Разработка урока литературы в 9 классе по творчеству И.Юзеева "Таныш моннар"
план-конспект урока (9 класс)

Шайхразиева Альфия Фагимовна

Конспект,урока предназначен для изучения лирики И.Юзеева.

Профориентация через учебный предмет-одно из ведущих направлений профориентации школьников. 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

9 нчы класс

Тема: И.Юзеевның “ Таныш моңнар” исемле поэмасы белән танышу.

Максат:

     1.Укучыларны И.Юзеевның “Таныш моңнар” исемле әсәре белән  таныштыру; шагыйрь иҗаты турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү;

     2.Әсәр буенча фикер алышу барышында  әдәби сөйләм формалаштыру, анализлау осталыгын үстерү;

     3.Тормышта югалып калмау, кыюлык, әхлаклылык, тырышлык, үз көчеңә нык ышану; иптәшлек-дуслык кебек хисләр тәрбияләү, һөнәр сайлауның җаваплы эш икәнен төшнедерү.

Дәрес барышы:

                                                         Эпиграф.  

                                                                                  Сине һәрчак һәр почмакта

                                                                                   Бәхет елмаеп көтсен.

                                                                                                               И.Юзеев.

1.Оештыру моменты:

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә.                           

-Утырыгыз . Дәресне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

        -Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын билгеләү өчен экранга карыйбыз.(анда һөнәр турында мәкальләр-слайд)

  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
  • Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Эше барның ашы бар.
  • Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
  • Һөнәрсез кеше- кулсыз кеше.

-Кем әйтә, безнең дәресебезнең темасы ничек булыр икән?  Әйе, дөрес.  Бүген без дәрестә һөнәрләр турында сөйләшербез.  Ә бу сөйләшүгә нигез итеп без сезнең белән Илдар Юзеевның “Таныш моңнар ” исемле поэмасын өйрәнербез.

(Дәфтәрләргә числоны һәм теманы язып кую)

3 .Кабатлау

-Үткән дәрестә без сезнең белән И.Юзеевның тормыш юлы, аның турындагы истәлекләр, аның төрле елларда басылып чыккан җыентыклары белән таныштык. Ә хәзер  кайсыгыз, кыскача шул турыда сөйләп китәргә тели?

Әдипнең тормыш юлы турында искә төшерү.(укучы җавабы).

4. Яңа материалны үзләштерү

  Без сезнең белән бүгенге дәрестә “Таныш моңнар ” поэмасын укыячакбыз

Һәм әсәргә анализ ясаячакбыз.

  Бу әсәр үзенең төзелеше белән поэма жанрына керә. Поэма – шигырь формасында хикәяләп язылган зур әдәби әсәр.  Шигырьдә сүз нинди дә булса бер эш яки күренештурында барса, поэмада исә шагыйрьнең хисләре, уйлары күпкә катлаулырак.

Поэма

     лирик поэма                                                                 лиро- эпик поэма

хис- кичерешләр                                                               вакыйгалы сюжет

Әсәрнең исеменә игътибар итәбез “Таныш моңнар” тәржемә итәбез моң сүзен- грусть ,тоска, мелодия , напевы.

5. Китап белән эшләү:

Аудиоязмадан әсәрне тыңлау

Дәреслектә бирелгән өлешләр белән танышу, бүлекләрне өлешләп укыту, бирелгән өлешләрнең эчтәлеге өстендә эшләү;

  • Поэманың төп геройлары?
  • Бу әсәрдә автор нинди мәсьәләләргә туктала? (Автор тарафыннан куелган проблема) (Җавап: хезмәт сөю, үзтәрбия- үзендә уңай сыйфатлар булдыру);
  • Зөфәр+ Резидә;   Резидә+ әнисе;  Резидә + иптәшләре үзара мөнәсәбәтләрен тикшерү;
  • Сезнеңчә автор ни өчен әсәргә шундый исем куйган?

Җавап:    Чөнки һәр кеше дә тормышта үз-үзе һәм тормыш сынаулары белән көрәшкәндә  әлеге хисләрне тоя, кичерә.( ярату, сагыну, югалып калу, өметләнү, билгесезлеккә бирелү, дуслык хисе, хөрмәтләү, ярдәмләшү, көрәшү, үз-үзеңә ышану)

  • Бу әсәрне эчтәлегеннән чыгып поэманың кайсы төренә кертә алабыз?

(Җавап: лиро- эпик төр)

6. Алган белемнәрне ныгыту:

Илдар Юзеевның  бик күп шигырьләренә җырлар язылган.  Бүгенге көндә без аларны яратып тыңлыйбыз. Ришат Тухватуллин башкаруында “Тыңлачы, сандугач”

Группалар өчен эш:

Шакир Мәҗитов көе      Илдар Юзеев сүзләре
/«Таныш моңнар» поэмасыннан/


Резидәкәй,
Зәңгәр күлмәгеңне
Кайсы елгаларда чайкадың?
Оныттыңмы әллә, бәгырем, мине,
Нигә килми сәлам хатларың?

Резидәкәй,
Алсу йөзләреңне( чагыштыру)
Шаулы урамнардан( чагыштыру)  эзләдем.
Эзләдем, тик барыбер мин тапмадым,
Өзелеп җыр җырладым, түзмәдем.

Резидәкәй,
Белсә идең шуны:
Синдә генә минем уйларым.
Резидәкәй бәгырем, ник дәшмисең,
Кайда синең зифа ла буйларың?(чагыштыру)

Зөфәр җыры

Шакир Мәҗитов көе Илдар Юзеев сүзләре

/«Таныш моннар» поэмасыннан/

Йомшак җилләр(                           ) булып исәрмен дә
Тәрәзәңне килеп кагармын,
Мин кагармын, син качарсың, —
Йөрәгемә утлар ягармын.(                             )

Гөлчәчәкләр булып үсәрмен дә
Тәрәзәңә үрелеп карармын,
Мин карармын, син качарсың, —
Сөю ялкынында янармын.(                             )

Йолдыз булып күккә менәрмен дә
Өй турында балкып янармын,
Мин янармын, син качарсың, —
Төсең итеп кемгә багармын?

 

  Бу җырларда чагыштыруларны  табып билгелибез. Чагыштыруларның шигырьләрдә ни өчен кулланганын әйтәбез?

 Парлы эш  Җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

              Сүзлек өстендә эш.

  • Әһәмиятле, мөһим - значительный, важный
  • Җаваплы- ответственный
  • Искә  алырга- учитывать
  • Исәпкә алырга- иметь в виду
  • Үз мөмкинлекләре- свои возможности
  • Колак салырга –прислушиваться
  • Югары түләүле- высокооплачиваемый
  • Җәмгыять-общество
  • Кирәкле- необходимый, нужный

1.Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы  эш.

Правильный выбор профессии  очень важная и ответственная задача.

2.Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен искә алырга тиеш.

При выборе профессии каждый человек должен учитывать свои возможности.

3.Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.

При выборе профессии необходимо иметь в виду свой характер и знания.

4. Ата-аналар тормышны яхшырак  беләләр, аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.

Нужно уметь  прислушиваться к мнениям родителей, потому что они лучше нас знают жизнь.

5. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.

Сегодня очень важно иметь профессию.

6. Минем булачак һөнәрем җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш.

Моя будущая профессия должна быть необходимой для общества.

Җөмләләрне укып тикшерү.

7. Йомгаклау

Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Бу дәрестә сез үзегезгә нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?

Укытучы:  Яраткан эшең булу- зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илебезгә кирәкле кешеләр булып яшәгез, дигән теләктә калабыз. Сез мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең теләген искә алып, тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз, дип ышанам.

Өй эше бирү:  ” Нинди сыйфатлар хыялны чынга ашырырга ярдәм итә” дигән темага иҗади эш башкарып килергә.

Мисал:  Резидә – тырыш, максатлы, ярдәмчел ...

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку литературы 6 класс по творчеству Н.В.Гоголя.

Данная презентация поможет сообщить сведения о жизни, литературном творчестве, дружбе Н.В.Гоголя....

Презентация к уроку литературы 6 класс по творчеству Н.В.Гоголя "Ночь перед Рождеством"

Данная презентация поможе учителю в организации уроков по творчеству Н.В.Гоголя и повести "Ночь перед Рождеством"...

Презентация к уроку литературы 6 класс по творчеству М.Ю.Лермонтова и анализу стихотворения "Парус"

В данной презентации материал по творчеству М.Ю.Лермонтова, а в частности по стихотворению "Парус"....

Презентация к уроку литературы 6 класс по творчеству Н.Лескова "Сказ о косом левше и стальной блохе"

Данная презентация содержит большой материал к урокам по творчеству Н. Лескова и при изучении " Сказа о косом левше и стальной блохе" (вопросы, иллюстрации, задания)...

Урок литературы 7 класс по творчеству Платонова "Юшка" "Кто же он,нравственный человек?"

Совместная работа с преподавателем истоков православной веры Соломоматиной Ириной Феликсовной...

Поэзия родного края. "Малая" родина в жизни и творчестве Василия Дмитриевича Фёдорова. Разработка урока литературы, 9 класс (внеклассное чтение).

В методической разработке урока представлен материал по жизни и творчеству российского поэта В.Д. Фёдорова, родиной которого является Кемеровская область, Яйский район. Разработка предназначена для уч...

Разработка урока литературы 5 класс. Тема: «Устное народное творчество.»

Разработка урока литературы 5 класс.Тема: «Устное народное творчество.» Образовательная технология: проектное обучение.Цели: формировать представление о фольклоре как коллективн...