И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"
план-конспект урока (6 класс) по теме

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны, үзеңә ошаган һөнәрне сайларга кирәклеге турында әңгәмә алып бару, И.Юзеев иҗатына мәхәббәт уяту. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ildar_yuzeevnyn.docx22.62 КБ
Файл ildar_yuzeevnyn.docx22.62 КБ

Предварительный просмотр:

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы

      Тема:  Илдар Юзеев “Өчәү чыктык ерак юлга”

       Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны, үзеңә ошаган һөнәрне сайларга кирәклеге турында әңгәмә алып бару, И.Юзеев иҗатына мәхәббәт уяту.

        Материал: Илдар Юзеевның  портреты,китаплар күргәзмәсе, тормыш юлына багышланган газета, дәреснең эпиграфы язылган плакат, аудиоматериал, И.Юзеев сүзләренә язылган җырлар.

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү.

    Укучылар, без бүгенге дәрестә Илдар Юзеевның  поэма язу остасы икәнлеген ачыкларбыз, “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасын анализларбыз.

         Хәзер , укучылар, Илдар Юзеевның  поэмаларыннан сез ятлаган өзекләрне тыңлап үтәрбез.

       “Язылмаган поэма”, “Соңгы сынау”, “Әнкәй” , ”Сирень чәчәге”, “Миләүшә”.

         Укучылар, тагын бер поэмасыннан өзек тыңлап үтик.Игътибар белән тыңлагыз.Бу өзек кайсы поэмадан икән?

        - “Таныш моңнар”. Иң беренче язган поэмасы. Шушы поэма белән таныла.

         - Поэма нәрсә ул?

         - Поэма – бик үзенчәлекле жанр. Ул проза, лирика һәм хәтта драма сыйфатларын бергә синтезлау мөмкинлеге тудыра. Кемдәдер аның кайсыдыр ягы көчлерәк була. Минем уйлавымча, И.Юзеев менә шушы әдәбиятның өч төренә караган асыл сыйфатларны үлчәү тәлинкәсен

бозмаслык итеп куллана ала шикелле. Поэма жанрында эшләвенең сәбәбе нәкъ менә шул булса кирәк.

          2. Яңа белемнәрне формалаштыру.

         1964 нче елда язылган  “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы шартлы алымнарга таянган, көчле драматизмга да ия лирик-психологик әсәр.

         Мин сезгә поэманы өйдә укып, анализларга әзерләнеп килергә кушкан идем.

         - Поэманың сюжеты нинди?

          - Сюжет сызыгын ачыклыйк.

          -Сюжет үстерелешеннән чыгып, поэманың темасын билгелик. Әсәр нәрсә турында?

          - Яшьлектә тормыш юлын сайлау  хакында.

          И.Юзеевның  “Балалык” дигән шигырен тыңлап үтик.

          Без өйрәнә торган поэманың башлам өлешендә дә балачак сурәтләнә.

Башлам өлешен тыңлап карыйк.

           “Ага чишмә” җырының бер куплетын тыңлау.

           Юл башын сурәтләгән өлештә аның авырлыгын шагыйрь җыр аша әйтә, табыйк әле.

           Бер дә генә нужа күрмәенчә,

           Ир булалмый ата баласы...

          Димәк, егетләр төрле авырлыклар узачак, инде хәзер үк алар ишкәк артына утырган.

          - Укучылар, поэмага нинди образ килеп керә?

          - Кәккүк. Аның вазифасы нинди?

          - Ул яшьләрне күзәтеп, искәртеп киңәшен биреп тора.Халыкның бик борынгы чорлардан килгән ышанулары буенча, кәккүк кеше гомеренең озынлыгын әйтеп бирүче кош.

         - Көймә образына тукталыйк. Көймә – тормыш көймәсе, су юлы- тормыш юлы.

          Көймә, кәккүк турындагы җырларны искә төшерик.

        - “Парлылар йөри көймәдә”, “Кәккүк”, “Көймә генә килә генә”, “Көймәдә”, “Ишкәк ишкәндә”, “Ялгыз көймә” һ.б.

        - Тагын нинди образ бар?

         -Төн кешесе.

        Авазлар ишетелә.Фазылның көймәдән төшеп калу урыны китерелә. Куркыныч авазлар ишетелә.

        Төн кешесенең график сурәтен укыйк әле.

         Ул кирегә китеп бара иде,

        Үзе төн шикелле кара иде.

       Төн кешесе аша, Фазылның караңгы киләчәген, авыр язмышын күрәбез.

       “Әйттер, типтер, сиптер, әйдә,

         Без җирдә кунак кына!”

      Фазыл рәхәт тормыш эзләп китә.

       - Аннан соңгы өлештә нәрсә сурәтләнә?

        - Ике егетнең юлы сурәтләнә. Монда инде моңлану, борчылу юк. Шатлык, өмет алыштыра.

       - Моны нинди сүзләр аша күрәбез?

       - “Иш,дускай!”,  “барабыз” сүзләренең кабатлануы аша. Икәү генә калган дуслар югары уку йортын тәмамлыйлар. Берсе – капитан, икенчесе шагыйрь була. Берсе шигырь диңгезендә йөзсә, икенчесе – Каспийны үз итә.

          Поэманың соңгы бүлекчәсендә лирик мин суд залында иптәшен очраткан чакта, урамнан быргы кычкыртып, тагын пионерлар уза. Алар алдында да, синең, минем алдымда да – ике юл.

  1. Моны ничек аңлыйсыз?
  2. Һәркем үз юлын үзе сайларга тиеш. Ләкин сайлаганда ялгышырга ярамый! Җирдә үз сукмагыңны табарга. Тормыш сынауларын җиңәргә кирәк.
  3. Сез язмышыгызны ничек сайларга уйлыйсыз?

      Поэма тулысы белэн хис-кичерешлэр дулкынында язылган, ритм узгэрешләре, ассонанс, рефрен, аваз уйнату алымнары, ялгаулар, риторик эндәш һ.б. поэмага гаҗәеп яңгыраш бирә, андагы лирик башлангычны кутәрә.

      Әйдәгез, укучылар, хәзер шушыларны табып карыйк. Рифма – исемдэ, төшемдә, узды-сузды, җитте-китте.

Риторик эндәш.

Сулар кая илтә икән,

Безне ниләр көтә икән, кәк-күк!

Ялгау. Көймәдә кит, дусларыңны ташлама,- ди кәккүк, - ташлама,

Гомер юлы әнә шулай башлана, - ди кәккүк, башлана.

Рефрен. Ишетәсеңме, урманда киңәш бирә кем анда?

“Бер-ике-өч!”, “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Өч ел бардык”, “Җиде көн, җиде төн дигәндә” кебек юллар поэманың эчтәлеген, мәгънәсен ачуга ярдәм итәләр.

Татар халык әкиятләрендә, ышануларында бу саннар бик абруйлы билгеләр.

Сез бу саннар кергән нинди мәгънәләр беләсез?

“Җиде юл чатында”, Җиде кат үлчә, бер кат кис”.

Поэманың үзәк идеясен ачыклыйк.

“Өчәү чыктык ерак юлга”- кайбер башка әсәрләрендәге кебек, көрәшкә, хезмәткә, тормышка сәләтсез кеше явызлык корбаны була, дигән фикерне тагын бер кат ачыклый.

  1. Бу поэмасы аша И Юзеев нәрсә әйтергә тели?
  2. Яшьлек, матурлык, туган җиреңә мәхәббәт кебек олы төшенчәләрне укучы күңеленә шигъри дулкында сеңдерә.
  1.   Дәресне йомгаклау.

             Өйгә эш. ”Мәңгелек белән очрашу” әсәрен укып анализлау.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

И.Юзеев"Таныш моннар"

конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

Ерак илләр

6нчы сыйныф укучылары өчен Урта гасыр тарихыннан тест....

Олы юлга әзерләнәбез. (9 – 11 сыйныфлар өчен һөнәр сайлау кичәсе)

Максат. 1. Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү.         2. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту....

Сәфәр чыктым ерак юлга...

Сыйныфтан тыш чара...