Аналар көне
классный час по теме

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хезмәтен күрсәтеп мәктәптә оештырыла торган бәйрәм бу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analar_kone.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Аналар көне”нә багышланган кичә

1 ал. баручы: 

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны.

2 ал. баручы:

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлә,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

1 ал. баручы:

 Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

2 ал. баручы:

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!

1 ал. баручы: Хәерле көн , хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар... Хөрмәтле әниләр ! Әниләр көненә багышланган концертыбызны башлыйбыз.

2 ал. баручы: Кадерле Әниләр! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез , сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Сезнең өчен җырлыйлар : 2 сыйныф кызлары “Гүзәл җирем”

Җ1 ал.баручы:

Җ Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк.

Сезнең алда 3 сыйныф кызлары. “Күңелне ачыйк әле”

2 ал.баручы:

Әниләр бу дөньяда

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Әниләр һич бәхәссез

Иң сөйкемлеләр ул!

Әйткән сүзе, кылган эше

Һәммәбезгә туры юл.

2 сыйныф укучысы Шәрипов Марат шигырь укый. “Әниләр бәйрәмендә”.

1 ал.баручы:

Йөрәгем тибешен тәүге кат тоючы,

Җаныма, күңлемә канатлар куючы,

Күземнең төсләрен тәүге кат күрүче,

Өзелеп яратып , тәүге кат үбүче.

Тәүге кат сүземне ул гына ишеткән

Рухыма, хисемә җылылык, нур сипкән.

Гомерем буена бурычлы мин аңа,

Көчле син, изге син,бөек син,әй,Ана!

Син барында,әнкәй, дөнья тыныч,

Кояш сибә якты нурларын.

Әти белән иңне-иңгә куеп,

Үтегез сез гомер юлларын.

Сезнең алда чыгыш ясый башлангыч сыйныф ук укучыары

“Ламбада биюе” белән.

2 ал.баручы:

Тик син генә, әнкәй, балам диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил -давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәр чак ачылган.

Ана куены кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

6 сыйныф укучылары катнашында “Ишан һәм абыстайлар” исемендәге өзек карап китегез.

1 ал.баручы:

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да,

Гомерен дә хәтта кызганмый.

Коштай очып, яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә.

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

Ана берәү генә. Аны дуслар,

Талантлар алыштырмыйлар,

Ана белән илне шигъри телдә

Урынсызга чагыштырмыйлар.

Сезнең өчен үзенең җырын бүләк итә 5 сыйныф укучысы Гатауллина Инзилә “Сердәш булсын саф хисләр”

2 ал.баручы:

Ана баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул.Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләрен әнигә , тик әнигә генә сөйләргә була. Үсеп кеше булгач та ана баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулын суза. Менә шундый тиңдәшсез кеше ул- Ана.

Тик син генә әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.

Алдагы җырыбыз бәйрәмебезне тагын да бизәсен.Сезнең алда җырлый 8 сыйныф укучысы ....

1 ал. баручы: Тик син генә балам, җаным диеп
Сыйпагансың минем башымнан.
Елмайганмын, әнкәм сиңа карап,
Сиңа карап, телем ачылган.

2 ал. баручы: Тик син генә әнкәй мине шулай
Бар нәрсәдән артык сөясең.
Инде үсеп, буйга җитсәм дә мин
Син һаман да балам “бәбкәм” диясең.

5 сыйныф укучысы Нәҗмиев Рүзәл сезгә үзенең шигырен бүләк итә.”Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен”

1 ал.баручы:

Беренче тел ачылуга

“Әннә” ди һәрбер бала.

Чөнки аның күңелендә

Иң кадерлесе - ана.

Ана җылы җилдәй йомшак, җылы,

Саф һәм яхшы аның күңеле.

Тиңсез көчле аның мәхәббәте,

Ана , бөек аның сөюе.

2

Ана - бөек исем

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатын - кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

Мин бүген сокланып баш иям,

Иң гүзәл бер ана каршында.

Тик белмим, сүзләрем җитәрме

Аңлатып бирергә барсын да.

Сезнең алда 4 сыйныф укучысы Габдрахманова Алсинә “Чабата” биюен башкара.

2 ал.баручы:

Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

Иркә сүзләр –синең телдә генә

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә.

Әниләрне күз красы кебек

Саклый күрик җәбер- золымнан.

Нигә генә кадерен белмәдек, дип,

Үкенерлек булмыйк соңыннан.

Бәйрәмебезне 6 сыйныф укучысы З.Сиринә дәвам итә.Җыр

1 ал.баручы:

Шатлыкларны яки кайгыларны

Ана кебек хис итүче

Белмим бар микән!

Хисләр диңгезенең иң тирәне

Анада икән.

Һәрбер кеше аңа башын иеп,

Узган чакта шуннан юллары

Ана дигән бөек исем

Башыгыздан торсын югары.

Кичәбезне Нигъмәтҗанов Әмир дәвам итә,рәхим итеп тыңлагыз.

2 ал.баручы:

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, сүрелмәсен.

Әниләрнең нурлы йөзен

Гел көләч булып калсын.

Кая барма, шунда әни йөзе

Кая барсаң, әни күңелдә.

Әни генә шулай безнең өчен

Янып-көеп яши гомергә.

Нәфис сүз .Бакиева Илүзә. “Иркәләп уятучым”

1 ал.баручы:

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр .

Иң-иң әйбәт бала булып

Яшәсәләр ярар иде.

Әниләрнең ышанычын

Акласалар ярар иде.

5 сыйныф укучысы Рамазанова Регина башкаруында “Чегән биюе”н карап үтегез

2 ал.баручы:

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил – көннәр .

Сезнең алда 7 сыйныф укучылары.

1 ал.баручы:

            Ана

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул саклкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә .

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын.

           2 ал.баручы:

Әни җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил –давылдан саклап үстергән ул,

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барма- әнкәй күңелдә.

Әни генә синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Сезнең алда 8 сыйныф кызлары җырлый. “Озак яшә әнкәй”

1 ал.баручы:

           Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык

әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык

              Авырсаң янда тора ул,

Төн буе кефек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый,

Ул безне саклый-саклый.

Кабат сезнең алда Н.Әмир җырлый.

1 ал. баручы:

 Мәрхәмәтле безнең әниләр
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

2 ал. баручы:

Сездә яши сүрелмәслек хисләр
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.

1ал.баручы:

Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып
Сакланыгыз күңел түрендә.

2 ал. баручы: Кичәбез ахырына да килеп җитте. Сезне, кадерле әниләр, тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрчак сәламәт, шат күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.

1 ал. баручы: Һәм кичәбезне татар халык биюе  белән тәмамлыйсыбыз килә. Сезнең өчен бии 8 сыйныф укучысы Ахметгалиева Ландыш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...

Ата-аналар комитеты планы

мәктәптәге ата-аналар комитетына еллык эш планы...