Эзтабарга кабул итү.
материал на тему

эзтабарга кабул итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл праздник24.16 КБ

Предварительный просмотр:

« Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

Ата- аналарның педагогик белеме-

сәламәт гаилә нигезе.

Доклад.

                                                Марданова Гөлнар Хәкимулла кызы эше.

                                          2012 ел

 Балага белем һәм тәрбия бирү- иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә.

  Баланың нинди шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаиләдә алган тәрбиягә бәйле. Беренче класска кергәндә, баланың үз-үзен тотышы, тирә- юньдәгеләргә мөнәсәбәте инде шактый формалашкан була. Гаилә- тәрбиясенең ни дәрәҗәдә булуы ата- аналарның психологик- педагогик культурасына бәйле. Шуңа күрә укытучының ата- аналар белән хәзмәттәшлекне дөрес һәм нәтиҗәле оештыруы бик мөһим.

  Гаилә һәм мәктәпнең үзара тыгыз хезмәттәшлегенең әһәмияте һәм зарурилыгы беркайчан да инкарь ителмәде. Ата-ана белән укытучы-

ның үзара мөнәсәбәте, проблемасы бездә генә түгел, башка өлкәләрдә дә дә мөһим эш булып тора.

  Ата-аналарны мәктәпкә җәлеп итү, педагогларның эшчәнлегенә бәйле. Безнең мәктәптә һәр эш бала, ата- аналар, гаилә һәм аның тормыш- көнкүреш шартлары  белән ташышудан башлана. Әлеге максаттан балалар һәм ата- аналар белән анкеталар куллану яхшы нәтиҗә бирә. Мәктәпнең педагогик коллективы ата- аналарга белем бирүгә, аларны бала тәрбияләүнең педагогик нигезләре белән таныштыруга зур әһәмият бирә. Әлбәттә ата- аналар белән эш күп төрле. Төрле формалар арасыннан аеруча сыналган формаларны эш практикасына керттек.

  1. Ата- аналар җыелышы.
  2.  Ата- аналар өчен ачык ишекләр көне.
  3.  Педагогик практикумнар.
  4. Ата- аналар өчен “ Түгәрәк өстәлләр”.
  5. Ата- аналар өчен педагогик укулар.
  6. Ата-аналар белән берлектә төрле бәйрәм, кичәләр, очрашулар.

  Мин гаиләләр белән төрле экскурсияләр, эшлекле уеннар, КВНнар, спорт уеннары, сыйныф сәгатьләре, гаилә бәйрәмнәре үткәрергә тырышам. Бу эшләрне алып бару миңа педагог- оештыручы һәм сыйныф җитәкчесе буларак та кирәк.

  Мин сезгә мәктәптә үткәрелгән кайбер бәйрәмнәнең үтәлешен анализлап үтәсем килә. Алдан шуны искәртеп китәм. Һәр бәйрәм алдан төзелгән еллык һәм айлык план нигезендә үткәрелә. СЛАЙДЛАР

 1.«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр.”- ди педагог Ризаддин Фәхреддин.  Үткәрелгән бәйрәмнәрнең күбесе ата- аналар белән берлектә үтә дисәк тә дөрес булыр.

2. Уку елы башланып киткәндә һәр мәктәптә дә Белем көне үтә. Бу әлбәтта ата- аналардан башка үтми. Узган уку елын уңышлы тәмамлаган укучыларның ата- аналарына рәхмәт хатлары тапшырыла.

3. Һәр кеше үз төбәгенең күренекле кешеләрен белергә һәм танырга тиеш. Якташ шагыйрьләр, артистлар белән очрашу укучылар өчен истә калырлык мизгелләр. Чөнки якташларыңны эзләү, алар белән аралашу – үз шәҗәрәңне баетуга тиң.

4. Мәктәптә һәрдаим өлкән буын кешеләре белән очрашулар булып тора. Тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашулар, мәктәбебездә озак еллар эшләгән ветеран укытучылар иң кадерле кунаклар. Тыл ветераны һәм ветеран укытучы Валиева Сабира апаның авыр ләкин катлаулы хезмәтен  искә алганда укучылар күңелендә озак сакланырлык хәтирәләр сакланып калды.

5-6. Өлкәннәр көнендә мәктәптә иң мәртәбәле кунаклар әлбәтта дәү әниләр.  Алар белән торле уеннар, укучыларның аларга булган тәбрикләү сүзләре матур һәм эчтәлекле була.

7-8. Мәктәп авыл мәдәният йорты белән быгыз элемтәдә эшли. Бәйрәмнәрдә укучылар бик теләп катнашалар. Шунысын да искә алып үтәргә кирәк- күп очракта биюләр очен костюмнар әти- әниләр ярдәме белән башкарыла.

9-10-11. Яңа ел мәктәптә иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул бездә 3 сменада үтә. Һәр сменада да 1 нче ярты еллыкны яхшы билгеләренә тәмамлаган укучыларның гаиләләренә рәхмәт хатлары һәм котлау открыткалары җибәрелә.  Бәйрәмгә әти- әниләр ел саен бик зурдан әзерләнәләр. Укучылардагы карнавал костюмнарын курчак театры костюмнарыннан аерып булмаслык.

12. 23нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәренә ел саен ук әтиләр һәм әниләр чакырылмаса да укучылар өчен кичәләр мавыктыргыч, кызыклы шул ук вакытта тәрбияви дә булып тора. Быелгы 23 нче февраль Әвганстанда булган солдатлар катнашында үтте. Шулай ук районда үткәрелгән Әтиләр конференциясендә мәктәптән 4 әти катнашты. Безнең класс укучысының әтисе Ишмуратов Рәфкать абый “ Иң иҗади әти” номинациясендә җиңүче булды.

13. Музей- иң яхшы тәрбия чарасы. Укучылар белән быел Район, Камай, Ямәширмә музейларында булдык. Узган уку елында Кушлавычта Тукай музеена җәяү поход оештырдык.

14-15. Мәктәптә волонтёрлар отряды яхшы гына эшләп килә. Анда барлыгы 16 укучы. Отрядның исеме “ Тимурчылар”. Бу исем җисеменә туры килә. Чөнки без ялгыз картларга, ветераннарга булышабыз. Шулай ук  чишмә һәм коеларны карап торабыз. Авыл җирлеге белән берлектә урамнарны чистарту эшен дә алып барабыз.

16-17. Ата-аналар җыелышларында төрле алда торган бурычларны хәл итәбез. Ә инде укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясыйлар. Шунысын да әйтеп үтәсе килә. Мин бу җыелышка укучыларны төрлечә туплыйм. Әйтик һәр ата-ана үз баласын күрәсе килә һәм ул аны ничек бар шулай кабул итә. Гел бер укучы гына җырлый һәм бии дигән сүз түгел. Димәк бер вакытта бер укучы катнашса икенче вакытта икенче укучыларны катнаштырам.

18. Кечкенәләр өчен әкиятләр иң яхшы тәрбия чарасы. Шуны исәпкә алып без үзебез дә укучылар белән төрле әкитләр сәхнәләштерәбез, кигәнне дә карыйбыз, шулай ук үзебез дә барып карыйбыз.

19. Табигать ул безнең дустыбыз. Укучылар белән агач утыртуда катнашабыз. Шулай ук традициягә кереп китте һәр ел 1 нче сентябердә 1 һәм 11 нче класс укучылары белән берлектә мәктәп һәм мәчет территориясенә агачлар утырту.

20. Әле менә кичә генә кошлар көнен билгеләп үттек. 67 сыерчык оясы ясап алып килде укукчылар. Бу  инде тагын әти- әниләр хезмәте. Бу оялар барысы да мәктәп территориясенә куелды.

21. Укучылар белән саф һавада төрле уеннар безнең сәламәтлегебезгә көч һәм укуга дәрт, илһам бирә.

 22. Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы- гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер.”-ди педагог Ризаддин Фәхреддин.

 Язылганнарга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кеше кайгысына һәм газабына карата сизгерһәм ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү- мәктәпнең һәм гаиләнең гомуми бурычы. Бүтән кешенең кайгысын үз кайгысы итеп санаганда гына кеше башка берәүгә дус, иптәш һәм туган була ала. Шуңа күрә балага тәрбия биргәндә, тәрбиячеләр шены онытмасын: бала икенче бер кеше йөрәге, хисләре белән тоярга тиеш. Шунсыз ул беркайчан да чын кеше була алмый. Баланың чын кеше булып үсүенә әлбәтта мәктәп һәм гаилә бергә эшләгәндә генә ирешергә була.

23. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эзтабарга кабул итү.

Разработка для начальных класс...

Разработка внеклассного мероприятия." Варисларга кабул иту"

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Варисларга кабул итү кичәсе"...

Эзтабарга кабул итү

Укучыларны эзтабарга кабул итү чарасы...

Эзтабарга кабул итү.

Эзтабарга кабул итү сценариясе....