Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"
статья (9 класс)

" Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларга тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаилә  бердәмлегенә ирешү

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен

Максат: балаларга тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгыту; хәзерге шартларда балаларга тәрбия бирү үзенчелекләре турында фикер алышу; җәмгыятьнең бер күзәнәге булган гаилә турында балалар һәм ата-аналарның күзаллауларын киңәйтү, аларда миһербанлылык, шәфкатьлелек, әби-бабайларны олылау сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар: гаиләнең белем бирүдә һәм тәрбия эшчәнлегендә катнашуына этәргеч бирү; ата-аналарның тәрбияви белемен күтәрү; гаиләдә буыннар бәйләнешен ныгыту; балаларга хезмәт, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: стенада гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар (“Бала гаиләнең көзгесе; су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда ата белән ананың әхлакый сафлыгы чагыла”-В.А.Сухомленский. “Ата-аналар өчен гаилә тәрбиясе – барыннан да бигрәк үз-үзеңне тәрбияләү ул”-Н.К.Крупская. “Мәктәп баланы күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы ата-анадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый”-Н.М.Карамзин.), “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге “ темасына стенд, гаилә белән ясалган кул эшләре күргәзмәсе, анкеталар.

Җыелышның барышы

Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген безне һәммәбезне дә уртак уй, уртак фикер берләштерә. Ничек итеп хәзерге заманга яраклаша ала торган, әхлакле, итагатьле, киң эрудицияле шәхес тәрбияләргә? Кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк без, әти-әниләрдән, тәрбиячеләр һәм укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

Гаилә – изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр яши. Ә гаилә тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган ризык-нигмәтләрне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү, хәрәмнән саклану. Гаиләнең һәр әгъзасе менә шушы бурычларны үтәгәндә генә, гаиләдә тәртип була, бу гаиләдә тәрбияле балалар үсүенә шик калмый. Бүгенге тормышыбыз бер дә мактанырлык түгел. Үсмерләр арасында җинәятчелек котырып үсә, ата-ана да үз вазифасын онытып бара. “Ата улны, ана кызны белми”. Хәтта кайбер аналар балаларын ташлап китә. Яшьләр арасында эчкечелек, наркоманлык күренешләре киң җәелде. Бала андый тискәре сыйфатларга ия булмасын өчен анда нинди гадәтләр тәрбияләргә һәм нәрсәләрне төшендерү мөһим дип саныйсыз? (Әти-әниләрнең җаваплары тыңланыла)

Укытучы. Әйе моның өчен анда ихтыяр көче, тәвәкәлләк, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләргә ныклы белем бирергә кирәк. Балаларга түбәндәгеләрне төшендерү мөһим:

  • гаиләдә балалар кечкенәдән алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә тиеш

-даруларны ихтыяҗ булмаса эчмәскә, тиешле урында сакларга кирәк

- таныш булмаган кешеләргә сагаеп карарга өйрәтегез

- бала теләсә нинди тәкъдим , күнегүләрдән баш тарта белергә тиеш

- тәмәке, алкоголь, наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүен аңлатыгыз

- баланың яраткан шөгыле булсын, спорт, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый

- гаиләдә дуслык, үзара аңлашу булсын

Яшьләр арасында дорфалык, тәртипсезлек, тупаслык күренешләре киң җәелде. Бу нилектән шулай? Без тәрбиядә нинди ялгышлыклар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? Балаларыбызны бәхетле итү өчен нәрсәләр эшләргә? Тәрбиядә нинди кыйблага карарга кирәк? (Әти-әниләрнең фикерләре тыңланыла.)

Ә бит үткәнебезгә әйләнеп кайтсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, намуслы, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән танылган. Матур гореф-гадәтләр, кунакка йөрешү, милли бәйрәмнәр уздыру хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Өлкәннәрне аксакаллар дип йөрткәннәр, авыр хезмәт башкара алмасалар да алар зур терәк саналган. Татар гаиләсендә элек-электән өй түрендә әби белән бабай утырган, аларның киңәш табышыннан башка йортта берни эшләнмәгән. Бүген исә мондый гадәт онытылып бара. Хикмәт тә шунда: хәзер яшь гаиләләр өлкәннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалары әби-бабаларының кыйммәтле рухи мирасыннан мәһрүм кала. Элек-электән сакланып калган гаилә традицияләрен. Гореф-гадәтләрен белмичә үсә. “Бүген җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсе түбән” дигән фикерләр шуңа барып тоташмыймы икән ? (фикер алышулар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                    Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Бала тәрбияләү серләре. ( мәкалә)

Әхлакый кыйммәтләр югалып барган заманда бала тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләр....

Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-ана җаваплылыгы.

ldquo;Дөрес тәрбия бирү- ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү- ул безнең киләчәк кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр, ил алдында гаебебез”.          ...