"Һөнәр сайлау"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon honr_saylau.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Һөнәр сайлау”

9нчы сыйныф (рус төркеме)

татар теле дәресе

 Нурлат шәһәре 1нче урта мәктәбенең

1квал. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиуллина Ф.С. эш тәҗрибәсеннән

Максат:  Һөнәр сайлау циклы буенча лексик –грамматик материал        

                белән танышу.Фигыльнең теләк белдерү формасын  дөрес

                 куллануны  камилләштерү.Укучыларның сүз байлыгын    

                 арттыру.Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.Килә-                                                                                                                      

                 чәктә һөнәр сайлауда укучыларга дөрес юнәлеш бирү.Әти-

                әниләренең хезмәтенә карата горурлык һәм ихтирам хисе

                тәрбияләү. Татар язучылары, күренекле якташларыбыз      

                әсәрләрендә хезмәт темасының яктыртылуын барлау.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, карточкалар, күренекле

                   якташларыбыз папкасы, китаплар күргәзмәсе,

                   магнитофон тасмасы, электрон күрсәтмәлек.

 I.Актуальләштерү

   1. Оештыру

Урамда салкын. Кар ява. Салкын җил исә.

   2. Фонетик зарядка.

II.Төп өлеш.

1.Яңа сүзләр белән танышу.

               

һөнәр-профессия                                     дәвалаучы-лечащий

мөһим- важный                                       файда- польза

сәләт- талант                                           белгеч- специалист

абруй- авторитет                                     нәтиҗә- вывод

шәфкать туташы- медсестра                  хастаханә- больница

2.Сүзләрне кулланып сүзтезмәләр төзегез.

3. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

яхшы-                                                      акыллы-

игътибарлы-                                            ягымлы-

көн-                                                          кайнар-

уңай-                                                        еш-                                                        

көчле-                                                       зур-

салкын-                                                    намуслы-

файда-                                                      тырыш-

4.

-Бу сүзләрнең кайберләрен кулланып нинди һөнәрләрне атап      

 булыр иде?

Яхшы табиб, игътибарлы укытучы, көчле спортчы, намуслы милиционер, тырыш китапханәче, ягымлы шәфкать туташы

5.

-Укучылар, әйтегез әле тагы нинди һөнәрләр беләсез?

   - Сатучы, хисапчы, оператор, сәркәтип, шофер, нефтьче, тегүче, механик, балта остасы, балыкчы, укытучы, инженер, умартачы, бакчачы, шәфкать туташы, юрист, адвокат, табиб, атлар караучы һ.б.

6.

-Укучылар, әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында сөйләгез әле.

(монологик сөйләм) Укучылар әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйлиләр.

7.

 -Әти- әниләрегез төрле һөнәр ияләре. Тырыш, уңган, сәләтле кешеләр.

8.

- Теләк фигыль формасын кулланып  әйтегез әле, ә сезнең кем буласыгыз килә? (утвердительная и отрицательная форма глагола)

Минем сатучы буласым килми, минем табиб буласым килә.

Минем юрист буласым килми, минем укытучы буласым килә.

9.

-Күптән түгел Ксюша белән Карина хастаханәдә дәваландылар.

    Алар табиб белән булган әңгәмәне безгә дә сөйләрләр.

    (диалогик сөйләм)

10. физкультминут

11.

- Табиблар нинди булырга тиеш?

     Чылбырлап җавап бирү. Акыллы, сәләтле, эшчән, тырыш,

      кайгыртучан, ягымлы, тәрбияле, пөхтә һ.б.

12.

-Татар язучылары төрле һөнәр ияләре турында үзләренең әсәрләрен иҗат иткәннәр. Китаплар күргәзмәсе күрсәтелә.

      Гариф Ахунов “Хәзинә” нефтьчеләр турында

      Мәдинә Маликова “Шәфкать” табиблар турында

      Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”табиб турында

      Г.Әпсәләмов”Яшел яр” укытучылар турында

      Г. Әпсәләмов”Ак чәчәкләр” табиблар турында

Кызыксындыру чарасы буларак бер әсәрдән өзек укыла.

13.

Нурлат районы халкы турында да язучы һәм башкаларга танытучы күренекле якташларыбыз бар.Алар кемнәр?

Т.Галиуллин-галим, мөгаллим, язучы.

Г.Сәгыйров- язучы.

Ф. Мөхәммәтова-шагыйрә. Ф. Мөхәммәтова халкын данлап, “Нурлат икмәге”, “Нурлатым, әй Нурлат” исемле шигырьләре

генә дә һөнәр ияләренә дан җырлау түгелмени.

“Нурлатым, әй Нурлат” җырын балалар башкара.

14.

Диалог төзү .”Син кем булырга телисең?”

III.Алган белемнәрне ныгыту, кабатлау.

 1.Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Мин табиб чакырттым, чөнки әниемнең температурасы югары иде.

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” һәм “Яшел яр” әсәрләрен укыйсым килә.

Тиздән безгә дә һөнәр сайлар вакыт җитә.

    Нәрсә ул чөнки, һәм, дә.Чөнки-ияртүче теркәгеч.Һәм- җыючы теркәгеч. Дә- кисәкчә.

 2.

–Укучылар арагызда үзләре сайлаган һөнәр турында сөйләргә теләүчеләр бармы? (монологик сөйләм)

 3. Һөнәрләр турындагы кроссвордны чишик әле.

             1) Йортлар төзи, дөньяны бизи. (Төзүче)

             2) Китаплар бирә, белем үстерә. (Китапханәче)

             3) Бакчада эшли,әмма бакчачы түгел. (Тәрбияче)

             4) Җир сөрә, иген үстерә. (Тракторчы)

             5) Көймәдә йөзә, күлне ярата. (Балыкчы)

             6) Сурәтләр ясый,төсләр ярата. (Рәссам)

             7) Дусты аның бал корты,

                 Урманда җәйге йорты. (Умартачы)

IV.Йомгаклау.

-Укучылар, нинди генә һөнәр сайласагыз да иң мөһиме яхшы кешеләр булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш"

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" темасына югары сыйныфта ачык класс сәгате...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Олы юлга әзерләнәбез. (9 – 11 сыйныфлар өчен һөнәр сайлау кичәсе)

Максат. 1. Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү.         2. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту....

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...