Сыйфат дәрәҗәләре
план-конспект урока (5 класс) по теме

5 класс "Сыйфат дәрәҗәләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сыйфат дәрәҗәләре42 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама шәһәре 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Укытучы: Э. А. Гобәйдуллина

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 6 нчы татар төркеме

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Максат:

  1. сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен   белдерүе, асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру, сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру; сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру; үз хатаңны таный белү, алдамау сыйфатларын тәрбияләү, туган як язучыларының иҗатын белү, өйрәнү теләге уяту

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү

Җиһазлау: компьютерлар, яңа тема презентациясе, чагыштырып төрле дәрәҗә ясау өчен предметлар, биремле перфокарталар

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше
  2. Актуальләштерү
  3. Яңа тема өстендә эш
  4. Ял итү
  5. Ныгыту
  6. Дәресне йомгаклау
  7. Билгеләр кую
  8. Өй эше

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Актуальләштерү

- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Күпчелек очракта сыйфат белән белдерелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

- Сыйфат нинди ике төргә бүленә? (асыл һәм нисби)

- Дөрес. Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз (балалар компьютерлар янына утыралар)

     3. Яңа тема өстендә эш (тема презентация формасында аңлатыла)

1 слайд – теманың исеме “Сыйфат дәрәҗәләре” (балалар укый)

2 слайд – дәрәҗә сүзен аңлату. Дәрәҗә - степень. Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк яки кимрәк булуын күрсәтә.

3 слайд – сүзләр бирелә, сыйфатлар белдергән билгеләр чагыштырыла, билге нинди дәрәҗәдә икәнлеге ачыклана. Яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (үлән); җитез, җитезрәк, үтә җитез (кыз); салкын, салкынрак, бик салкын, салкынча (көн)

4 слайд – предметларның нинди дәрәҗәдә булуын гомумиләштерү

5 слайд – 4 дәрәҗә, аларның күрсәткечен, мисалларны берләштергән таблица

6 слайд – балалар үз-үзләрен тикшерәләр, төп төшенчәләрне үзләштерү тикшерелә

      4. Ял итү

      5. Ныгыту

а) - Укучылар, хәзер без сезнең белән предметлардагы билгенең нинди дәрәҗәдә булуын билгеләрбез.

1) Өстәлдә ике төрле алма кисәге, балалар кабып карап алмаларның  тәм ягыннан дәрәҗәсен билгелиләр, дәфтәрләрдә, тактада язалар: кызыл алма тәмле, ә яшел алма тәмлерәк, бик тәмле.

2) Чашкада ике төрле эчемлек чәй, какао: чәй җылы, ә какао җылырак, бик җылы, җылымса.

3) Ике тасма кызыл, сары: кызыл тасма озын, ә сары тасма озынрак, бик озын, озынча.

4) Ике төрле китап: бу китап калын, ә бусы калынрак, бик калын.

б) - Мин сезгә карточкалар таратам. Әйдәгез, бирелгән текстны укып алыйк әле.  (Д. Аппакованың “Йолдызкай” хикәясеннән җөмләләр бирелә). Бу җөмләләр нинди әсәрдән, аны кем язган? (укучылар җавабы). Исегезгә төшереп китәм,   Д. Аппакова безнең төбәк язучысы, без сезнең белән 5 сыйныфта аның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкан идек. Әсәрнең эчтәлеген кем белә, кыскача сөйләгез? Әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? (укучылар фикере)

Карточка-перфокарта

Бирем: дәрәҗә күрсәткече булган сыйфатларны табып, баганаларга урнаштырыгыз.

        Нәсимә аны юкка гына Йолдызкаем дип йөртми шул. Песинең йоннары чем-кара. Ә маңгаенда – нәкъ ике колак уртасында – ап-ак табы бар. Йолдыз кебек янып тора. Кичен ул ягымлы җыры белән дустын йоклата. Әнисе гөбегә сөт өсте сала. Гөбе биегрәк шул. Нәсимәнең иягенә җитә...

Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

ягымлы

биегрәк

чем-кара

ап-ак

- Ә хәзер компьютер янына утырып тикшерегез, дөрес эшләдегез микән.

в) Иҗади эш: дәрәҗә күрсәткече алган сыйфатларны кулланып якын дустыгыз турында 3-5 җөмлә языгыз.

     6. Дәресне йомгаклау

- Без дәрестә нинди тема белән таныштык?

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

- Дәрәҗәләрне санап чыгыгыз.

- Дәрәҗә нәрсәне белдерә?

      7. Билгеләр кую

      8. Өй эше: 1) 240 күнегү, 2) 236 күнегү

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....