Баладагы таркаулыкны ничек жинеп чыгарга? Ата – аналар өчен киңәшләр.
статья по психологии на тему

Ногуманова Алина Икрамовна

Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx22.37 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Әти-әнилэргэ киңәшләр.

Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу чаралары.

Дөрес сөйләм тәрбияләү эшен ничек оештырырга?

1. Иң элек бала белән аралашучы һәр кеше тыныч тавыш белән ашыкмыйча,бераз акрынрак һәм дөрес итеп сөйләшергә тиеш.Кечкенә бала белән гадәти темпта сөйләшергә яраммый,чөнки аның ишетү-сөйләм аппараты тиешенчә үсмәгән,ул барысын да ишетеп һәм аңлап бетермәскә мөмкин.

2. Әгәр бала үз фикерен әйтеп бирә алмаса,иҗекләрне һәм авазларны төшереп калдырса, урыннарын алыштырса, аңа тыныч кына булышып жибәрергә кирәк. Ул әйтә алмаган катлаулы сүзләрне уен формасында берничә мәртәбә кабатлатырга,соңыннан мактап куярга кирэк. Бу вакытта артык таләпчәнлек урынсыз,  барсын да бала үзе теләп башкарырга тиеш. Бүген барып чыкмый икән, иртәгә тагын кабатларга була , ләкин баланы ирексезләү ,мәҗбхриләү ярамый.

3. Баланың күп «бытылдавына» һич тә каршы килмәгез, ул шулай сөйләм органнарын  күнектерә.

4. 3-4 яшьлек баланы вакытыннан алда,бигрәк тә аның тәләгеннән башка хәрефләр танырга , укырга өйрәтергә ашыкмагыз. Бу аның укырга өйрәнүгә омтылышын сүндерергә мөмкин.

5.Кайбер бала бик иртә ,авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә өйрәнә. Ләкин баланың сөйләм аппараты житлекмәгән булуын исегездән чыгармагыз.Балага уз яшенә туры килми торган зур күләмле шигырьләр ятлату, кунаклар алдында аны мәҗбүри сөйләтергә тырышу кирәкми. Болар тотлыгуга китерергә мөмкин.

6. Бала үз яшьтәшләреннән калышыбрак сөйләшә башлый икән , моннан фажига ясамыйча, бала белән төрле уеннар уйнарга ,предметларны  исемнәре буеча танырга - пассив сүзлек булдырырга тырышыгыз.Табигатьтә очрый торган төрле авазларны кабатлатырга, әйтелеше җиңел булган иҗек-сүзләрне әйту теләге булдырырга тырышыгыз.

7. Баланың озак вакыт телевизор каравы, комьютер уеннары белән артык мавыгуы аңа файда китерми. Бигрәк тә йокы алдыннан караган телевизион тапшырулар, куркыныч комьютер уеннары баланың ныгып житмәгән нерв системасына зыян китерә, хәтта тотлыгуга кадәр житкерергә мөмкин.

8. Балаларга кечкенәдән үз яшенә туры килә торган  шигырьләр , әкиятләр укырга тырышыгыз .Беренчедән,аларның  тәрбияви әһәмияте зур, икенчедән, бала дөрес әдәби тел ишетә ,анын сүзлек запасы байый, телгә игътибары арта.

9. Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу өчен ,балаларның ишетү-сөйләү аппаратының нормада булуын ,күрү, сиземләү -тоемлау тиешле дәрәҗәдә булуын контрольдә тотарга кирәк. Тешләр төзелеше ,өске һәм аскы теш казналарының бар-берсе белән туры килмәве, тел керешенең кыскалыгы,  кайбер физик кимчелекләр авазларны әйтүдә кыенлыклар тудыра .Бу вакытта баланы белгечләргә күрсәтергә кирәк.

10. Дөрес сөйләм тәрбияләү вакытында сөйләм культурасы булдыруны истән чыгармагыз . Балаларның сөйләмен игътибар белән тыңларга,бүлдермәскә , өлкәннәр сөйләменә катнашмаска, кирәгеннән артык кычкырып сөйләшмәскә, берәрсе ял иткәндә комачауламаска кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.

2. Баладагы таркаулыкны ничек жинеп чыгарга?

Ата – аналар өчен киңәшләр.

Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.

Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.

Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.

Таркаулы балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткерә алмый. Таркаулы бала үкенечле һәм көлкеле ситуацияләргә еш очрый.

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?

 

Беренче чиратта, баланы әрләргә, җәзаларга ярамый. Ашыкмыйча, сабырлык белән җитесезлекләрне җиңеп чыгырга өйрәтергә. Аның өчен көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк.

Игътибарны туплау тәрбияләү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.

Мәсәлән: ата- ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыдып, икенче бүлмәгә керә.

Баланы игътибарын читкә юнәлдермәскә өйрәтү иң мөһим шарт. Кайчакта, комачаулыкларга җайларга өйрәнергә кирәк. Балаларда, комачауга ныклык тәрбияләргә кирәк.

Игътибарлылыкны, туплаулыкны уен аша күнектереп була.

Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тегегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.

Тагын бер уен. 5 – 6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, нәрсә үзгәргәнен бала әйтергә тиеш.

Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен  файдасы бик зур.

Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.

Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбете белән бәйле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...