Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк
статья на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Әти-әниләр җыелышына материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarybyzny_yalgyshulardan_saklyyk.docx16.12 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк

Яшүсмер чак – кеше тормышындагы иң актив чордыр, мөгаен. Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы кешегә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплыгын, законнарны белмәү еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен бозганда закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Балигъ булмаганнарга җәза биргәндә аның тормыш һәм тәрбияләү шартлары, психик үсеш дәрәҗәсе, шәхеснең башка үзенчәлекләре исәпкә алына. Балигъ булмаган үсмергә тәрбияви йогынтының түбәндәге мәҗбүри чаралары билгеләнергә мөмкин:

– кисәтү;

– әти-әнисе яисә аларны алыштыручы яки махсус дәүләт органы күзәтүе астына тапшыру;

– китерелгән зыянны киметү яисә каплау бурычын йөкләү;

– буш вакытын чикләЈ һәм балигъ булмаганның тәртибенә аерым таләпләр урнаштыру һ.б.

Яшүсмерләр арасында киң таралган җинаять төрләренә урлашу, талап алу, хулиганлык һәм наркоманлык керә. Шушындый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен үз-үзен тотуда тайпылышлары булган балаларга гаилә, мәктәп һәм хокук саклау органнарының бердәм булуы бик мөһим.

Иң беренче чиратта, мәктәптәге укучыларның хокук тәртибен бозуларының һәм җинаять кылуларының сәбәпләрен  ачыклау, анализлау булырга тиеш. Мондый эш барышында төрле сәбәпләр ачылырга мөмкин:

1. Балигъ булмаганнарның үзләренең генә түгел, ә бәлки аларның ата- аналарының законнарны белмәве.

2. Яшүсмерләрнең үз тәртипләре өчен ныклы җаваплылык тою күнекмәләре булмавы.

3. Укучыларның дәрестән тыш вакытындагы ялы дөрес һәм нәтиҗәле оештырылмавы.

4. Гаиләдә бала тәрбияләү өчен тиешле шартлар булмавы. Мәсәлән, ата-аналарның бала тәрбияләү белән шөгыльләнмәве, балалары алдында авторитетлары булмавы, гаиләнең матди яктан тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәве һ.б.

Саналган төп сәбәпләрдән чыгып, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча тәрбия эшен этаплап гамәлгә ашырырга мөмкин:

1 нче этап – укучыларның тормыш тәҗрибәсен ачыклау. Монда укучыларның үсеш дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Кызганычка каршы, укучыларның тормыш шартлары бер-берсенекеннән бик нык аерыла. Бер үк класста, бер үк партада утыручылар арасында яхшы шартларда яшәүче, шулай ук эчүчелек белән шөгыльләнә торган ата-аналарның балалары да утырырга мөмкин. Мондый чакларда сыйныф җитәкчеләре укучылар белән ышанычлы индивидуаль әңгәмәләр уздыра ала.

2 нче этап – яшүсмерләрне хокукый культурага өйрәтү. Бу этапта ата-аналарның катнашуы бик мөһим. Яшүсмерләр һәм өлкәннәр полиция, юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе, прокуратура хезмәткәрләре катнашында үткәрелә торган җыелышларда, конференцияләрдә катнашырга тиеш булалар.

3 нче этап – ялны дөрес һәм нәтиҗәле оештыру этабы. Ул бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия булган мөһим, көнүзәк мәсьәлә булып тора. Ә инде ата-ана, мәктәп, мәктәптән тыш оешмалар игътибарыннан читтә калган бала, иртәме-соңмы, үз «ял»ын үзе оештырырга керешә.

4 нче этап – эшкә йомгак ясау этабы. Әлеге этапта ирешелгән нәтиҗәләргә йомгак ясала.

Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф- хәтәрсез уздыру ата-аналар һәм укытучыларның бердәй бурычы. Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап, дөрес юлдан китәргә ярдәм итә алачакбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Табигатьне саклыйк!!!"

Экология  елына  карата  төзелгән  тәрбияви чара....

Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре

Әлеге текс үзенә ирек яуларга һәм үз хокукларын яуларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел,ә өлкәннәрне үзара аңлашуга,әңгәмәгә чакыру да....

Балаларны заман афәтеннән саклыйк

Ата-аналар җыелышы  өчен материал...

Проект "Табигатьне саклыйк!"

Проект "Табигатьне саклыйк!"...

ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК!

Бүген мин  бик куркыныч  төш  күрдем.Буш калган “Түбән Кама”  милли  паркында йөрдем....

Балаларны грипптан саклыйк!

Балаларны грипптан саклыйк!...

Саклыйк чишмәләрне!

Их, яшисе иде озак, мәңге...Табигатьтән башка үле без,Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый-Чишмәләрнең кадерен белегез!...