Родительское собрание "Здоровье детей в наших руках"
материал на тему

Ибрагимов Фаниль Фаилович

 Родительское собрание "Здоровье детей в наших руках" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarnyn_slamtlege_beznen_kulda.docx21.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Балаларыбызның сәламәтлеге безнең кулда.

Максат:

  • Әти-әниләрнең игътибарын балаларның сәламәтлеген саклауга юнәлтү.
  • Әти-әниләр белән берлектә балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан  сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төзү.

Әңгәмә барышы.

Исәнмесез, кадерле әти-әниләр! Сезне биредә күрүемә мин бик шат. Бүген без гаиләдә балалар тәрбияләү буенча чираттагы әңгәмәбезгә җыелдык.

Бала күңеле – тулы касә ул. Сез шул касәнең нәрсәләр белән тулы булуын теләр идегез? Ягъни, балаларыгызны нинди итеп  күрәсегез килә? (Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?)

Сезнең һәркайсыгызда, шулай ук миндә дә ”йөрәкчекләр” бар. Әйдәгез, балаларыбызда булуын теләгән сыйфатларны “йөрәкчекләргә” язып, касәгә салыйк әле. (Әти-әниләр теләкләр язып  ”йөрәкчекләрне” скотч  белән чынаякка беркетәләр.)

-Карагыз әле, баланың күңеле нинди матур! Ә бу чынаяк чайпалмасын, ватылмасын, тагын да баесын дисәк, без гаиләбездә балаларыбыз турында кайгыртып, аларга тормышта дөрес юнәлеш биреп, терәк булып яшәргә тиеш. Гаилә бит балаларга ышаныч, мәхәббәт, сәламәтлек буенча беренче дәресләрне  бирә.

-Кабат чынаякка күз салыгыз әле. Күбебез балаларга нәрсә теләгәнбез?

Слайд 2

-Әйе, сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы ул. Моны без халык мәкальләрендә дә ачык күрәбез. Игътибар итегез әле, нинди дөрес сүзләр:

 Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

-Без бүген сезнең белән гаиләләребездә сәламәт балалар тәрбияләү турында сөйләшербез. Ә иң элек ачыклап китик әле, сәламәтлек нәрсә ул?

Акыл штурмы “Сәламәтлек – ул ...”

-Ә хәзер балаларның сәламәтлек турында фикерләрен әйтеп китик.  

Слайд 3

_Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Сәламәтлек -  тазалык, саулык” – дип бирелгән.

Слайд 4

-Күргәнебезчә, һәркем сәламәтлекнең нәрсә булуын күзаллый һәм күзаллаулар дөрес тә. Ләкин менә күбебезгә сәламәт яшәү ревешенең рефлексы, ягъни күнекмәләре җитми. Ә балада сәламәт яшәүгә омтылышны нәкъ менә гаилә булдырырга тиеш. Гаилә мәктәп белән берлектә балада башта күнекмәләр  яки гадәт булдырырга, аннары аларда ихтыяҗ тууга ирешергә тиеш. Ә балада күнекмәне сүз белән генә булдырып булмый, үрнәкне әти-әни башлап күрсәтергә тиеш. “Сөйләп түгел, эшләп күрсәт” – дигән бит борынгылар.

Слайд 5

Белгечләр фикеренчә, кешенең сәламәтлеген 100% дип карасак, аның  20% нәселдәнлектән, 20% әйләнә-тирәнең тәэсиреннән, 10% медицина оешмалары эшчәнлегеннән , ә менә 50% кешенең үзеннән, аның нинди яшәү рәвеше алып баруыннан тора.

-Сыйныфтагы балаларның медицина тикшерүе нәтиҗәләренә  игътибар итик әле.

Слайд 6

-Күргәнегезчә саннар тынычланырлык түгел.

Сыйныфта 20%  баланың күз күреме начараю күзәтелә. Күзебез бөркетнеке кебек үткен, ябалакныкы кебек караңгыда яхшы күрмәсә дә, кешенең төп ярдәмчеләре. Барлык иформациянең 90% кеше күзләр ярдәмендә үзләштерә. Шуннан уйлап карагыз, күзләрнең  кеше тормышында нинди ролен. Ә бит нәселдән килү булмаганда, күзләрне саклап була. Моның өчен түбәндәгеләрне истә тоту кирәк:

Слайд 7

Памятка өләшәм, сөйлим:

-Күзләрне кояш чыгуга, баюга, яна торган мичкә, учакка, шәмгә карап чынытырырга мөмкин.

Слайд 8

4 укучының гәүдә тотышы дөрес түгел. Гәүдәне дөрес тоту берәүгә дә нәселдән бирелми., аның өстендә эшләргә кирәк – һәм нәкъ менә бала, үсмер чакта. Балаларыбыз төз гәүдәле, матур йөрешле булсын өчен безгә игътибарлырак булырга кирәк. Кечкенә вакытта балаларны кашык тотарга өйрәткәч, ул дөрес тотарга гадәтләнегәнече игътибар итәбез, шулаймы? Ә нигә аларны шулай үҗәтләнеп гәүдәне дөрес тотарга да өйрәтмәскә? Гәүдәне дөрес тоту матурлык өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә кирәк. Гәүдәне дөрес тотмау сулыш алуны, йөрәк-кан әйләнеше системасы эшчәнлеген начарайта. Шулай ук күз күреме начарлану, остеохондрозга, сколиозга китереп җиткерергә мөмкин.

Слайд 9

Гәүдә тоту бозылуның психологик яктан да начарлыгы бар. Кемнең генә үз баласын бөкрәйгән арка, асылынган җилкә, алга иелгән баш белән йөрүен тели икән. Шулай булгач нишләргә?  Иң элек түбәндәгеләрене истә тотарга:

Слайд 10

   Шулай ук гүдә торышын дөрес формалаштыру өчен күнегүләр комплексын да эшләү кирәк. Әйдәгез, бергәләп берничә гади генә күнегү эшләп карыйк.  Күнегүләр

Мин сезгә күнегүләр комплексын өләшәм. Ә сез өйдә балалар белән бергә вакыт табып һәркөн ким дигәндә 10 мин күнегүләр эшләсәгез иде.

Памятка өләшәм.

-Балаларда кариес. Аннан саклану өчен ниләр эшләргә мөмкин?

- Әйе, беренче чиратта гигиена кагыйдәләрен үтәргә: иртә-кич теш чистартырга, ашаган саен авыз чайкарга. Кальций җитмәгәннән дә теш бозыла. Ә кальций сөт продуктларында күп. Шулай ук кальций препаратлары аптекаларда да бар.

Тешләрнең сәламәт булуы дөрес тукланудан да тора.

Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвешенең нигезе ул. Ул безнең организм өчен төзелеш материалы кебек. Ә баланың әле үсәсе бар. Организмга май, аксым, углеводлар, витаминнар кирәк. Шуларның берсе генә җитмәсә дә организм хәлсезләнә, үсү тоткарлана. Ашаган ризык бу  матдәләргә бай булыргатиеш, әмма һәрнәрсәнең чиге бар. Күренекле рус язучысы Л.Н.Толстой дөрес туклана белмәүчеләр өчен: “Үзеңнең авызыңны күзәт, аның аша күп авырулар керә. Ашап өстәл яныннан киткәндә тамагың тук булмасын”- дип язган. Шунлыктан ашаганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

Слайд 11

  • Бүген без сезнең белән сәламәт балалар тәрбияләү турында сөйләшеп сәламәтлекнең кайбер элементларына тукталдык. Ә сәламәт бала тәрбияләү өчен беренче чиратта без үзебез сәламәт булырга тиеш. Әйдәгез, биредә сөйләшкәннәрне истә тотып, балаларыбыз белән берлектә гигиена кагыйдәләрен үтәп, дөрес тукланып, саф һавада йөреп, хәрәкәттә бәрәкәт икәнен истә тотып бәхетле үрнәк гаиләләрдә яшик.

Слайд 12

Рефлексия.

-Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, кулларыгызны алга сузыгыз. Учларыгызда кечкенә кояшлар ята дип хис итегез. Сизәсезме, ул кояш ничек җылыта! Шул җылылыкны кулларыгызда саклап гаиләләрегезгә алып кайтыгыз һәм якыннарыгызга да өләшегез.

Кояшның кадере - баегач, сәламәтлекнең  кадере авыргач беленә”.  Бәхетебез үз кулыбызда. Һәркөн чыккан кояшка,  табигатьнең  һәр мизгеленә сокланып, тормышның ямен, тәмен, кадерен  тоя  белүче сәламәт  балалар  тәрбиялик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

родительское собрание "Здоровье наших детей - в наших руках"

Родительское собрание посвящено одной из самых актуальных тем - здоровью детей. Родителям представлен материал о факторах, влияющих на здоровье подрастающего организма, и даны рекомендации по предотвр...

Родительское собрание "Безопасность детей в наших руках"

Родительское собрание "Безопасность детей в наших руках" преднозначено для родителей учащихся 7-8 классов. Цель:  формирование ответственности родителей за обеспечение безопасности жизн...

Родительское собрание « Здоровье детей в наших руках» (старшая логопедическая группа для детей с ОНР)

Цель:- Познакомить родителей воспитанников с основными факторами, способствующими укреплению и сохранению здоровья дошкольников в домашних условиях и условиях детского сада.-  Формировать у родит...

Классное родительское собрание «Безопасность наших детей в наших руках»

Соблюдение учащимися техники безопасности в учебное и внеурочное время....

Сценарий классного родительского собрания "Здоровье детей в наших руках"

Цель: формирование у родителей устойчивой мотивации по сохранению укреплению здоровья своих детей.Форма проведения: дискуссия.Вопросы для обсуждения:Анализ состояния здоровья учащихся на данный период...

Презентация к родительскому собранию "Здоровье детей в наших руках"

Презентация к родительскому собранию "Здоровье детей в наших руках" на татарском языке....

Родительское собрание «Здоровье детей в наших руках»

Искусство долго жить состоит, прежде всего, в том, чтобы научиться с детства следить за своим здоровьем. То, что упущено в детстве, трудно наверстать. Поэтому важным направлением в дошкольном вос...