Разработки уроков по татарской литературе
план-конспект урока по теме

Давлетшина Гульчачак Барисовна

Данный материал включает в себя разработки уроков по татарской литературе  для русскоязычных обучающихся в учреждениях НПО и СПО

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_-2_kurs_tatar_tele.docx54.1 КБ
Файл i_-2_kurs_tatar_edebiyaty.docx61.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          I курс

рус төркемендә укучы  балалар

                  өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәләре.                                             

               Татарстан шәһәрләре. Ялгызлык  һәм уртаклык исемнәр.

                                                 (1 сәгать дәрес бирелә)

Максат:  Татарстан шәһәрләре турында кыскача мәглүмат бирү, укучыларның сүз байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; грамматик күнекмәләр формалаштыру; туган якка хөрмәт, республика белән горурлану хисләре  уяту.

Жиһазлау: дәреслек, компьютер, слайдлар, экран.

                                                         Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1).Укытучы- укучы конструкциясе буенча әңгәмә оештыру.

  -  Сез кайда яшисез?

 -  Татарстан Республикасында.

  -  Татарстан нинди Республика?

  -  Татарстан – бай һәм зур республика.

  -  Татарстанның мәйданы күпме?

  -  Татарстанның мәйданы 68 мең кв. км.

  -  Республикада нинди милләтләр яши,?

  -  Татарстанда руслар,татарлар,чуашлар, удмуртлар,украиннар яши.

  -  Син Ватаныңны яратасыңмы?

  -  Әйе, мин Ватанымны яратам.

2).Өйгә эшне тикшерү.

Татарстан Республикасы турында сөйләү. 1-2 укучы

Слайд 1. Татарстан картасы.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1).Сүзлек эше. Слайд 2.

                                    истәлекле урыннар- памятные места

                                   күренекле шәхесләр- знаменитые личности

                                   Әлмәт – Альметьевск

                                   Арча – Арский район

                                   Чистай - Чистополь

                                   читек – ичеги

                                   данлыклы-  знаменитый

                                   йөк автомобильләре- грузовые автомобили.

                                    сул як яр- левый край берега.

 а) әйтелеш өстендә эшләү;

ә) җөмләләр төзетү.

“Яр  Чаллыда истәлекле урыннар күп” җөмләсендә исем сүз төркемнәрен табып әйтегез.

 - Исем нәрсәне белдерә?

 - Нинди предметны белдерә?

 - Нинди исемнәр баш хәрефтән языла?

 - Нинди исемнәр кечкенә хәрефтән языла?

 Укытучы аңлатуы: Шәһәр,авыл,елга,кеше исемнәре,фамилияләре баш хәрефтән языла.Имя собственное- бер генә исем булганны аңлата.Мәсәлән сезнең исемнәр,фамилияләр. Газета- журналлар шулай ук ялгызлык исемнәр.Алар куштырнаклар эчендә языла. Башка барлык исемнәр юл хәрефтән языла һәм уртаклык исемнәр дип атала.

IV. Ныгыту

 а) Сүзлектәге исемнәрне уку һәм нинди төркемгә караганын әйтү.

 ә) Тыңлап аңлау (Аудирование)

- Тыңлагыз һәм әйтеп бирегез, бу нинди исемнәр?

Чулман,йорт,Татарстан,дус,Алабуга,йорт, Чистай,китапханә,Айрат.

(Һәр сүзне әйттерү)

б) Яңа текст өстендә эшләү. (аерым битләрдә)

                                      Татарстан шәһәрләре.

Татарстан Республикасы – бай һәм зур республика.Татарстанның башкаласы- Казан шәһәре.Республикада тагын 20 гә якын шәһәр бар.            Һәр шәһәрнең үзенең тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре бар. Әлмәт шәһәрен “ нефтьчеләр шәһәре” дип атасалар, Арчада атаклы татар читекләрен тегәләр. Ә Чистай шәһәре үзенең сәгатьләре белән данлыклы.

   Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре Чулман елгасы буенда урнашкан.

   Алабуга шәһәрендә күп кенә атаклы кешеләр яшәгән. Шуларның берсе- танылган рәссам- Иван Иванович Шишкин. Аның “ Еракта Кама елгасы” дигән картинасы Мәскәүдә Третьяков галереясында саклана.  Биредә шулай ук атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаева һәм кавалерист –кыз Надежда Дурова яшәгән.

    Яр Чаллы шәһәре үзенең “ КамАЗ” эре йөк автомобильләре белән данлыклы. Чаллы урамнары матур, чиста, яшел, киң һәм иркен. Биредә яшьләр өчен ял итү урыннары, уку йортлары бик күп. Яр Чаллыда 80 якын милләт кешеләре дус һәм тату яши.

    Түбән Кама шәһәре Чулманның сул як ярына урнашкан. Биредә нефтехимия заводы эшли. Түбән Кама шулай ук үзенең “ Мунча ташы” сатира театры белән данлыклы.

а) укучыларның эчтән укулары;

ә) чылбыр тәртибендә укулары;

б)  Текстан җөмләләрне табып уку.

- русча- татарча;

- татарча- русча.

-

     в) Төркемләп эшләү.( үзләштерү мөмкинлекләрен истә тотып)

      - 1нче төркем- текстагы җөмләләргә сораулар куя,

      - 2 нче төркем аларга җавап бирә.

      г) Текста ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табып язу( такта янында    

        эшләнә. 1 нче төркем ялгызлык исемнәргә 5 мисал, 2 нче төркем уртаклык исемнәргә 5 мисал табып тактага язалар.)

      д) Тексттан слайдларның  эчтәлегенә туры килердәй җөмләләрне табып уку.(слайд 3, 4, 5)

      е) Укытучының текстка йомгак ясавы.

 Сораулар ярдәмендә текстның эчтәлеген сөйләү.

      ж) тест биремнәрен эшләү.( һәр укучыга аерым битләрдә)

 V. Дәрескә йомгак ясау.

 VI. Өй эше.

                                              Затланышлы фигыльләр

                                               (2 сәгать дәрес бирелә)

Максат: укучыларның алган белемнәренә нигезләнеп, затланышлы фигыльләр турындагы белемнәрен ныгыту; укучыларның танып-белү мөстәкыйльлеген арттыру, сөйләм телен үстерү, фигыльләрне сөйләмдә hәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләре  бирү; укучыларның иҗади көчен белем алуга туплау, милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, таблицалар, карточкалар, компьютер.

Дәрес барышы.

I. Кереш өлеш.

1. Дәресне оештыру.

2. Темасы һәм максаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү.

1. Фигыль турында гомуми мәгълүматны кабатлау.

- Укучылар, нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

- Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

- Фигыльләр нишли?нишләде?нишләгән?нишләячәк? сорауларына җавап бирә.

- Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?

- Фигыль затланышлы һәм затланышсыз була.

- Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

- Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар I, II, III затта, берлектә һәм күплектә килә ала.

- Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз була, ягъни зат- сан белән төрләнми.

- Бүген затланышлы фигыльләр турында сөйләшербез.

Хикәя фигыль үрнәгендә аларның зат-сан белән төрләнешен күзәтербез.    

2. Таблица белән эш.

Хәзерге заман

-а/ -ә, -ый// -и

Берлек сан

Күплек сан

-быз// -без

-сың// -сең

-сыз// -сез

-

-лар// -ләр

Билгеле үткән заман

Билгесез үткән заман

-ды// -де, -ты// -те

-кан// -кән, -ган// -гән

Бер.сан

Күп.сан

Бер.сан

Күп.сан

-мың// -мең

-быз// -без

-гыз// -гез

-сың// -сең

-сыз// -сез

-

-лар// -ләр

-

-лар// -ләр

Билгеле киләчәк заман

Билгесез киләчәк заман

-ачак// -әчәк,-ячак// -ячәк

-ыр// -ер, -ар// -әр// -р

Бер.сан

Күп.сан

Бер.сан

Күп.сан

-мың// -мең

-быз// -без

-мың// -мең

-быз// -без

-сың// -сең

сыз// -сез

-сың// -сең

сыз// -сез

-

-лар// -ләр

-

-лар// -ләр

III.Төп өлеш.

1. Боерык фигыль турында белгәннәрне искә төшереп кабатлау.

- Такта янында эш.

Тактада сүзләр язылган: бар, сана, эшлә, куй.

- Балалар, болар нинди фигыльләр?

-Боерык фигыльләр.

- Боерык фигыль нәрсә беледерә?

- Эш кушуны, боеруны, чакыру, өндәү һ.б. Белдерә, зат- сан белән төрләнә,барлыкта яки юклыкта килә һәм җөмләдә хәбәр була. Боерык фигыль төп мәгънәдән тыш күптөрле мәгънә төсмерләре белдерә. Аларны аңларга җөмләнең мәгънәсе, әйтелү интонациясе, кисәкчәләр ярдәм итә.

- Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә, дидек. Аның нигезе- II зат берлек сан формасы. Истә тотыгыз: фигыльнең нигезен табу өчен, аны II зат берлек сан боерык фигыль формасына куеп карыйлар. Таблицада боерык фигыльнең зат- сан кушымчалары бирелгән.

Берлек сан

Күплек сан

I зат- -ыйм// -им

- ыйк// -ик

II зат-

-гыз// -гез; -(ы)гыз// -(е)гез

III зат- -сын// -сен

-сыннар// -сеннәр

-Төрле авазга тәмамланган боерык фигыльләрдә зат- сан кушымчаларының язылышын кисәтү. (Балалар тактада бирелгән боерык фигыльләрне телдән төрләндерәләр: кил, бар, тыңла, әйт, сөрт.)

Укытучы. Боерык фигыльнең юклык формасы ничек ясала?

  • Юклык форма -ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала. (Укучы тактага яза: барма, санама, эшләмә, куйма.)

Укытучы.Боерык фигыльләрдән хикәя фигыль ясап языйк. (Бер укучы такта янында эшли. Соңыннан җаваплар чагыштырыла.)

  1. Хикәя фигыль турында белемнәрне искә төшерү.

Бирем. Җөмләләрне тулыландырыгыз.

  1. Хикәя фигыль...,...,..., белдерә.
  2. Юклык формасы...,... кушымчалары ярдәмендә ясала.
  3. Хикәя фигыль...,...,... белән төрләнә.
  4. Җөмләдә ... булып килә.

Нәтиҗә. Хикәя фигыль эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә. Барлык, юклык формалары була. Юклык төре -ма// -мә, -мый// -ми, -мас// -мәс кушымчалары ярдәмендә ясала. Хикәя фигыльләр зат, сан, заман белән төрләнә. Җөмләдә хәбәр булып килә.

  • Дәрес башында файдаланылган таблица белән эш.

Укытучы. Искә төшерик: фигыльнең нигезен ничек табалар? Хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар белән ясала? (Җаваплар тыңлана.)

  • Нигезе тартык һәм сузык авазга тәмамланган фигыльләргә төрле кушымчалар ялгап, хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төрләрен ясау күнегүләре:
  1. нигезе [у] сузыгына һәм тартыкка тәмамланган фигыльләргә -а//  кушымчалары ялгана;
  2. нигезе [й], [и] авазына тәмамланган фигыльләргә шулай ук -а// -ә кушымчалары ялгана;
  3. сузыкка тәмамләнган нигезләргә -ый// -и кушымчалары ялгана, нигезнең соңгы сузыгы кыскара.
  • Хәзерге заман хикәя фигыльне зат- сан белән төрләндерү.

Таблица.

Берлек сан

Күплек сан

I зат- -м

I зат- -быз// -без

II зат- -сың// -сең

II зат- -сыз// -сез

III зат-

III зат- -лар// -ләр

(Укучы такта янында төрләндерә.)

Берлек сан

Күплек сан

I зат- барам, эшлим

I зат- барабыз, эшлибез

II зат-барасың, эшлисең

II зат- барасыз, эшлисез

III зат-бара, эшли

III зат- баралар, эшлиләр

Укучы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый// -ми кушымчалары белән ясала.

Берлек сан

Күплек сан

I зат- бармыйм, эшләмим

I зат- бармыйбыз, эшләмибез

II зат-бармыйсың, эшләмисең

II зат- бармыйсыз, эшләмисез

III зат-бармый, эшләми

III зат-бармыйлар, эшләмиләр

Сорау. Таблицага яңадан игътибар итегез. Хикәя фигыль тагын нинди заманнарда килә ала?

  • Үткән заман ике төргә бүленә: билгеле үткән заман, билгесез үткән заман.
  • Үткән заман нинди кушымчалар белән ясала?
  • Билгеле үткән заман -ды// -де; -ты// -те кушымчалары белән ясала һәм нишләде? дигән сорауга җавап бирә. Билгесез үткән заман -ган// -гән; -кан// -кән кушымчалары белән ясала һәм нишләгән? дигән сорауга җавап бирә.
  • Үткән заманның юклык формасы бармы?
  • Үткән заманның юклык формасы бар. Ул -ма// -мә кушымчалары белән ясала.
  • Балалар, билгеле һәм билгесез үткән замандагы хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләнәме?
  • Төрләнә.

-Карточкалар белән эш.

Карточка үрнәге.

1 нче бирем. Бар, кил, әйт, яз, сыз, кер фигыльләрен:

  • билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы;
  • билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы;
  • билгесез үткән заманның барлык формасы;
  • билгесез үткән заманның юклык формасы итеп үзгәртегез.

2 нче бирем. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең берсен зат- сан белән төрләндерегез.

3 нче бирем. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең берсен зат- сан белән төрләндерегез.

  • «Барлыкта һәм юклыкта» дигән уен уйнау.

Уен барышы. Укучы I, II, III зат берлек яки күплек сандагы алмашлык һәм барлык яки юклык төрдәге хикәя фигыль кергән җөмлә төзеп әйтә. Иптәше барлыктагы фигыльне- юклыкта һәм киресенчә итеп җөмләне үзгәртеп әйтергә тиеш. Мәсәлән: идән юдым.- Ә мин юмадым. Без дәрес әзерләмәдек.- Ә без әзерләдек һ.б.

  • Алдагы үрнәк буенча хикәя фигыльне киләчәк заман формасы турындагы белемнәрне искә төшереп кабатлау.
  1. Шарт фигыль турында белем- күнекмәләрне барлау һәм камилләштерү.

Сорауга җавап бирү:

- Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

- Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- Шарт фигыль зат- сан белән төрләнәме?

  • Карточкалар белән эш.

Бирем үрнәге. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Юеш аяк киеме белән..., суык тия. Телевизорны күп..., баш авырта. Тырышып..., күп беләсең. Йокыдан вакытында..., мәктәпкә соңга калмыйсың. ... укытучыдан сора. (Сүзләр: аңламасаң, карасаң, укысаң, йөрсәң, торсаң.)

IV . Йомгаклау.

  1. Тест биремнәрен үтәү.
  • Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Кил, кер, әйт, уйна, аңла, яз.

а) думай, скажи, играй, пиши, понимай, зайди.

ә) приди, зайди, скажи, играй, понимай, пиши.

  • Фигыль төрен билгеләгез.

Керсә, әйтсә, килсә, уйнаса, аңласа, язса.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль.

Уйна, кер, яз, аңла, кил әйт.

а) боерык фигыль;

ә) хикәя фигыль.

Килә, керә, әйтә, уйный, аңлый, яза.

а) боерык фигыль;

ә) хикәя фигыль.

  • Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

Килдек, керде, әйтте, уйнады, аңлады, язды.

а) билгеле үткән заман;

ә) билгеле киләчәк заман.

Килгән, кергән, әйткән, уйнаган, аңлаган, язган.

а) билгесез киләчәк заман

ә) билгесез үткән заман.

Киләчәк, керәчәк, әйтәчәк, уйнаячак, язачак, аңлаячак.

а) билгеле киләчәк заман;

ә) билгесез киләчәк заман.

Килер, керер,әйтер, уйнар, языр, аңлар.

а) билгесез киләчәк заман;

ә) билгеле үткән заман.

(Компьютер җавапны бәяли.)

2.Нәтиҗә ясау.

3. Өйгә эш бирү.

                               Эш кәгазьләре. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

                                                    (1 сәгать дәрес бирелә)

Максат: Тәрҗемәи хәл һәм тасвирнамә язу күнекмәләрен ныгыту; килешү төрләре турында мәгълүмат бирү; бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышын кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, таратма материал, эш кәгазьләре үрнәкләре

                                       

                                                     Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Тыңлап аңлауга өйрәтү.

1)Бәйлекләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү өчен, укытучы бәйлекләр булган җөмләләрне пауза ясап әйтә бара:

  1. Мәктәпне бетерү белән, ул һөнәр лицеена укырга керде.
  2. Укырга керү өчен гариза язарга кирәк.
  3. Авыру сәбәпле, ул бүген эшкә чыкмаган.
  4. Аны эшкә алу турында әмер бирелде.
  5. Аның әйтүе буенча, эш кәгазъләрен бик төгәл язарга кирәк.

           2)Укучылар тыңлыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

 3)Укытучы һәр укучыдан бәйлек булган бер җөмлә әйттерә. Янында утырган укучы тыңларга һәм тәрҗемә итәргә тиеш.

        III.  Өй эшен тикшерү.

          Укучылар 133 нче биттәге үрнәк буенча язып килгән тасвирнамәләрен

          укыйлар. Индивидуаль эш бирелгән укучы 133 нче биттәге текстның  

          эчтәлеген русча сөйли.

        IV.     Сүзлек диктанты яздыру.

          Белешмә, раслама, әмер, боерык, имза, эш кәгазьләре, гариза,  

          теркәргә, таныклык, күчермә, рөхсәт итәргә, үрнәк, килешү,

          эш хакы,   рәсми хат, тәрҗемәи хәл, мәгълүмат, тасвирлама,

          беркетмә, белдерү, сәркатип, рәис, көн тәртибе.

            V.    Текст белән эшләү

                 Башта сүзлек эше оештырыла. Укучылар сүзлекчәләренә  

                 түбәндәге сүзләрне язалар:

                 Килешү- договор

                 Чара- средство

                 Шәхси милек- личное имущество

                 Хокукый- правовой

                 Торак йорт- жилой дом

                  Бергәләп эшләү- совместный труд

                  Расларга- утвердить

                    а)    әйтелеш өстендә эш

                    б)   җөмләләр төзеп әйтү

                    в)   текстны уку (134 нче бит)

                    г)   укытучы русча әйтеп, укучылар татарча тәрҗемәсен табып

                          уку   

                    д)   сорауларга җавап бирү          

          VI. Бәйлек сүзләрне сөйләмдә  кулланырга өйрәтү.

                      1.Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше искә төшерелә,

                      укучылар дәреслектә бирелгән мисаллар белән танышалар.

                      2.Бер бәйлек сүзне төрле килешләрдә кулланып, дәфтәрләренә

                      җөмләләр язалар. Аларны укытучы да әйтеп яздыра ала.

                      Мәсәлән: Укытучы бүлмәгә кергәч, журналны, дәфтәрләрне          өстәл өстенә куйды. Өстәл өстендә сыйныф журналы, дәфтәрләр ята. Звонок булгач, укытучы өстәл өстеннән сыйныф журналын алды һәм чыгып китте.     

                      3. Күнегү 1, 3 телдән

                       4. 2, 4 нче күнегүләр ике вариантта язмача  эшләнә.

              VII. Йомгак ясау. Өй эше.

               

 

  II курс

рус төркемендә укучы  балалар

                  өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәләре.                                             

                                          Сүзтезмәләр

                                               (1 сәгать дәрес бирелә)       

Максат: Сүзтезмә турында белемнәрне ныгыту; укучыларда сүзтезмәләрне гамәли куллана белү күнекмәләре булдыру;татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре аша милли үзаңлы шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, таратма материал, плакатлар.

                                           

                                                Дәрес барышы.

I. Оештыру

II. Өй эшен тикшерү. "Язгы табигать" темасына

I төркемгә ияртүче сүзләре исем, II төркемгә ияртүче сүзләре фигыль, II төркемгә иярүче сүз сыйфат булган сүзтезмәләр язып килергә кушылган була. Һәр төркемнән берәр укучы өй эшләрен укый.

III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Тактадагы мәкаль-әйтемнәргә игътибар иттерелә:

"Ат булса мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла".

"Чабышкы ат Сабан туен алдан сизә".

"Егет мәйданда билгеле булыр".

"Көчең барында көрәшеп кал, кәефең барында ярышып кал".

"Көчле кеше күтәреп тө ега, чалып та ега".

"Ат картаер -мәйдан картаймас, егет картаер -заман картаймас".

 “Сабан туе - хезмәт бәйрәме. Сабан туе - җыр һәм бию бәйрәме. Сабан туе - дуслык бәйрәме”.

- Бүген без сезнең белән Сабантуй бәйрәме турында сөйләшербез. (Сабантуй бәйрәме турында мәгълүмат бирелә.)

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

IV. Сүзтезмә турында гомуми мәгълүматны кабатлау.

1.Сүзтезмәләр төзеп язу.

Сезнең Сабантуй бәйрәмендә булганыгыз бармы? Сабантуйда үткәрелүче нинди ярышларны беләсез?

- Әйдәгез, ат чабышын карап үтик. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп языгыз. Ат чабышы, төрле, беренче, җитез, кызыклы, егетләрнең, килүче, атлар, катнашуы, уеннар. (Тикшерү: һәр төркемнән берәр укучы укый)

2. Бирелгән сүзләргә тиешле кушымчалар ялгап сүзтезмәләрне язып бетерегез.

Ә хәзер көрәш турында сөйләшик.Экранга текст чыга: Көрәш-халыкның иң яраткан ярышларыннан берсе. Шуңа күрә дә Сабан туе батырлары халык арасында хөрмәт казаналар һәм алар-га һәрвакыт иң кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Батыр калучыга матур чиккән сөлге тапшыру элек-электән иң шәп бүләкләрдән саналган.

- Һәр җөмләдән икешәр сүзтезмә язып алыгыз, иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләгез. (Тикшерү: һәр төркемнән берәр укучы укый)

- Колгага менү, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү кебек уеннар турында сөйләшик. Хәзер һәр төркемгә тактада аерым-аерым эш бирелә.

1нче төркем

колга... менү

чүлмәк ватучы... бүләкләү

малайлар... ошады

авыз... кашык кабып йөгерү

көндәш... күтәреп салу

2 нче төркем

батыр... тәкә

 аркан тартучы...көче

җиңүче...бүләк

олы... көрәше балалар... җыры

3 нче төркем

төр... ярышлар

иң җитез...сайлау

ямь...табигатьтә

күңел... ярышлар

чигү... сөлге

3.Китап белән эш.

72 нче бит, 2 нче күнегү.

V. Йомгаклау. Тест биремнәрен үтәү.

1. Сүзтезмәләр булган рәтне билгеләгез.

а) атлар чаба; апалар көянтә белән су ташыйлар;

б) күңелле уеннар; колгага менү; күзне бәйләп кисү;

в) атлар белән; көрәштән соң; йөгерүгә кадәр;

2. Ияртүче һәм иярүче сүзе дөрес күрсәтелгән сүзтезмәне табып билгеләгез.

а) туп ату - туп - иярүче, ату - ияртүче сүз;

б) йөгерештә катнашу - йөгерештә - ияртүче, катнашу-ияртүче сүз;

в) җиңүчеләрне бүләкләү -җиңүчеләрне -ияртүче, бүләкләү-иярүче сүз;

3. Исемле фигыль сүзтезмәләрне табып билгеләгез.

а) шаян җырлар: кызыклы уеннар; төрле ярышлар;

б) чиккән сөлгеләр; ярышкан кешеләрне; җиңгән батырга;

в) колгага менү; сөлге җыю; көрәштә җиңү;

VI. Өй эше бирү,билгеләр кую.

- Өйдә Сабантуй турында сүзтезмәләр кертеп җөмләләр төзеп язарга.

                    Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе

                                                  (1 сәгать дәрес бирелә)

Максат:Аергычның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен ачыклау; җөмләнең баш кисәкләрен  ныгыту;белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, карточкалар, плакат "Дустым портреты", таблицалар,                                                                                 

                                                       

                                                             Дәрес барышы.

  1.  Оештыру.
  2.  Актуальләштерү.

 Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә без җөмләләрнең иярчен кисәкләре белән таныша башларбыз. Аергыч һәм аның белдерелүе белән якынрак танышырбыз. Күнегүләр эшләрбез, кроссвордлар чишәрбез, табышмакларның җавапларын табып, алардан сүзтезмәләр ясарбыз. Аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен карточкаларда күрсәтербез. Белемнәребезне компьютер ярдәмендә тикшереп тә алырбыз.

Өй эшләрен тикшереп үтик. Сезгә ... нчы күнегү бирелгән иде. Кодоскоп ярдәмендә бергәләшеп тикшерәбез.

Без сезнең белән җөмлә кисәкләрен өйрәнә башладык, искә төшерик әле.

- Ия дип җөмләнең кайсы кисәген атыйбыз? Сорауларын искә төшерик.

- Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

- Ә хәбәр турында нәрсәләр беләсез?

- Гади хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?

- Кушма хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелә ала?

- Кайсы очракта ия белән хәбәр арасына сызык куела?

III. Яңа теманы аңлату.

- Хәзер яңа тема белән таныша башларбыз. Дәфтәрләргә числоны язып куйыйк. Икенче юлга теманы язабыз.

-Җөмләнең иярчен кисәкләрен искә төшерик.Тәмамлык нинди сорауларга җавап булып килә?

- Аергыч турында ниләр беләбез?

- Хәл нинди сорауларга җавап булып килә?

- Яңа тема белән танышыйк. Шушы җөмләгә игътибар итик. (Таблицада алдан язып куела, аергычлар күрсәтелгән)

1.Өйнең эче Тукай яшәгән заманга туры китереп җиһазландырылган. Шушы җөмләне җөмлә кисәге ягыннан тикшерик.

Эче - ия, җиһазландырылган -хәбәр. Нәрсәнең эче? Өйнең-аергыч. Ничек җиһазландырылган? Туры китереп - хәл. Нәрсәгә? Заманга - тәмамлык. Нинди заманга?Тукай яшәгән заманга-аергыч. Аергычларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелгәнен ачыклыйк.

Өйнең - иялек килешендәге исем. Тукай - исем. Яшәгән - сыйфат фигыль. Бүген тагын бер төшенчәне истә калдырырга тиешбез. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була. Бу җөмләдә өйнең эче; өйнең-аергыч, иялек килешендәге исем белән белдерелгән. Ә эче-аерылмыш. Тукай яшәгән - аергыч, исем һәм сыйфат фигыль белән белдерелгән. Заманга - аерылмыш.

2. Бу өйне төрле милләт  кешеләре кызыксынып карый. Кешеләре-ия, карый - хәбәр. Кайсы өйне? Бу өйне? Бу -аергыч, алмашлык белән белдерелгән. Өйне - аерылмыш. Төрле милләт - аергыч. Төрле-сыйфат, милләт-исем белән белдерелгән. Кешеләре - аерылмыш.

3.Салмак хәрәкәтле, тыныч табигатьле бу малай укытучыга шунда ук ошады. Салмак хәрәкәтле, тыныч табигатьле, бу - аергыч, рәвеш һәм сыйфатлар белән белдерелгән. Бу-алмашлык. Малай - аерылмыш.

3.Икенче көнне малай яңа дуслар тапты. Икенче - аергыч, сан белән белдерелгән. Көнне - аерылмыш. Яңа -аергыч, сыйфат белән белдерелгән. Дуслар - аерылмыш.

4. Без әдәбият дәресендә "Кәҗүл читек" хикәясен укыдык. Әдәбият-аергыч, исем белән белдерелгән. Дәресендә -аерылмыш. "Кәҗүл читек" - аергыч, исем белән белдерелгән. Хикәясен-аерылмыш.

5. Без шагыйрь Әхмәт Рәшит белән очраштык. Шагыйрь-аергыч, исем белән белдерелгән. Әхмәт Рәшит-аерылмыш. Мисаллардан күренгәнчә, аергыч нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

(Балалар кагыйдәне үзләре чыгаралар)

IV. Яңа теманы ныгыту.

1. 77 нче бит 1 нче күнегү.

-Дәреслектә ничек бирелде икән?

1 нче күнегүне табыгыз. Биреме белән танышыйк. Бу күнегүне телдән эшләрбез (һәр укучы 1 җөмлә укый һәм аңлата)

2.Җөмләләрне укыгыз һәм сораулар куегыз.

3. Бирелгән тексттан (“Татарстан Республикасының композиторлар берлеге” -76 нчы бит)дәфтәрләргә аергычларны аерылмышлары белән язу, аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләү.

4. Мөстәкыйль эш.

Хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. Мин сезнең һәрберегезгә карточкалар таратам. Алар төрле авырлыкта. Аңа бер җөмлә язылган. Шушы җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен ачыкларга.

№1 Табигать тирә-якка ямь бирүче сандугачны көтә.

№2 Иртә һәм кичен сандугачның моңы дәрт бирә.

№3 Иптәшләре Фәритнең беркатлылыгыннан көлделәр.

№4 Фәритнең моңа бер дә исе китмәде, чөнки ул иптәшләре алдында гаепсез иде.

№5 Май ае-табигатьнең яшәргән, җырлы, ашкынулы вакыты.

№6 Коңгырт чәчле, чем-кара күзле бу малай башта беркем белән дә сөйләшмәде.

№7 Чуар тавык чеби чыгарырга утырган, ә Фәрит аңа көн саен яңа йомыркалар өсти барган.

№8 Юллар  һәм сукмаклар алсу, карасу, кызыл яфраклар белән түшәлә.

№9 Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый.

5. Китап күргәзмәсе: Сезнең алдыгызда төрле язучыларның китаплары. Китап исемнәренә игътибар иткәнсездер инде. Аларның һәрберсендә аергычлар бар.

Мәсәлән: "Тапшырылмаган хатлар"

- Аергыч кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?

Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр", Хәсән Сәрьянның "Нокталы өтер", Азат Вергазовның "Без сезнең балалар", Рафаэль Төхфәтуллинның "Кичке бакча", Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә", Муса Җәлилнең "Кечкенә дусларга", Тәүфыйк Әйдинең "Яңа уен" китапларын күрсәтү һәм аергычларны табу, нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтү.

V. Өй эшләре алыйк. "Дустым портреты". Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, җөмләләрне тулыландырып язарга. Язманы дәвам итәргә, (текст тактага язылган)

Минем ... дустым .... Мин аны ...бирле беләм. Аның...........булуы миңа

ошый.

Бирем: 1 .Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп җөмләләрне тулыландырып язарга.

2.Язманы дәвам итәргә. Портретны сурәтләү өчен, нинди аергычлар кулланып була?

3. (теләгән укучыларга) Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә. Үрнәк өчен бер мисал тәкъдим итәм.

Минем иң якын дустым Миләүшә. Мин аны бала чагыннан бирле беләм. Аның тыйнак, ярдәмчел, өлкәннәргә игътибарлы булуы миңа ошый. Миләүшәнең күзләре чем-кара, кашлары кара, кыйгач. Кара чәчләре дулкынланып тора. Кечкенә генә борыны, чия төсле иреннәре дә, серле күзләре дә үзенә җәлеп итә. Елмайганда Миләүшәнең энҗе бөртеге төсле тешләре күренә. Бит уртасы да матур гына батып тора. Миләүшә үзе түгәрәк йөзле, зифа буйлы. Тавышы да матур, чишмә чылтыравы кебек ягымлы. Ул һәрвакыт пөхтә киенә. Миләүшә кечкенәләрне дә бик ярата. Кечкенә эне-сеңелләренә һәрвакытта да ярдәм итеп тора. Мин дустым белән горурланам.

VI. Дәрескә йомгак ясау.

                                        Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе

                                                     ( 1 сәгать дәрес бирелә)

Максат: Кушма хәбәр турында төшенчә бирү; алган белемнәрне куллана белергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, дидактик материал, сүзлекләр.

                                                Дәрес барышы:

I.Оештыру. Исәнләшү

II. Актуальләштерү.

III.Яңа тема аңлату.

Аңа керешү алдыннан тагын бер тапкыр тезмә сүзләрне искә төшереп үтәргә кирәк.

Җиңелрәк аңлашылсын өчен, укучыларны күнегүне эшләргә әзерләргә мөмкин. Моның өчен тактага алдан язылган яки экранда яктырту өчен әзерләнгән түбәндәге очраклар буенча әңгәмә оештырырга була:

килгән иде — Ул безгә килгән иде;

ясап бетергән — Ул моделен ясап бетергән;

ясап бетергән иде (булган) — Ул моделен ясап бетергән иде (булган);

әйтеп бирә алмаган икән — Ул үз фикерен әйтеп бирә алмаган икән;

авыл — Бу — Идел буена урнашкан авыл;

авыл иде (булган) — Бу безнең авыл иде (булган);

ак төлке икән — Без күргән җәнлек ак төлке икән;

кып-кызыл булган — Алмасы кып-кызыл (булган);

күп иде — Кырда кеше күп иде.

Укучыларның теманы ни дәрәҗәдә аңлы үзләштерүләре ... нче күнегүне эшләгәндә күзәтелә, кирәк булса, аларга тиешле ярдәм оештырыла.

Кушма хәбәрнең белдерелүен өйрәнгәндә, аларның чикләрен дөрес билгеләүгә дә игътибар итү сорала. Мәсәлән, Без кергәндә, Роза өй сочинениесен язып бетереп килә иде.

— Бу нинди җөмлә?

— Кушма җөмлә. Ул ике өлештән тора.

— Икенче өлешнең иясен табыгыз әле.

— Роза.

— Хәзер хәбәрен атагыз.

— Килә иде.

— Бетереп килә иде.

— Язып бетереп килә иде.

— Өч төрле җавап алынды. Кайсы дөрес? Ягез, ачыклап карыйк әле: монда ия, ягъни Роза турында нәрсә хәбәр ителә?

— Роза үзе беркая да килми бит, бары аның сочинениесен язып бетерүе турында гына хәбәр ителә.

— Әле ул язып бетергәнме?

— Юк, язып бетереп килә.

— Димәк, өченче җавап дөрес икән.

Искәрмә. Кушма хәбәр термины астында тезмә һәм кушма хәбәр турында сүз баруы хакында мәгълүмат бирүне күз алдында тотарга кирәк.

IV. Яңа теманы ныгыту.

1. Бирелгән җөмләләрдән кушма хәбәрләрне табып язып алырга:

1) Минем Казан университетында укыйсым килә. Аларның башка шәһәргә китәселәре килми.

2) Укытучы тәкъдим иткән китапны табасыбыз бар. Бүген бер эш тә эшлисем юк.

3) Унберенче сыйныф укучылары әзерлек курсларына йөрергә булдылар. Мәктәпне тәмамлагач, дустым Мәскәүгә китәргә булды.

4) Ул татарча матур итеп сөйли белә. Мин машина йөртә белмим.

5) Эшегезне вакытында эшли күрегез! Бу сүзләрне сүзлегеңә яза күр! Дәрескә вакытында киләсе бул! Укучылар, дәрес калдырасы булмагыз!

2. Җөмләләрне укып тәрҗемә итәргә.

35 нче бит, 1 нче күнегү.

3. Җөмләләрне укып, хәбәрләрен билгеләп аларга сорау куярга.

38 нче бит, 1 нче күнегү

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше: Кушма хәбәрләр кергән 5 мәкаль язып алып килергә

                                         Эндәш сүзләр.

              ( 1сәгать дәрес бирелә)                      

  Максат: 1. Укучыларны  эндәш сүзләрне таба һәм аларга хас          

                      үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү.

                   2. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен,                  

                      сөйләм телләрен үстерү, гаиләдә үзара аралашуда ягымлы эндәш сүзләр кулланырга  

                      өйрәтү .

                  3. Туган як, туган җиргә, татар теленә ихтирам тәрбияләү,    

                       укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, таратма материал, кагыйдәләр таблицасы.

                                               Дәрес барышы

I. Оештыру..

II. Яңа теманы  аңлату

Укучыларның игътибары тактага язылган сүзләргә юнәлтелә.

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

                                                  И туган тел, и матур тел,

                                                  Әткәм- әнкәмнең теле!

                                                  Дөньяда күп нәрсә белдем

                                                  Син туган тел аркылы.                                             

Укытучы эндәш сүзләргә билгеләмә бирә.

Бу сүзләр -эндәш сүзләр, рус телендә слова -обращения

Эндәш сүзләр  дип сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны

белдерә торган сүзләр атала. Алар исем белән белдерелеп, җөмләнең  теләсә кайсы урынында килә алалар.Составы ягыннан җыйнак һәм җәенке булалар. Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга эндәшүне сынландыру күренеше диләр. Эндәш сүзләр җөмләнең башка кисәкләреннән өтерләр белән аерыла.

 Эндәш сүзләрне җөмләдә таный белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга тиешбез.  

III. Яңа белемнәрне үзләштерү.

 1. Укытучы:

-  Тактадагы җөмләләргә игътибар итеп, затка яки предметка төбәп әйтелгән сүзләрне табып   анализлыйк.

Интерактив тактага  укучылар  түбәндәге җөмләләрне язалар.

Беренче укучы:

                         1)Укучылар, текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Дәресләрдә игътибарлы булыгыз, балалар. Әйдәгез әле, егетләр, бераз көтеп торыгыз.

 – Бу җөмләдә укучылар, балалар һәм егетләр сүзләре  - эндәш сүзләр. Укучылар,  – җөмлә башында, балалар  - җөмлә ахырында, егетләр сүзе җөмлә уртасында килгән.

Икенче укучы:

                          2) Сиңа нәрсә булды, Алсу? Гүзәл, син кем булырга хыялланасың?

Өченче укучы:

                          3)Сау бул, яраткан мәктәбем. Саумы, урман!Сау булыгыз,кошкайлар!

2. Дәреслек буенча эш.

111- 112 нче битләр, 1 нче бирем.

 Укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

IV. Белемнәрне ныгыту.

      1) Яңа күнекмәләр формалаштыру.( Дәреслек 112 нче бит, 2 нче күнегү)

      2) Күнегү эшләү. Дәреслек 112 нче бит, 3 нче күнегү)

      3) Нәтиҗә ясау.

     Нәтиҗә ясау.

Укучылардан билгеләмә чыгарту.

V.  Дәрескә йомгак ясау.

(Г.Сәгыйровның шигырь юлларыннан өзек)

Кадерлем,назлым,сөеклем,

Карлыгачым,былбылым;

Җаным-бәгърем,күгәрченем,

Таң йолдызым, күз нурым!

Алтыным,кояшым,аем,

Якыным,сөйгән ярым;

Гүзәлем,гөлем,матурым,

Шатлыгым,кайгы-зарым...

                                                  Г.Сәгыйров

Укучы – Өзекне сәнгатьле итеп укый һәм шигырьдәге эндәш сүзләрне таба.

Укытучы – Бары тик эндәш сүзләр ярдәмендә дә нинди матур шигырь юллары тезеп була икән.

Билгеләр кую.

VI. Өй эшен  аңлату.

Матур әдәбият әсәреннән эндәш сүзләр кергән 5 җөмлә язарга һәм тәрҗемә итәргә

                               Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

                                                  ( 1сәгать дәрес бирелә)

Максат: бер составлы җөмләләр турында төшенчә бирү; сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар        

                                                Дәрес барышы:

I.Оештыру. Исәнләшү

II. Актуальләштерү.

1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Гади җөмләләрдән торган “ Кышкы урман” темасына хикәя язарга бирелгән иде. Укучыларның хикәяләре тыңлана.

III.Яңа тема аңлату.

  1. Тактага язылган җөмләләрне чагыштыру ярдәмендә яңа теманы аңлату.
  2. Кыш. Буран. Салкын һава...(Г. Тукай)
  3.  Менә салкын кыш та килеп җитте. Буранның үзен хуҗа итеп сиздерәсе килә. Салкын һава бит очларын өшеттерә.

Бер составлы җөмлә белән ике составлы җөмлә чагыштырыла, билгеләмә бирелә.

Исем җөмләләр хәбәрсез җөмлә булудан тыш, телне җыйнакландыру һәм образлылык чарасы да. Мәсәлән, Кыш. Буран. Салкын һава. (Г. Т.) мисалында исем җөмләләр ярдәмендә бер эпизод җыйнак һәм образлы итеп бирелгән.

  Нәтиҗә! Бер баш кисәге – иясе генә булган җөмлә исем җөмлә. Ул предметның булуын атап атап хәбәр итә, аның эше, хәрәкәте турында берни белдерми. Рус телендә (Март. Весенняя капель.) “назывное предложение” дип атала, ә татар телендә атау җөмлә була.

2.Кагыйдәне дәфтәрләргә язып кую.

  1. Яңа теманы ныгыту.
  1.  Ишетеп аңлау күнегүләре

Укылган җөмләләрдән исем җөмләләрне атарга.

  1. . Җөмләләрне дәвам итегез.

71- 72  нче бит, 1 нче күнегү.

  1. Бирелгән рәсемнәргә карап, исем җөмләләрдән дә файдаланып, туган як табигатен телдән тасвирларга.
  2. Матур әдәбият әсәрләреннән исем җөмләләрне табып укырга.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.




Предварительный просмотр:

I курс

рус төркемендә укучы балалар

               өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре.

                                             

                     Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты

                                      ( 2 сәгать дәрес бирелә)

1-2 нче дәресләр

Максатлар:Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында башлангыч мәгълүмат бирү; танышу максаты белән уку күнекмәләрен үстерү; Г. Исхакый иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, язучының портреты, китаплар күргәзмәсе.

                                               Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II.Актуальләштерү

1.Әңгәмә кору.

Сораулар:

Хәзер татар теле дәресеме?

Рус әдәбияты дәресләрендә сез нишлисез?

Яраткан язучыларыгыз кемнәр?

Татар шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез?

Татар язучыларыннан кемнәрне атый аласыз?

Сез нинди әсәрләр укырга яратасыз?

Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

2. Өй эшен тикшерү.

а)Башта кайбер сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмлә калыплары кабатлана. Б) б)Укучылар аларны чиратлашып тәрҗемә итә баралар:

Исторические события, Первая мировая война, образуется, печатается, политическое движение, расцветает. Аннары укучыларга эчтән кабатлап чыгу өчен вакыт бирелә.

в)Соңыннан такта янына бер укучы чакырыла һәм ул, күрсәтмә әсбаплардан файдаланып, белгәннәрен сөйли. Башкалар аның сөйләвен игътибар белән тыңлыйлар, ахырдан сораулар бирәләр. Укытучы аларның җавапларын бәяли һәм билге куя.

III. Г. Исхакыйның иҗаты белән таныштыру.

1.Сүзлек эше.

Укучылар биографик белешмә текстындагы яңа сүзләрне үзләштерәләр: угыл (ул) — сын; гашыйк — влюблен(ный); зиндан — тюрьма; тартышу — борьба, противостояние; мөгаллим (укытучы) — учитель; олуг (бөек) — великий; эшчәнлек — деятельность; бозып — исказив; тулысынча — полностью; акларга — оправдать.

   2. Дәреслек белән эш.

Укучылар дәреслектә бирелгән мәгълүматны эчтән укып чыгалар. Алга таба 3 укучы текстны 3 өлешкә бүлеп, кычкырып укый. Текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан, түбәндәге эшләр оештырыла.

    а) Тәрҗемә эше.

Укытучы  русча җөмләләр әйтә, укучылар тексттан татарчасын табып укыйлар.

    б)Сорауларга җавап.

Башта укучылар, тексттан кирәкле мәгълүматны табып, сорауларга җавап бирәләр:

   –Г. Исхакыйның белем алуы һәм аның беренче әсәрләре турында сез нәрсәләр белдегез?

–Аның XX йөз башында язылган әсәрләренең исемнәре русчага ничек тәрҗемә ителә?

–Әдипнең чит илләрдәге тормышы турында нинди мәгълүмат бирелгән?

IV. Фикер алышырга өйрәтү.

  1. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Укытучы әдәбияттан эш дәфтәрләренә текстның эчтәлеге буенча сораулар төзеп язарга куша. Аннары бу сораулар укыла, тикшерелә, хаталар төзәтелә

 (159 нчы бит,1нче коммуникатив бирем).  

V. Йомгак ясау.

Өй эше:

1) Г. Исхакыйның биографиясен сөйләргә әзерләнү;

2) сүзлек ярдәмендә «Тормышмы бу?» әсәреннән алынган өзекне уку.

                           Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы

                                             (7 сәгать дәрес бирелә)

1-2 нче дәресләр

Максатлар:Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы турында башлангыч мәгълүмат бирү; укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; Ф. Әмирханның иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, слайдлар, компьютер.

                                                     Дәрес барышы.

I.Оештыру

II. Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү.

Укылган өзек буенча грамматик биремнәр тикшерелә.

III. Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. 

Укытучы XX йөз башында иҗат иткән татар халкының иң күренекле язучылары, шагыйрьләре турында әйтә. Аннары Ф. Әмирханның алар арасында аерым урын алып торуы турында мәгълүмат бирелә.

 Слайдлар ярдәмендә Ф. Әмирханның тормыш юлы турында мәгълүмат бирелә.

IV. Дәреслек белән эшләү.

1. Тәрҗемә эше.

Укучылар дәреслектә бирелгән биографик белешмәне эчтән укыйлар. Аннары әсәрләрнең исемнәрен тәрҗемә итеп әйтәләр.

2. Сәнгатьле уку

Алга таба бер укучы шул ук мәгълүматны сәнгатьле итеп укый.

V. Мөстәкыйль эш башкару.

1. Сорауларга җавап

Укытучы өйрәнелгән материал буенча тактага сорауларны яза. Укучылар дәфтәрләренә җавапларын гына язалар. Аннары эш күмәк рәвештә тикшерелә, ягъни укучылар бер-бер артлы үз җавапларын укып чыгалар.

Сораулар:

- Фатих Әмирхан кайчан һәм кайда туган?

- Ф. Әмирхан кайда белем алган?

-Ул нинди телләр белгән?

-Ул рус телен ничек үзләштерә?

-Ф. Әмирхан кайчан яза башлый?

-Ул тагын нәрсә белән шөгыльләнә?

-Аның иң танылган әсәрләре ниндиләр?

2. Җөмләләрне тәрҗемә итү.

(163 нче бит, 4 нче коммуникатив бирем)

VI. Йомгак ясау.

Өйгә эш: Язучының биографиясен сөйләргә әзерләнергә

                      Ф. Әмирханның «Хәят» повесте белән таныштыру

3-4 нче дәресләр

Максатлар: «Хәят» повестеннан өзек белән таныштыру; яңа лексик берәмлекләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү; укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү. 

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр.

                                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2.  Белемнәрне актуальләштерү.

 1.Биографик белешмә буенча әңгәмә кору.

      2.Өй эшен тикшерү.

     III. Текст белән эшләү. 

  1. Текстны  сәнгатьле уку

Башта «Хәят» повестеннан алынган өзек сәнгатьле итеп укыла.

  1. Язма эш.

     Аннары укытучы әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге материалны әйтеп  

     яздыра:

«Хәят» повесте 1911 нче елда язылган. Бу әсәр XX йөз башы прозасында аерым урын алып тора.Әсәрнең төп героинясы — Хәят. Ул урта хәлле гаиләдә туа, чагыштырмача иркен үсә. Европача киенә, русча әйбәт сөйләшә, рус яшьләре белән театрга йөрергә ярата. Шул ук вакытта сәгатьләр буе дога укый, татар ир-атларын күрсә, йөзен яшерә. Шул рәвешле, Хәят ике дөнья, ике мәдәният тәэсирендә үсә. Ике тормыш, ике төрле караш бераздан бәрелешә (сталкиваются).

Казан университеты студенты Михаил Хәятка гашыйк була, үзенең хисләре турында әйтә. Ләкин Михаил — рус егете! Татар кызына рус егетләре белән аралашырга ярый, ә кияүгә чыгарга катгый тыела (запрещается)...

Бервакыт театрда Хәят Мәскәү университеты студенты Гали Арслановны күрә. Ләкин татар кызы мөселман егете белән үзе теләгәнчә аралашырга тиеш түгел. Хәят язмышына буйсына, Гали аңа ошаса да, аның белән очрашмый.

Әнисе Хәятка яшь, бай Салих Фатыйховның рәсемен күрсәтә. Хәят ул егет белән очрашмый да, аралашмый да, аның хисләре турында белми дә, ләкин әти-әнисе сүзенә каршы бармыйм дип, Салихка кияүгә чыгарга риза була. Салих образын үзенең хыялында тудыра: ул — мәдәниятле егет, театрда еш була, баритон тавышы белән Хәятка җырлар җырлый...

Татар кызының тормыш фаҗигасе повестьның соңгы юлларында күренә:

— Илаһи (боже), мәхәббәт бир! Гомерлек мәхәббәт бир!

  1. Әңгәмә.

Шуннан соң укытучы язылган мәгълүмат буенча сораулар бирә, сөйләшү үткәрә.

  1. Тәрҗемә эше.

Укучылар тәрҗемә итәләр. Соңыннан берничә укучы үз фикерләрен белдерә.

  1. Йомгак ясау.

 Өй эше: 2 нче коммуникатив бирем.

                            Ф.Әмирханың “Хәят” повестен өйрәнү

5 нче дәрес

Максатлар: 1) укучыларның сөйләм күнекмәләрен активлаштыру;

2) сәнгатьле итеп һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү;

3) дуслык, мәхәббәт турында фикер йөртергә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр.

                                                        Дәрес барышы.        

  1. Оештыру.
  2.  Белемнәрне актуальләштерү.

     Өй эшен тикшерү.

     III. Әңгәмә кору.

Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

Әсәрнең төп героинясы кем?

Хәят сүзе нәрсәне аңлата?

Сез Хәят турында нәрсәләр белдегез?

Төп героиняга мөнәсәбәтегез нинди?

IV.Дәреслек белән эшләү.

  1. Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы повесть турында түбәндәге мәгълүматны ж,иткерә һәм укучыларга сораулар бирә:

Повесть 17 бүлектән тора. Автор һәр бүлеккә исем биргән. Ә менә бу өзеккә нинди исем бирергә мөмкин? Бу өзекне «...» дип атарга мөмкинме?

Укучылар өзекне укыйлар, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар. Аннары укучылар өзеккә исем бирәләр. Берничә җавап тыңлана. Алар арасында иң яхшысы сайлана. Ахырдан укытучы Ф. Әмирхан бу бүлекне «Ах, Хәят, нинди матур син!» исеме белән атаган дип әйтә.

       V. Дуслык һәм мәхәббәт турында фикер алышу.

Бер укучы тагын бер тапкыр повестьның эчтәлеге белән таныштыра, һәм укытучы укучыларга түбәндәге сорауларбелән мөрәҗәгать итә:

-Сезнеңчә, кешене белмичә, яратмыйча, аңа кияүгә чыгу дөресме?

- Сезнеңчә, мәхәббәт нәрсә ул? һ.б.

Укучылар үзләре дә бер-берсенә сораулар бирә алалар. Аннары укучылар 1 нче биремне эшлиләр. Укытучы аларга ярдәм итә.

        VI.Йомгак ясау.

Өй эше: 2, 3 нче грамматик биремнәр; 2 кызга индивидуаль эш бирелә: Хәятның туганы Әминә белән очрашуын сәхнәләштерү. (Укытучы кызларга текстны бирә һәм яттан өйрәнергә куша.)

Диалог:

— Туганым, Әминә, мин монда!

— Әйдә, туганым, киен, мин сине хәзер үзебезгә алып китәм. Кич белән «Аркадия» клубына барырбыз.

— Юк, туганым, син үзең бүген бездә каласың.

— Нәрсә булды, туганым? (Хәят фотография күрсәтә.)

— Барасыңмы соң, туганым?

— Барыйммы соң? Әгәр барсам, миңа туган шәһәремнән китәргә туры киләчәк. Аннан соң минем монда ата-ана-ларым, дусларым, сез каласыз. Нишлим, туганым?

— Син әле бик яшь — синең клубларга, театрларга йөрер вакытың. Салих әфәнде белән очрашмагансыз. Ул сине яратамы, син аны яратырсыңмы?

— Шулай шул, туганым. Мин бит аңа гомерлеккә кияүгә чыгарга тиеш.

— Ә икенче яктан караганда, бу Салих әфәнде — матур, бай, тәрбияле егет.

— Әйе, әни әйтә: «Салих әфәнде — бик образованный егет»,— ди.

— Ә киемнәрен кара син аның — Европа костюмында. Мондый егеткә дә бармасаң, әти-әниең нәрсә әйтер! Бар, туганым, бар! Барыбер, кайчан да булса, барырга кирәк бит!

— Салих әфәнде (минем ярым) килер, сөям сине, Хәят дияр. «Сез шундый матур кыз» дияр. Ул үзенең баритон тавышы белән миңа җыр җырлар! Мин Салихка барырга риза! Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде!

                         Ф.Әмирханың “Хәят” повестен өйрәнү

  6 нчы дәрес

Максатлар: 1) укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

2) укучыларның грамматик белемнәрен тирәнәйтү;

3) әңгәмәдә катнашып, үз фикерләреңне җиткерә белүгә күнектерү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр.

                                          Дәрес барышы.

 6 нчы дәрес

  1. Оештыру.
  2.  Белемнәрне актуальләштерү.

     Өй эшен тикшерү.

  1. Башта 2, 3 нче грамматик биремнәр тикшерелә. Аннары әсәрдән алынган өзек сәхнәләштерелә. 2 кыз Әминә белән Хәятның очрашуын уйнап күрсәтәләр.
  2. Сорауларга җавап.

 Бу күренешне карагач, башка укучылар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

-Хәят кем белән очраша?

- Әминә аны кая чакыра?

-Алар нәрсә карыйлар?

-Хәят нәрсә турында уйлый?

-Әминә аңа нинди киңәш бирә?

-Хәят нәрсә турында хыяллана?

-Ул Ходайдан нәрсә сорый?

     III. Өзекнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

 Укытучы балаларга беренче бүлектә Лизаның Хәятка: «Син нинди бәхетле!» — дип әйткән абзацны табып укырга куша һәм сорау бирә: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Хәят бәхетле булырмы? Автор әсәрендә бу сорауга җавап биргәнме?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

     IV. Яңа мәгълүмат белән таныштыру.

Әсәрнең исеме — «Хәят». Хәят — фарсы сүзе, тормыш дигәнне аңлата. Әсәрдә шул вакытта яшәгән кешеләрнең тормышлары, язмышлары турында сүз бара. Гомумән алганда, Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы әһәмиятле роль уйный. Аның тагын «Татар кызы» исемле повесте бар. XX гасыр башында татар хатын-кызының язмышы шушы әсәрләрдә яктыртылган.

Бу мәгълүмат белән таныштырганнан соң, укытучы укучыларга берничә сорау бирә һәм укучыларның фикерләрен тыңлый: Хәзерге вакытта хатын-кызларның тормышы турында нәрсәләр әйтә аласыз? Бүгенге көндә дә мәхәббәт, ярату кебек төшенчәләр актуальме?

V.Йомгак ясау. 

Өй эше: 1)3 нче коммуникатив бирем;2) өзекнең эчтәлеге буенча изложение язарга әзерләнеп килү.

                                       

                                      Изложение  

7 нче дәрес

Максат: укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                                         Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Укылган өзекнең эчтәлеге буенча изложение яздыру.
  3. Йомгак ясау.

Өй эше: 5 нче грамматик бирем.

                           Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты

                                            ( 6 сәгать дәрес бирелә)

1-2 нче дәресләр

Максатлар: 1) күренекле татар язучысы Г. Ибраһимовның иҗаты белән таныштыру; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү;

3) Г. Ибраһимов иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, слайдлар, компьютер.

                                                 Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2.  Белемнәрне актуальләштерү.

     Өй эшен тикшерү.

     1.Укучылар үзләре төзегән җөмләләрне чиратлашып укыйлар, хаталарын   төзәтәләр.  

  III.  Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  1. Слайдлар ярдәмендә укытучы язучының тормышы турында мәгьлүмат бирә

IV. Дәреслек белән эшләү. 

1. Дәреслектә бирелгән биографик мәгълүматны укучылар абзацларга бүлеп укыйлар, тәрҗемә итәләр.

2. Сүзлек өстендә эш.

Шәхес — личность;

тәнкыйть — критика;

 күпкырлы — многогранный;

милләтчелектә гаепләп — обвинив в национализме;

атып үтерергә — расстрелять;

шәхес культы корбаны — жертва культа личности;

төгәл — точно; карак — вор;

тамыр — корень: тирән — глубокий;

җәелә здесь: распространяется h.б.

Бу эшне башкарганда, укучылар сүзләрне сүзлекчәләргә язып баралар. Аннары укытучы эш дәфтәренә сораулар төзеп язарга куша. Биографик белешмәдәге һәр җөмләгә сорау язу мәҗбүри түгел. Укучылар якынча 4—5 сорау язарга тиешләр.

  1. Текстны уку.

Аннары укучылар текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укып чыгалар, төп мәгълүматны истә калдырырга тырышалар.

  1. Сорауларга җавап.

 Соңыннан бер укучы тактага чыга. Укучылар аңа үзләренең сорауларын чиратлашып укыйлар, ә ул җавап биреп бара. Шул рәвешле, тагын берничә укучының белеме тикшерелә.

V. Мөстәкыйль эш үткәрү.

Укытучы һәр укучыга русча текст бирә, һәм укучылар аны контроль эш дәфтәрләренә тәрҗемә итәләр.

Г. Ибрагимов — видный татарский писатель, критик, ученый-филолог. Он родился 12 марта 1887 года в Башкортостане в деревне Султанмурат. Сначала он учится в деревенской школе, затем получает знания в Оренбурге, Уфе.

Наиболее выдающиеся произведения Г. Ибрагимова — «Молодые сердца», «Глубокие корни», «Красные цветы» и др. Эти произведения переведены на многие языки. Он написал много статей об истории, культуре, искусстве, языке татарского народа. Г. Ибрагимов участвовал в организации татарских газет, журналов. Он составил учебники, книги для чтения, методические пособия по татарскому языку.

  1.  Йомгак ясау.

 Өй эше: 1 нче коммуникатив бирем (биографик белешмәне кабатлау); сүзләрне өйрәнү

                        Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе белән танышу.

3- 4 нче дәресләр

Максатлар:1) укучыларның тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү; 2) сәнгатьле итеп һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; 3) әсәрнең эчтәлегенә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, компьютер.

                                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өйгә эшне тикшерү

   III.Г. Ибраһимовның “ Алмачуар” хикәясе белән таныштыру.

  1. Язма эш

Башта укытучы балаларга әсәрнең эчтәлеген яздыра.

«Алмачуар» хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое — Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир — саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы.

Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый.

Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган.

Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.

Бу хикәя — балаларның яраткан әсәрләреннән берсе.

  1. Дәреслек белән эш
  1. Өзекне сәнгатьле уку

Аннары укытучы өзекне сәнгатьле итеп укырга куша.

  1. Бирелгән рәсемнәргә туры килердәй җөмләләрне өзектән табып уку.

Аерым укучылар абзацлап укыйлар. Моннан соң дәфтәргә язылган мәгълүмат буенча фикер алышу оештырыла.

  1. Сорауларга җавап.

Укучылар төрле сорауларга җавап бирәләр:

-Хикәя кайчан язылган?

-Аның төп герое кем?

-Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?

-Сабан туе бәйрәме авылда ничек үтә?

-Сабан туенда иң зур ярыш нинди?

-Сабан туена атларны ничек әзерлиләр?

-Хикәянең эчтәлегенә карата мөнәсәбәтегез нинди?

 V. Йомгак ясау. 

Өй эше: 2 нче коммуникатив бирем.

                        Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә сабан туе                       күренешенең бирелеше

 

5 нче дәрес

Максатлар:1) укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) грамматик биремнәрне ныгыту; 3) милли бәйрәмнәргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, компьютер.

                                          Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Әңгәмә кору.

Сораулар:

Әсәрнең төп герое кем?

Сез аның турында нәрсәләр белдегез?

Татар халкының тормышында ат нинди роль уйный?

 Закир Алмачуарны ничек карый?

 Закир тормышында нинди фаҗига була?

    2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар өзекнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр.

  1. Текст белән эшләү.
  1. Текстны уку.

Укучылар яңадан бер тапкыр өзекне абзацларга бүлеп укыйлар. Катлаулы җөмләләрне укытучы ярдәме белән тәрҗемә итәләр.

  1. Грамматик биремнәр.

а) 1, 2, 3 нче күнегүләр телдән  

б) 4, 5 нче күнегүләр язмача.

IV. Йомгак ясау. 

Өй эше: өзекнең эчтәлеге буенча 8—10 сорау язып килү;

7 нче грамматик күнегү.

                 

   Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча йомгак дәрес.

6 нчы дәрес

Максатлар: 1) укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) русчадан татарчага тәрҗемә итәргә күнектерү; 3) хайваннарга игътибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, компьютер.

                                                      Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы башта 7 нче грамматик бирем буенча төзелгән җөмләләрне укый.

  III. Текст өстендә эш.

    1. Өзекнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү. Укучылар, чиратлашып, әйдә төзеп килгән сорауларынукыйлар һәм җавап бирәләр: бер укучы соравын укый, икенчесе аңа җавап бирә, һәм эш шулай дәвам итә. Аннары укытучы укучыларның дәфтәрләрен җыеп ала һәм, барлык сорауларны тикшереп, билге куя.

     2. Грамматик биремнәрне башкару.

Башта укучылар 6 нчы грамматик биремне язмача башкаралар, аннары 8 нче күнегүне телдән эшлиләр.

3. Тәрҗемә итү.

Укучылар 5 нче коммуникатив биремне сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итәләр.

  1. Йомгак ясау. 

Өй эше: 3, 4 нче коммуникатив биремнәр.

 

                                                           

   

    II курс

рус төркемендә укучы балалар

               өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре.

                                             

                                   Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты.

                                                     ( 6 сәгать дәрес бирелә)

 1-2 нче дәресләр

Максатлар: 1) татар шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; 2) уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү; 3) Хәсән Туфан иҗатына кызыксыну уяту. 

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, слайдлар, компьютер.

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

Башта укучылар тозегән җөмләләрен укыйлар. Аннары теләүчеләр якын дуслары турында монолог сөйлиләр. Берничә укучының хәбәрләмәсе тыңлана.

  1. Лексик берәмлекләрне үзләштерү.
  1. Сүзлек өстендә эш.

Укытучы биографик белешмәдәге яңа сүзләрне яздыра һәм тәрҗемәләрен әйтә:

күчеп китәргә — переехать;

нигез — основание; нигезләнеп —основываясь;

мәҗбүр булырга — быть вынужденным;

тургай — жаворонок;

тамчы — капля;

энҗе — жемчуг, жемчужина;

дәвер — время, период;

сайланма әсәрләр — избранные произведения.

 2.Фонетика өстендә эш.

Башта укучылар күмәк рәвештә укытучы артыннан сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр: хөрмәт, Тобол губернасы, күп тә үтми, Сүнчәләй, эшчәнлек, шөгыль, шөгыльләнә, вакыйга, вакыйгаларым, һәрвакыт, мәхәббәт, күңел, күңеленә, кергән, шагыйрь, шигырь, мәхәббәт лирикасының энҗеләре.

  1. Хәсән Туфанның иҗаты белән таныштыру.
  1. Слайдлар ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты турында укытучы сөйләме
  2. Текст белән эшләү.

Укучылар текстны абзацлап укыйлар.

V. Ныгыту

а) Сорауларга җавап.

Шуннан соң бер укучы, укытучы ролен башкарып, такта янына чыга һәм башкаларга сораулар бирә.

в) Тәрҗемә эше.

   VI. Йомгак ясау. 

Өй эше: Хәсән Туфанның иҗаты турында сөйләргә өйрәнеп килү (1 нче коммуникатив бирем).

                               

                            X. Туфанның «Илдә ниләр бар икән?» шигыре

3-4 нче дәресләр

Максатлар:Г) X. Туфанның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү; 3) монологик сойләм күнекмәләрен камилләштерү; 4) шагыйрьнең стиль үзенчәлекләрен аңлауга ирешү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе.                           

                                                      Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Берничә укучы X. Туфанның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли.

  1. Тыңлап аңлауга өйрәтү.

1.Укытучы түбәндәге мәгълүматны укый, ә укучылар тыңлыйлар.

XX ГАСЫРНЫҢ 30 нчы еллары — шәхес культы еллары. Бу елларда күп талантлы язучыларны һәм шагыйрьләрне кулга алалар, гаепсезгә гаеплиләр.

Х. Туфанның тормышында да «кара көннәр» башлана. Аңа да нахак бәла ягып, башта Язучылар союзыннан чыгаралар, әсәрләрен бастырмый башлыйлар.

1940 нчы елның 17нче ноябрендә аны кулга алалар һәм «халык дошманы» дип атыйлар. X. Туфан башта Казан төрмәсендә утыра, аннан соң 10 ел каты режимлы төрмәдә һәм 5 ел Себердә сөргендә (ссылка) була. 16 ел аның турында гаиләсе бернәрсә дә белми, хат язарга да ярамый. Бу елларда X. Туфан үзенең искиткеч матур шигырьләрен яза. Ул Казанга 1956 нчы елда гына кайта. Кызганычка каршы, бу вакытта аның хатыны һәм улы үлгән, кызы Гөлгенә генә исән калган була.

X. Туфанның хатыны — артистка, Луиза Салиаскарова була. Луиза Хәсәннең тормышында, иҗатында бик зур роль уйный. Ул аның хатыны да, ярдәмчесе дә, музасы да була. Хәсәнне кулга алгач, Луизаны да эшеннән чыгаралар, фатирын да алалар, чөнки ул «халык дошманы» хатыны бит! Кечкенә улы авырый башлый, торырга урын булмый, бик авыр көннәр башлана. Луиза, донор булып, канын биреп, паек ала. Хәтта үзенең чәч толымын да сатарга мәҗбүр була. Шулай ул Хәсәнгә булышырга тырыша. Ләкин алар аралашмыйлар. 1955 нче елда Луиза каты авырудан соң үлеп китә.

X. Туфанның Луизага багышланган шигырьләре бик күп. Аларны тыныч кына укып булмый, чөнки шагыйрь үзенең хисләре, фаҗигасе, мәхәббәте турында язган.

2. Текстның эчтәлеген берничә укучы русча сөйли.

Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен, укытучы текстның эчтәлеген русча сөйләргә куша. Бер укучы сөйли башлый, икенчесе дәвам итә, өченчесе тәмамлый.

IV. «Илдә ниләр бар икән?» шигырен анализлау

  1. Дәреслек белән эшләү.

Башта укытучы «Илдә ниләр бар икән?» шигырен үзе укып күрсәтә. Аннары 5 укучы һәр строфаны аерым укып тәрҗемә итә. Алга таба бер укучы шигырьне тулысынча укып чыга.

  1. Сорауларга җавап.

Аннары аның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә. Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

  • Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь ничәнче елларда язылган?
  • Бу вакытта шагыйрь кайда булган?
  • Лирик герой туган иле турында нәрсәләр белә?
  • Белергә тиешме?
  • Белә аламы?
  • Ул кем турында уйлый?
  • Сөйгәне турында беләме?
  • Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый һәм ни өчен?

Төрле укучыларның фикерләре тыңлана, чагыштырыла, нәтиҗәләр ясала.

  1. Йомгак ясау. 

Өй эше: 1, 2 нче грамматик биремнәрне язмача эшләү; «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен сәнгатьле уку.

                 X. Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре

5 нче дәрес

Максатлар: 1) укучыларда аңлап уку күнекмәләре булдыруга ирешү; 2) укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; 3) көчле шәхесләргә соклану хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер.

                                   

                                                     Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү

1.Өйгә эшне тикшерү.

2. Әңгәмә кору.

Укучылар бер-бер артлы укытучының сорауларына җавап бирәләр: «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре нәрсә турында? Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый? Шигырьдә нинди җөмләләр күп?

  1. «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен анализлау.

1. Дәреслек  белән эшләү.

1) Әйтелеш өстендә эшләү.

Башта укытучы үзе «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен сәнгатьле итеп укый, аннары аерым сүзләрнең әйтелешенә игътибар итә: егылмаска өйрәтте, ертасымы, бәйлисе бар, килделәр, бусы, сау, бирсәләр, дисәләр, шундадыр, кайсыгызның һ.б. Укучылар аларны истә калдыралар һәм әйтеп баралар. Укытучы тагын бер тапкыр шигырьне укый. Бу вакытта музыкаль фон куллану уңышлы. Аннары укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

  1. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

Алга таба шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү өчен, укытучы балаларга сораулар бирә:

 Шигырь кемгә багышланган?

Сезнеңчә, ул ничәнче елда язылган?

Лирик герой кайда?

Аның белән нәрсә булган?

Аңа авырмы?

Лирик геройга нәрсә килгән?

Хатта нәрсә дип язылган?

 Кайткач, аңа нәрсәләр күрсәтәләр?

Сөйгәне белән нәрсә булган?

 Дөнья аны нәрсәгә өйрәткән?

Җылы кул нәрсәне белдерә?

  1.  Йомгак ясау. 

Өй эше: Хәсән Туфанның бер шигырен яттан өйрәнү (2 нче коммуникатив бирем).

                      X. Туфанның «Иртәләр җитте исә» шигыре

6 нчы дәрес

Максатлар: 1) «Иртәләр җитте исә» шигырен сәнгатьле итеп һәм аңлап укуга ирешү; 2) X. Туфанның иҗатына хөрмәт тәрбияләү; 3) М. Җәлил турында белемнәрне искә төшерү, М. Җәлил турында мәгълүмат бирү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер.

                                                 

                                              Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү

Өйгә эшне тикшерү.

Укучылар «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен яттан сөйлиләр.

2. Әңгәмә кору.

  III. «Иртәләр җитте исә» шигырен өйрәнүгә кереш.

1. Әңгәмә кору.

Сез М. Җәлил турында өйрәндегез. Әйтегез әле,

М. Җәлил — ул кем? ( Герой-шагыйрь.Советлар Союзы Герое.)

Аңа ни өчен шундый исемнәр бирелгән?

Казанда М. Җәлил белән бәйле нинди урыннар бар?

 Сез кайларда булдыгыз?

Укучылар җавап бирергә кыенсынсалар, укытучы үзе М. Җәлилнең фронт, төрмә еллары, үлеме, «Моабит дәфтәрләре» турында кыскача сөйли. Аның хатыны Әминә, кызы Чулпан исемле булуын әйтә, фоторәсемнәр, фотоальбом күрсәтә.

2. «Иртәләр җитте исә» шигырен өйрәнү.

а) Сүзлек эше.

Башта сүзлек эше оештырыла. Балалар «Иртәләр җитте исә» шигыреннән түбәндәге сүзләрне сүзлекчәләренә язалар:

 яр — возлюбленный(-ая);

ни — что; куе — густой;

тузан — пыль; сыман — как;

сөенеч — радость;

исә здесь: же;

гизә — блуждает.

б) Әйтелеш өстендә эш.\

в) Шигырьне сәнгатьле уку.

Аннары укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

г) Тәрҗемә эше.

Соңыннан 5 укучы берәр строфаны укып тәрҗемә итә.

д) Сорауларга җавап

Ахырдан шигырьнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә.

Шигырь кемгә багышланган?

Лирик герой нинди күлмәк кия һәм ни очен?

Ул сөйгәне турында беләме?

Сөйгән яры нинди хәбәр көтә?

Сөенечле хәбәр киләме?

Сөйгән ярының гомере ничек үтә?

Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый һәм ни өчен?

е)Нәтиҗә ясау

4 нче коммуникатив биремгә нигезләнеп, укучылар фикерләрен гомумиләштереп әйтәләр.

IV. Йомгак ясау. 

Өй эше: 5 иче коммуникатив бирем (рус шагыйрьләренең берсе турында хикәя язып килергә); 3 нче грамматик бирем.

                                       Р. Фәйзуллинның  тормыш юлы иҗаты

                                          (4 сәгать дәрес бирелә)

1 нче дәрес

Максатлар: 1) Р. Фәйзуллинның иҗаты турында мәгълүмат җиткерү; 2) укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) татар шигъриятенә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер.

                                                     Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү.

  III. Р. Фәйзуллиннның томыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

  1. Биографиясе белән  таныштыру.

Укытучы, слайдлар кулланып, Р. Фәйзуллинның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли.

  1. Дәреслек белән эшләү

Аннары укучылар 197 нче биттәге библиографик белешмәне укыйлар һәм укытучының сорауларына җавап бирәләр:

Р. Фәйзуллин кайсы якта туган?

Булачак шагыйрь кайда белем алган?

Р. Фәйзуллин балалар өчен нинди җыентыклар чыгарган?

Хәзерге вакытта шагыйрь нәрсәләр белән шөгыльләнә? һ.б.

 Аннары укытучы балаларга түбәндәге планны дәфтәрләренә язарга куша:

1) Р. Фәйзуллинның бала чагы һәм студент еллары.

2) Р. Фәйзуллин — балалар шагыйре.

3) Р. Фәйзуллин — популяр җырлар авторы.

4) Р. Фәйзуллин — публицист.

Шушы план буенча укучылар чиратлашып сөйлиләр.

  IV.Язма сөйләмгә өйрәтү.

  1. Тәрҗемә эше.

Укучыларга түбәндәге текст таратыла. Алар текстны русчадан татарчага тәрҗемә итәләр. Аннары укытучы язма эшләрне җыеп ала, тикшерә, бәяли.

Р. Файзуллин — известный поэт, публицист. Он родился в 1943 году в Рыбно-Слободском районе Татарстана. После школы Равиль Файзуллин учился в КГУ. В студенческие годы он начал писать стихи.

Р. Файзуллин пишет и для взрослых, и для детей. Многие произведения поэта переведены на русский, немецкий, французский, арабский и другие языки.

Р. Файзуллин — автор многих публицистических заметок.

Поэт часто бывает в разных республиках, зарубежных странах и делится своими впечатлениями о путешествиях.

На стихи Р. Файзуллина написано много песен, например, «Лебеди», «Тоска», «Вот и мы выросли, мама».

Р. Файзуллин — лауреат Государственных премий имени Г. Тукая и М. Джалиля.

VI. Йомгак ясау.

Өй эше: Р. Фәйзуллинның биографиясе буенча 8 сорау язу.

            Р.Фәйзуллинның “Яздан аерып булмый Тукайны” шигыре

2 нче дәрес

Максатлар: 1) сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; 2) шигырьләрнең мәгънәсенә төшенүгә ирешү; 3) татар халкының мәшһүр шәхесләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер.

                                                  Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

Укучылар язып килгән сорауларын укыйлар. Укытучы аларның хаталарын төзәтеп бара һәм билге куя

2. Әңгәмә кору.

Укучыларга түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:

Үткән дәрестә кайсы авторның иҗаты белән таныштык?

 Ул кем буларак танылу алган?

Аның иң танылган шигырьләре ниндиләр?

III. Яздан аерып булмый Тукайны” шигырен өйрәнү

1..Дәреслек белән эшләү.

а) Сәнгатьле уку.

Башта беренче шигырь сәнгатьле итеп укыла. Укытучы үзе укып күрсәтә һәм берничә баладан укыттыра.

б) Сорауларга җавап.

Аннары укытучы шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар бирә:

Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Тукайны ни очен яздан аерып булмый?

Г. Тукай кайчан туган һәм кайчан дөньядан киткән?

 «Язда килгән, язда ул янган» сүзләрен ничек аңлыйсыз?

 Авторның Тукайга мөнәсәбәте нинди?

в) Язма эш

Аннан соң укытучы балаларның дәфтәрләренә түбәндәге мәгълүматларны яздыра.

«Яздан аерып булмый Тукайны» шигырен күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллин Г. Тукайга багышлаган. Р. Фәйзуллин Тукайны башкалар белән чагыштыра. Автор очен Тукай — татар халкының йөрәге. Тукай — игелеклек, гаделлек, халыкка хезмәт итү үрнәге. Тукай өчен апрель — символик ай, чөнки ул апрельдә туган һәм апрельдә үлгән. Тукай — ул тарих. Тукай — ул бүгенге көн. Тукай — ул киләчәк.

г) Тәрҗемә эше

  IV. Йомгак ясау.

Өй эше: «Бер язмышка — ничә тел!» шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнү; 1 нче коммуникатив бирем.

                                          Мөстәкыйль эш.

3 нче дәрес

Максатлар: 1) укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; 2) мөстәкыйль эшләү осталыгын арттыру; 3) чит ил халыкларының милли традицияләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр.

                                                  Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

  III.Әңгәмә кору.

  1. Башта укучылар «Яздан аерып булмый Тукайны» шигырен сәнгатьле итеп укып чыгалар, эчтәлеге буенча үз фикерләрен белдерәләр.
  2. Аннары «Бер язмышка — ничә тел!» шигыре укыла һәм аның эчтәлеге буенча фикер алышу оештырыла. Аерым укучылар шигырьләрнең русчага тәрҗемәсен әйтеп күрсәтәләр.

  IV. Мөстәкыйль эш башкару.

   Укытучы балаларга әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге сорауларны яздыра һәм җавап бирергә куша:

«Бер язмышка — ничә тел!» шигыре кемгә багышланган?

 Сез М. Җәлил турында нәрсәләр беләсез?

 М. Җәлилнең туган теле нинди тел?

 Туган телне безгә кем өйрәтә?

Дәүләт теле ул нинди тел?

 Дошман теле ул нинди тел?

 М. Җәлилне кайчан җәзалан үтерәләр?

Сез ничек уйлыйсыз, бу вакытта ул кемнәр, нәрсәләр турында уйлаган? Шагыйрь соңгы сүзләрен кайсы телдә әйткән?

Укытучы, телдән җавап биргәннәре өчен, укучыларга билгеләр куя.

  V. Дәреслек белән эшләү.

Укучылар «Коррида» текстын абзацларга бүлеп укыйлар.

  1. Йомгак ясау.

 Өй эше: «Коррида» өзеген ахырга кадәр укып чыгу.

                            Р.Фәйзуллинның  «Коррида» әсәре

4 нче дәрес

Максатлар: 1) укучыларның аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; 2) грамматик белемнәрне ныгыту; 3) испан халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, компьютер, слайдлар.

                                                       Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү

III.Текст өстендә эш.

  1. Өзекне уку

«Коррида» исемле өзек тулысынча укыла. Укытучы укучыларның уку күнекмәләрен бәяли һәм билгеләр куеп бара.

Слайдлардагы рәсемнәргә туры килгән җөмләләр табып укыла.

  1.  Әңгәмә үткәрү.

Укытучы түбәндәге сорауларны бирә:

Сез нинди ярышлар карарга яратасыз?

Татарстанда нинди ярышлар үткәрелә?

 Ат чабышлары кайда уздырыла?

Үзәк стадионда нинди ярышлар карарга мөмкин?

Сезнең авылыгызда (шәһәрегездә) нинди кызыклы ярышлар үткәрелә? Коррида кайсы халыкның милли уены?

Сезгә андый ярышлар ошыймы?

  1. Тәрҗемә эше.

Укытучы русча йткән җөмләләрне укучылар тексттан табып укыйлар.

Слайдлардагы рәсемнәргә туры

  1. Грамматик биремнәр.

Ахырдан грамматик биремнәр эшләнә. Укучылар 2, 3, 4 нче күнегүләрне телдән эшлиләр. 5 нче күнегү үрнәк буенча язмача эшләнә.

IV.Йомгак ясау.

Өй эше: 6, 7 нче грамматик күнегүләр.

                                Г. Бәшировның тормыш һәм иҗат юлы

                                               (5 сәгать дәрес бирелә)

1 нче дәрес

Максатлар:Укучыларны Г. Бәшировның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру; монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; укучыларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материал, язучының портреты, компьютер.

                                                  Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Актуальләштерү.

  Өй эшен тикшерү

  III.  Г. Бәшировның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру

  1. Дәреслек белән эшләү.

а) Текстны уку

Башта укытучы 183 нче биттәге биографик белешмәне үзе укып күрсәтә. Аннары укучылар текстны абзацлап укыйлар.

                б) Сорауларга җавап бирү.

Аннан соң алар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

 Г. Бәширов гражданнар сугышына кадәр нәрсә белән шөгыльләнгән?

Г. Бәширов 30 нчы елларда кайларда эшли?

Г. Бәширов нинди әсәрләр иҗат иткән?

Язучының иң атаклы романы ничек атала?

Г. Бәширов нинди бүләкләргә лаек була?

Алга таба бер укучы такта янына чыга, балалар аңа текстның эчтәлеге буенча сораулар бирәләр.

            в) Мөстәкыйль эш

Ахырдан мөстәкыйль эш үткәрелә. Укытучы балаларга китапларын ябарга куша һәм текст буенча сораулар бирә, ә укучылар җавапларын гына язып баралар. Укытучы дәфтәрләрне җыеп ала, эшләрне бәяли һәм билге куя.

  IV. Йомгак ясау. 

Өй. эше: 1, 2 нче коммуникатив биремнәр.

                Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестенда сабантуй                                               күренешләре.

2-3  нче дәресләр

Максатлар:1) сәнгатьле итеп һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү; 2) бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен тикшерү; 3) татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек,сүзлекләр, слайдлар, компьютер.

                                                        Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

  II. Актуальләштерү.

  Өй эшен тикшерү

1—2 укучы Г. Бәшировның иҗаты турында сөйли.

   III. Әңгәмә кору.

Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

Татар халкының иң күңелле милли бәйрәме нинди?

 Бу бәйрәм кайчан үткәрелә?

Ул ни өчен Сабан туе дип атала?

 Бу бәйрәмдә кемнәр катнаша?

 Татарстаннан тыш ул тагын кайларда үткәрелә?

Анда нинди ярышлар була?

   IV.Дәреслек белән эшләү.

1. Өзекне уку.

Башта укучылар «Язгы сабан туйлары» өзеген абзацлап укыйлар, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап баралар.

2. Сорауларга җавап бирү.

 Аннары түбәндәге сорауларны дәфтәрләренә язалар һәм аларга телдән җавап бирәләр:

Бу өзектә сүз нинди бәйрәм турында бара?

 Малай ни өчен йоклый алмый?

Әнисе улын ничек тынычландыра?

Әнисе кичтән бәйрәмгә ничек әзерләнә?

 Малай кайчан уяна?

Иртә белән бәйрәм ничекбашланып китә?

 Малайның апасы нәрсә пешерә?

Аннан соң бәйрәм ничек дәвам итә?

 Бу әсәрдә кайсы райондагы Сабан туе турында язылган? Сезнең анда булганыгыз бармы?

Хәзер Сабан туйлары ничек үтә?

Сорауларга җавап бирүне чиратлашып та оештырып була, укучылардан парлап та сорарга мөмкин.

3. Слайдлар ярдәмендә Сабантуйдагы ярышлар турында сөйләү.

4. “Безнең авылда Сабантуй” темасына язмача хикәя төзеп сөйләү.

   IV. Йомгак ясау. 

Өй эше: 3 нче коммуникатив бирем (диалог төзеп сөйләү).

              Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестен өйрәнү

 

4 нче дәрес

Максатлар: 1) укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; 2) грамматик белемнәрне ныгыту; 3) укучыларның иҗади активлыкларын үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр.

 

                                                           Дәрес барышы.

                                                                       

   I.Оештыру.

  II. Актуальләштерү.

  Өй эшен тикшерү

Укучылар өзекнең эчтәлеге буенча төзеп килгән диалогларын сөйлиләр.

  III. Дәреслек белән эшләү.

1. Сүзлек өстендә эш.

Башта 4 нче коммуникатив биремдәге сүз һәм сүзтезмәләр укыла, алар белән җөмләләр төзеп әйтелә. Аларны укучылар истә калдырсыннар өчен, укытучы җөмләләрне берничә укучыдан кабатлаттыра.

2. Сорауларга җавап.

Аннары укытучы түбәндәге сорауларны әйтеп яздыра.

Сез укыган өзектә сүз нәрсә турында бара?

 Г. Бәширов бу әсәрендә нәрсәләрне сурәтли?

Сез Сабан туе турында тагын нәрсәләр беләсез?

 Бәйрәм кайчан һәм кайда үткәрелә?

Сабан туенда нинди ярышлар үткәрелә?

Синең ярышларда катнашканың бармы?

 Гадәттә, кешеләр ничек күңел ачалар?

Сабан туеның иң төп ярышы — көрәш турында нәрсәләр беләсең?

Чит илләрдә яшәүче татарлар бу бәйрәмне үткәрәләрме?

3. Тәрҗемә эше.

 Бирелгән өзекне укытучы русча әйтә, укучыолар татарчасын табып укыйлар.

4. Сораулар төзү

Текстка 8 сорау төзеп әйтелә.

5. 3 нче грамматик бирем эшләнә, фигыльләрнең заман формалары кабатлана.

  IV. Йомгак ясау.

                 Г. Бәширов сүзләренә язылган  “Җидегән чишмә” җыры

5 нче дәрес

Максатлар: 1) монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү; 2) укучыларның лексик белемнәрен тирәнәйтү; 3) татар музыкасына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, магнитофон.

                                                  Дәрес барышы.

   I.Оештыру.

  II. Актуальләштерү.

  Өй эшен тикшерү

  III. «Җидегән чишмә» җыры белән таныштыру.

Укытучы «Җидегән чишмә» җырының сүзләре Г. Бәширов һәм музыкасы композитор Сара Садыйкова тарафыннан язылганын әйтә.

  1. Сүзлек өстендә эш.

 Аннары укучылар җыр текстын дәфтәрләренә язалар, яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар. Укытучы түбәндәге сүзләрнең тәрҗемәләрен яздыра:

улак — водопойная колода;

ямансу — грустно; ч

челтер-челтер итеп — журча;

 йөзек — кольцо;

җанкай-җанаш — милая;

куанырга — радоваться;

вәгъдә — обещание;

тал — ива;

яр — здесь: возлюбленный;

бөгелергә — качаться;

җидегән чишмә (җиде чишмәдән торган чишмәләр төркеме) — семь родников.

               2.  Шигырьне сәнгатьле уку

Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә. Аннары укучылар бер тапкыр эчтән укып чыгалар, һәм берничә укучы сәнгатьле итеп укый.

               3. Сорауларга җавап.

Ахырдан җыр тыңлана. Укытучы бу җырның популярлыгы турында әйтә һәм сораулар бирә:

Сез татар җырларын тыңлыйсызмы?

 Татар җырчы-ларыннан кемнәрне беләсез?

Татарстанда нинди җыр фестивальләре үткәрелә?

              4. Күнегүләр өстендә эш.

Аннары 1, 2 нче грамматик биремнәр эшләнә.

     IV. Йомгак ясау.

 Өй эше: «Язгы сабан туйлары» өзегеннән 8 сүз белән җөмләләр төзеп язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе "Табигать һәм без "

Конспект урока по татарской литературе в 9 классе.Тип урока:комбинированный.Тема урока:Табигать hәм без.Цель урока: "Природу надо не только любить,но и беречь,охранять."1.Совершенствовать работу...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Илең турында уйла” . “Магариф” №2, 2016 год.

убликация  статьи по теме “Илең турында уйла” (методическая разработка урока по татарской литературе в 5 классе) в педагогическом  научно-методическом  журнале ...