Ата – аналар балалары өчен җаваплы.
статья

Вильданова Лилия Равиловна

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshyna.docx20.99 КБ

Предварительный просмотр:

                    Ата – аналар балалары өчен җаваплы.

         Әлеге теманы алуым юкка гына түгел. Чөнки бүгенге көндә ата-аналардан баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш, укытучыларга шуның өчен хезмәт хакы түләнә  дигән сүзне еш ишетәбез. Кайбер ата-аналар гаепне тулысы белән мәктәп өстенә аударып калдырырга тырышалар. Чыннан да, баланы кем тәрбияләргә тиеш: мәктәпме, гаиләме? Шушы сорауга дистә еллар буена бөтен ил белән җавап эзләгән арада әти-әнине сирәк күрүче, әби-бабайлардан аерылган, аракы, сыра, наркотиклар кулланучы, 12-13 яшьтән җенси тормыш белән яшәүче буын үсеп җитте. Нәтиҗәләр дә күз алдында: аларга урамда очраган теләсә кемне кыйнап үтерү дә, яңа туган сабыен урамда чүплеккә ташлап калдыру да берни тормый. Әлбәттә, шәһәр җиренә караганда авыл җирендә хәлләр күпкә яхшырак. Чөнки авыл, күпмедер дәрәҗәдә,  үзе тәрбияче.  Ләкин тынычланырга иртәрәк.

             Әлбәттә, ата-ана баласын ышанып без –укытучылар кулына тапшырган икән, аларның язмышы һәм тәрбиясе өчен без дә җаваплы. Ләкин укытучы берүзе генә ата-ана, гаилә тәрбиясен алыштыра алмый. Юкка гына балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнҗя халкы да үзгәртә алмас дип әйтмәгәннәр.

             Чынбарлыкта хәлләр ничегрәк соң? Бүгенге көндә бала әти-әнисе белән аз аралаша, күбрәк компьютер каршында утыра, хәтта дуслары белән дә ул Интернет челтәре аша гына сөйләшә. Ә ата-аналар бала тәрбияләү өчен вакыт җитмәүне, кайберләре ничек тәрбияләргә белмәүне сәбәп итеп балаларыннан читләшәләр.  Аларны күбрәк ничек кешедән калышмыйча киенергә, ашарга-эчәргә, машина алыштырырга, кайберләрен хәтта ничек байлык тупларга, дигән уй күбрәк борчый. Бүгенге көндә күпчелек ата-ананың тәрбия мәсьәләләренә исе дә китми, күбесе вакыт-вакыт кына, кайберләре бөтенләй балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнмиләр. Ә балалар - гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла. Һәр бала зур дөнья белән гаилә тормышы аша таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, тәртиплелекне дә, тәрбиясезлекне дә күрә. Һәр яхшылык яки начарлык бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бала күңеленә нинди эз салганын кайбер ата-аналар уйлап та карамыйлар. Миңа татар теле укытучысы буларак, үзем дә теләмәстән кайбер гаиләләрдәге мөнәсәбәтләрнең шаһите булырга туры килә. Төрле темаларга сочинение яздырганда кайбер балаларның үз эчендәге проблемаларны кем беләндер бүлешәсе килү теләге беләнме, балалар беркатлылыгы беләнме, чын дөресен язып бирәләр. Менә шундый бер сочинениедән мисал китерәм. “Минем әти белән әни гел талашып яшиләр. Алар бер-берсенә гел кычкыралар. Ашарга утыргач та без бер-беребезгә эндәшмичә, сөйләшмичә генә ашыйбыз.  Әти белән әни әллә кайчан аерылышкан булырлар иде инде. Бары тик бабай гына безнең гаиләне таркалудан саклый. Өйдә каты тавыш булгач, бабай килә дә, әти белән әнине тынычландыра. Шулай алар күпмедер вакытка тынычланып торалар. Ләкин мин болай яшәп туйдым. Минем башка семҗялардагы кебек дус һәм тату яшисем килә.”

          Вакытларының күп өлешен балалары янында уздырган, үз балаларының ни белән кызыксынуларын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган, үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән гаиләләрдә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Биредә ата-ананың бер-берсенә әйткән сүзләре, кылган гамәлләре  - бала өчен үрнәк. Бала тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнә. Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.

         Әлбәттә, бер генә ата-ана да балам каты бәгырҗле, үзсүзле булсын, я булмаса җинаятҗче булсын дип үстерми. Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага вакытында күз-колак булмау. Өлкәннәр баланың ничек яшәвен, кемнәр белән аралашуын күзәтмәсә, күңелен нәрсә борчуын ачыкламаса, вакыйгалар аяныч  нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бала өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, чит кешеләр йогынтысына бирелә, урам иркенә чыга, шулай итеп тайгак юлга да кереп китә.

             Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый.

           Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Балагызны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

               Бер кечкенә баладан, ике кул ни өчен кирәк? - дип сораганнар. “Әтием белән әнием уртасында җитәкләшеп бару өчен” – дип җавап биргән ул. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгыз ике кулның җылысын тоеп, шул кулларның ныклыгын сизеп үссеннәр. Бер-берегезне бер караштан аңлап, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти-әни булып, файдалы киңәшләрегезне биреп, бала тәрбияләү кебек четерекле мәсҗәләне башкаларга аудармыйча яшәсәгез иде!

              Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез. Чыгышымны Николай Михайлович Карамзин сүзләре белән тәмамлыйм: “Мәктәп баланы күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы ата-анадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый”. Шуны онытмасак иде.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

Презентация "ҮЪзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

Презентация "Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Ата-аналар балалары өчен җаваплы...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Доклад Ата-аналар балалары өчен җаваплы...