Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә
статья на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Әти-әниләр җыелышына материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balanyn_slten_nichek_acharga_hm_ustererg_nyelysh.docx24.73 КБ

Предварительный просмотр:

Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә?"

       Сәләтлелек нәрсә ул? Сәләтле яки сәләтсез кеше. Бу нәрсә безне һәр вакыттада кызыксындырып тора. Ата – аналар еш кына болай дип борчылалар : “ Минем улымның математикага бернинди сәләте юк, ә мин аның әтисе кебек инженир булуын булуын телим” Балалар үзләре дә , бигрәк тә өлкән класс укучылары, сәләтлелек турында сөйләшергә яраталар. Бу – алар өчен практик әһәмияткә ия булган мәсәлә. Ник дигәндә, тормышта юл сайлап алганда, үзеңнең сәләтлелегеңне дөрес билгеләргә , үз көчеңне син хезмәт итәсе өлкәдә очраячак авырлыкларга карап чамаларга кирәк була. Ләкин, күрәсең, иң элек сәләтлелек үзе нәрсә аңлатканын белергә

кирәктер.

       Без еш кына кешеләрнең сәләтле, талантлы, даһи булулары турында сүз йөртәбез, ишетәбез, уйланабыз. Әлеге сыйфатлар кешенең , аның шәһесенең кабатланмас, ачык чагылып торган шәхси сыйфатлары –иҗади, интелектуаль, эмоциональ, физик мөмкинлекләре буларак кабул ителә. Кешенең нинди дә булса бер өлкәдә сәләтле булуы табигатьтән, нәселдән, генетик фондтан килә. Һәрбер балада ( нормаль бала турында сүз бара) кешегә хас булган эчке табигый көчләргә җирлек, нигез, алшартлар бар, һәм ул билгеле бер зарури социаль шартлар тудырылган очракта, үзенә бирелгән эчке табигый көчләрне үстерү мөмкинлегенә ия. Уңай шартлар, уңай мөмкинлекләр булган очракта һәрбер бала үзен сәләтле зат буларак күрсәтә ала. Ә инде феноменаль сәләт, гадәттән тыш сәләтлелек, талант, билгеле

булганча, кеше организымының үзенчәлекләренә нигезләнгән.

      Сәләт - асылда бик тә күпкырлы һәм бөтенлеккә - тулаемлыкка ия күренеш. Сәләтнең асылы кешенең анатомик – физиологик сыйфатларына , баш миенең төзелешенә, аның эшчәнлегенә нигезләнгән. Балада аеруча сәләт барлыкка килүе һәм ул сәләтнең тагында зур үсеш алуында нерв эшчәнлегенә бәйле психик сыйфатлар да шактый зур роль уйный. Ә бу сыйфатлар исә баланың дөньяны үзенчә , оригиналь – үзенчәлекле кабул итүен, тәрбиягә һәм укуга, белем алуга омтылышын, иҗатка, үз – үзен раслауга булган мөнәсәбәтен дә билгелиләр. Сәләтлелек мәсәләсендә, шулай ук эмоциональлек һәм ихтыяр кече, практик эшкә - хәрәкәткә әзер булу да зур әһәмияткә ия. Бала үзендәге мөмкинлекләрне һәм иҗат куатен

әнә шул ихтыяр көче, эшкә әзер булуы, эмоциональ дәрте аша тормышка ашыра.

       Сәләтлелек һәм талантлылыкның кешедәге индивидуаль – шәхси сыйфатлар, әхлакый – эстетик сыйфатлар белән бәйле булуы бәхәссез. Инанганлык, үзең инанган идеягә тугрылык, принципиальлек , рухи иреклеккә омтылу, үҗәтлек, фидакарьлек, үз – үзеңне билгеле бер тәртипкә буйсындыра белү һәм аңлы рәвештә кабул ителгән кешелеклек - болар барысы да кешедә сәләтнең, талантның үсүе өчен мәҗбүри һәм зарури шартлар. Сәләт үсешенә ярдәм иткән фактор – сәламәт генетик нигез һәм,

әлбәттә, социаль педагогик – психологик шартлар. Сәләт, тумыштан

килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзеннән үзе ярып барырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта, тирә - юньдәге шартлар, мохит, тәрбия һәм укыту барышында туган эмоциональ – психологик эшчәнлек, физик һәм интелектуаль әзерлек баладагы сәләтнең үсешенә турыдан – туры тәэсир итә. Сәләтле баланың мөстәкыйль эшчәнлеге ,ялгышлары – табышлары өлкәннәрнең теләктәшлек шартларында барырга тиеш. Әмма бу теләктәшлекнең , турыдан – туры күзәтчелек итү , бала күңелендәге фантазияне тыю исәбенә бармавы кирәк. Шул ук вакытта, һәртөрле сәләт иясе янында остаз, педагог булуы шарт. Шунсыз сәләт үз югарылыгын бик тиз җуярга мөмкин. Моннан соң алга таба үсү турында инде сүз дә булуы мөмкин түгел. Сәләт- мөмкинлек , ә теге яки бу эштә ирешелгән осталык дәрәҗәсе – бусы инде чынбарлык. Баланың музыкага сәләтенә карап кына, үсеп җиткәч ул, ул музыкант булачак диеп әйтеп булмый әле. Бу теләк тормышка ашсын өчен махсус уку, музыка коралы, ноталар, шулай ук вакыт, сәламәтлек һәм башка бик күп шартлар булу сорала. Шулар булмаса, сәләт чәчәк атканча ук шиңгән гөл кебек сулачак. Психология кеше сәләте үсешенең гомуми кагыйдәсен билгели. Сәләт бары тик эшчәнлектә һәм бары тик шушы сәләткә корылган эшчәнлектә генә күренә ала. Рәсем ясатып карамыйча кешенең рәсемгә осталыгы турында берни әйтеп булмый. Аның сәләте булу –булмавы рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре ясарга махсус рәвештә өйрәтеп – укытып караганнан соң гына ачыкланачак. Бу аның эшалымнарын, төсләр нисбәтен тиз һәм җиңел үзләштерә алуында

чагылачак.

      Конкрет эшчәнлектә чагылган сәләтлелек шул эшчәнлектә үк үсә һәм формалаша.Әйтик, электротехника белән даими рәвештә шөгелләнү яшь егетнең техник сәләтен үстерергә мөмкин. Ул яңа сызымнар ,схемалар , катлаулы үткәргечләр һәм приборлар серенә башкаларга караганда тизрәк һәм әйбәтрәк төшенәчәк. Тырышлык белән ясалган күнегүләр нәтиҗәсендә спорт өлкәсендә күзгә әллә ни бәрелеп тормаган сәләтнең дә ныгып китүе бар. Балачакта ук ниндидер сәләтле булып та аны күрсәтә алмаган кеше, шушы сәләтен үстерүе аркасында, тора – бара чын данга ирешкән очраклар да аз түгел.

        Сәләтлелек, талант – психологик яктан чыгып караганда, кеше сыйфатларының бик катлаулы ансамбле ул, һәм һәр кешедә теләсә нинди эшне мөстәкыйль рәвештә, башкаларны кабатламыйча , үзенчә иҗади төстә үти алу мөмкинлеге бар, дип уйлау ялгыш булыр иде. - Ни генә дисәләрдә, балада тумыштан килгән талант булмаса, бернинди тәрбия, бернинди иң алдынгы методлар белән дә аны ни Бетховен, ни академик Павлов, ни Майя Плисецкая итеп тәрбияләп булмаячак. Тумыштан ук күренеп торган талант билгеләренең уңай ролен берәү дә кире какмый. Әмма уңай шартлардан , тәрбияләүдән башка, шушы талант билгеләрен үстермәгәндә, алар , эшкә

ашырылмыйча, талант билгеләре генә булып калачаклар. Сәләтлелекне тырышып үстергәндә генә, балада тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларын булдырганда, Сәләтлелеге нинди булуга карамастан, аны чын иҗади шәхес итеп тәрбияләргә була. Димәк, шулай да бөтен нәрсә тумыштан ук табигый сәләткә ия булуга кайтып каламы икән. Юк, барысы да түгел. Иҗтимагый мохит тарафыннан тудырыла торган шартлар – иң хәлиткеч фактор. Талант барлыкка килүгә тумыштан бирелгән сыйфатлар да, тышкы  мохит шартлары да роль уйный. Әмма бу формулировкада проблема сыйфат ягыннан гына хәл ителә. Шуны төгәлрәк ачыкларга кирәк – генетик яктан нәрсә күчә дә, тәрбияләү процессында нәрсә өстәлә, биологик һәм социаль факторлар үзара ничек тәэсир итешәләр. Монда социаль факторлар, әлбәттә, төп рольне уйный.

      Талантлылык кайбер кешеләрдә генә беленеп тора, күбесенчә исә аны ачарга һәм махсус үстерергә туры килә. Бу эш яшь кешегә ул сайлап алырга мөмкин булган бердәнбер тормыш юлы турында үз карашларыңны көчләп тагу формасында түгел , ә шушы юлны аның үзенең эзләп табуына булышу, тапкач, шул юлда ныгып калуына ярдәм итүдән гыйбәрәт. Ата – аналары, туганнарының өмет итүләренә дә карамастан, баладан атаклы математик яки композитор чыкмый икән, аның өчен юллар ябык дигән сүз түгел - ул талантлы инженир яки менә дигән педагог булып китәргә мөмкин. “Безнеңилдәялкаулар гына талантлы түгел”, - дигән Николай Островский. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Ләкин кешенең сәләтен ничек ачыкларга да, ачыклагач , аны ничек үстерергә? Бу сорауга мәктәп тә, гаилә дә җавап бирергә тиеш. Әмма, сәләтлелек турында сүз чыкканда, ата – аналарны еш кына балаларындагы менә дигән талантны үстерүгә караганда, аларның укуларына бәйле сәләтне үстерү мәсьәләсе борчый. Алар балаларының нәрсәгә сәләтле, нәрсәгә сәләтсез булуларын ничек ачыклау , уңышлы гына һөнәр үзләштерү , белгечлек алу , әйбәт уку өчен кирәк булган сәләтләрне ничек булдыру мәшакәте белән мәшгульләр.

        Психологларның тикшеренүләре, талантлы балаларның иҗат эшчәнлегенең алшарты һәм нәтиҗәсе туктаусыз һәм тынгысыз рәвештә киеренке акыл эшчәнлегенә һәвәслек белән бәйләнгән булуын күрсәтте. Башка балалардан алар иң элек шул яклары белән аерылып торалар. Сәләт ул шундый нәрсә: я була ул ,я юк. Балада булган сәләтнең үсүе яки сүнүе гаиләгә нык бәйле. Балада туып килгә торган сәләтне үз вакытында күреп алырга , әдәп саклап һәм аңлап, әлеге сәләтне үстерүгә ярдәм итәргә, осталык һәм ныклык күрсәтеп, иҗат өчен шартлар тудырырга кирәк. Ата –

аналарның турыдан – туры бурычы шуңардан гыйбәрәт. Мисал өчен ике гаиләдә күзәтелгән бала язмышын әйтеп үтәсе килә.

1 гаилә.

.... Бер кыз бала балчыктан һәм пластилиннан әйберләр ясарга ярата торган була. Көзге алдындагы өстәлгә пластилиннан ясалган кызыклы сыннар тезелә: Монда – Хлестаков та, Собакеевичта, барлык әкият геройлары да була. Өстәлчектә инде урын да калмаган. Беркөнне мәктәптән кайтып кергәч, шундаук кыз ниндидер үзгәреш булуын сизеп ала. Өстәл өстендә баланың ясаган әкият дуслары юкка чыга, ә китап киштәсендә төрле төстәге

пластилин кисәкләреннән хасил булган бәләкәй өем – кызның нәни дусларыннан бары шул калган. Бала бу кичне елап үткәрә. Уйламыйча эшләгән адымы өчен әни кеше бик үкенә, хәлне әти кешегә сөйләп бирә. Ә әти кеше тыныч кына : “ Һич тә аңламыйм, нигә бу хәтлә борчыласың син. Яңаларын ясар “- ди. Кызның язмышы кире якка хәл ителә, ул башка кулына пластилин кисәкләрен бөтенләй алмый.

2 гаилә.

..... Яшь егеттә химия белән нык кызыксыну билгеләре күренә башлагач , аның әти - әнисе уйга төшәләр. Үч иткәндәй, гаиләдә химия буенча белгеч кеше булмый һәм улларының һәр көн саен яудырып торган исәпсез – хисапсыз сорауларына берәү дә җавап бирә алмый. Әлбәттә, мәктәптә химия укытучысы, шәһәрдә  китапханә, уку залы бар. Һәм егетнең бу мавыгуларына кул селтәргә, үз җаен үзе карар әле, дияргә дә була иде. Ләкин ата – ана башкача фикер йөртәләр. Улларының китап киштәсенә химия турында яңа китаплар алып кайтып куялар. Әнисе исә әтисенең бер

танышы органик химия өлкәсендә эшләвен искә төшерә, һәм яшь егет бер атнадан соң җир йөзендәге иң борынгы фәннәрнең берсе – химиягә гашыйк кеше белән таныша. Кыскасы, улларының мавыгуын сүндермәс- шиңдермәс өчен гаиләдә барсыда эшләнә. Шуңа күрә дә хәзер бу егетнең бүгенге химиянең актуаль проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә торган фәнни тикшерү институтларының берсендә эшләве бердә гаҗәп түгел.

         Нәтиҗә ясап, әйтәсе килә теләсә нинди сәләтлелекне күнектерергә һәм үстерергә кирәк. Баланың сәләтлелеген үстергәндә иң әһәмиятлесен онытмаска кирәк. Сәләтлелекне үстерү – үзмаксат түгел. Баланың сәләтләрен үстерү турында кайгыртканда иң мөһимен – нинди генә хәлләргә юлыкканда да кеше, шәхес булып калу сәләтен үстерү турында онытмаска кирәк. Сәләтлелек билгеләре дигәндә , без, иң беренче чиратта, кешедәге

акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог – галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтлә балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесе – зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар ( вундеркиндлар); икенчесен – аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтлелек билгеләрә ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

     Шуны онытмаска кирәк: Психология фәннәре докторы Ю. Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?Ссылка: http://belem.ru/node/2321 Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/linkid,17368

Баланы  дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына ю...

Баланы ике телгә ничек өйрәтергә

Баланы ике телгә ничек өйрәтергә...

Баланы ничек мактарга

Баланы ничек мактарга...

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...