Һөнәр сайлау - җаваплы эш
классный час (9 класс) на тему

9 нчы сыйныфта һөнәр сайлауга багышланган сыйныф  сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honr_saylau-zhavaply_esh_yakupova.docx32.72 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык тәрбия сәгате    24 гыйнвар, 2017 нче ел

 9 класс  

Укытучы : Якупова Л.Х.

Тема: Һөнәр сайлау - җаваплы эш

  Максат:  Укучыларга кеше тормышында  һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше  бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  видеофильм,  3 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

 

  1. Кереш өлеш  

Видеролик карау

       Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне              арттыра алу мөмкинлеге булганда, 9 нчы сыйныфта дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.

Бүгенге дәресне без 3 төркемгә  бүленеп алып барарбыз. Сез фикерләрегезне бергә уйлап җавап бирерсез.

(Төркемнәргә бүленү: 3 геометрик фигураның кайсысы күңелегезгә якын, шуны сайлап алырга кирәк. Квадратны сайлаганнар – беренче төркем, түгәрәкне сайлаучылар – икенче, өчпочмакны сайлаучылар өченче төркем була.)

  • 1нче бирем.
    Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз,
     нинди факторларга игътибар итәбез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
  • хезмәт шартлары;  эш хакының күләме;
  • профессиянең популярлыгы;  әһәмиятлелеге;
  • сәләт;   күңелгә ятуы;
  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;  илнең һөнәреңә ихтыяҗ булу,    сәламәт булу.

Видеоролик карау

Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
       ТЕЛИМ                          БУЛДЫРАМ        КИРӘК

Профессия сайлауның 5 принцибы.

  • Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:
  •      1.  Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).
  •      2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).
  •      3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр “5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).
  •      4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).
  •      5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына   бер имтихан биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә  уку өчен финанс кыенлыклары булу).

Профессияләр төркемнәре.

Хезмәт предметына бәйле рәвештә  Психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша.  Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.

  • (Укучылар белән бергәләп).        

     1. Кеше-кеше (тәрбияче, сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

     2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

     4. Кеше-тамгалар  системасы (компьютерда җыючы, хисапчы, кассир һ.б.).

  5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы һ.б.).

Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Игътибарлы, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

3 нче төркем

1. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

3. Үзен кулда тота, төгәл, күп белә, тиз эшли, кешеләр өчен борчыла, төгәл карар чыгара (табиб)

Бу кызыклы!  Нинди һөнәр яхшырак?

Укытучы: Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур.

Төркемнәргә бирем

10 елдан соң иң абруйлы 7 һөнәрне тәртип буенча номерларга

Тактадан тикшерелә. 

  1. Инженер
  2. IT-белгеч
  3. Нанотехнолог
  4. Маркетолог
  5. Эколог
  6. Медик
  7. Химик

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура - өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать белән,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

Бу тест  сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы: -     Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.             

                Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

1 мин.

1мин.

1 мин.

1 мин.

1 слайд

2 слайд

2 мин.

3 слайд

2 мин.

1 мин.

Вакыт калса

2 мин

4 слайд

2 мин.

5 слайд

6 слайд

7 слайд

8 слайд

9 слайд

10 слайд

1 мин.

11 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәр сайлау"

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш"

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" темасына югары сыйныфта ачык класс сәгате...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...