Сәфәр чыктым ерак юлга...
материал

Гарипова Зульфира Хусаиновна

Сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sfr_chyktym_erak_yulga.docx22.32 КБ

Предварительный просмотр:

Сәфәр чыктым ерак юлга...

дәрестән  тыш  чара

Максатлар:

  • Казанның истәлекле, тарихи урыннары белән таныштыру.
  • Игътибарлылыкны, уйлап табуны, хәтерне яңартуны тәрбияләү; туган җир, башкала белән горурлану хисләрен арттыру.

Җиһазлау:

1. Татарстан картасы;

2. Казан картасы;

3. Казан, Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кабан күле, Печән базары рәсемнәре

4. Печән базарын сурәтләүче (почмак) (сөлгеләр, читекләр, түбәтәй, калфак, чулпы, беләзек, күлмәк, камзул, алъяпкыч, изү, чабата, шкатулка, музыка уен кораллары һәм башкалар рәсемнәре????????????????????        

Чара барышы.

Сәфәр чыксам ерак юлга,
Бул син миңа чын юлдаш.
Җирдә син бул миңа юлдаш,
Күктә юлдашым кояш! (Г.Зәйнашева)

- Хәерле көн, укучылар, исәнмесез.  Бүген мин сезне үзем белән сәфәргә чакырам. Ә сез  сәфәр сүзенең мәгънәсен һәм тәрҗемәсен  беләсезме? Әйдәгез без аны сүзлекләрдән карыйбыз. (Сүзлекләрдән карыйлар, берәр укучы укый). 

- Ә без сәфәргә кая барырбыз икән? Экранга игътибар итегез әле. (слайдта Казан сурәтләнгән рәсем) (Көтелгән җавап –Казан.)

- Нәкъ шулай, укучылар. Мин сезне Татарстаныбызның башкаласы Казан шәһәренә сәфәр кылырга чакырам. Казанга ике төрле юл белән барып була, әйдәгез маршрутны билгелик әле. (Укучыларга Татарстан картасы төшерелгән брошюра бирелә. Алар шунда маршрутны билгелиләр. Яр Чаллы аша һәм Чистай аша)

- Укучылар тактага карыйк әле. Сезнең дә маршрут шушы районнар аша үтәме? Кайсы юл безгә күбрәк туры килә? (Маршрутны билгелиләр)

Маршрутны билгеләдек. Автобус килде, хәзер автобуска билет алырга кирәк. (Укучылар өстәл янына килеп билет алалар)

Укучылар, билетлар гади генә түгел, аларга туган тел, туган ил, Татарстан турында шигырь юллары язылган, ял вакытында укырсыз. Билетлар алынды. Инде автобуска утырырга була. Әйдәгез утырыйк. Барыгыз да җайлаштымы?

Кузгалдык (Автобус тавышы ишетелә).

- Укучылар, Урыссудан  Казанга  364 км? Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, уртача 80км/сәгать тизлек белән барса, автобус ничә сәгатьтә Казанга барып җитәр икән? (Көтелгән җавап- 4сәгать 55 минутта)

Казанга килеп җиттек. Безнең Казандагы маршрут билгеле. Без туп-туры Казан Кремленә барырбыз. Кремльдә сезгә нинди биналар ошый? (Җавап бирәләр) 

Менә Кремль капкасыннан да кердек. Сөембикә манарасына тукталу. Сез аның турында нәрсәләр беләсез? Бәлки берәр риваять белә торгансыздыр? (Укучылар җавабы) Сөембикә манарасының Казансу өсте биеклегеннән очына кадәр биеклек күпме? (70 + 58 = 128 м). (Укучылар җавабы). Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авыш биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгышка 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылган. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.

Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин кайбер версияләр буенча, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.

Казан Кремлендәге Благовещение соборы 16 гасырның тарихи һәйкәле. Башта ул агачтан эшләнгән була, 9 елдан соң таштан төзелә. Шул вакыттан башлап ул алты тапкыр яна һәм берничә тапкыр реставрацияләнә. Төрле вакытларда анда Петр I, Екатерина II, А.C. Пушкин, С. Рахманинов булалар.

Кол Шәриф имам булган. 16 нчы гасырда Иван Грозный гаскәрләре Казанны штурмлаганда, ул да шәһәрне саклап көрәшә һәм ул вакыттагы шәһәрнең төп мәчете янында һәлак була. Казан яна, бөтен биналар диярлек җимерелә. Бары тик 20нче гасыр азагында гына шул урында мәчет төзи башлыйлар һәм 2005 нче елда, Казан ханлыгы чорының атаклы Җәмигъ мәчете истәлегенә багышлап, Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчете торгызыла. Мәчет берьюлы 1700 кешене сыйдыра. Бинаның гөмбәзе кайчандыр ханнар киеп йөргән Казан башлыгын хәтерләтә. Татарстан рәссамнарының эскизлары буенча Кол Шәриф өчен махсус Чехиядә әзерләнгән ике ярым тонналык люстра һәм идәнгә җәелгән зиннәтле фарсы келәмнәре мәчетне тагы да купшылата.  

Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы бер җирлектә яшәгән ике диннең татулыгын символлаштыра. Укучылар, Кремльгә экскурсия ошадымы?

Без барлык тарихи һәйкәлләр белән дә танышырга өлгермәдек, сез аларны үзлектән тагын карарсыз әле.

Казанның тагын бер матур, серле урыны - Кабан күле. Бу күл турында нәрсә әйтә аласыз?

Кайсыгыз Кабан күле тарихын искә төшерә?

Кабан күле хәзинәләре турында ишеткәнегез бармы?(Укучылар сөйлиләр.)

Әйдәгез, Кабан күле төбендә нәрсәләр барлыгын тикшереп карыйбызмы? Тик су төбенә тиз арада төшеп менү сорала, 1 минут вакыт эчендә бергәләшеп сез нинди хәзинәләр табарсыз икән?

“Кабан күле хәзинәләрен җыю” уены.

 Күл (су) өстендә Россиядә бердәнбер театр бинасы - Г. Камал театры бинасы тора. Бу мәхәббәт бинада күп артистларның тормышы, эше узган. Татарстанның олы бәйрәмнәре шунда уза.

Хәзер юл аркылы гына чыгабыз да, кайчандыр Габдулла Тукайны асрамага биреп калдырган Печән базарына җитәбез.

Каршыгызда Печән базары. Монда без үзебезгә кирәкле әйберне (товарны) дөрес сайлый белергә тиешбез. (Татар кызына кирәкле булган кием, аяк киеме һәм бизәнү әйберләрен сайлап алып, алар турында сөйләргә тиешләр. Телдән киендерәләр, тактага рәсемнәрне тезәләр)

Бик яхшы, укучылар. Кайтыр вакыт та җитте. Без бүген Казанның нинди истәлекле урыннарында булдык? Сезгә ошадымы? Казан картасында үзебез булган урыннарны билгелик әле.(Картада  флажоклар  белән билгелиләр))

Театр тукталышында автобус көтеп тора, барыбыз да утырдык. Кузгалдык. Автобус тавышы ишетелә. 

Укучылар безнең районда да тарихи, истәлекле, матур урыннар бик күп. Әйдәгез әле, Ютазы районына киләчәк туристларга маршрут төзик. (Укучылар маршрутны төзиләр)

Эш белән юл сизелмичә дә үтте. Казанга кылган сәфәребез тәмам. Икенче вакытта Татарстанның башка истәлекле урыннарына барырбыз дигән өметләр белән саубуллашам. Хушыгыз, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны...

Ерак илләр

6нчы сыйныф укучылары өчен Урта гасыр тарихыннан тест....

Сингапур структурасы белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән“Саннарны гомумиләштереп кабатлау”темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә саннарның кулланылышын, саннарның цифрлар бе...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Олы юлга әзерләнәбез. (9 – 11 сыйныфлар өчен һөнәр сайлау кичәсе)

Максат. 1. Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү.         2. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту....