Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.
классный час (11 класс) по теме

Хайруллина Фарида Харасовна

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии". Востребованы ли они сегодня? Вкаких профессиях нуждается сегодня наш город.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honr_saylau_-_yazmysh_saylau.docx38.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Максат: Кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына ышанырга.

Бурыч: Һөнәр сайлый белергә өйрәнү һәм аның киләчәк тормыштагы әһәмиятен төшендерү, һөнәр сайлаганда булырга мөмкин ялгышлардан укучыларны саклап калу, һөнәр сайлаганда мөһим шәхси үзенчәлекләрне билгеләү, омтылыш үстерү, сайлаган һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү.

Жиһазлау: плакатлар «Профессия төрләре» «Профессия сайлауда төп факторлар» «Бүгенге көн профессияләре» мәкаль һәм бөек кешеләрнең хезмәт турындагы фикерләре язылган плакатлар, Климов Е.А. «Професияне ничек сайларга» «Укырга кая керергә» китаплары, тест.

Дәрес барышы:

─ Хәерле көн, укучылар! Тәрбия сәгатен башлыйбыз. Бүген без һөнәр сайлау турында сөйләшеп үтәрбез.

─ Нәрсә соң ул һөнәр? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? (Һөнәр ─ кешенең хезмәт эшчәнлеге, кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, шөгыль, профессия)

─ Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, һөнәр белән профессия арасында аерма бармы? (Бар)

─ Нинди аерма? ( Нинди дә булса профессия алыр өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләре укымый да үзләштереп була: балта остасы, пешекче, ит чабучы, итек басучы, шәл бәйләүче)

─ Димәк, кеше хезмәте профессия булсын өчен нәрсә кирәк? ( Билгеле бер дәрәҗәдәге квалификация, осталык, кунекмә, аттестат, диплом, сертификат булу, керем чыганагы, хезмәт базарында синең хезмәтенә ихтыяҗ булырга тиеш)

─ Әйтегез әле, укучылар, дөньядагы бар әйберне дә сайлап алу мөмкинлеге бармы? 

(Юк, әти-әни, туган ил, тышкы кыяфәт)

─ Әйе, бу әйберләрне сайлап алып булмый, аларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. 

Ә менә киләчәкне, язмышны сайлап алып буламы? (Була)

─ Әйе, укучылар, профессия сайлау ─ язмыш сайлау дияр идем мин, чөнки мөстәкыйль тормыш юлы һөнәр сайлаудан башлана, кешенең күпчелек вакыты эшендә үтә. Әгәр кеше үзе теләгән яраткан хезмәтендә эшли икән, ул үзен бәхетле хис итә, әгәр дә киресенчә
икән , ул хезмәт аннан газапка әйләнә.

─ Дөньяда 40 мең белгечлек бар. Сез нинди профессияләр сайладыгыз? (Әйтәләр)

─ Профессия сайлаганда нинди факторларга игьтибар иттегез?

  1. хезмәт шартлары;
  2. эш хакының күләме;
  3. профессиянең популярлыгы;
  4. әһәмиятлеге;
  5. сәләт;

  1. күңелгә ятуы;
  2. әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;
  3. синең һөнәреңә ихтыяҗ булу;
  4. сәламәтлеккә.

Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
       ТЕЛИМ                          БУЛДЫРАМ        КИРӘК

Телим               булдыра аламмы              кирәк

─ Профессия сайлаганда ялгышлар да була. Нинди ялгышлар соң алар? Шуларга тукталып китик әле...

  1. Профессияләрнең дәрәҗәле һәм дәрәҗәсезлеге турында уйдырмалар. 

 Бер апа баласын ачулана «Ярар, укыйсың килмәсә, авылга кайтырсың да игенче булырсың». Игенче булу начармы? Бер генә көн дә иписез тора алмыйбыз бит. Ә ипине кем үстерә? ИГЕНЧЕ. Ә моның өчен тырышлык та, белем дә кирәк, һәр эштә җиренә җиткереп эшләсәң хөрмәт итәрләр, алдынгы булырга мөмкин.

  1. Ышык урын, җиңел профессия эзләү, материаль байлык итеп карау.

Предприятие җитәкчесе директор. Җитәкче урын. Эше җиңел, күп акча ала, авторитетлы дип кызыгабыз. Ә бәлки бу җитәкче хезмәт юлын станок артында башлагандыр, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә еллар буе эшләп, бер баскычтан икенчесенә күтәрелеп , тәҗрибә туплап шушы дәрәҗәгә килеп җиткәндер.

  1. Профессияне әти-әни, дуслар, туганнар буенча сайлау.
  2. Кешегә булган мөнәсәбәтне профессиягә күчерү.

Сезнең күршедә бик төгәл, ярдәмчел, бик күркәм очучы абый яши. Сез аңа сокланасыз һәм хөрмәт итәсез, очучы булырга телисез.

  1. Профессиянең бер ягы белән генә мавыгу.

Геолог ─ сәяхәт итәсе килү. (озаклап һәм җентекләп күзәтү) айлар буена эзләнү эшләре.
Артист ─ популярлык казану (төнге эш, гастрольләргә бәйле күченеп йөрүләр).

  1. Үзеңнең шәхси сыйфатларыңны дөрес бәяләу (сәләт, әзерлек, белем) рәссам, җырчы, биология, химия фәннәрен яратмый ─ врач була аламы).

    7)Сәламәтлек...һәркем очучы була аламы? Сәламәтлегең тагын ныграк начарланырга мөмкин. Төс аермау ─ шофёрга, аллергия үсемлек, тузан. Күз ─ компьютер, колак ─ тавышлы урын.

     8) Эшнең асылын белмәү. Сайлыйсы профессияң турында күп белергә, төрле яклап өйрәнергә, мөмкинлегең булса, шул профессия вәкилләре белән очрашу, чын күңелдән сөйләшү, хезмәт урынына бару.

─ Укучылар, ә сез сайлаган профессияләр турында беләсезме? Кем сөйләргә тели. (берничә укучы үзе сайлаган һөнәр турында сөйләп китә)

Хезмәт предметына бәйле рәвештә барлык профессияләр 5 типка бүленә:

  1. Кеше-табигать. Синең хезмәтең табигать белән бәйле. Ләкин монда табигатне ял итү, күңел ачу урыны итеп кенә кабул итмәскә кирәк.
  2. Кеше-техника. Техникага кагылышлы профессияләр.
  3. Кеше-тамгалар: исәпләү, контроль ясау, документлар белән эш. Түземлелек, бер эш өстендә бик озак утыру.
  4. Кеше-сәнгать образы. Сәләт, тыйнаклык, төшенкелеккә бирелмәү. Үзең тудырган һөнәр.
  5. Кеше-кеше. Кешеләр белән эшләү, аралаша белү, узеңне башка кеше урынына куеп карау, кешеләрнең кәефен, ниятләрен бик тиз сиземләү, хәтереңнең яхшы булуы, кешеләрнең шәхси сыйфатлары турындагы мәгьлүматларны хәтердә саклау.

─ Хәзер, без сезнең белән тест эшләп алабыз.Тестагы сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергэ кирәк. 2,3,4,5,6 баганаларда саннар куелган. Әгәр дә сез сорауга әйе дип җавап бирәсез икән, сан янына “+” плюс куегыз, әгәр дә юк икән “−” минус куегыз, әгәр дә сорауга җавап бирергә икеләнеп калгансыз икән, санны сызып куясыз.

Тестны эшлибез. Нәтиҗә чыгарабыз, һәр баганадагы плюсларны саныйбыз, язабыз. Кайсы баганада плюслар күбрәк, ул кайсы тип. Ә хәзер сайлаган профессиягезне таблицадан табыгыз, кайсы типка кергән. Кемнәрнең җавабы тәңгәл килде, димәк сез профессияне дөрес сайлагансыз.

Калганнар борчылмагыз.Берничә типны эченә алган профессияләр дә бар. Мәсәлән, ерак диңгезләрдә йөзүче капитан. Аны кеше-кеше, кеше-техника, кеше-табигать, кеше-тамга тибына кертергә мөмкин.

─ Укучылар, безнең дәрескә хезмәт белән тәэмин итү үзәгеннән Роза Фатхлисламовна килде. Роза Фатхлисламовна хәзерге вакытта хезмәт базарында булган профессиялэр, Чаллыда кайсы предприятиеләргә нинди профессия вәкилләре кирәк, шул турыда сөйләп китәчәк. Роза Фатхлисламовна чыгышы. Соңыннан укучылар сораулар бирә.

Кытай философы Ларошфуко әйткән «На свете нет недостижимых вещей, будь у нас больше настойчивости, мы могли бы отыскать путь почти к любой цели».  Димәк, максатыңа ирешергә кирәк.

  1. Э менә шул куйган максатыгызга ирешү өчен сез ниләр эшлисез? (Баскычлар ясап, язып, сөйләп күрсәтәләр: гимназиядә укыйм, тугәрәккә йөрим, репетитор, курсларда уку, акча туплау (тест, уку йортларына экскурсия, фәнни эшләр,
    олимпиада, факультатив)
  2. 40 минуттта барысы турында да сөйләп бетереп булмый. Библиотекада бик яхшы китаплар бар.

Әдәбият белән таныштыру.

Йомгак. Тәрбия сәгатенең сезгә файдасы тигәндер дип   уйлыйм. Юкка гына татар халкы: «Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья. Эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья» диеп әйтмәгән. Сайлаган һөнәрегез сезгә куаныч китерсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"День Семьи" классный час с родителями на татарском языке

"День Семьи" музыкально-поэтический вечер на татарском языке  для 8 класса. Конкурсы, песни, стихи для родителей и вместе с родителями....

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Представление учителя татарского языка и литературы как классного руководителя

Классное руководство – профессиональная деятельность педагога, направленна на воспитание ребёнка в классном ученическом коллективе.Изучение учащихся требует знания психологических свойств личности шко...

Интегрированный урок-конференция – классный час (английский язык + татарский язык) "Легко ли быть подростком" (10 класс)

Интегрированные уроки, в нашем понимании, предполагают возможность вовлечения каждого учащегося в активный познавательный процесс, причём процесс не пассивного овладения знаниями, а активной познавате...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...