Эзтабарга кабул итү
методическая разработка на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Укучыларны эзтабарга кабул итү чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eztabarga_kabul_itu.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче класс укучыларын

эзтабарга кабул итү тантанасы

Исәнмесез, исәнмесез... киләм, киләм, киләм, киләм.... һич кенә дә килеп җитеп булмый бит әле, дускайларым, сезнең янга. Абау,бигрәк күп кеше җыелган монда! Миңа урын табылырмы икән инде. Эзтабарлар бәйрәменә чакыру алгач, шатлана – шатлана килдем. Шундый акыллы,уңган,булган нәниләрне ничек котламыйча калырга мөмкин ди? Булмаганны...

Кунакка буш кул белән йөрү килешми,шулай бит? Мин дә сезгә болай гына килмәдем. Бүләкләрем сумкамда. Нәрсә икәнен әйтмим. Башта сезне сынап карыйсым килә. Сынауларымны үти алырсыз микән.

Куян керә.

Исәнмесез, саумысез!

Хәлләрегезне белдем.

Сүзем кыска булыр минем.

Аз сөйләү – алтын,

Күп сөйләү – болтун.

Әрәм итмик вакытны

Уенда көч сынап карыйк

Менә сезгә шигырь яздым.

Ягез, укып карагыз,

Хатасын да табыгыз.

“Буталчык шигырь”уку.

Куян:Ай рәхмәт балалар. Бигрәк зирәк икәнсез, бигрәк тапкыр икәнсез. Мин дә калыйм әле сезнең янда. Рөхсәт итәсезме?

Әкият сөйлим сезгә

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз

Күңелегезгә салыгыз.

Әкият төше – алтындыр,

Аңлаганга – акылдыр.

Ялкаулык белән хурлык залга керәләр.

Ялкаулык: Шәп урынга эләктек без...

Хурлык: Сизәм,дуслар таптык без.

Убырлы:Ә се з үзегез кем буласыз?

Ялкаулык: Мин Ялкаулык

Минем белән

Дус булсагыз әгәр дә

Килмәс бернишлисе дә

Чаңгыда йөрисе дә,

Мәктәпкә барасы да,

Укыйсы, язасы да,

“5”леләр аласы да...

Хурлык:Ул чагында сезгә бик тиз

Хурлык килер балалар.

Ялкаулыклар һәр эштә дә

Хур булып кала алар.

Куян: Безнең балалар һич ялкау булмыйлар,

Хур булып та калмыйлар.

Тырышып укыйлар,

Шигырьләр сөйлиләр

Җырлыйлар,бииләр,

Бар нәрсәне беләләр.

Ялкаулык:Мактанмагыз!

Шигырьләр сөйләү белән мактаналар бит алар

Арифметик табышмаклар

Тыңлап карагыз әле

Аларны чишә алсагыз

Сөләшербез аннары.

Башладык.

Ялкаулык: Туктагыз,туктагыз

Әйдә ярар, җиңдегез.

Тик арагызда дуслар,

Ялкаулар юкмы соң?

Һич югында тик бер генә,

Ярты гына, чирек кенә

Торыр идем сөеп кенә...

Убырлы:юк булгач, юк инде

Хурлык: Әйдә ярар, башка җирдән эзләп карыйк. Сау булыгыз. Тик сак булыгыз.

Ялкаулык: Тукта,тукта... болай гына җиңелеп булмый бит. Бик матур бииләр диде бит Куян. Әйдә биеп күрсәтсеннәр әле. Бии белерләр микән?

Хурлык: Синең сүзең белән йөреп, бу балаларның белмәгән бер һөнәрләре дә юктыр ахрысы... вакытында моннан шылырга кирәк. Ярый, без киттек, безне башка җирдә көтәләр. (Чыгып китәләр)

Куян: Әйдә, Убырлы дускай, тагын бер әкият сөйлә инде.

Убырлы: Димәк бер сүз һаман да

Бик борынгы заманда

Саескан - сотник,үрдәк – урядник булган заманда яшәгән ди керпе агай. Исеме булган Сибай.

Керпе керә.

Киләм,киләм,киләм

Кунак булып сезгә.

Котламыйча мөмкин түгел

Сәлам сезгә миннән.

Минем шартым шул сезгә: бик җитез дә,бик шаян да, бик наян да икәнсез. әгәр бер җыр җырламасагыз, мине харап итәсез. Шулхәтле моңга сусадым. Җырлап ачыла күңел,җырлап ачылмаса күңел, мәңге ачылачак түгел. Җырлый беләсезме, нәниләрем?

(Җыр җырлыйлар)

 Бигрәк матур җырлыйсыз икән лә сез... Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар көнләшерлек хәтта. Әйдәгез сезгә бер әкият сөйлим әле. Тыңлыйсызмы? Ярар башладык. Борын – борын заманда яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Аларның өйләре булган ди таштан, сөйлимме яңабаштан? ( ике тапкыр сөйли).

Куян: Син нәрсә инде Керпе агай. Балаларның башларын бутыйсың. Шундый әкият буламы инде. Менә үзем сөйлим хәзер. Тыңлагыз, балакайларым. Бик тә борынгы заманда, әле сез тумаганда, кәҗә командир, бәкәй бригадир, сыер сержант булган заманда булган ди,торган ди бер тылсымчы.

Бии – бии тылсымчы килеп керә.

Нинди матур бәйрәм бара монда...  Ә болары кемнәр? Бигрәк сөйкемле матур балалар. Сезнең бәйрәмдер инде бүген, шулаймы нәниләрем? ә сез бәйрәмгә дип шигырьләр өйрәнеп килдегезме соң? Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

Әтәч бүген кичекте бит

Уятырга йокыдан.

Мин шул бүген үзем тордым

Соңарам, дип куркудан.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә

Эзтабар бәйрәме.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бөйрәме,

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Эзтабарлар бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Каләм тоту читен булса.

Булышты кара такта.

Барыннан да күбрәк

Өйрәтте укытучы апа.

Бик тырышып укыса,

Күп белем алса гына.

Бала туган иленен

Батыр кешесе була.

Эзтабар ул, кем дисәгез,

Хезмә сөйгән һәр бала.

Горур матур исеме белән

Эзтабар дип атала.

Эзтабарлар бик тэ булган

Тырыш, унган балалар.

Варислардан үрнәк алып,

Һәрчак алдан баралар.

Юлларда очраса каршылык,

Жилләргә, давылга кем түзә

Кем сезгә булышыр һәр жирдә

Көчлеләр,кыюлар,житезләр.

Без бит бүген эзтабарлар

Укыйбыз”4”кэ,”5”кә

Жин сызганып өйрәнәбез

Өлкәннәр кушкан эшкә.

Ялкаулыкны сөймибез без

Ялкаулык – хурлык.

Тырышлык булыр дустыбыз

Тырышлык – зурлык.

Эзтабарлар, эзтабарлар

Бик тә кыю балалар.

Беркайда да сынатмыйлар

Һәрчак алдан баралар.

Эзтабарлар булдык без

Барыбыз да акыллы.

Эзтабарларнын шигаре:

“Кон саен кыл яхшылык!”  

Галәмнең серләрен белергә

Укырга,эшләргә,төзергә.

Дус булып яшик без гомергә

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.

Чынга ашты теләгебез –

Без эзтабарлар сафында...

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез  каршында.

Сокланыгыз, сакланыгыз,

Без бит 11 фәрештә,

Зирәклектә сынатмыйбыз,

Алдынгы без һәр эштә.

Зәңгәр күгебездә  балкый

Якты кояш нурлары

Эзтабарлар- Туган илнең

Кызлары һәм уллары.

Эзтабар булганбыз икән

Мәрхәмәтле булырбыз,

Кулыбыздан килгән кадәр,

Игелек кылырбыз.

Тагын да зур үсәм мин

Бар эшкә дә өлгерәм.

Берәр эшкә тотынсам

Атлап йөрмим – йөгерәм.

Ераккарак, биеккәрәк

Очсыннар кошларыбыз.

Якты юл тели һәр йөрәк

Чын эзтабар булабыз без.

Без барасы юлларда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Тыныч чакта һәрбер җирдә

Безнең теләк бер.

Игелекле эшләр кылырга

Без һәрвакыт әзер!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эзтабарга кабул итү.

эзтабарга кабул итү...

Эзтабарга кабул итү.

Разработка для начальных класс...

Разработка внеклассного мероприятия." Варисларга кабул иту"

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Варисларга кабул итү кичәсе"...

Эзтабарга кабул итү.

Эзтабарга кабул итү сценариясе....