, бии кыскара,

                     Биючегә сүз әйтмәгез ,

                     Бии, бии остара.

      Әйдәгез әле кызлар (моряк биюе)

2.а.б.

      Ох, дәрт өстәделәр кызлар, әйдэгез әле егетлэр, кызлар сыман дәртләнеп чираттагы бәйгегә катнашып алыйк. Чын ир-егет үзе генә атка атланып йөрергә түгел үзенең сөйгән ярын кулларында да күтәреп йөрерлек көчле булыга тиеш дип саныйбыз ,без-кызлар. Чираттагы уеныбыз “бездә көч,бездән курка үрмәкеч” дип атала һәм егетләребезне турникта тартылырга чакырабыз. Команда егетләре чиратлашып турникта тартыла. Иң күп тартылган команда җиңүче.

1.а.б.

      Көчле булу һәр вакыт үзеңн зур бәләләрдән коткакрып килә. Моннан 23 ел элек безнең ир-егетләребез Әфган иленнән үзләренең сугышчан бурыларын үтәп кайттылар. Тормышта да алар сынатмыйча безнең арабызда тыныч кына үз хезмәтләрен башкаралар. Бу уеныбыз аларга Әфган җирләрендә нинди авырлыклар күргәннәрен искә төшерер, ә безгә үзебезне төрле хәлләргә әзерләргә булышыр дип уйлыйбыз. Уеныбыз “Әфган таулары арасында ”дип атала. Уенның шарты: “тоннель”аша чыгып “таулар”үтеп туган илгә исән имин кайтырга.

2.а.б.

      Алдагы номерыбыз  батыр да, көчле дә егетләребезгә сәлам булып яңгырасын: __________________________________

1.а.б.

       Солдат батыр була дибез. Илебез халкына төрле авырлыклар, сугыш афәтләре күрергә, аны кичерергә туры килә. Әмма бирешми. Шушындай батыр да, гаяр дә егетләребезнең бабалары да гаяр егетләр булганнар. 1939-1940 нчы елларда Совет-фин сугышы булып уза.Анда бабаларыбыз илебез чиге куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. Төньяк иле буларак безнең солдатларыбызга физкультура дәресләрендә алган белемнәре нык кына ярдәм итә. Ул безнең яратып шөгелләнә торган уены-чаңгы. Бу уеныбыз “фин чаңгысы”дип атала. Уенның шарты командадан 5 әр кеше “чаңгыларны ”киеп илгә 2 отряд әйләнеп кайтарга тиеш.

1.а.б.

      Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Халкым нинди генә авырлыклар кичермәсен, ул туган җирен сагынып кайткан һәм тыныч тормышка күчеп дөньясын төзү,матурлау белән шөгылләнгән.

          Әти суга кадакка,

          мин сугам бармакка.

          Әти әйтә чүкеч улым ул,

          көчне арттыра.

          арттыруын арттыра да,

          бармакны авырттыра.

       Ә хәзер уйнатылачак уеныбыз “Чүкеч тотып кулларга” дип атала. Уенның шарты һәр команандадан чиратлап берешәр кеше чыга һәм каданы кага.  

2.а.б.

      Авыр хезмәттән соң егетләребез ял итрәгә дә яраталар.  Музыкаль тукталыш: узенең матур тавышы белэн жырлый:___________________________

1..а.б.

       Халкым минем нинди авырлыклар күрмәдең, сулар кичмәдең, әмма бирешмәдең. Тынычта Син аттан артык эшлисең, ә сугышта юлбарыстан көчлесең. 67 ел элек Халкым минем тиңдәшсез батырлыгың белән галәм халкын фашист афәтеннән коткардың. Дан сиңа дан Ватанм солдаты. Ә хәзер уйнаячак уеныбыз “әгәр сугышка керәм икән ,дошманымның йөрәгенә төзәп атам мин” дип атала. Уен кагыйдәсе: командадан 3 кеше ату ярышында катнаша 5 мөмкинлек.

2.а.б.

      Атта да ярыштык, уктан да аттык, чаңгыларда шуып һава суладык, тәмле бәрәңге ашаганнан соң, ихата да эшләп кердек. Әмма һәр нәрсәнең ахыры булган кебек бзнең кичәбез дә ахырына якынлашып килә. Уеннарыбызның соңгы этабы һәм ул, безнең егетләребезнең иң яраткан уены- ул аркан тартышу.

1.а.б.

      Уеннарыбыз тәмам. Жюриларыбыз нәтиҗә чыгарганчы жыр тынлап алыйк:______________

 2а.б

      Сезгә булган олы хөрмәтебез

      Урын алсын йөрәк түрендә.

      Саулык, сәламәтлек, ак бәхетләр

      Юлдаш булсын мәңгегә.

1.а.б.

      Туган җирдән аерылып, еракларда –
     Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
     Туган илнең иминлеген саклап,
     Изге эштә - хезмәттә син, Солдат!
2.а.б.

      Ата-баба заманыннан шулай килгән:
     Хезмәт сорый – олы рухи Биеклекне,
     Куәт эстәп, армый-талмый Күнегүне,
    Түземлекне, Батырлыкны, Егетлекне

1а.б.

     Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!
    Сине һәркөн искә алып үтәбез!
    Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
    Исән-имин кайтуыңны көтәбез

2.а.б.

      Кешелекнең көчле, егәрле
     Кавеменең бер вәкиле бит син.
     Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
     Куәт, егәр китмәсен.
1.а.б.

      Сезнең янда гына без акыллы,
     Сезнең янда гына чибәрләр.
     Солдат булган өчен генә түгел
     Көн дә кирәк илгә егетләр.

2.а.б.

      Жюри вәкилләре ярыш бәгесенә нәтиҗә чыгардылар аларны тыңлап китик. Жюри вәкилләре тыңлана. Ярышта җиңүчеләрне котлау өчен сүз кичәне оештыручы ТИН укытучысы_______ бирелә.

1 а.б.

      Сезне барыгызны да “киләчәк 23 февраль- Ватанны саклаучылар” көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер,корычтай нык сәламәтлек, яңа яуган ак кардай бәхетләр, иге-чиге булмаган шатлыклар, әти-әни сүзен тыңлап тәртипле, әдәпле, белемле, әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүгезне телибез.

2 а.б.

      Шуның белән безнең кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок мужества "Февраль. февраль солдатский месяц..."

Внеклассное мероприятие  посвящено 70годовщине Сталинградской битвы...

внеклассное мероприятие "Февраль-февраль, солдатский месяц"

внеклассное мероприятие посвященное 70-ти летию Сталинградской битвы для учащихся 9 классов...

Конспект внеклассного мероприятия "Февраль, февраль-солдатский месяц".

Внеклассное мероприятие, посвященное 70-летию Сталинградской битвы....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Февраль, февраль - солдатский месяц

методическая разработка классного часа...

Презентация "Февраль, февраль - солдатский месяц".

Данная презентация была создана для открытого мероприятия, проходившего  в школе. Открытое мероприятие посвящалось 70-летию со дня победы в Сталинградской битве. На мероприятие были приглашены ве...

Открытый классный час"Февраль-февраль, солдатский месяц...."

Мероприятие,  посвящено 70 летию Победы под Сталинградом. Цель: показать значение Сталинградской битвы для хода Великой Отечественной войны; воспитывать чувство гордости за тех, кто "ковал П...