Олы юлга әзерләнәбез. (9 – 11 сыйныфлар өчен һөнәр сайлау кичәсе)
методическая разработка (9, 10, 11 класс) на тему

Максат. 1. Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү.

         2. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту.

         3. Хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon honr_saylau.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Олы юлга әзерләнәбез.

(9 – 11 сыйныфлар өчен һөнәр сайлау кичәсе)

Максат. 1. Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү.

        2. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту.

        3. Хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җаваплы укытучы: Талипова Наилә Кәлимулла кызы

        - Исәнмесез, кунаклар, әти - әниләр, укытучылар, укучылар! Без бүген “Җиде юл чатында” дип исемләнгән һөнәр сайлау кичәсенә җыелдык. Кичәбез киләчәктә үз юлыбызны дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Бүгенге укучылар озакламый төрле тармакларга эшкә урнашырлар, укуларын төрле уку йортларында дәвам итәрләр.

        Кичәнең төп кунаклары - әти-әниләр. Шулай ук безнең кичәдә район мәшгульлек фонды директоры ...... катнаша.

        Балачакны ташлап китәр чаклар

        Сизелми дә килеп җитәчәк.

        Балачаклар кире кайтмас

        Алда юллар сезне көтәчәк.

                        Алда юллар – кайсын сайларга?

                        Төрле уйлар баштан үтәчәк.

                        Дөрес юллар сайлаганда гына

                        Көтәр сезне матур киләчәк.

        Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 – 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыра, ныгыта алу мөмкинлеге булганда, дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.

        Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән таныштырып китик:

1. Баланың шәхси кызыксынулары. (Һәр бала ниндидер һөнәр белән кызыксынырга мөмкин.)

        2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, табиб, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин.)

        3. Баланың укудагы уңышлары. (Аерым фәннән “5” легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну.)

        4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (Җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә.)

        5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын яки көмеш медальгә тәмамлап, югары уку йортына бер имтихан биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә уку өчен финанс кыенлыклары булу.)

        -Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Хәзер сүзне кунагыбыз ...... улына бирәбез. Ул сезгә һөнәр сайлауда файдалы киңәшләр, төрле юнәлешләр бирер.

-----------------------------------------------------------------------------------

 

Сорау – җавап.

- Укучылар! Сез хәзер юллар чатында торасыз. Юллар күп,   башта мең сорау: кем булырга, нәрсә эшләргә, ничек яшәргә?

Минем киңәшем шул – яраткан һөнәрегезне генә сайлагыз. Яраткан эшне генә бөтен күңелеңне биреп башкарып була. Сез мәктәпне тәмамлаган вакыт катлаулы чорга туры килә. Ләкин әхлак, намус, вөҗдан, дуслык, тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Бер-берегезгә авыр чакта җилкәгезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлегез. Зур кайгы да күп кешегә бүлгәч, кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та, күп кешегә тапкырлагач, зур шатлыкка әйләнә.

Юллар гел шома, такыр гына булмый, сикәлтәле дә булыр. Аларны җиңел үтәргә өйрәнегез. Тирән упкыннар сезгә очрамасын. Авыр вакытта туган мәктәбегезгә, укытучыларга таяныгыз. Без ярдәмгә әзер. Минем теләгем, кем генә булсагыз да, кеше булып калыгы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәр сайлау"

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)...

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны...

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...

Сәфәр чыктым ерак юлга...

Сыйныфтан тыш чара...