Һөнәр сайлау - җаваплы эш.
классный час (9 класс) по теме

 

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.

               9 класс

            Ачык тәрбия сәгате

              

 

Максат:укучылкарга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны моның гаять җаваплы эш икәнлегенә төшендерү; укучыларда авыл җире өчен кирәкле һөнәрләргә кызыксыну уяту; хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш  тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.

               9 класс

            Ачык тәрбия сәгате

               

Максат:укучылкарга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны моның гаять җаваплы эш икәнлегенә төшендерү; укучыларда авыл җире өчен кирәкле һөнәрләргә кызыксыну уяту; хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш  тәрбияләү.

Материал: табл. К.Д.Ушинский сүзе: Хезмәт – дөньяда  бары тик кешегә генә хас һәм бары тик ул гына  лаек булган бәхет ул.

Һөнәргә кагылышлы мәкальләр җыелмасы,

К.Насыйри сүзләре: Һөнәр – бер агым судыр,

вә ышанычлы дәүләттер.

       Укытучы: Балачакны ташлап китәр чаклар

       Сизелми дә килеп җитәчәк

       Балачаклар кире кайтмас

       Алда юллар сезне көтәчәк.

       Алда юллар – кайсын сайларга?

       Төрле уйлар баштан үтәчәк

       Дөрес һөнәр сайлаганда гына

       Көтәр сезне матур киләчәк

Укучылар, шигъри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сезнең кайбеорләрегез 9 класстан соң, кайберләрегез 11 кл. соң нинди һөнәр үзләштерергә, кая укырга керергә дигән сорау белән турыдан- туры очрашачак. Һөнәр сайлау бик катлаулы эш.Бу хакта без балачактан ук кызыксына башлыйбыз. Үсә төшкәч  бу хыялларыбыз күпмедер дәрәҗәдә үзгәрә дә.

Һөнәрләр күп һәм алар 5 төркемгә бүленә          

Кеше – кеше (укытучы, табиб, артист)

Кеше- табигать (( агроном, бакчачы)

Кеше – техника (механизатор, тимерче)

Кеше – билгеләр системасы (хисапчы, кассир, компьютерчы)

Кеше – сәнгать образы (рәссам, бизәүче)

Күренекле шәхесләребезнең сүзләрен әйтеп үтү. “К.Насыйриның беренче тәрбиясе. Бер хаким балаларга шуйлә нәсихәт бирде ки : “Әй җаннарым, угланнарым, нәсихәтне ишетегез- һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын- көмеш- сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-җир кешесенә дәхи хәтәре бар: я угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр- бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләтдер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә, кайгы юк. Имде, әй угыл, бу урында макскуд бер хикаять түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән”.

Татар халкының һөнәр белән бәйләнешле мәкальләрен искә төшереп үтү.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Оста кулда һөнәр бар.

Һөнәр утта янмый , суда батмый торган хәзинә

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Һөнәрле – үргә йөзәр

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

Алдагы көндә укучыларга тәкъдим ителгән  анкета җавапларын анализлау. Укучылар сез сайлаган һөнәрләр арасында 5 төркемгә бүленгән барлык һөнәрләрне дә очратырга мөмкин.

Безнең тәбия сәгате бүген бик үзенчәлекле. Бездә кунакта үзләренең тырыш хезмәтләре  белән  олы хөрмәткә лаек булган шәхесләребез. Татарстанның атказанган агрономы   Нурфия апай,Социалистик ярышлар алдынгысы врач  Илсөя         апай  

Югары белемле зоотехник, югары белемле ветеран укытучы  Нурсөя апай..Алар үз профессияләрен яратып, тирән белемнәре белән югары уңышларга ирешкән үрнәк белгечләребез.

Илсөя апай һәм Нурсөя апай - Әтнә кызлары, классташлар, аерылмас дуслар.Илсөя апай югары белемле врач. Социалистик ярышлар алдынгысы, ордень һәм күпсанлы грамоталарга лаек булган һөнәр иясе.Шул ук вакытта Илсөя апай таләпчән җитәкче дә була белгән.Ул  баш табип булып эшләгән елларда Күлле-Киме участок больницасы  республикада да беренчелекне бирмәгән. Гиппократ антына тугры калып Илсөя апай гомер буе кешеләргә ярдәм итә.

Үз профессиясенә мәхәббәтне ул балаларында да тәрбияли алган. Кызлары да врач профессиясен сайлаган.

    Нурфия апайның хезмәтен бөтен республика күрде.Республика күләмендә уздырылган тантаналы җыелышларда президиумда утыра ул.Хатын- кызларның икенче съездыда делегат булып катнаша. Татарстанның атказанган агрономы исеменә лаек була. Бонитеты түбән булган  Күлле-Киме туфрагында да югары уңыш алуга ирешә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ветераннар советы рәисе булып эшли.

Нурфия апай ире белән өч кыз тәрбияләп үстерә. Өчесе дә югары белемле, үз тормышлары белән әти-әнисен хөрмәтләп яшиләр.

       Нурсөя апай  ике югары белемгә ия булган диплом иясе.Зоотехник булып 7 ел эшли.Калган бөтен гомерен  балаларны тәрбияләүгә багышлый.Укучыларның хөрмәтле укытучысына, ата-аналарының киңәшче ярдәмчесенә әверелә.Биология фәненнән укыта.Укучылар фәнне тирән белүләре белән  район ярышларында аерылып торалар.Укучыларда үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли. Ике малай тәрбияләп үстерәләр.

       Укучыларның сорауларына  җаваплар бирү.Кунакларга сораулар.

  1. Ни өчен сез бу профессияне  сайладыгыз?
  2. Сезнең һәрберегезнең хезмәте мактауга лаек булган, югары бәяләнгән. Яхшы врач, агроном, укытучы,  булуның нигезен сез нәрсәдә күрәсез?
  3. Сезнең профессиягезнең уңай һәм тискәре яклары..
  4. Балаларыгыз профессия сайлаганда сезнең киңәшләрне тоттылармы.

Укытучы: Һөнәрләр бик күп.Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур. Хәзерге вакытта эшче һөнәрләренә зарурлык зур: төзүче, сварщик, токарь, тегүче, шоферлар җитешми.

Эшче, хәрби хезмәткәр, укытучы, сәясәтче һөнәрләре яшьләрне кызыксындырмый да диярлек. Аларның юрист, психолог, табиб, эшмәкәр буласы килә.

  1. Укучылар сез ничек уйлыйсыз ни өчен бездә эшче кадрлар җитешми? Ни өчен яшьләрнең күпчелеге югары белем алу ягында тора?

Йомгаклау.Һөнәр сайлау проблемасы сезне борчый икән, димәк яхшыга: бу сезнең социаль һәм психологик яктан өлгергәнегезне күрсәтә. Әгәр сезгә барыбер икән, бу инде начар дигән сүз.

Теләсә нинди һөнәр кешедән “мөһим һөнәри сыйфатлары” булуны таләп итә. Мәсәлән корректорга –игътибарлылык, рәссамга- образлар аша фикерләү һ.б кирәк.Һөнәр сайлаганда үзегезнең мөмкинлекләрегезне

билгеләү мөһим.

Тагын бер әһәмиятле фактор, һөнәр сезнең табигатегезгә, шшхси характерыгызга туры килергә тиеш.Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен һөнәрләр турында күбрәк белергә кирәк.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәр сайлау"

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш"

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" темасына югары сыйныфта ачык класс сәгате...

Һөнәр сайлау - җаваплы эш

9 нчы сыйныфта һөнәр сайлауга багышланган сыйныф  сәгате...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...