Ата-аналар белән эшләү
статья на тему

Шарапова Рамиля Мударисовна

Дакладлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-ana_khakyn_khaklau.odt9.63 КБ

Предварительный просмотр:


                Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Ата-ана хакын хаклау

                                                                              Укытучы: Шарапова Р.М.

     Ата-ана хакын хаклау баланың табигый һәм хокукый бурычы.Бу ике газиз зат балага тормыш бирүчеләр,аны карап тәрбияләп үстерүче, кеше итүчеләр һәм гомерләренең азагына кадәр үз балаларының шатлык куанычлары белән сөенеп,кайгы михнәтеннән хәсрәт чигеп яшәүчеләр,балалар мәнфагатен күз алдында тотып, һәрдаим хәлләреннән килгән мигъдарда хәерле эш тодыручылар. Ата-ана балага акыл, фәһем, туган тел тәрбия-тәртип, әхлак әдәп бирүчеләр, көн күрү, тормыш итү  җаен вә кагыйдәләрен төшендерүчеләр.

Шуның белән бергә алар тудырып үстергән,хәер-фатиха биреп мөстәкыйль тормыш юлына озаткан балалары өчен ил-көн хозурында, җәмгыять каршында җавап тотучылар.

   Иңнәренә шундый саллы вазифалар, олы әхлакый җаваплылык йөкләгән шәхесләр булганга күрә алар үзләренең ул-кызлары өчен иң кадерле , иң газиз кешеләр.Татар халкының яшәеш гимны саналырга хаклы “Туган тел” шигырендә Тукай, тикмәгә генәме әти-әнине “үзем” төшенчәсе белән янәшә куеп:

     И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

     Ярлыкагыл дип,үзем һәм әткәм-әнкәмне ходам,-дип яза.

Без әниләргә иң беренче нәүбәттә өстенлек бирәбез һәм бу хәл аңлашыла да.Әниләребез безне дөньяга китерәләр, күкрәк сөте белән җылыталар, назлары белән иркәлиләр, телләребезне ачалар, гомерләре буена безнең өчен чәчләрен агарталар, балалары адәм рәтле булып чыкса,хаклы горурланалар. Бу очракта бәгырьләре ташка әйләнгән һәм сукырларча яратып, балаларын, намуслы, тырыш, тугърылыклы, саф һәм зирәк аналар турында сүз бара.

“Яхшы ана булсын өчен, хатыннарга акыл һәм вөҗдан бирелгән”, -ди халкыбыз.

     Ананың балага тәрбия-тәэсир кодрәте гаилә яки нәсел масштабы белән генә чикләнми.Әгәр милләтнең әхлагы ана тезләрендә, ана итәгендә калынлана дибез икән, моның мәгънәсе бик тирән.Менә ни өчен дә Ана хакын хаклаучы халык Алла хакын хаклауга тиңләгән!Ана булу аерым бер илаһи  талант ул. Ул күп кенә бүтән талантлар шиккелле, ул да һәркемгә тигез бүленмәгән.Берәүләрдә-мул, икенчеләрендә-азрак, өченчеләрендә юк диярлек.

    Ана хакын олылап әйтелгән халкыбыз өйрәтүләрен хәтердән чыгармыйк:”Анаңны, йөкләп, өч кат Мәккәгә алым барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”,”Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаңда, хакын хаклап бетерә алмассың” һ.б. Күрәсез нинди чагыштырулар!

     Алар безгә гасырлар кичеп ирешкәннәр, шуларны акылыбызга гына түгел, җаныбызга да сеңдерү зарур.

   Безнең халык бик кырыс та була белә.Ул кайбер күшеккән иманлы тискәре бәндәләргә:”Анасын танымаган”Алласын танымас”,”Үз анасын яманлаган дошманга тотылар”-дип тә әйтүчән.

  Әтиләребез дә бик газиз безгә.Чын ирләр-асыл ирләр-ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да ул. ”Ат хакы-тәңре хакы” дию һәммәсен аңлатып бирә шикелле.Атаны хаклауга карата шул киләр”, ”Бәла өстенә бәлага тарысаң, атаңны сагыныпсың”. Бәлалардан, авырлыклардан йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы атаң булыр дигән сүз бу.

   Бүгенгә әле дәрте дә, дәрманы дә булганнарның һәм буын ныгытып килүче яшьләрнең игътибар-илтифатына аерата мохтаҗ тагын бер төркем кешеләребез бар. Алар-әбиләребез һәм бабаларыбыз. Болар-хәзинә, болар-киңәшчеләрнең беренчеләре, болар- ата-баба йоласын саклап, килер буыннарга тапшыручылар.Әби-бабайларны түр башында баш вәзир иткән гаиләләрдәге тәртипкә күз тимәсен дип карыйсың.

    Халык педагогикасының Ислам динендәге күркәм гамәлләр белән берләшүен үзенә рухи җим иткән әби-бабайларның тәрбияви көче һәм абруе  нәрсәдә?

    Хезмәт белән тәрбия кылуында, акыл-акыл белән, әдәпле-әхлаклы булу үзеңнең тәрбияви көче һәм абруе тәрбиялелегең белән тәрбияләнә дип аңлавында. Ягъни”Ата күргән ук юнар, ана күргән җеп җегерләр”. Моннан тыш дөнья гамәлләре Ислам диненең якты рухы белән өртеп аңлата-төшендерә белүендә.Шуңа күрә халкыбыз”Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар”,”Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар”, дип өйрәтә.

   Җаннарыбызга өлкәннәрнең шифалы яктысы төшеп, өмет-хыял ләззәтен тоеп торганда,без ата-ана һәм әби-бабай хакын олылаучан булырга тиеш. Моңа ирешү безгә җан рәхәте, үтәлгән бурыч канәгатьлелеге китерәчәк. Җирдә кеше булып яшәвебез мәгънәсенә якты бер төсмер өстәячәк.Алай гынамы? Балигъ булмаган сәламәт акыллы һәркем уйлап куяр: картлык дигәнең миңа да киләсе, олыгаюдан, картаюдан котылыр хәл юк. Шул чагында кунак ашы кара-каршы булуга ни җитә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...