Сыйныф җитәкчесе уйланулары
статья (9 класс) по теме

Мингазова Галия Мухаметсалиховна

Укучыларның үз сәламәтлекләренә карашлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ата-аналар алдында ясаган чыгыш16.24 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф җитәкчесе уйланулары...

        Исәнмесез, саумысыз! Көнгә ничә әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсенә без инде төшенмибез һәм сәламләү дип кенә кабул итәбез. Ә менә сау мы соң без, безнең балаларыбыз сау мы?

        Чишмә тавы, Митак тавы. Бу Әтнәләргә таныш исемнәр. Бәрәскәлеләргә Кәтүк, Акый таулары ни дә булса сөйли торган дыр. Арыларга Чишмә тавы белән Урман тавы, Әйшиязларга – Баязи тавы, Кала тавы башы, Кимеләргә – Текә яр, Үртәм тавы, Кларс абый тавы... Залда утыручы әти-әниләр шушы атамаларга өстәп тә санап китә алырлар иде бәлки, тик, кызганыч, безнең балаларга бу исемнәр бүген берни  дә аңлатмый. Без уйнап үскән Митак тавы бүген бөтенләй юк, ә Кизләү чишмәсендә без чана-чаңгы шуган җирдә машина юлы.

        Галимнәр исәпләвенчә, мәктәп яшендәге бала, сәламәтлеген нормада тотар өчен, көн саен 23 меңнән алып 30 меңгә кадәр адым ясарга тиеш. Көн дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнмәгән бала моны үти аламы соң? Врачлар раславынча, бала бу норманың яртысын гына үти, чөнки тәүлекнең 18 сәгатен яшүсмер бөтенләй диярлек селкенми: ул я утырып тора, я ята. “Спорт белән шөгыльләнү бала организмының авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып санала, холкын ныгыта, кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтә”, - дип күпме әйтелсә дә, бар кеше моңа колак салмый шул.

        Җыелышта чыгыш ясыйсымны белгәч, сыйныфымдагы балалардан сорау алдым. Яңа гына каникулдан килгән укучыларымның  4-се унике көнлек ялда бер тапкыр да чаңгыга басмаган һәм шугалакка бармаган, “Кышка кергәннән бирле 3 тапкырдан кимрәк шудым”,- дип 8 кеше җавап бирде, “Кышка кергәннән бирле көн саен шуам”,- дип 4 малай һәм 1 кыз гына җавап бирде. 2 малайның һәм 3 кызның җавапларында “Минем белән я әти, я әни шуа”, - дигәне күңелне сөендерә. Ә бит шул ук анкеталардан күренгәнчә, чаңгы 17, коньки 16 балада бар.

Яңа гына узып киткән каникулны искә төшерик әле. Ярый, көндезен ике-өч тапкыр 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары консультациягә килеп киттеләр ди, ярый, берничәсе китап укып алдылар ди. Иманым камил, калган вакытларын улларыбыз һәм кызларыбыз телевизор һәм компьютер маниторлары артында үткәрделәр бит. Мәктәп программасы бик катлаулы дип әйтергә яратабыз. Без укыганда да ансат булмады ул. Тик дәрес әзерләргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла килде.

“Чаңгы, коньки кыйммәт хәзер”, - дип әйтүчеләр дә табылыр. Килешәсе килми. Балаларыбызның сәламәтлеге акча белән үлчәнми. Абдуллаҗанов кибетендәге спортинвентарь бүлеге кибетчеләре кышка кергәч 51 данә тимераяк, 22 пар чаңгы, 61 кәшәкә саттык дип сөенә. Һәр авылда диярлек боз мәйданчыклары катырылган, мәктәп   тирәсендә чаңгы трассасы. Ә безнең кадерлеләребезнең бик күбе каникул буе телевизор карады, компьтер артында уен уйнады.

        Балаларыбызның туган көннәрен искә төшерик әле. Соңгы бүләк иткән әйберләребез плейер, ноутбук, компьютер, кәрәзле телефон. Шулаймы? “Сез нинди бүләк турында хыялланасыз?” дигән сорауга да алар яңа телефон, көчек, йомшак уенчык,              компьютер, алтын браслет дип җавап бирделәр. Сыйныфымдагы 21 укучының 2-се хоккей формасы турында хыяллана.

        Сәламәт булырга теләү – һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә үзләштерелергә тиеш. Шуны онытмаска иде: физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, җәмгыятькә файда китерә ала.

                                   

                                      Галия Минһаҗева, Олы Әтнә урта мәктәбенең 9А сыйныфы җитәкчесе.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс җитәкчесе эше өчен

Бу брошюраны мин үземнең укучыларым белән Бөек Җиңүнең 64 еллыгына багышлап иҗат иттем. Брошюрада Арча районы Шекә авылының данлы шәхесләре турында сөйләнә.  Мәңгелек дан сезгә, данлы авылдашлары...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым

Минем педагогик уйлануларым....

Шигъри уйлануларым.

Кышын тугангамы, яратам мин бу ел фасылын, аның аклыгын, җемелдәшеп очкан энҗе бөртекләрен, күңелләргә ниндидер сафлык иңдерүләрен......

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Сыйныф җитәкчесе көндәлеге

Сыйныф җитәкчесе көндәлеге...

“Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...” (Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образы турында уйланулар)

ldquo;Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйсың”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана ул җәмгыятьтә элек-электән һәм хәзерге көнне дә югары урын алып тора, чөнки ул – тәрбияче. Кешенең н...