Бала тәрбияләү серләре. ( мәкалә)
статья на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Әхлакый кыйммәтләр югалып барган заманда бала тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_trbiyalu_serlre.docx16.77 КБ

Предварительный просмотр:

                                Бала тәрбияләү серләре

                                                мәкалә

      Гаиләдә бала тәрбияләү – һәр заманда иң мөһим, иң җаваплы, авыр, шул ук вакытта иң күркәм вазифаларның берсе.

     Күренекле галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин үз заманында болай язган: ”...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә – яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш – ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр...”

    Гаиләдә тиешле тәрбия алган балалар үз якыннары өчен генә түгел, туган ягы, туган җире, Ватаны, бөтен бер җәмгыять өчен дә файдалы шәхесләр булып җитешә. Җәмгыятьне бит гаиләләр төзи. Ата - анасыннан яхшылыкка өйрәнгән, кыю фикерле, уяу булган, әмма тупаслыктан, оятсызлыктан, хәйләкәрлектән читтә торган балалар күбрәк булган саен җәмгыять төзек була, үсә, камилләшә.

     Без әхлакый кыйммәтләр югалып барган заманда яшибез.Өлкәннәр хәзерге яшь буынның әдәпсезлеге, итагатьсезлеге, җавапсызлыгы турында еш сөйли. Ата-ана да баласыннан зарлана. Кыз яки ир баланың ничек итеп тыңлаулы, әтисенең, әнисенең сүзләренә буйсынучан булуына ирешү хакында борчыла. Хәзерге көндә баласын тәмәке тартудан, эчкечелек, наркомания афәтләреннән саклап калу өчен кайгыра. Урам тәрбиясе, бозык гадәтле дуслар да кызларның, малайларның тәртипле булуын какшата.

    Шулай да, балага тәрбияне,иң беренче чиратта, гаилә бирә, чөнки ул – адәм баласының яшәү урыны. Дәү әтиләр, дәү әниләр ничегрәк гомер кичерә? Әти белән әни бу тормышта нинди максатлар белән яши? Алар үзләренең туганнары белән нинди мөнәсәбәттә? Күршеләре белән ничек аралашалар? Өйдә улы яки кызы белән ачылып, ихластан сөйләшәләрме? Аларның серләрен, хыяллларын беләләрме, килеп чыккан кыенлыкларда киңәш бирә алалармы? Әти-әни телевизордан нинди тапшырулар карый? Аларның тәмәкегә, алкогольле эчемлекләргә карашы нинди? Өйдә нинди бәйрәмнәр, ничек уза?...  Баланы  “ Тәртипле бул!” дигән сүзләр белән генә тәрбияләп булмыйдыр ул...

    Һичшиксез,мәктәп тә баланың тәрбиясенә билгеле бер йогынты ясый. Монда баланың ярты көне уза. Мәктәп, белем бирүдән тыш, укучыларга әхлак сыйфатларын – гаделлек, инсафлылык, батырлык, кыюлык, күпкырлы сәләтле булып үсүне тәрбияли.

  Шул ук мөгаллимебез Ризаэдддин Фәхреддин мәктәпнең вазифасын  болай аңлата: ”... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәтттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...”  Галим яшь буынга үрнәк тәрбия, тирән белем бирергә алынган укытучыларның һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның зур мәгълүматлы, җитди  

әзерлекле, ихлас күңелле булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә. “...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер...”

  Һәм тагын: “ ...Мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер...”,  – ди.

 Йомгаклап әйткәндә, бүгенге болгавыр заманда ул-кызларыбызны яхшы тәрбия биреп үстерүдә, беренче чиратта, гаиләнең, икенчедән, мәктәпнең өстендә җаваплылык зур. Алдынгы карашлы, максатчан, сәламәт, белемле, зиһенле, зирәк һәм яхшы холыклы шәхесләр үсү җәмгыятьнең тотрыклылыгына уңай тәэсир итә.  

                          “ Биетау хәбәрләре” газетасы, март, 2014 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                    Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-ана җаваплылыгы.

ldquo;Дөрес тәрбия бирү- ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү- ул безнең киләчәк кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр, ил алдында гаебебез”.          ...

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...