И.Юзеев"Таныш моннар"
методическая разработка (9 класс) по теме

Хисамова Лейсан Миннаиловна

конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.yuzeev_tanysh_monnar.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.

И.Юзеевның “ Таныш моңнар” исемле поэмасы белән танышу.

Максат.

     1.Укучыларны И.Юзеевның “Таныш моңнар” исемле әсәре белән  таныштыру; шагыйрь иҗаты турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү.

     2.Әсәр буенча фикер алышу барышында  әдәби сөйләм формалаштыру, анализлау осталыгын үстерү; матур әдәбият укуга омтылыш , назари белемне гамәлдә куллана белү күнекмәләре булдыру.

     3.Тормышта югалып калмау, кыюлык, әхлаклылык, тырышлык, үз көчеңә нык ышану; иптәшлек-дуслык кебек хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. Күчмә такта, дәреслек-хрестоматия, И.Юзеевнең портреты, истәлекләрдән, җыентыкларыннан оештырылган  китап-күргәзмә.

Материал.

      1.Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар здзбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек.Казан, ТКН., 2011.

      2. Хәбибулина З.Н. Фәрдиева Х.Г.Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту.

      3.Татар әдәбияты тарихы.6нчы том, Казан,”Раннур” нәшр.,2001.

      4.Исмәгыйлева С.Г. Рус мәктәпләрендә укучы татар балалрына әдәбият укыту. Алабуга,1999.

      5. Д.Хәмидуллин.”Чабыш атларга охшатам гомер агышларын”. “Мәгариф”журналы,2008 №1,17-18б.

      6.Татарча-русча сүзлек.Казан,ТКН.,1998.

      7.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.2 нче том. Казан,ТКН.,1979.

Дәрес барышы.

                                                         Эпиграф.  

                                                                                  Сине һәрчак һәр почмакта

                                                                                   Бәхет елмаеп көтсен.

                                                                                                               И.Юзеев.

1.Оештыру

-Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн сезгә.                           

-

-Утырыгыз . Дәресне башлыйбыз.

2.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Дәеснең максатын әйтү.

-Без бүгенге дәрестә лирик шагыйрь И.Юзеевның иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез. Аның “Таныш моңнар” исемле поэмасын өйрәнербез.

3.Өй эшен тикшерү.

-Үткән дәрестә без сезнең белән И.Юзеевның тормыш юлы, аның турындагы истәлекләр, аның төрле елларда басылып чыккан җыентыклары белән таныштык. Ә хәзер  кайсыгыз, кыскача шул турыда сөйләп китәргә тели?

Әдипнең тормыш юлы турында искә төшерү.(укучы җавабы).

Поэманың эчтәлеген сөйләү.

Поэма эчтәлеге буенча ясалган рәсемнәргә күзәтү,бәяләү.

-Укучылар, әсәр сезгә ошадымы? Ул сездә нинди хисләр уятты?

Фикерләр тыңлана.

4.Яңа материалны үзләштерү.

Поэма төшенчәсенә билгеләмә бирү.

Аңлатмалы һәм татарча-русча сүзлек белән эш.

-Шигырь формасында хикәяләп язылган зур әдәби әсәр . Әсәр исемендәге моң сүзенең мәгънәләрен һәм тәрҗемәсен карыйк.

1.Моң- грусть, тоска, печаль, кручина.

2.Мелодия, напев.

3. Гармония, задушевность, лиризм.

Моң 1.-кайгы,хәсрәт, борчу,аһ-зар, сагыш.

2.йөрәк хисе, тирән хис.

3.моңсулык.

4.моңлы, моңсу

5.көй, хисләр җыелмасы.

Дәреслектә бирелгән өзекләр белән танышу,бүлекләрне өлешләп сәнгатьле уку, бирелгән бүлекнең эчтәлеген ассызыклау.

Поэманы анализлау.

-Поэмада сүз нәрсә турында бара?

Фикерләр тыңлана.(яшьлек хатирәләре, яшьлек һәм мәхәббәт, олы тормышка аяк басу).

-И.Юзеев бүгенге көн яшьләренә нинди киңәш бирергә тели?

Ә сезнеңчә, ул ничек булырга тиеш?

-Әсәрдә автор нинди мәсьәләләргә туктала?

- Әхлаклылык, хезмәт сөю, үзара мөнәсәбәт(Зөфәр+Резидә, Резидә+әнисе,Резидә+ иптәшләре һ.б.),үзтәрбия(уңай сыйфатлар булдыру) һ.б.

-Әсәрдә нинди тел-сурәтләү чаралары кулланылган?

-чагыштыру, эпитет, сынландыру, символлар(билет-сынау,каршылык; җыр- хисләр: сагыну, ярату, юксыну,өметләнү,ышану; лента- тормыш юлы, киләчәккә булган эшләр, планнар; гармун, хат һ.б.)

-Әсәрдәге геройлар турында нинди фикерләр әйтә аласыз?(фикерләр тыңлана)

-Табигать күренешләре сурәтләнгән урыннарны табып укып китегез.

-фикерләр тыңлана.

-Сезнеңчә, аларның әһәмияте, роле нәрсәдә?

-Сезнеңчә, автор ни өчен әсәргә шундый исем биргән?

-Чөнки һәр кеше дә тормышта үз-үзе һәм тормыш сынаулары белән көрәшкәндә  әлеге хисләрне тоя, кичерә.( ярату, сагыну, югалып калу, өметләнү, билгесезлеккә бирелү, дуслык хисе, хөрмәтләү, ярдәмләшү, көрәшү, үз-үзеңә ышану һ.б.)Алар аңа таныш. Шуңа да И.Юзеевның әсәрләре төрле буын укучылары тарафыннан яратып укыла.

-Автор табигать күренешләре аркылы кешенең эчке кичерешләрен күрсәтә, тормышта үз урыныңны, юлыңны эзләү,табу юлларының авырлыгына ишарә ясый. Җыеп кына әйткәндә, әлеге тел-сурәтләү чаралары, образлар системасы, символлар аша автор әхлакый эзләнүләр үткәрә, зур югалтуларны кисәтә, киләчәккә өмет баглый.алар автор фикерен җиткерүдә әһәмиятле урын тота.

5.Йомгаклау.

“Нинди сыйфатлар хыялны чынга ашырырга ярдәм итә?” дигән темага иҗади эш башкарып килергә кушылган иде.Хәзер шуларны тыңлап китик.

Укучылар белән берлектә йомгак ясау.

Билгеләр кую, өйгә эш бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

И.Юзеев "Бакчачы турында баллада"

МАГБУ "139 нчы гимназия" 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен план - конспект Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 ел....

Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация

В работе представлена краткая биография, премии, полученные И.Юзеевым, деление его творчества на этапы.Главная цель работы - показать какие проблемы раскрывает И.Юзеев в своих произведениях....

И.Юзеев "Йолдыз кашка турында баллада"

И.Юзеевның "Йолдыз кашка турында баллада" сын өйрәнү...

Разработка урока литературы в 9 классе по творчеству И.Юзеева "Таныш моннар"

Конспект,урока предназначен для изучения лирики И.Юзеева.Профориентация через учебный предмет-одно из ведущих направлений профориентации школьников....