Разработка урока по татарской литературе в 11 классе по теме "Ерак тарихыбызга юл салучы"
план-конспект урока (11 класс) на тему

Шарафиева Гульбану Борисовна

Жизнь и творчество Нурихана Фаттаха

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_eshkrtmse_nurihan_fttah.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе

“Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты”

(татар әдәбиятыннан 11 нче сыйныфта

 уздырылган ачык дәрес план конспекты)

Эшләде I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфиева Гөлбану Борис кызы

Комыргуҗа

Тема:Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты.

 

Максат: 

  1. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру, аларны фәнни эзләнүгә тарту, Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен проектлар методын кулланып тирәнәйтү.
  2. Укучыларда күмәк төркемнәрдә эшләү күнекмәсе булдыру.
  3. Үз халкың, аның үткәне белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. Нурихан Фәттахның портреты.
  2. Китапларыннан төзелгән күргәзмә.
  3. Язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган укучылар тарафыннан чыгарылган “Әдәби сүз” газетасы.
  4. Хәйдәр Бигичев башкаруында җыр язмасы “Идел суы ага торыр”.
  5. Болгар чоры һәйкәлләре.
  6. Тест, интерактив такта.
  7. “Мәдәни җомга” газетасы, 2008, №42-43.

Дәрес планы.

 

I Актуальләштерү.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар, исәнмесез! Татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Бүген безнең гадәти дәрес түгел, бездә - кунаклар.

Дәрескә максат кую.

- Бүгенге дәрестә без татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, талант иясе һәм күпкырлы шәхесе Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшербез, язучының кабатланмас иҗатына күзәтү ясарбыз.

ТР халык  һәм РФ атказанган җырчысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев башкаруында “Идел суы ага торыр “ җыры башкарыла. Экранда Болгар чоры һәйкәлләре рәсеме күрсәтелә.

Укытучы сүзе:

Идел суы ага торыр,

Ярларына кага торыр.

Идел кичкән ир-егетләр,

Чын дусларын таба торыр.

Идел суы ага торыр.

-Бу юллар сезгә танышмы?

-Әйе, бу юллар безгә Н.Фәттахның “Итил суы ака торур “ әсәрен искә төшерә.

- Дөрес. Әйдәгез, әсәрне искә төшереп үтик.

Әсәрнең темасы, жанры, сюжет-композициясе ничек төзелгән?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Темасы: Идел буенда болгар дәүләте төзелү.

Жанры: ерак тарихның тормыш картиналарын кеше язмышлары аша сурәтләгән тарихи роман.

Сюжет-композициясе: роман ике сюжет сызыгыннан тора.Берсе – Болгар дәүләте оешу, аның ислам динен кабул итүе; икенчесе – Тотыш язмышына бәйле вакыйгалардан гыйбарәт.

Әсәр ни өчен “Итил суы ака торур “ дип атала?

(Укучылар фикере тыңлана).

Әсәрдә Итил елгасы бердәм дәүләт символы булып килә. Сулар бит алар бертуктаусыз агып тора. Язучы елларны, заманнарны аккан су белән чагыштыра. Безнең күз алдыбызда булган вакыйгалар да тарихта гына кала .

Укытучы: Әйе, Итил – борынгы бабаларыбыз яшәгән җир, ул туган ил образын да гәүдәләндерә. Итил елгасының агуы әсәрдәге геройларның күңел дөньясын аңларга ярдәм итә.

        Бүгенге дәреснең эпиграфы булып, халкыбыз горурлыгы, мәгърифәтче галим Ш.Мәрҗанинең “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән сүзләре торыр. Моның шулай икәнлегенә без сезнең белән бу дәрестә тагын бер кат ышанырбыз.

       Татар әдәбиятына 70 нче елларда бер яңарыш килеп керде. Татар халкының үткәне, тарихы белән кызыксынучы язучылар: “Без кемнәр? Каян киләбез? Кая барабыз?” дип халкыбызның язмышы турында уйлана башладылар. Фикер җебе аларны ерак тарихка алып китте. Тарихи романнар иҗат ителә башлый. Бу өлкәгә Нурихан Фәттах беренчеләрдән булып аяк басты.

      Дөрес, татар әдәбиятында моңа кадәр дә тарихи романнар язылды.Ә менә бу яңалары халыкны ерак тарихлар киңлегенә алып чыктылар. Халыкның милли үзаңын үстерүгә ярдәм итте.

II Яңа теманы аңлату.

1.Төркемнәрдә эш.(Сыйныф өч төркемгә бүленә).

Укытучы Без бүген дәрестә эшне төркемнәрдә алып барырбыз.

Беренче төркем :       “Эзләнүчеләр”

Икенче төркем:          ”Прозачылар”

Өченче төркем:          “Тарихчылар”

-Хәзер сүзне “Эзләнүчеләргә” бирик.

-Без Нурихан Фәттахның тормыш юлы турында проект әзерләдек.

(Укучылар Н.Фәттахның туган җире, әти-әнисенең чыгышы, шөгыльләре, кайларда белем алулары, эшләүләре, хезмәттәш дуслары , гаиләсе, хатыны һәм балалары, туганнары турында, фотосурәтләр күрсәтеп, проектларын яклыйлар).

Укучылар сөйли:

-  Нурихан Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның   Яңавыл төбәгендәге  Кучтавыл авылында гади игенче  гаиләсендә туа. Бала чагы шул төбәктә уза. 1946 нчы елны Яңавылдагы беренче номерлы мәктәпне тәмамлый.(15 нче слайд)

-18 яше тулгач , Казанга килә  һәм Казан дәүләт университетына, татар теле һәм әдәбияты булегенә укырга керә. Университетта укыган елларда ул бик күп яза, ләкин язганнары басылып чыкмый. Үзенә таләпчән кеше буларак , үз каләмен шомарта, һаман яза, һаман өйрәнә. Укытучысы Латыйф Җәләй киңәше белән, халык авыз иҗаты белән кызыксынып китә. Авылларга кайткан саен, дәфтәренә  җырлар, бәетләр теркәп бара. Бу бәетләр ике тапкыр җыентыкта да басылып чыга.(16 нчы слайд)

-1951 елда ул университетны кызыл диплом белән тәмамлый, Татарстанның китап нәшриятына әдәби редактор булып урнаша. 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендәге редакциядә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елда кабат Казанга кайта һәм профессиональ  язучы булып китә.(17 нче слайд)

Нурихан Фәттах  әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр,     хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында, фольклор  экспедицияләренә чыгып, татар  халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан башлап матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны “Безнең хикәяләр” исемле күмәк җыентыкта “Утлар” дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Шушы еллардан алып гомеренең соңгы көненә кадәр, татар әдәбияты күп санлы хикәя-повестьләре, пьесалары, тарихи романнары һәм милли хезмәтләре белән әдип халкыбыз күңелендә мәртәбәле урын яулады.(18 нче слайд)

-  Нурихан Фәттах гомере буе үз йорты белән яшәү турында хыялланган. Ул 1967 нче елның җәендә Нагорный бистәсендә 5 сутый җир алуга ирешә. Кыш буе өй салу буенча төрле китаплар укый, бу эшнең серләрен җентекләп өйрәнә. Иртә яздан өй салу эшенә керешеп китә. Тырыша торгач, кышка өй дә салынып бетә. Газы да, суы да керә, башка төрле уңайлыклары да тудырыла. Аларга килгән hәрбер кеше: “Сез оҗмахта яшисез икән,”-диеп сокланып китә торган булалар. Бүгенге көндә дә тормыш иптәше Руфина ханым кая гына карасаң да өйдә аның көчле рухы сакланган,ди. Бу йортта ул язган китаплар, ул утырткан агачлар- барысы да аның кулы тигән әйберләр.(19 нчы слайд)

Н. Фәттах гомере буе томыш иптәше Руфина ханым белән балаларын намуслы hэм эшкә өйрәтеп  үстерде. Аның өчен балаларының татар булып калуы бик мөhим иде. Өйдә урысча сөйләшү бик нык тыелган. Н. Фәттах hәрвакытта да ана теленең сафлылыгы иң беренче чиратта гаиләдә башланырга тиешлеген hәрчак искәртеп торды.(20 нче слайд)

          -1965 елдан Язучылар берлеге әгъзасы була.

Нурихан Фәттах 1978 елдан “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният      хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.

Халыкара биографик Үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “1992 ел кешесе” дигән диплом белән бүләкли.

1998 елда Татарстан Президенты М. Шәймиев Указы белән Н. Фәттахка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән мәртәбәле исем бирелә.(21 нче слайд)

-Хәзер сүзне “Прозачылар”га бирик.

(Укучылар Н.Фәттахның беренче хикәяләрендә күтәрелгән мәсьәләләргә тукталалар, “Яшь чакларда” хикәяләр җыентыгыннан “Ләйлә”, “Әттә”, “Бер тамчы күз яше”, “Мәдинә” хикәяләрендәге темаларны, проблемаларны ачып күрсәтәләр.”Сезнеңчә ничек?”(1956), “Мөдир Саҗидә”(1968), “Бала күңеле далада”(1962), “Кырык дүртнең май аенда”(1965), Кичү”(1956-1962), (1988-1990) романнары турында интерактив тактада күрсәтеп, мәгълүмат бирәләр).

Укучылар сөйли:

-50 елларның яртысында төрле темага язган беренче хикәяләрендә яшь автор шул чор өчен генә түгел, ә бүген дә бик актуаль булган мәсьәлә-кешеләрнең гаебе, ваемсызлыгы аркасында буыннар бәйләнеше өзелү мәсьәләсен күтәрә.Бу мәсьәлә әдипнең соңрак язылган әсәрләрендә дә дәвам итә.”Утлар” дип аталган беренче хикәясе 1948 елда Казанда “Безнең хикәяләр” исемле җыентыкта дөнья күрә.(23 нче слайд)

         Сугыш чорыннан соң татар әдәбиятында хатын-кыз темасына игътибар аеруча зур булды.Тормыш иптәшенә, сөйгән ярга тугрылык,сугыш беткәч тә аны еллар буе көтү турында татар әдәбиятында күп язылды.Н.Фәттах та үзенең “Бер тамчы күз яше” ,”Мәдинә” хикәяләрендә шул теманы яктырта.(24 нче слайд)

        Әдипнең балалар тормышын яктыртып язган әсәрләре дә бар.”Тегермәндә” (1957), “Өч туган” (1961), ”Ирек,Алмас һәм Җәлил” (1966) хикәяләре аерым китап булып басылып чыга.Бу хикәяләр кечкенә кешене яхшыдан яманны, күркәм холыктан яхшыны аерырга өйрәтә.Урлашу, алдашу, саранлык яхшыга илтми.Хикәяләрдә шундый фикер уздырыла.  (25-26 нчы слайдлар)    

- Нурихан Фәттах хикәяләрендә чагылдырган идеяләр ”Сезнеңчә ничек?” романында һәм “Мөдир Саҗидә” повестендә дә сурәтләнә.

“Сезнеңчә ничек?” романы Нурихан Фәттахның беренче зур куләмле әсәре була.Ул бу әсәрендә университетта укыган елларына мөрәҗәгать итә.Әсәрнен төп геройлары яшәүгә, белемгә омтылган хыялый яшьләр.

“Мөдир Саҗидә” повестеның исә кызыклы тарихы да бар.Әсәрнең төп героинясы Саҗидәнең прототибы – Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым. Саҗидә тормыш авырлыкларына бирешмичә оптимистик рух белән яши бирә.

“Бала күңеле далада” романы Нурихан Фәттахның икенче зур әсәре. Бу әсәрдә чирәм җирләрне күтәрү тарихы сурәтләнгән. Нурихан Фәттах үзе дә бер-ике ел дәвамына Повладар өлкәсендә “Казан” совхозында эшли һәм шунда булган вакыйгаларны үзенең романында сурәтли.(27 нче слайд)

-  “Кырык дүртнең май аенда “, һәм “Кичү” романнарының язылу тарихы гаять катлаулы.”Кырык дүртнең май аенда “повестен әдип берничә мәртәбә яза.Тәнкыйтьчеләр әсәрне күп тапкыр тикшерәләр,ахырын тагын да матурырак итеп бетерергә дигән фикергә киләләр. Нурихан Фәттах аның исемен “Артта калган юллар” дип үзгәртә.1965 нче елда бу повесть “Казан утлары “ газетасында басылып чыга, ләкин  повесть бу исем астында башка беркайда да басылмый.Н.Фәттах башта исеме ничек булган, шулай дип калдыра.Әдип бу повестьта 1944 нче елның май аен сурәтли. Сугышта илнең иң алҗыган вакыты.Нәкъ менә шул вакытта үзенең имчәк баласын күтәреп , торф чыгарырга киткән җиреннән, Хәмдия  авылга кайтып төшә. Авылда хәлләр яман.Ирләр  сугышта,хатын-кызлар торф чыгара, ә кайсылары бер үч яшел кузак өчен төрмәгә утыртылган. Басуларда, кырларда  бернәрсә дә ашарга юк.Хәсрәттән Хәмдия салам кибәне янында баласын югалта. Хәсрәткә түзә алмыйча, Хәмдия салам кибәне янында шашып үлә.

      “Кичү” романында Н.Фәттах сугыштан соңгы елларда чәчәк аткан хәерчелек,икейөзлелек күренешләрен ачып сала,әдәби сурәтли, тәнкыйть итә. Гәбделхәй әсәрдә төп образ, ләкин  аның язмышын өлкән абыйлар хәл итәләр.Ул хәерчеләрне, ач-ялангачларны күрмәскә тиеш. Гәбделхәй рухи яктан азатлыкка омтыла, ул каршылык та күрсәтеп карый, ләкин ул системага каршы тору бик кыен була.(28 нче слайд)

Укытучы: Күрәсез , укучылар, Н.Фәттах  әсәрләрендә халык тормышының төрле якларына мөрәҗәгать итә. Җәмгыятьнең кешелексез якларын ача. Чынбарлык күренешләрен бөтен тулылыгында тасвирлый. Уңай герой , идеаль герой концепцияләренә каршы чыга. Хәзер сүзне “Тарихчылар” төркеменә бирик.

(Укучылар тарихи романнары турында сөйлиләр. Ерак бабаларыбыз яшәгән дәверләрне әдәби сурәтләрдә чагылдырган ”Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнары, “Кол Гали” трагедиясе, “Сармат кызы Сәринә” шигъри трагедиясе хакында мәгълүмат бирәләр , интерактив тактада фотосурәтләр күрсәтелә).

Укучылар сөйли:

- Нурихан Фәттах әдәбиятыбызда тарихи романнар иҗат итү буенча күренекле урын алып тора.60 елларда ул җиң сызганып татар халкының тарихын өйрәнүгә  керешә. Озак еллар буе тузан җыеп яткан китаплар эченә кереп чума.”Фест дисбесенең сере”, “Шәҗәрә” кебек чын мәгънәсендә фәнни хезмәтләр яза.Н.Фәттахны һич тә икеләнмичә тарихны,телне, археологяне белуче галим дип әйтеп була.(30 нчы слайд)

- Нурихан Фәттахның иҗаты яңа биеклеккә күтәрелә.Ул  тарихи романнар остасына әверелә. Язучы нигә тарихка борылды соң? Заман хәвеф –хәтәреннән качып, җиңел юл сайладымы? Юк, Нурихан Фәттах: “Тарих ул – гыйбрәт,акыл һәм тәҗрибә” – дип фикер йөртә. Шуңа курә дә ул тарихка мөрәҗәгать итә.(31 нче слайд)

- Н. Фәттах: « Халкымның тарихы миндә һәрвакыт ышаныч, ныклык, горурлык тойгысы тудыра», -ди.  Аның озак елларга сузылган эзләнү, өйрәнүләренең уңдырышлы нәтиҗәсе булып торган иң беренче тарихи романы « Итил суы ака торур» 1970  елда басылып чыга.(32 нче слайд)

- «Кол Гали» трагедиясендә Болгар дәүләтенең монгол яуларына каршы тигезсез көрәшенә бәйле драматик вакыйгалар сурәтләнә. Трагедия, күп тапкырлар сәхнәдә уйналып, татар театр репертуарында үзенә тотрыклы даими урын яулады. Әдипнең тарихи теманы яктырткан « Сармат кызы Сәринә»( 1986) дигән шигьри трагедиясе дә бар.(33-34 нче слайд)

- 1977-1985 еллар арасында Нурихан Фәттах “Сызгыра торган уклар” исемле икенче тарихи роман дилогиясен язып тәмамлый. Роман ике китаптан тора. Анда безнең эрага кадәр II-III нче гасырлар арасында Көнчыгыш Азия киңлекләрендә сибелеп яшәгән төрки кабиләрнең-сөннәрнең- дәүләт булып оешу, ныгу процессы күрсәтелә.(35-36 нчы слайд)  

            “Сызгыра торган уклар” дигән дилогиясе  өчен әдип 1994 нче елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.(37 нче слайд)                                

- Нурихан Фәттах тәрҗемә өлкәсендә дә күп эш башкара. Ул В.Гюгоның «Хокуксызлар» романын (1954), О.Бальзакның  «Горио»сын, И.Гончаровның атаклы «Обломов»ын тәрҗемә итә.(38 нче слайд)  

Укытучы : Димәк, укучылар, Н.Фәттахның иң яратып һәм аеруча актив эшләгән өлкәсе-ул тарихи роман жанры. Бу әсәрләре аңа дан һәм шөһрәт китерде.

2.Нурихан Фәттахның күргәзмәгә куелган китапларына күзәтү ясау.(1 укучы китаплар турында белешмә бирә. Укытучы чыгыш ясау өчен алдан аерым укучыны әзерли)

Укучы сөйли:

 

- Хәзер мин сезне Н.Фәттахка багышланган  ”Укылып бетмәгән китап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтәм. Күргәзмәгә эпиграф итеп Татарстанның халык язучысы Мөһәммәт Мәһдиевның түбәндәге сүзләре алынды:”Нурихан Фәттах-телнең мөмкинлекләрен армый-талмый эзләүчеләрнең,телгә ифрат дәрәҗәдә сак караучыларның берсе. Тел культурасын өйрәнү мөмкинлекләрен ачу, телне өйрәнү, язучының үз эшенә һәм укучыларына ихтирамы дигән сүз.”

        Күргәзмәнең беренче бүлеге “Н.Фәттах-хикәя остасы” дип атала.Татарстан китап нәшриятында 2002 елда басылып чыккан бу китапка Н.Фәттахның балалар өчен язган хикәяләре тупланган.

        Н.Фәттахның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Мәйдан”журналының 2003 елгы №11 саны аның иҗатына багышлап язылган. Бу журналда Н.Фәттахның “Әттә”хикәясе урын алган.

         Күргәзмәнең икенче бүлеге “Н.Фәттах-проза остасы” дип атала. Бу бүлектә урнаштырылган китаплардан мин сезнең игътибарыгызга ”Бала күңеле далада”, ”Сезнеңчә ничек”романнарын,”Мөдир Саҗидә” повестен тәкъдим итәм. Бу китаплар шулай ук Татарстан китап нәшриятында 2002 елда басылып чыга.

         Күргәзмәнең өченче бүлеге “Н.Фәттах-тарихи романнар остасы” дип атала. Язучының зур күләмле “Итил суы ака торур” романы озак еллар дәвамында тарих, этнография, фольклор, тел гыйлеме, фәлсәфә әсәрләрен өйрәнү нәтиҗәсе буларак туа. Н.Фәттахның зур күләмле “Сызгыра торган уклар”дип аталган тарихи романы безнең эрага кадәр 3 гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләре тасвирлана. Бу роман-дилогия 1991 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.

         Н.Фәттахның иҗаты һәм тормыш юлы турында тагын да күбрәк белергә теләүчеләр өчен мин “Мәгариф”нәшриятында 2006 елда басылып чыккан менә бу китапның беренче томын (Балачак әдипләре) һәм”Раннур” нәшриятында 2001 елда басылган “Татар әдәбияты тарихы” исемле китапны тәкъдим итәм.

          Н.Фәттахның иҗаты татар әдәбиятында гомумән аз өйрәнелгән, аз тикшерелгән. Күргәзмәбезнең “Укылып бетмәгән китап”дип аталуы да шуның белән бәйле.  

III Яңа теманы ныгыту

3. Газета чыгару.(Газета укучылар тарафыннан алдан әзерләнә.Исеме, язучының портреты, иҗатына һәм тормыш юлына кагылышлы фотосурәтләр, әсәрләр тарихы, укучыларның иҗади эшләре урнаштырыла).

4.Тест эшләү.

-Хәзер, бүгенге материалны ничек үзләштерүегезне тикшерү максаты белән тест эшләп алырбыз.

(Укучылар тест эшлиләр)

             

                                      Тест

1. Нурихан Фәттахның туган авылы?

а)Мостафа авылында

б)Күлле Киме авылында

в)Күчтавыл авылында

2. Нурихан Фәттахның туган көне кайчан?

а)26 апрель, 1886

б)25 октябрь, 1928

в)15 февраль, 1906

3. X гасыр башында Идел буе болгарлары дәүләтен чагылдыручы әсәр?

а)”Сызгыра торган уклар”

б)”Итил суы ака торур”

в)Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”

4. Бу әсәрләрнең кайсысы Н.Фәттахныкы түгел?

а)”Кырык дүртнең май аенда

б)”Мөдир Саҗидә”

в)”Сөннәтче бабай ”

5. Бирелгән өзек кайсы әсәрдән?

“Икеләнгән, каушап калган Акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле!”

а)”Итил суы ака торур

б) “Кол Гали”

в) “Сызгыра торган уклар”

6. Н.Фәттахка “Сызгыра торган уклар “ дилогиссе өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе ничәнче елда бирелә?

а)1994

б)1970

в)1966

7. Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы нинди төргә карый?

а)детектив

б)тарихи

в)биографик

Тест эшенә нәтиҗә ясала. Билгеләр куела.

1

2

3

4

5

6

7

в

б

б

в

а

а

б

7 балл – 5

6 балл -  4

5 балл -  3

Интерактив тактада дөрес җавап кына кала бара.

IV Дәресне йомгаклау, укучыларның  белемнәрен бәяләү.

Укытучының йомгаклау сүзе:

- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә белдегез? Әйдәгез хәзер чыгышлар буенча нәтиҗәләр ясыйк.

- Нурихан Фәттахның күпкырлы шәхес һәм иҗатының мул җимешле икәнен күрдек.

- Әйе, укучылар, дөрес. Ул күпкырлылык нәрсәдә чагыла?

- Ул – язучы, галим, философ, этнограф, публицист, тәрҗемәче.

- Әйе. “Үземнең бөтен иҗатым белән, тормышым белән мин халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен”- дип язган. Бу- аның тормыш девизы булган. Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах, гомере буена тайпылмыйча, үзенең девизына, үз-үзенә биргән сүзенә, татар халкына тугрылыклы булып калды.

V. Өй эше. 1. Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗатына әдәби викторина төзергә

2.  Н.Фәттахның иҗатына реклама ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработки уроков по татарской литературе

Данный материал включает в себя разработки уроков по татарской литературе  для русскоязычных обучающихся в учреждениях НПО и СПО...

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе "Табигать һәм без "

Конспект урока по татарской литературе в 9 классе.Тип урока:комбинированный.Тема урока:Табигать hәм без.Цель урока: "Природу надо не только любить,но и беречь,охранять."1.Совершенствовать работу...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Илең турында уйла” . “Магариф” №2, 2016 год.

убликация  статьи по теме “Илең турында уйла” (методическая разработка урока по татарской литературе в 5 классе) в педагогическом  научно-методическом  журнале ...