Балаларны заман афәтеннән саклыйк
статья по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

Ата-аналар җыелышы  өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Наркомания - заман афәте23.15 КБ

Предварительный просмотр:

      Яманлык белән намың чыкканчы, яхшылык белән җаның чыксын.

Татар халык мәкале

       Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Ни кызганыч, наркотик матдәләр кулланучыларның “яшәрә” баруы күзәтелә. Россиядә иң “яшь” наркоман - башлангыч сыйныф укучысы.

      Соңгы вакытта булган вакыйгалар хакында уйлансаң, чыннан да, аптырап каласың. Ә республиканың наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте вәкилләре рейдлар ясап, нәтиҗәләре белән шаккатырды. Бу ни бу? Әллә Татарстанны наркомания афәте биләп аламы, әллә бары бик яшерен булган фактлар гына ачылдымы? Нәрсә эшләргә?Әллә шулай наркотикларга батып калабызмы?  Ни өчен яшьләр үз гомерләрен наркотиклар белән бәйләргә тиеш? Татарстанда  “Притон” операциясе  нигезендә республика хокук сагында торучылар наркоманнар җыелып яткан урыннарны ачыклады. Казанда мондый “притон”нар-8, Чаллыда-6 һәм Әлмәттә-3 була. Милиция хезмәткәрләре аларның “ояларын” тузгыта. Ни гаҗәп,  авылларның берсендә дә мондый урын булганы ачыклана. Әнә шулай акрынлап наркомания афәте шәһәрләрдән читкә дә чыгып, үз территориясен киңәйтә. Хисапта торган наркоманнарның саны 8 меңнән артык. Әмма аларның  саны 10-15 мәртәбә артык. Наркотик матдәләрне кулланган яки наркомания белән авыручы кеше дәваланган чакта да, аның наркотик матдәләрне куллану теләге гомерлеккә кала.  Ихтыяр көче зур булса гына кеше ташлый аладыр наркотикларны.  Наркотик куллану - кулланмау кешенең психологиясеннән дә тора бит. Әгәр дә кеше моның зарарын белә икән,  реклама карап кына ,  аңа тартылмаячак, дип уйлыйм.  Бу аның тәрбиясеннән тора. Тәрбиягә  килгәндә, әти-әниләр бит безне, кечкенәдән үк бу-яхшы, бу начар, дип өйрәтәләр. Әгәр дә әти - әниләрнең наркомания турында мәгълүматлары күбрәк булса, алар күбрәк тәэсир итә алыр иде. Аларны бу афәттән саклап кала алыр иде, дип уйлыйм. Дин ягыннан да мәсьәлә күтәрелә. Дин ул кешеләргә нинди дә булса тәлапләр куя, нәрсәдән булса да чикли. Минемчә, дини  кеше андый юлга кереп китмәячәк. Дин кешене күңеле белән чиста яшәргә өйрәтә.

     Республика диспансерларында исә 8 мең наркоман исәптә тора, белгечләр сүзләренә караганда, дөрес картинаны белер өчен әлеге санны 8-10 тапкыр арттырырга кирәк. Наркоманнарның 70 проценты - 18-30 яшьтәгеләр, сүз уңаеннан, халыкның 10 проценты беренче кабудан наркотикларга бәйләнә. Һәрбер наркоман елына 10 кешегә кадәр үз даирәсенә җәлеп итә. Кайбер бәяләмәләргә караганда, бүгенге көндә илдә наркотикларга бәйлеләр 2 миллион ярым кеше дип исәпләнә, аларның 90%-ы героин кулланучылар.

    Балаларны наркотиклардан ничек сакларга соң? Үсмерләр тәрбияләүче һәр ата-ана үзенә шушы сорауны бирә торгандыр дип әйтсәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Кемдер бу хакта җитди уйлана, баласының һәр адымын тикшереп –күзәтеп тора, ә кемдер бу проблема үзенең гаиләсенә кагылмаячак дип исәпләп, яшьләрнең “начар гадәтләре”н тәнкыйтьләү белән генә чикләнә. Шул ук вакытта наркотикларны сату һәм куллануның куркыта торган үсә баручы статистикасы кайдадыр “кыргый” Көнбатышта түгел, ә безнең шәһәребездә наркомания афәтенең яңадан - яңа кеше тормышларын һәм язмышларын юк итүен, беркемне дә кызганмавын дәлилли.

 Сәбәп белән ничек көрәшергә?Аның төрле юллары бар: наркотиклар белән бәйләнгән кешеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләрен ачарга;наркоманиягә каршы көрәшне тәмәке тартуны һәм исерткеч эчемлекләрне  куллану белән бергә алып барырга;Урта Азия илләре белән чикләрне ныгытырга;студентлар һәм укучылар арасында наркотикларга каршы көрәшү өчен, яшьләрнең үзләрен тартырга; мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуга каршы көрәшне киңрәк җәелдерергә; балачакта ук баланы мөстәкыйль, җаваплы, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен күрә һәм алар өчен җавап бирә белгән кеше итеп тәрбияләү зарур.

      Баланың наркотиклар кулланганын ничек белергә?Наркотик кулланган бала гел ялгыз калырга тырыша, яшүсмер әти-әнисе белән аралашудан кача,өйдән озакка чыгып китә, үз-үзенә бикләнә, начар укый башлый, дәресләр еш калдыра, элекке шөгыльләре кызыксындырмый, алдаша, бернәрсә белән дә кызыксынмый, ваннада яки туалетта бик озак бикләнеп утыра, соң йокыга ята, соң тора, йоклый алмый,төшенкелек гаять зур активлык белән алмашына,тәртибен аңлатып булмый: ызгышлар вакытында сүлпән, тыныч шартларда киресенчә ачулы, ярсулы була. Өйдән акча югала, баланың тәнендә бик күп күгәргән, киселгән, сигареттан пешкән урыннар барлыкка килә,күзләре кызара, борын төбендәге кан тамырлары киңәя, бигрәк тә кулларында шприц эзләре күренә.

         Наркотиклар белән танышу 11-14 яшьтәгеләрдә күзәтелә. Наркоман наркотиклар кабул итә башлаганнан соң 4  кенә ел яши. 80% очракта наркомания дәвалап булмастай ике авыруга –С гепатиты һәм СПИДка илтә. Наркоманиянең төп үзенчәлеге – наркотиклар кулланудан соң психикага ясалган зарар дәвалауга бирелми. Кайбер ата-аналар балаларының инде күптән наркотиктан башка тора алмауларын белмиләр. Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, алар үзәк нерв системасына тәэсир итеп наркотик исереклелек халәтен китереп чыгара. Аны табиблар телендә эйфория диләр. Бу халәттә кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката; психоз, эпилепсия кебек каты авырулар, күңел болгану – наркоманның һәрчак юлдашы булган авырулар.

        Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 650 наркоман яши, аларның уртача яше- 25-40 яшь. Бу күрсәткечләр буенча шәһәр Татарстанда җиденче урында тора. Шунысы куандыра: ике ел эчендә 14-17 яшьлек яшүсмерләр арасында бер наркоман да исәпкә куелмаган. Мәктәпләрдә наркотик кулланмыйлар дип тә курыкмыйча әйтеп була.Ике ел рәттән уздырылган тест нәтиҗәләре - моның дәлиле. Наркология диспансерында “наркомания” диагнозы белән 400 кеше исәпләнә, шуларның 378-е - героин кулланучылар. Узган ел барлыгы әйләнештә 32,5 кг төрле наркотик матдәләр алына, 110 наркотик саклау урыны һәм Түбән Камага китерә торган ике канал ябылган.

        Авыруны дәвалаганчы, аны кисәтү җиңелрәк – бу һәркемгә мәгълүм хакыйкать, ләкин сүз наркотиклар турында барганда,- ул аеруча әһәмиятле. Наркоман булмас өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Ихтыяр көченә ия,  хезмәт сөючән, кечкенәдән яраткан шөгыле булган,спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый. Гаиләдә дуслык булу, үзара аралашу, аңлашу- балалар өчен терәк.

          Наркомания -   замана чире. Ул җәмгыятебезнең бөтен тармакларын җимерә.Җәмгыять тотрыклы үссен өчен, нык гаиләләр, сәламәт белгечләр, ышанычлы хөкүмәт, акчага сатылмаучы хокук саклау органнары, кануннарны үтәүче гражданнар кирәк. Күргәнебезчә, яшүсмерлек чоры-гаять катлаулы, шул ук вакытта бик әһәмиятле һәм баланың киләчәк тормышын билгеләүче чор. Бары тик зирәк, балаларын яраткан, түземле, сабыр ата-аналар гына яшүсмерләргә шушы катлаулы чорда ярдәм итә ала. Бала ярдәмне кабул итсен, яхшы теләкләрне аңласын өчен, ата-аналардан бары тик аңа җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт, аның яшь үзенчәлекләрен аңлау, авыр хәлләрдә ярдәм кулы сузу, хезмәттәшлек итү генә сорала.

         Әйе, без зур тизлекләр гасырында яшибез.Шуңа күрә дә һәр кеше тормышка яраклаша алмый. Кешеләр стресслардан төрлечә кача: берәүләр кызыклы шөгыльләр белән мавыга- һәр мизгелнең кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә - гомерен бушка үткәрә. Кайсы юлны сайлыйсың – уйлан, икенче юлны сайлап гомереңне яшьләй өзмә, үзеңне тормыш матурлыгыннан аерма.Шуны онытмыйк: без– гүзәл җиребезнең киләчәге. Милләтнең байлыгы – аның сәламәтлегендә. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Яшьләр, уйланыгыз, милләт киләчәге безнең кулыбызда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Презентация "Табигатьне саклыйк!!!"

Экология  елына  карата  төзелгән  тәрбияви чара....

Проектирование танцевального номера объединения народного танца "Русский сувенир" "Тень - тень над водою"

Проектирование танцевального номера  «Тень – тень над водою».Каждая эпоха как в зеркале отражается в танцевальной культуре народа.Фольклор наполняет душу каждого человека гордостью за свой народ,...

Балаларны грипптан саклыйк!

Балаларны грипптан саклыйк!...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...